Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
            Тукайга ияреп (зур шагыйрьләр кебек). Китаплар тулы букчамны талган иңемә асып, Көн дэ мәктәптән кайтам мин фәкать "5"ләр алып.   Тәмләп чәйләр эчеп алгач, пескәемне ашатам. Әни дә бит арып кайткан, аңа да мин булышам.   "Эш беткэч уйнарга ярый", - дигән бит Тукай бабам, Аның сүзләрен шулай мин һәрвакыт искә алам.   "Тукта әле, күп сөйләдем, бераз ял итим туктап. Чү, мин юлдан адашканмын икән бит, сүз башым булыр "китап".   Китапларым бик күп минем: рус телендэ,...
Титова
Камилла
Количество голосов: 129
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
     Хәрәкәттә – бәрәкәт Хәрәкәттә –бәрәкәт. Нәрсә соң ул хәрәкәт? Сөйләп бирим сезгә дә, Киңәш бирү бик рәхәт. Җәен эссе көннәрдә Чумамын мин күлләргә. Колач җәеп йөзүе – Күңелле һәркемгә дә! Тау битләре – чуп-чуар, Кышын ап-ак кар яугач, Нинди бала инде ул Чаңгы, чана шумагач? Курыкмыйбыз салкыннан да, Җилдән, әче бураннан... Саф һава – тәнгә дәва, Таулар үзенә тарта. Велосипедта йөрү Һәркемне кызыктыра.     Тимер атны әйләндерү Тәннәрне чыныктыра. Бәбкә саклаганда да Буш тормый бала-...
Валеев
Ранил
Количество голосов: 41
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Алабугам Алсу Гарифуллина (фәнни җитәкче- Әхмәтшина А.Ф.)    1. Алабугам -туган  җирем,        Чал тарихлы, ак шәһәр.        Өзгәләнеп, сагынып кайтам,        Еракларга китсәм, әгәр.     2. Табигатең  гаҗәп  ямьле,         Бай  синең  урманнарың,         Тирә-якта  җәйрәп  ята,         Мул  уңышлы  кырларың.     3. Илебездә  дан  тотасың...
Гарифуллина
Алсу
Количество голосов: 93
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
               Кошчык.    Тәрәз каршына     Кунган бер кошчык     Нидер чыркылдый:     “Чык әле, чык, чык!”   Миңа дәшә ул: -Чырык,чык,чык,-ди.      Нигә икәнен      Үзе дә белми?!   Йөгереп чыксам, Тәрәз каршына. Кечкенә эзләр Калган ак карда.  Нишләргә миңа? Ничек эндәшим? Ничек кошчыкны Үземә дәшим?    Алдым ипине, Алдым ярманы. Салдым җимлеккә Сыйлыйм кошларны....
Хадиева
Ильзида
Количество голосов: 53
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Рәхмәт  әйтәм әниемә  Мине тудырган өчен Рәхмәтлемен әтиемә Минеке булган өчен Рәхмәт  әйтәм дәү әнигә Үгет-нәсыйхәт өчен Рәхмәтлемен сеңелемә “Апам син”- дигән өчен Рәхмәт  әйтәм абыема “Син уңган “-дигән өчен Апама рәхмәт әйтәм Мине аңлаган өчен Рәхмәтлемен барысына Мине яраткан өчен Балачагым бакчасында Рәхәт яшәгән өчен.
Строкова
Римма
Количество голосов: 267
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Бакчаларда кошлар сайрамый, Басып сайрар талы булмаса. Гөлләр дә бит чәчкә дип аталмый, Әгәр җилләр назлап сөймәсә. Йөрәк ярасы да төзәлми, Гаеп сезгә рәнҗү китерсә. Ә дуслар соң нигә кирәгә? Әгәр алар сине күрмәсә, Авыр чакта кулын бирмәсә. Җылы сүзе белән терелтеп: “Хәлең ничек, дустым?” - димәсә. Аллам биргән авыр сынауларны  Җиңеп чыгуыма ышанам . Кеше булып калыр өчен генә Бир көчеңне, үзең бер Аллам!!!
Тагирова
Аделя
Количество голосов: 103
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Йөрәгемдә йолдыз балкый, Нуры йөзгә сибелгәндер!     Һәр кешегә берәр йолдыз Бүләк итеп бирелгәндер. Янган йолдыз якты була: Тормышның зур диңгезендә Бата-чума йөзгән чакта Маяктай балкый иңеңдә. Якты йолдыз, Яшәү кебек, Йөрәккә бер уела. Начар юлга бассаң әгәр, Аның төсе җуела. Юллар тузаны йолдызның Бәрхет нурын капласа, Сафландыру ягын кайгырт – Үкенечләр калмасын! Хаталар да булыр кайчак, Тормыш юлы тигез түгел. Ә йолдызың янып торса, Яктыртыр ул күңел күген. Уты сүнмәсен йолдызның, Булмасын ул кителгән...
Садриева
Резеда
Количество голосов: 61
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Якты утлы киләчәк  Җир йөзендә бар һөнәр дә  Файдалы һәм кирәкле  Якты һөнәр сайла диеп,  Бабам миңа өйрәтте.  Бабам минем электрчы  Һәр йортка утлар сузган,  Күпме вольтлы тимер чыбык  Куллары аша узган.  Якты өйдә-якты караш  Утлар гөлт итеп тора.  Уйларыма ирек бирсәм,  Хыял могҗиза кора.  Киләчәкнең якты уты  Ниндирәк булыр икән?  Ничек итеп электрны  Бетмәслек итим икән?  Кояш энергиясен мин  Зур эшкә җигәр идем.  Бөтен утсыз урамнарны,...
Баев
Айнур
Количество голосов: 79
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Берсен-берсе өзелеп сөйгән ярлар Бәхетле булалар һәрвакыт. Тормыш булгач төрле хәлләр була Мондый хәл дә була бервакыт: Үзен-үзе аямыйча, Кичке уенын ташлап, Өйгә кайтып китте Батыр Юлның тузанын таптап. Бүлмәсенә атылып керде дә ул, Киемнәрен салып ташлады. Арлы-бирле бераз йөри торгач, Мәхәббәт хаты яза башлады. “Беләм, синең йөрәк күптән Бүтән берәү белән бәйләнгән. Тик нишләтим, онытып та булмый Күңелем хәзер ташка әйләнгән. Йөрәгемнең бер түрендә һаман Синең өчен урын саклыймын. Ялгышымны белер өчен кайчак Үткәннәргә борылып карыймын. Яратмый...
Загидуллина
Альбина
Количество голосов: 196
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Бер могҗиза булып, берәр вакыт Әгәр Тукай белән очрашсак, Аңлармы икән безнең телебезне, Ярым русча аңа сүз катсак.   Инглизчәне бераз  кыстыргалап: “Хеллоу, Тукай!” – диеп эндәшсәк, “О кей”ларны уңга-сулга чәчеп,  Планшетлардан хатлар җибәрсәк.   Тукай мескен,өнсез калыр иде, Заман балалары сүз катса. Туган теле чуарланып беткән, Һәр җөмләне чит-ят сүз баскан.   Телебезгә игътибарлы булыйк, Бөек Тукай рухын рәнҗетмик! Үз телебез онытып, чит-ят телне Туган телдән өстен, “шаһ” итмик!
Валиуллина
Ралина
Количество голосов: 57

Страницы