Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
И әнием, бер генәм Тиңлим сине гөлләргә. Синең кулың тисә әгәр Чәчәк ата гөлләр дә. Тиңлим сине зәңгәр күктән Нурлар сипкән кояшка Җылың әнием, мәңгелек бит Көнләшерлек кояш та. Караңгы төндә аем син Яктыртасың юлымны. “Абына күрмә, балам, - дип Гел тотасың кулымны. Йолдызлар булып балкыйсың, Күңелем түрләрендә “Бәхетле бул, балам,”- дисең, Гел барган җирләремдә. Бу кадәрле изгелекләр Ничек сыйган җаныңа. Җылы кояш, якты айның - Гомерен телим сиңа!
Аюпова
Ильзира
Количество голосов: 110
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
1.Безнең Әлмәтебездә, Велосипед юллары бар. Күп кешеләр шулардан, Йөрергә тырышалар.   2.Велосипед – сәламәтлек, Сәламәтлек ул-гомер. Авыруларны куркытырга Велик ярдәмгә килер.   3.Велосипедистлар аздыр Чөнки әз юллары да. Юллары күбрәк булгачтын Булыр спортсменнары да.   4.Парк, сквер, бушлыкларга – Бар җиргә юл салына Әлмәттә велосипедта, Йөрергә кызык була.
Муртазин
Ильдан
Количество голосов: 72
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Мин төшемдә күрдем Тукайны, Кыю атлап каршысына чыктым, Саумы, Тукай, дидем, милләтемнең Газизләрдән газиз баласы син, Җан җылыңны биреп халкыма, Ышангансың алга барасына. Сөйлә миңа, илаһи көчеңнең Тамырлары кая тоташкан? Әйтте Тукай сыйпап башкаемнан, Тыңла, балам, минем тормышымны Күрсәтмәсен Ходай дошманга. Усал язмыш ике канатымны Сындырды да сабый чагымда: Аерып алды атам куеныннан, Мәхрүм итте анам назыннан. Газиз анам, күзләремә карап, Әйтте миңа соңгы сүзләрен: Хакыйкатьнең асылы билгеледер, Язмышыңда ни язылган булса, Шулай сызылыр гомер юлларың. Тик онытма...
Хаерова
Эндже
Количество голосов: 221
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Бу дөньяда бар бит Иң кадерле кешебез. Һәрчак аңа яратып, “Әнием”, дип дәшәбез. Әнкәйнең йомшак куллары Иркәләп-назлап сөя. Ягымлы сүзе белән Барлык борчулар бетә. Кадерле әниләрне Һәрчак хөрмәтләп яшик. Һәм аларга көн саен Бары шатлык өләшик.
Касымова
Чулпан
Количество голосов: 60
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Кояш чыга. Көн туа. Кеше йокыдан тора. Әти-әни эшкә чаба, Бала-чага – мәктәпкә. Менә шунда башлана Дөньядагы тамаша. Бар да баш-аяк чумган Интернет капкынына: Кем телефонга текәлгән, Кем компьютер каршында. Әни кеше күлмәк сайлый Интернет кибетендә. Әти кеше машина сата Авито.ру сайтында. Диңгез буе, туган көннәр, Көтү көткән фотолар. Селфи ясап, матур итеп Инстаграмга куйганнар. Шәһәр урамы буйлап Покемон тота яшьләр. Утка-суга түләүләрне Госуслуги сайтында, Өйдән чыкмыйча гына Түли әби-бабайлар. Мәктәптә дә балалар...
Ганеев
Адель
Количество голосов: 46
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Бабайларның әйтемендә Бер түгел – мең хикмәт бар. Кайдан шулай өч-дүрт сүзгә Бик зур мәгънә салганнар?   Эш кешене бизи, диләр - Ничек бизәсен инде? Эш киеме кигән кеше Матур буламы димен.   Хезмәт төбе – хәзинә, ди, Бабаем көлемсерәп. Хәзинәләр җир астында Күмелгән диеп беләм.   Йокы – ялкауның бәлеше, Ди бабаем – хәйләкәр. Йоклаганда бәлеш пешми! Әйтерсең, мин бәләкәй!   Халык әйтсә – хак әйтә шул: Кеше гүзәл эш белән. Лаеклы яшим дисәң, Яшьтән үк эшкә өйрән!
Мухаметзянов
Айгиз
Количество голосов: 43
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Моннан бик күп еллар элек Ятим малай яшәгән. Бәләкәй генә булса да Авыр эшләр эшләгән. Үксез бала һәркайда да Тик артык кашык булган. Дөньяга танылган шагыйрь Бәхетсез булып туган. Яратам Тукай абыйның "Шүрәле" әкиятен. "Киткән, - ди, - егет урманга Булган,-ди,- караңгы төн". Былтыр дигән зирәк егет Шүрәлене алдаган. Ярыкка бармагын тыгып, Хур булган бит,и-и-и надан. "Су анасы" әкияте Урлашмаска өйрәтә. Урламаска,алдамаска Әниләрне бигрәк тә. Тукай абыем шикелле Шагыйрь булырмын әле. Күңелемдә хисләремнең Яз бөреседәй мәле.
Даутов
Разиль
Количество голосов: 46
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Җәй көне эссе һавада Кәҗә суда коена. Су анасы чалгы тотып Чыкты елга буена.   Печән чабарга исәбе Галинең кәҗәсенә. Кинәт... басмада калган Тарак төште исенә.   Барды. Күрде. Зур мөгезле Шүрәле басып тора. Таракны урлап качарга Уңайлы хәйлә кора.   Кәҗә, сарык – капчык асып, Басмага килеп җитте. Алтын таракны урманга Шүрәле алып китте.   Балта тотып Былтыр тора Шүрәлене каршылап. “Бүре башын нишләтим? - ”дип Акбай тора аптырап.   Уф, буталдым, арып беттем, Әллә инде төш күрәм... Тукай...
Шарифуллина
Наиля
Количество голосов: 46
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Чишмә ага, чылтырый Гүя ул шулай җырлый. Кемгә нәрсә сөйли ул? Ниләр генә көйли ул?   Күпне күргән, күпне белгән, Тагы да күп кичергән, Сөенечен, көенечен Хәтеренә сеңдергән.   Сөенечме сөйли ул? Көенечме көйли ул? Без белергә тиешлене Белми калма диме ул?
Исламова
Лейсан
Количество голосов: 70
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Бәхет эзләүчегә… Кешеләргә бәхет алып килә Тыйнаклык һәм әдәп. Таш булып ката җаннарга Нахак сүзләр, гайбәт... Бәхет көтеп гомер итәбез, Бәхет эзләп читкә китәбез. Бәхет китермәс шул тәхет тә, Читтә калсак әгәр ләхеттә. Һичкайчан зарланмыйк тормыштан Теләсәк, шатлыклар табылыр. Хыялларны җилкән итеп алыйк- Яшәүгә теләкләр кабыныр. Туган илкәйләрдә сөелеп, Дус-туганнар белән иңгә-иң Яшик әле җирдә сөенеп- Дөнья матур бит ул, дөнья киң!
Зайнуллина
Ралия
Количество голосов: 45

Страницы