Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Тукай туган Арча якларын Барып күрсәң иде берзаман Күңелдәге якты хисләрне Үстерәсе иде гөл сыман Тормышында яхшы мизгелләр Бик аз булган,белә бар дөнья Күңелләрдә мәңге сакланыр Шигырьләре тулы бер дәрья. Истә тотыйк газиз башкайны Мәңгелеккә һәйкәл куйсак та, Язгы,яшел матур язларны Чәчәкләргә,гөлгә күмсәк тә.  
Куликова
Ирина
Количество голосов: 98
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Татар телендә сөйләшәм, Туган телемдә җырлыйм. Тукай әкиятләрен укып, Төннәрен тыныч йоклыйм. "Бишек җырын" тыңлап үстек, "Зиләйлүкне" көйләдек. Татар теле дәресендә , Шигырьләрен сөйләдек. Тукай! Ул өйрәтте безне, Бу дөньяны танып аңларга! Яхшылыкны яманлыктан аерып, Туры сүзле гадел булырга.
Хафизова
Ралина
Количество голосов: 61
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Әни булсам, мин кызыма Чын машина алыр идем. Каникулда кызым белән Африкага барыр идем. Кызымны көнгә өч тапкыр Кинога кертер идем. Ни сораса кызым миннән Гел алып бирер идем...
Марданова
Камиля
Количество голосов: 32
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Онытылмый Тукай агабыз! Кулларымда Тукай шигырьләре, Укыймын да уйга каламын: Кайдан шундый яшәү көче алган? Шигырьләрдән җавап табамын.   Ятимлекнең ачы җимешләрен Татыган ул балачагында. Башларыннан сыйпап юатучы Булмаган шул, аның янында.   Күп авырлык күреп үссә дә ул, Сыгылмаган, бер дә сынмаган. Халкы өчен ул бик күп тырышкан, Ак кәгазьдә шигырь сырлаган.   Шигырьләре яңгырый һәр тарафта, Онытылмый Тукай агабыз! Исеме белән бәйле урыннарны да, Онытмасын иде халкыбыз!
Гатауллина
Алсу
Количество голосов: 54
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Кырлай урманында яши диләр, Зур мөгезле,ямьсез Шүрәле. Очрашкатканнар һушсыз калган, Ышанмасаң барып күр әле. Кешеләргә бик күп зыян салган, Кытыклаган,юлдан яздырган. Я булмаса җыйган җиләкләрен, Тартып алып,җирдә калдырган. Ә Шүрәле үзе надан булган, Аермаган чыннан ялганны. Шуңа күрә батыр егет Былтыр Хәйлә белән аны алдады. Бу хурлыкны күтәралмый йөргән Бик күп еллар "урман пәрие". Коткы салып юлдан яздырса- Зур газаплар көткән адәмне. И дускаем!Сиңа шуны әйтәм, Шүрәлене дустың итмә син, Тукай кебек туры юлдан атла, Мәкер күңелеңә...
Харисова
Амина
Количество голосов: 55
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Идел буйларында йөрдем, Саф һавасын суладым. Рәхәтләнеп су коендым, Кошлар җырын тыңладым. Туган җирем һәрчак матур: Ап-ак кышта, нурлы язда, Яшел җәйдә, алтын көздә. Туган җирем, син күңелдә!
Сафиуллин
Мансур
Количество голосов: 29
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Татар теле – көчле тел ул, Яши күпме сынау кичереп. Чын күңелдән ышанам мин Калырына аның сакланып. Туган телем – татар теле – Тукай, Җәлилләр теле. Әби-бабам “Әлли”не дә Көйләгән тел һәркөнне.   Минем өйдә һәммәсе дә Туган телдә сөйләшә. Әтием дә, әнием дә: “Кызым”, - диеп эндәшә.   Әннә, диеп тәүге сүземне дә Туган телдә башлап әйткәнмен. Бүген менә мәктәбемә килеп, Апа, диеп зурлап дәшәмен.   Тәрәз төбендәге гөлләремә Туган телдә җырлар көйлимен. Минем дустым – нәни курчагыма Шушы телдә әкият сөйлимен....
Гильманова
Гузалия
Количество голосов: 35
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Илемнең бай тарихында Шактый булган канлы сугышлар... Еллар үтә, ә яралар... Ә яралар һаман сыкрыйлар. Мең тугыз йөз кырык беренче ел, Егерме икенче июнь. Сызылып кына таң ата, Кояш җирне назлап уята. Хәвеф көтми беркем беркайдан да, Изрәп йоклый сабый балалар, Тик явыз Гитлер бу вакытта Ил чигендә башын калкыта. Сугыш игълан итми генә, Ерткычларча безгә ташлана. Дүрт елга сузылган сугыш, Бөек Ватан сугышы шулай башлана. Фашист-ерткыч илебезне Буйсындырып, кол итәргә тели, Шәһәр-авылларны, утка тотып, Яндыра, җир белән тигезли....
Галиуллина
Аниса
Количество голосов: 529
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Әтием - иң әйбәт,  Ул барын да белә:  Болыт кайда йоклый?  Җил кайларда туа?  Ватылган әйберне бик тиз төзәтә,  Бу эшкә мине дә өйрәтә.  Һөнәре - агроном,  Акыллы, ярдәмчел,  Кыю һәм сабыр.  Эштә дә җитәкче,  Өйдә дә җитәкче.  Сеңелем белән икебезгә  Китерә куян күчтәнәчен,  Бергәләп уйныйбыз,  Дәрес әзерлибез.  Әтием - чын дус һәм терәк!  Мондый әтиләр дөньяда сирәк!
Ахмедзянов
Арслан
Количество голосов: 33
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Туган ягыма кабат язлар килде, Ямьгә күмеп бөтен дөньны. Җылы яктан кайтты сайрар кошлар, Сагынышып туган илләрне.   Таң алдыннан кошлар сайрый, Тыныч көннәр өчен шатланып. Игенчеләр йөри кояш көлгән, Ямьле көннәр өчен куанып.   “Ни чәчсәң, шуны урырсың”, - дип, Халык белми генә әйтмәгән. Игенченең һәрбер көне,  Санаулы чагы җиткән.   Тырмалап чәчкәч, утырткач, Тынычлап кала күңел. Йә, Раббым”, уңышларым. Мул булсын, ди(е) күңел.
Билалова
Эндже
Количество голосов: 179

Страницы