Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Сугыш юлын үткән кеше –  Татарның бөек улы. Мәңге сүнмәс йолдыздыр ул – Муса Җәлилнең рухы.   Явыз адәм кулларында Салган Җәлил башларын. Сынмаган, сыгылмаган ул Язган шигъри юлларын.   Туган ягын, туган җирен Сагынып, өзелеп язган. Кызы Чулпанга багышлап, Күпме юллар калдырган.   Яу кырында геройларча Түккән канын, бирешми! Туып үскән җире өчен Булмый яшәп көрәшми!   Төрмәләрдә утырганда Ни уйлады син, Җәлил? Татарның үлмәс герое – Иҗатың моңа дәлил!   Еллар, гасырлар үтәрләр Шигърият...
Яруллина
Диана
Количество голосов: 60
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Безнең  Татарстанда Гаилә елы узды. Президент тарафыннан Гаиләгә багышланды.   “Гаилә, гаилә” – диябез без. Нинди сүз соң ул – гаилә?” Мәхәббәткә, ышануга, Наз, яратуга ия.   Һәр кешенең бу җирдә Үз гаиләсе була. Гаиләнең татулыгы, Наз, яратудан  тора.   Тик гел назланып кына, Тормыш бармый бит җирдә. Төрле авыр хәлләр дә Булгалый бит гаиләдә.   Нинди генә хәл булса да, Булсын гаиләләр тату. Һәрбер үткән кеше әйтсен: «Кара, нинди гаилә бу!”   Шул гаилә рәтенә Безнең гаилә дә керә...
Мухаметшин
Альберт
Количество голосов: 37
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Ялгызлыктан сагышланып һәм моңаеп Утырадыр тишелеп чыккан умырзая. Ник ялгызы, янында нигә иптәш юк? Башка нәселдәшләре киткән соң кая? Озакламый ул ышыкланган куактан Ерак түгел тишелеп чыкты энҗе чәчәк. Тик ни гаҗәп ул да ялгыз һәм куркуда. Ничек яшәр, ялгыз башы ни күрәчәк? Ә бер көнне болар янындагы күлгә Килде бер карт һәм кыз, оныгы мөгаен. Шунда сөйләде бабасы оныгына: – Бу күлдә төнбоек үсә иде ел саен. – Без яшь чакта әбиең белән бу аланга Яшь үсенте утыртырга килә идек. Алан тулы умырзая, энҗе чәчәк, Ә күлләрдә төнбоеклар күрә идек....
Мухаметшина
Айзиля
Количество голосов: 72
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
“Иң изге теләгең нинди?” - Дигән сорауга безгә, Әбием җавап бирә: “Тынычлык булсын илдә!” Сугыш хәвеф-хәтәрләрен Без, оныклар, күрмәдек. Ачлык-ялангачлыкның да Ни икәнен белмәдек. “Михнәт күрми яшәсеннәр Безнең балаларыбыз”, - Дип, җанын фида кылганнар Ата-бабаларыбыз. Туган җирем – Алабугам, Кырык беренче елда Озаткан үз балаларын Дәһшәтле сугыш кырына. Йөзләгән якташларыбыз, Аямыйча үзләрен, Ятып калган чит җирләрдә, Батырларча көрәшеп. Беркайчан да онытмабыз Аларның батырлыгын. Мәңге хәтердә сакларбыз Туган җир геройларын...
Гараева
Оксана
Количество голосов: 94
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Безнең район үзәге Бик еракта урнашкан, Истәлекле җиренә Аның юлы тоташкан. Изге Болгар иленә Сәяхәтләр итәләр, Җир астыннан һәрнәрсәне Җентекләп тикшерәләр. Әнә алда Манара - Халык килгән карарга, Бабайлар әйтә азан Чакыра ул намазга. Болгарда бар матур күл Рабига исемле ул, Күл янында ел саен Үтә Сабан туйлары. Менә нинди ул безнең Изге Болгар җиребез, Теләсәгез, сез дә монда Килеп күреп китегез!
Гатауллин
Ислам
Количество голосов: 452
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Кат-кат укып чыктым инде, Кәҗә белән сарыкны. Шүрәлесен алып кайттым, Бүген тагын ялыкмый.   Укыйм-укыйм да аптырыйм, Җен пәрие куркытмый, Шүрәлесе кытыкласа, Су анасы урлатмый.   Явыз бүрене хәйләли, Кәҗә белән сарыгы. Булмаса да экиятендэ, Тагаракнын ярыгы.   Безне сихерләгән өчен, Рәхмәт инде-Тукайга! Тукайлы иткэне өчен, Рәхмэт инде –Ходайга!
Сагдиева
Язиля
Количество голосов: 272
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Иртән торып суга төшсәң, Кошлар тавышын тыңлап, Туган авыл сагындыра Син аны сөйсәң чынлап.   Пакаевка, Пакаевка Инеш буйларың ямьле. Чишмәдәге суларың да Шикәр-балдан да тәмле.   Авылымның кызлары да Чибәрләр дә уңганнар. Бер күргәчтән качып булмый Ул гайшыктан, туганнар.   Пакаевка, Пакаевка Инеш буйларың ямьле Кызларын бер суырып үпсәң Авыздан китми тәме.   Төшләремдә дә күрәмен Инеш буе талларын. Һәр ел шулай гөрләп үтә Матур сабан туйларың.   Пакаевка, Пакаевка Синдәге ашлар тәмле...
Шабаева
Камила
Количество голосов: 24
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Яратам мин әниемнең, Йомшак, матур кулларын. Шул куллары белән сөя, Улын һәм дә кызларын.   Ул куллардагы җылылык, Бирә җаннарга рәхәт. Безгә биргән назың өчен, Әнием сиңа зур рәхмәт.   Нәни чакта әни миңа, Бишек көен көйләгән. Үсә төшкәч кичләрен, Әкиятләр сөйләгән.   Яраткан әниең булган өчен, Сөенеп яшәргә кирәк. Чөнки алар безгә һәрчак, Булалар ныклы терәк.   Аларның көләч йөзләре, Йомшарта күңелләрне. Ямьсез, начар сүзләр әйтеп, Рәнҗетмик әнкәйләрне.
Муллагалиева
Лейсан
Количество голосов: 71
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
“Тәртиплем”, - ди миңа әни, Әй яратам шул сүзен. Шул сүздән соң ничек итеп, Тәртип бозыйм соң үзем.   “Акыллым”- ди миңа әни, Йөрәккә май шул сүзе. Аннары мин озак итеп Китаптан алмыйм күзем.   “Үскәнем” – ди миңа әни, Үссендерә шул сүзе. Чыннан да үсеп киткәндәй Тоям аннары үзем.   “Бәгырь җимешем”, - ди әни, Эреп китәм шул сүздән. Сизми калам тып – тып итеп, Тамалар яшьләр күздән.   Әниләр шундый була шул, Бар сүзләре тылсымлы. Дөньяда беркем була алмый, Әнкәйләрдән ягымлы.
Тухбатов
Рузиль
Количество голосов: 179
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Тормыш... Тормыш... Урау ла юлларың, Замана да шактый үзгәрде. Көйсез юлларыңнан абындырма, Ялгыштырма, безне – яшьләрне. Язмыш шулай кушты: үз әтием Үстермичә, миннән баш тартты. Әнием дә, мин дә ялгыз калдык, Авыр көннәр шулай башланды. Еллар үтте, офык артларыннан Өмет нуры чыкты сирпелеп. Мин әтиле булдым, нинди шатлык!!! Килгән икән бәхет көттереп. Үз әтием минем булмасаң да, Иң кадерле кешем син бүген. Минем өчен ихлас кайгырасың, “Без”,- дип яна ихлас күзләрең. Әниемә иң зур терәк бит син, Гаиләбез дә нинди түгәрәк! Ничек рәхәт әти...
Багаветдинова
Камиля
Количество голосов: 36

Страницы