Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Бүген туган көнең синең, Муса, Тик гәүдәң юк безнең арада, Ләкин синең сүнмәс шигырьләрең Яши һаман безнең арада. Синең шигырьләрең безгә ярдәм итә Ватанны һәм җирне сөяргә, Синең шигырьләрең безгә юл күрсәтә Адашмаска төрле җирләрдә. Укыганда, Муса, шигыреңне Күңелләрдә туа горурлык. Синең кыюлыгың, синең батырлыгың Йөрәкләргә өсти кыюлык. Син яшәдең җирдә ялкын булып, Син балкыдың алмаз ташы кебек, Син яшәдең җиргә якты биреп Галәмдәге сүнмәс ай кебек. Син яшисең һаман безнең белән, Шатлык биреп безнең күңелгә. Без телибез, Муса, синең...
Сулейманова
Илюза
Количество голосов: 434
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Яратам мин әти – әниемне, Әбиемне бик тә яратам. Апама һәм абыема көн дә Матур сүзләремне яңгыратам. Яратам мин күрше апаларны, Дусларымны бик тә яратам. Һәр таң саен тизрәк тирә - юньгә Тик шатлыклар гына таратам. Яратам мин газиз туган якны, Яхшыемны өзелеп яратам. Гел яратып яшик шулай, дуслар, Яшәү матур, әгәр яратсаң...
Султанова
Назиля
Количество голосов: 46
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Язлар җитә, кояш көлеп карый, Шундый җылы синең нурларың. Язлар белән, Җиңү көне җитә... Кайтавазы үткән елларның... Шушы урамнардан дәү бабамнар Ил сакларга чыгып киткәннәр. Әбиемнәр өмет белән бергә: “Кайтыр!”, - диеп ихлас көткәннәр. Ни кызганыч, бабам чит җирләрдә Башын салган, кайта алмаган. “Илем, җирем һәм Ватаным”,- диеп Артка түгел, алга атлаган. Фашист кулы аның күкрәгенә, Йөрәгенә төзәп аткандыр. Күз алдыннан бөтен якыннары, Туган авылы йөгереп узгандыр. “Кайталмадым, күралмадым”, -диеп, Күзләренә яшьләр килгәндер. Дошман шунда...
Фахриев
Салават
Количество голосов: 38
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Гүзәл туган ягыбызга Аяк басты салкын кыш. Барча тирә-ягыбызга Тутырды карын бу кыш. Әле суык, әле буран – Килде чып-чын кыш быел. Игенчеләр өчен бәйрәм: Булыр җирдә дым бу ел. Кары күбрәк булган саен, Иген мул уңа, диләр. Амин, Ходай, шулай булсын, Уңсыннар игенкәйләр. Җиләк-җимеш, яшелчәләр Уңдырышлы үссенннәр. Ап-ак матур кышкы көннәр Исән – имин үтсеннәр.
Газетдинова
Алина
Количество голосов: 48
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Ике йолдыз балкый күктә Берсе – Тукай, берсе – Җәлил. Юбилейлар уңаеннан Котлыйм Сезне, котлыйм бүген! Сезнең кебек биеклеккә Менүчеләр бармы икән? «Ватан!»,- диеп, «Халкым!»,- диеп Яшәүчеләр сез ул, беләм. Төнге күктә ике йолдыз Берсе – Тукай, берсе – Җәлил. Милләтемне балкытасыз, Истәлекләр шуңа дәлил!
Ахатов
Гадель
Количество голосов: 108
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Сүзләр бик күп, әмма һәрберсенең Үз урыны, үз бурычы җирдә... Кайбер сүзләр җанга җылы бирә, Ишетәсе килә көндә, көндә. Кайбер сүзләр чәнечкеле була, Күз яшьләрен чиксез койдыра. Салкын сүзләр җанга үтеп кереп Бәгырьләрне таштай катыра. Бу дөньяда рәнҗү, каргыш та бар, Сагыш та бар телдән әйтелгән. Һәрбер сүзгә җавап бирү бездән, Һәм елмаю чын – чын күңелдән. “Таш атканга, аш белән ат”, - диләр, Бу әйтемдә мәгънә югары. Араларга күпер салыр өчен, Бер җылы сүз җитми нибары. Эй, дусларым! Матур сүзләр белән, Дөньяларны бизик, әйдәгез!!!...
Хабирова
Ильвина
Количество голосов: 32
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Песнәк Бакчадагы җимлегемә, Килеп кунды бер песнәк. Аны күргәч алып чыктым, Ашарына мин икмәк. Ә песнәгем бик шатланды, Канатын кага-кага. Тик сөенеп туя алмады, Килде берничә карга. Песнәк карышып тормады, Очып ките еракка. Ә мин яңадан бер җимлек, Элеп куйдым шул якка. Көн саен ашаулар салам, Кошлар җим чүпли иртән. Ә мин алар тавышында, Гүя рәхмәт ишетәм.
Гыйльманова
Зилә
Количество голосов: 167
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Язда туган кеше һәрчак матур була. Язгы шагыйрь күнеле хисләр белән тула. Аның матурлыгы - язгы күзләрендә, Язгы чәче, сыны, язгы күңелендә, Илһам белән тулы шигырендә, "Туган авылым", "Әллүкие" көендә! Тормыш - явыз сындырмакчы булды. Күпме сынау - сагыш бозлы кардай яуды. Ә ул түзде, ул һәрчак яшь калды. Үз милләте өчен уттай янды! Шуның өчен, шагыйребез, сине котлап, Һәр яз саен туган көнең үтә зурлап! Сине котлап кояш көлә, җилләр исә, Кошлар сайрый, чәчкә - гөлләр үсә! Язда туган шагыйрь һэрчак матур була... Язлар тулы шигырьләре мәңгелеккә...
Сафина
Дина
Количество голосов: 75
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Тукай абый шигырьләрен Бик яратып укыйм мин. Шундый кызык, мавыктыргыч Укып һич тә туймыйм мин.   Тәрбияви шигырьләре Сөендерәләр безне. Уйландыра, моңландыра, Сокландыра һәммәбезне.   Буласы килә минем дә Былтыр шикелле зирәк. Сарык белән Кәҗәнең Тапкырлыгы да кирәк.   Урманда Шүрәле күрсәм, Һич тә алдатмам инде. Су анасы тарагына Бер дә кызыкмам инде.   Бу шигырьләрне укырга Сезгә дә киңәш итәм. Тел байлыгын өйрәнгәндә Тукайны иптәш итәм.
Шарапова
Алия
Количество голосов: 52
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Яшьли ятим калгансың, Ачы күз яше түккәнсең; Салкыннарда туңып, Ишек төпләрендә торгансың. Авырлыклар күрсәң дә Кеше булып калгансың. Илең, халкың өчен диеп, Бар тырышлыгың куйгансың. Онытылмый зур иҗатың Саклана гасырларда. "Су анасы", "Шүрәле"ләр Ул безнең күңелләрдә.
Шарифзянова
Диляра
Количество голосов: 216

Страницы