Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Исем белән җисем бер ишме ул? Әллә бармы икән аерма? Зинһар өчен, акыл, фикерләрне, Чит якларга гына каерма. Исемем Виолетта, Насел тамырым тирән: Әтием урыс булса да, Әнием татар диям. Тамырларда кан кушылса да, Йөрәк тибә бары моң белән. Татар баласы мин! Горур әйтәм! Чын күңелдән, хак бер җыр белән. Татар моңы сеңгән күңелемә, Йөрәк җырлый халкым җырларын. Бер тыпырдап "әпипә"гә бассам, Җилкендерәм күңел кылларын. Хыялым моңдай агадыр, Диңгез ярына тулып. Мин дә әле бер балкырмын, Халкым кояшы булып.    
Ермилова
Виолетта
Количество голосов: 111
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Тынычлыкны сакла абыем! Үзең теләп киттең абыем Хезмәт итәргә дип еракка. Синдәй горур егетләр Авыр йөк ала иңгә. Сәлам хатларын еш килә, Сагынуларыңны салып. Кайларда йөрисен икән? Күрергә иде барып. Өстендә солдат шинеле Өйгә килгән фотоңда. Теләгеңнең иң олысы- Хезмәт итү Ватанга. Кайларда гына булсаң да , Безнең белән уйларың. Юксындырадыр туган як , Ямьле Шушма буйлары.
Гарипова
Зарина
Количество голосов: 61
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Сезгә әкият сөйлимме? Булган бер кара карга. Җылы якка китмәгән ди, Басып йөргән  ак карга. Чүпләргә бөҗәкләр дә юк, Өшегән аяклары. Карга төшенә керә ди Кояшлы көньяклары. Кара карга очып киткән, Кырларда туңып йөргәч, Якындагы зур шәһәргә, Ачлык эчләрен бөргәч. Тугыз катлы өй янында Яши башлаган карга. Инде ачка интекмәгән, Басып йөрмәгән карга. Бик тә ошап киткән икән Яшәргә зур калада! Торган алар тик авылда Борын-борын заманда...
Садриева
Резеда
Количество голосов: 127
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Кояш алтын нур коя -  Күк йөзе зәңгәр. Җылы һавада, сөенеп, Бөҗәкләр безлиләр. Кая карасаң, сирпелә Бөтен яктан гүзәллек: Болын тулы чәчәкләр, Аллы-гөллеләр; Каракучкыл төс белән Яфраклар йөгертелгән. Урман тора йокымсырап, Тыңлый гүя тын гына Яфраклар серләшкәнен. Ишетелә тургай җыры һәм Күгәрченнәрнең, җәйгә Шатланып, гөрләшкәне.
Сафина
Гульназ
Количество голосов: 93
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Компьютер җене   Компьютерга бер басуга Бар эшләр дә җанлана. Һәр нәрсәгә көйле генә Төгәл җавап сайлана.   Сатасың да, аласың да Интернет-челтәр аша. Өй эшләрен карарга да Компьютерда бик ансат.   Компьютерсыз әби-бабай Ничек яшәде икән? Интернетка бер кермәсәм, Көн гүя зая үткән.   Дуслар белән аралашам Һәрдаим аның аша, Сорауга җавап табарга Тик төймәләргә басам   Әни генә әрли кайчак Минем күңелгә тиеп: “Компьютер җене кагылган Сиңа бит,кызым!- диеп.   “ Бераз урамда йөреп кер...
Валиуллина
Ралина
Количество голосов: 99
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Акча хөкем сөрә бүген –  Дөнья сатылып бетте. Череп беткән бай каршында Хәерче – бер эт бете. Бала туа – акча кирәк; Дөнья сатылып бетте. Бүген үлә торган карт та Табибка акча “төртте”. Кая тәгәрибез соң без? Дөреслек кая китте? Бөтен җирдә ришвәт, акча –  Дөнья сатылып бетте. Ашыгабыз алга таба, Күрмибез алны-артны. Акча өчен әзер бит без Сатарга җаныбызны. Ләкин килер җиргә бер көн! Һәм аңларбыз без шунда... Акча харап итә безне, Бәхет түгел акчада!  
Яруллина
Диана
Количество голосов: 250
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Муса Җәлил. Горур караш белән Муса Җәлил Басып тора Казан түрендә Муса безгә туры юл күрсәтә Көч, дәрт бирә халык күңеленә. Без Казанга килеп керү белән Күңел синең янга ашкына.  Нинди  кәчле кеше булдың син, Бер карашка бар да онтыла. Дошманчылбырларын өзеп, җиңеп Зур җиңүне якынайткансың. Җырларыңа кушылып илне сөюең,  Гүя үзең терелеп кайткансың. Батырлыгың китми күңелдән,  Горурлыгың төшми телләрдән, Ә җырларың үрнәк һәрчакта, Мәңге янар кебек учакта.
Фазлиева
Лилия
Количество голосов: 129
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Җыелышып чәй эчәбез Кышкы озын кичләрен. Бөтен өйгә тарала  ул Чәйнең тәмле исләре.   Әти ярата яшел чәй, Абый эчә караны. Әнием мәтрүшкә сала, Мин - карлыган яфрагы.   Өстәл тулы сый-нигъмәтләр: Чәк-чәк, бал, гөбәдия... Мактыйбыз халкым ашларын, Әй, тәмле, дия-дия.   Тирләп-пешеп чәй эчәбез: Шифа ул тәнгә,  җанга. Арысаң да, авырсаң да  Чәй ул шифасын таба.   Чәй эчкәнгә саф күңелле Халкым гомер-гомергә. Хуш ис аңкып торган чәйләр  Торсын табын  түрендә!     ...
Муллахметова
Гузель
Количество голосов: 279
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Кычытканлы Елгасы да бар, күле дә, Урманы да өч яктан. Әгәр офыкка карасаң, Сызылып ата монда таң Кычыткан күп үскәнгә, Исем шундый бирелгән. Вакыт та күп үткәнгә, Кычытканы да беткән. Кычытканы әз калса да, Шундый исем ул алса да, Кычытканлы дигәне Монда яхшы сакланган. Кешеләр өйләр төзегән, Авылны бик үстергән. Мәдәният йорты, мәчет, Мәктәп һәм ике кибет Бөек Ватан сугышы да Моннан читләп үтмәгән. Халыкның бит сулышы да Бик җинел күренмәгән. Ир-атлар киткән фронтка, Калганнары калганнар... Тыл ветираннары булып, Күпме хезмәт салганнар. Ләкин халык...
Мингазов
Расим
Количество голосов: 103
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Бәләкәй дип карамагыз, Инде олы кеше мин.         Табигатьне саклауга да       Кертәм үз өлешемне. Сыерчык оясы ясау – Булды беренче эшем, Тагын агач утыртырмын-                    Булыр икенче эшем. Агачымның тирәсенә Утыртырмын чәчәкләр.    Бал кортлары,күбәләкләр   Шатланып киләчәкләр. Һәр баланың булса әгәр    Үз агачы,үз кошы,    ...
Хуснуллин
Райман
Количество голосов: 72

Страницы