Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе Төш (Сугышта вафат булган Гыйлмегаян бабама багышлыйм)   Иҗат эшен башкарды: Солтанова Нәзилә Шамил кызы Укытучы: Шайхуллина Светлана Риф кызы                                                                 Төш ( Бөек...
Султанова
Назиля
Количество голосов: 54
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Бүген төнлә төштә күрдем сине, Болын буйлап атлап киләсең. Карашларың моңсу, әллә инде Сагынуымны минем сизгәнсең.   Беләсеңме, Әнием, синсез тормыш Әллә ничек нурсыз, караңгы. Син тудырган нурлы өйнең яме, Әллә кая китеп югалды.   Оныта алмыйм чыгып киткән чакта, “Сау бул, кызым,- диеп калуың,- Очрашырбыз әле, кайтырсың бит, Бәлки үтәр әле авыруым”.   Әйе, кайттым, тик нигә соң, Әнием, Син кызыңны каршы алмадың? Куркыныч төш кебек истә калган Кәфенлеккә төренеп ятканың.   Ниләргә дип мине ташлап киттең? Бер...
Мусина
Резеда
Количество голосов: 167
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Сугыш... Бу коточкыч сүзне ишетүгә, Күңелләрдә нәфрәт уяна. Күпме батыр шунда китеп, Бер хәбәрсез яуда югала.   Кансыз, мәнсез фашист тарафыннан Утка тотыла  авыл-калалар. Бер гөнаһсыз  сабый балаларны Тере килеш утка ягалар.   Фашистларның концлагеренда Бик күп явызлыклар кылына. Җәлилләрнең , Алишларның башы Палач балтасыннан чабыла.   Минем бабам да бит бу сугышта Илбасарга каршы көрәшкән. Ул, үз гомерен биреп,  шул сугышта Илебез җиңүенә  юл ачкан.   Үлгәннәрнең  батыр исемнәре...
Мирзасалихов
Айнур
Количество голосов: 123
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
      Тукаебыз безне яшәтә.  Сыйныф бүлмәбездә Тукай тора, Бер елмайган кебек, бер моңсу. Балаларга карап әйтә кебек: “Төп эшегез сезнең ул – уку”.    Тукай шигырьләрен укыйбыз да Тукай рәсеменә карыйбыз. Ул елмаеп кабат җавап бирә: “Рәхмәт, мине онытмагансыз”.   Шигырьләрең тәрбиянең үзе, Белем алу тора үзәктә. Наданлык – хур, белем алу ул – нур, Шунысы мөхим безгә бигрәк тә.   Туган телең, безнең сыйныф гимны, Шүрәлеләр безгә чын дуслар. Су анасы, шәкерт, Вәли, кәҗә Без яраткан, сөйгән геройлар...
Сибатов
Айнур
Количество голосов: 82
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Язгы гөрләвектәй, Шаулап узып бара Балачакның алсу иртәсе. Җырлый –җырлый эзләп барам, Кайсы юллар анда илтәсе?   Тирә – ягым шау чәчәккә чумган Ак таң кебек якты кичләрем. Чуклы тәлгәш кебек эленеп кала Чәчәк кебек керсез хисләрем.   Тапланмасын иде саф күңелем, Өзелмәсен иде җырларым. Озата барсын мине киләчәккә Хәтфә япкан тигез юлларым.   Алып менсен мине биеклеккә Миңа канат куйган хыяллар. Көч бирсеннәр миңа тукранбашлы Мәтрүшкәле хәтфә болыннар.   Бер дәфтәрем миңа әле сердәш Аңлый мине телсез дускаем...
Миргазова
Сюмбель
Количество голосов: 83
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Минем  әти – урманчы   Минем  әти – урманчы, Миңа да ошый урман. Андамы? Анда дөньяның Бөтен кызыгы тулган!   Җанварлар, агач, үләннәр, Гөмбә, җиләк,чикләвек... Кошлар сайрый, мүкләр үсә – Күрсәң  исең  китәрлек!   Беркөн шулай әти белән Урманнан кайткан чакта Юл өстендә бөгәрләнеп Кап-кара елан ята!   Чыбыркы диеп уйладым, Аркандыр диеп белдем. Алданганымны белгәч, Курыктым шундый – үлдем!   Әтигә сиздермәдем – Шүрләгәнне белмәсен. Миңа агачлар турында Сөйләсен дә сөйләсен...
Мухаметзянов
Айгиз
Количество голосов: 250
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Тукай абый, бала чакта Син нинди булгансыңдыр. Без малайлар кебек син дә Ата каз кугансыңдыр. Түбәтәеңне тутырып, Җиләк тә җыйгансыңдыр, Хәлдән таеп, алҗыгач, Суга да чумгансыңдыр. Бәләкәй чакларда сез дә Уйнадыгызмы футбол? Мин ышанам, Тукай абый, Һичшиксез, керткәнсең – “гол!” Шагыйрь абый, шүрәлеләр Синнән бик шүрләгәндер, Шуңа, куркып, авылга да Якын да килмәгәндер. Су анасын, әйтер идем, Белгән синең кемлекне! Әкиятеңә кереп әйткән: Эшләмәскә этлекне! Мәдрәсәдә укыганда, Гел бишле алгансыңдыр, Бик-бик акыллы булганга,...
Калиев
Ринат
Количество голосов: 73
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Балачактан бирле инде Бер хыялым белән янам. Килә минем очасым Зәңгәр күкне кочасым. Кошлар белән бергәләшеп Дөньяны гизәр идем. Болытларга кадәр менеп , Мин җирне күзләр идем. Кояшның якты нурларын, Үксезләргә өләшеп, Җылытыр идем , барсы да Торсын иде көнләшеп. Йолдызлар янында йөрим, Кайчак айлы төннәрдә. Әйтерсең лә шул чагында Канат үсә иңнәргә. Хыяллану бәхет бит ул, Дөнья ямьле булганда, Әйтегезче, мондый бәхет Тия тагын кемнәргә?
Гимадиев
Самат
Количество голосов: 317
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Сугыш ярасы Сугыш дигән сүзне ишетү белән Әбиемнең йөзе үзгәрә. Маңгаенда җыерчыклар арта, Йөзләренә төшә күләгә.   Оныта алмый инде ничә еллар, 41 нең шомлы иртәсен. Белде микән ул чак лачын ирләр Туган илдән мәңге китәсен?!   Явыз сугыш чая әбиемнең Гамьсез балачагын урлаган. Болыннарда күбәләкләр куар чакта Чыпта суккан, калышмаган зурлардан.   Әти сүзен әйтә алмый Әбием буйга җиткән. Акланмаган өметләре, Гомер көзе дә җиткән.   Язлар җиткән саен ,сандыгыннан Ул кадерләп хатлар чыгара. Үткәннәрне исенә...
Галимуллина
Эльвина
Количество голосов: 43
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Юеш Көрнәлемне яратам. Өй янымда шаулый зур урман. Болыннары тулы гөл- чәчәк. Монда булсын безнең киләчәк. Яратам төлкесен, керпесен, Болында бал җыйган шөпшәсен. Яратам мин безнең суларның Язда челтер итеп акканын. Бик зур булмаса да яратам. Дәү әнием белән дәү атам, Әти- әни, дуслар, туганнар Гомер буе монда торганнар. Кирәк түгел миңа шәһәрләр, Кирәк түгел миңа чит илләр. Яшәүләр бик рәхәт монда да: Мин туган як, туган авлымда.
Хушанова
Регина
Количество голосов: 97

Страницы