Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
категория от 10 до 13 лет
Год публикации: 2020
Бөек Ватан сугышында Күпме кеше катнашкан. Чит илләрдә, чит җирләрдә Дошман белән көрәшкән. Күпме татар язучысы Башын салган сугышта. Абдулла Алиш, Муса Җәлил Гайнан абый Курмаш та. Әдипләрнең гомерләрен Үлем генә чикләми. Әсәрләре туган җирдә Батырлыгын дәлилли. Туган илне өзелеп сөйгән,  Ватан диеп җанын биргән,  Моңгы сулышына кадәр Алар: "Без җиңәчәкбез!"-дигән.
Шайдуллина
Алина
Количество голосов: 6
Номинация:
категория от 10 до 13 лет
Год публикации: 2020
Әни сүзе Тирән мәгънә салып әйтелгәнгә, Аңга барып җитә әни сүзе. Туры юлны күрсәтүче маяк Булып тора алда әни сүзе.  “Миһербанлы, шәфкатьле бул,” – диеп Яхшылыкка өнди әни сүзе. Борчуларны оныттыра бара Сөю – назга тулы әни сүзе. Бәрәкәтле тормыш, бәхет тели, Яманнардан яклый әни сүзе. Фәрештәдәй иңнәремә кунып Саклаучым ул минем – әнием үзе! Халимов Ильяс Идеал улы
Халимов
Ильяс
Количество голосов: 27
Номинация:
категория от 10 до 13 лет
Год публикации: 2020
Авыл кызы нинди дигән Сорау күпләрне борчый. Шәһәр кызы ,әллә авыл Һич тә аерып булмый Дип сөйлиләр кайберәүләр, Ә мин килешмим һич тә, Авылда туып -үскәнгә, Бай минем дөнья-киштә. Чишмә җыры күңелемне Баета саф хисләргә. Шәфәкъ нуры бер ямь өсти Авылдагы кичләргә. Кошлар сайрый, саба җиле Чәчләремнән иркәли. Тыйнак булырга өйрәтә Бик күпне күргән әби. Болындагы чәчкәләре Күзләрне камаштыра. Җиләкле җәйге аланы Үзе генә ни тора! Иртәнге чык тамчылары Бер сафлык өсти җиргә, Авыл кызы булуыма, Үкенмимен мин бер дә.
Валеева
Айгуль
Количество голосов: 5

Страницы