Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Туган авылым минем, авылкаем, Иң сөекле җирем- Ватаным! Шәбез буйларына күз салам да, Уйларыма кереп батамын. Монда туган минем бабайларым, Әбиләрем, барлык туганнар. Әти-әни, абый-апаларым- Бөтенесе монда торганнар. Халкы тырыш, матур һәрбер йорты, Авылымның төзек урамы. Су буйлары ямьле, тал-тирәкләр, Басу-кыры, яшел урманы. Туган авылым минем, авылкаем, Йөрәгемнең иң-иң түрендә. Хыялымда авылым киләчәге Якты йолдыз булып күренә.
Адиева
Фируза
Количество голосов: 433
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Мин бит -  Татар баласы.   Әтиемнең таянычы, Нәселемнең дәвамы. Әниемнең күз карасы Мин бит – татар баласы.   Үзем шук, үзем чая Гел килә шаяртасы. Нигә оялып торырга Мин бит – татар баласы.   Тыйнак кешеләрне эзләп Түгел ерак барасы. Оялчан булсам да, тырыш Мин бит – татар баласы.   Барчабызга изге эшләр Килә теләп каласы. Күңелем гел яхшылыкта Мин бит – татар баласы.   Мишәрстан башкаласы Була Чистай каласы. Яратам туган җиремне Мин бит – татар баласы.   Туган телем яшәсен дип...
Гиниятов
Альмир
Количество голосов: 131
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Табигать-тиңсез хәзинә,                                                                                               ...
Сафиуллина
Айгуль
Количество голосов: 8
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Минем гаиләм Мин гаиләмне яратам, Гел кояшка охшатам Әти, әни, мин, энем! Бәхетледер һәр көнем. Без һәр эштә гел бергә, Дус һәм тату бар җирдә. Мин әнигә булышам, Савыт-саба юышам. Ярдәм итәм әтигә, Әкият сөйлим энемә. Кар яуса, карлар керим, Сукмаклар салып йөрим, Юл булсын һәммәсенә! Энем бер көнләшсен лә! Ул бәләкәй шул әле – Эшләргә юктыр хәле... Мәктәптә белем алам, Кайчак “бишле”ләр алам, Тырышам инде югыйсә, Әгәр дә җаем килсә. Кайвакыт әни белән Камыр-комыр пешерәм. Нишлим соң, дустым?! Димәк, Миңа сеңелкәш кирәк. Ә...
Замалиева
Рамиля
Количество голосов: 11
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Озын куе чәчләремне Матурлап очтан үрәм Татарча уйлыйм,сөйләшәм Үз милләтемне сөям. Итәгатьле,мәрхәмәтле Тырыш татар кызлары. Күз явын алырдай чибәр, Мөләем буй сыннары. Әби-бабалардан калган Телебезне саклыймын. "Мин татарча сөйләшәм"-дип Һәрчак алга атлыймын. Горурланып яшимен мин Татар булуым белән. Елмаеп,һәрбер кешегә "Мин татар кызы "-диям. Озын толымнарымны мин Ике якка үрәмен Туган телем-җанга якын. Шунысын яхшы беләмен.  
Сагдиева
Язиля
Количество голосов: 10
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Минем әни бу дөньяда Иң уңганы, матуры. Нинди бәхет һәр баланың Үз әнисе булуы.    Әниемнең җылылыгын    Һәрчак тоеп яшибез.    Сәламәтлек белән аңа,     Озын гомер телибез.      
Садрив
Булат
Количество голосов: 7
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
                        Татарстан – туган йортыбыз.                                     Туган йортым минем Татарстан , Үз иркеңдә мәңге шат яшә ! Кошларың да гүя сине мактап Чут – чут сайрап, сөеп эндәшә.   Татарстан – минем туган ягым ! Мулдан синең урман – кырларың. Анам...
Тухватуллина
Фируза
Количество голосов: 12
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
“Рәхмәт” сүзе “Рәхмәт” дигән сүздән матур Сүзләр бар микән тагы? “Рәхмәт” сүзе – иң матуры, Мең кабатлыйм мин аны.   Рәхмәт, рәхмәт әнкәемә, Мине тудырган өчен, Рәхмәт туган илкәемә, Гүзәл ил булган өчен.   Рәхмәт, рәхмәт кояшкайга, Безне җылыткан өчен, Рәхмәт, рәхмәт ап-ак кышка, Чана шуыткан өчен.   Рәхмәт, рәхмәт әбиемә, Әкиятләре өчен, Рәхмәт әти-бабаема, Зур хезмәтләре өчен.   Рәхмәт, рәхмәт дусларыма, Бар булганнары өчен, Илбашыбызга  рәхмәт, Тынычлык, дуслык өчен.   Рәхмәт туган...
Сафина
Адиля
Количество голосов: 14
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
         Минем җәй.  Ни арада җәй үткән ул?  Сизми дә калдым...  Әти белән бер ун тапкыр  Балыкка бардым. Су коендым өч ай буе, Инеш буенда. Кызынып яттым көннәр буе- Елга комында. Ашадым җиләк бакчада Булыр өч чиләк! Үсәр өчен бик зур булып- Җиләк бик кирәк! Туп уйнадым,сәпиттә дә Шәпләп элдердем! Өйдә эш эшләргә дә Әле өлгердем... Ни арада җәй үткән ул? Уйнап талмадым. Хәрефләрне кабатларга. Тик соңарга калдым...    
Батталова
Сюмбель
Количество голосов: 8
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
       Курчак Күңелсез чакларым булса, Кулыма алам курчак. Аның белән сөйләшәм мин, Серләрем уртаклашам, Күңелле була шул чак    Иң яраткан курчагыма    Исем куштым Зилә дип,    Яшем унбергә җитсә дә    Курчаклар белән уйнарга    Бик яратам әле мин. Сап-сары чәчләрен аның Икегә ярып үрәм. Битләренә кершән сөртәм, Иннек ягам ирненә, Матур күлмәкләр тегәм.     Алып кайтты миңа кичә,     Әтием яңа курчак.     Зиләм генә үпкәләде...
Ханмурзина
Нафиса
Количество голосов: 9

Страницы