Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Таягына таянып, бураннарын уйнатып, Килеп җитте ап-ак кыш. Күбәләктәй карлар оча, Бөтен җирне тутырып.   Елга, инеш, күлләрне Боз белән ул каплады. Җиргә ямь өсти-өсти Кышыбыз алга атлады.   Биек итеп таулар өйгән, Без торганчы, төн буе. Тылсымдай агыла бит, Кыш Апаның һәр уе.   Кояш кына эретмәсен, Син яудырган карларны. Бетермәсен синдә булган Боз, тау, кыяларны.   Үтеп китсәң дә, килер язлар. Кайтыр без көткән кошкайлар. Аннары соң тагын килер, Әле генә үткән кышкайлар!
Камалова
Лиана
Количество голосов: 46
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Кешенең күңелен әрнетмәс Тукайның язганнары. Дулкынланып кат-кат укыйм, “Исемдә калганнар”ын.   Ятимлек, усал карашлар, Базарда сатылу тагы; Тоташ хәсрәттән торган бит, Тукайның бала чагы.   Балачактан халкы белән, Бергә яшәгән Тукай. Яхшы белән яманлыкны, Өйрәткән аңа Кырлай.   Матур итеп искә ала, Ул җәйге уеннарны. Сабан туе шатлыкларын Һәм Кырлай болыннарын.   Халыкның авыр тормышын, Күңел хисен җырлаган. Онытылмас әдип – Тукай, Үзенең халкын зурлаган.   Шагыйрьнең яшьли үлеме Булса да...
Лукманов
Айбулат
Количество голосов: 105
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Казан кызы булып үсәм, Биредә мин туганмын, Төгәл үзем, тырышмын, Акыллымын, уңганмын. Казанымны бик яратам, Күңелемә бик якын. Безнеке кебек матурлык, Кайда бар соң ул тагын? "Кол Шәриф”не күрер өчен, Ераклардан киләләр, Безнең Казаныбызны хәтта, Чит илдә дә сөяләр.
Гильманова
Диля
Количество голосов: 95
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Тукай язмышы белән Таныш бар да, мин беләм. Егерме җиде яшендә Вафат булган ул менә. Гаиләдән гаиләгә Ничек туеп бетмәгән? Ә шулай да Тукаебыз Елап гомер итмәгән. Шигырьләрен язган бит ул, Өйдә елап ятмаган. Мәдрәсәгә барып, Тукай Кагыйдәләр ятлаган. Үги ата-аналары Аны гел яратмаган. Түзем, сабыр булган ул, Алардан курыкмаган. Аның шигырьләре матур: “Бала белән күбәләк” Безнең тормышыбыз ямьле, Дөньябыз да түгәрәк. “Кәҗә белән Сарык”ны уйнагач, Бөтен кеше шаккаткан. Казан сәхнәләрендә Тамашачы кул чапкан. Әкиятләр...
Мусина
Язиля
Количество голосов: 156
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Татлы йокыдан уяндым, Гөр-гөр килгән шау-шуга. Кемнәр генә сүзгә килгән, Ни булган соң аларга?   Тавышлары чиксез матур Тик нигәдер ачулы. Иртә таңнан ни бүлешә, Кайдан бу ыгы-зыгы?   Берсе канатларын сирпеп Бугай нидер аңлата, Гөр-гөр килеп гүя шулай Барын тынычландыра.   Икенчесе койрыгын селкеп, Тырнакларын күрсәтә. Барыбер җиңә алмассың Диеп әллә инде кисәтә?!   Йөгереп чыктым яннарына “Әй,дусларым, тыңлагыз! Дуссыз яшәү – күңелсез ул, Дуслыкны сез саклагыз!”   Шулай песи белән күгәрчен...
Хисамова
Малика
Количество голосов: 67
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Тып-тыныч көн, Җир өстенә ак кар ява. Көзне озатып, бу галәмдә Кыш узенең урынын ала.   Кошлар тынган, Ә шулай да куңел тыныч. Җир өстендә ак кар ята – Бу бит пакълек, бу бит тормыш.   Әкрен генә урам буйлап, Кайтып киләм уйлап кына. Шунда күземә ташлана, Ялгыз миләш буйчан гына.   Шомыртлар арасында ул Горур тота буен-сынын. Әйтә сыман: ”Тыңлыйк әле, Кош-кортларның зарын-моңын.”   Алар эзли үзләренә Тәмле ризык, җылы урын. Әйтәләр күк бер-берсенә: “Җим табарбыз, түзем булыйк.”   Шул сөйләшүне...
Абраров
Айназ
Количество голосов: 40
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Җәйге каникул турында Инша язарга кирәк Сентябрь ае җиткәнче Уйлап куярга тизрәк   Уйда кышкы, язгы, көзге Каникуллар бәйгесе Күңелгә иң хуш килгәне Өч айлыгы җәйгесе   Каникулда мәктәпкә дип Хәзерләнеп тормыйсың Дәрескә соңга калмыйм дип Йокың туймый йөрмисең.   Җәй көнен сагынып көтә Авылда һәр тирәлек Җәй ләззәтен тоя әнә Рәхәтләнә тереклек.   Яшел үлән өсләрендә Йомшак сары “биби”ләр Аларны мин саклыйм шуңа Тилгәннәр дә тимиләр.   Бакчада кыяр, помидор Кичен мине көтәләр Чирмешән суы...
Хасаншин
Сайдаш
Количество голосов: 116
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Акыллы сүз әйтеп куйсам, Матур гына көләләр. Күзләремә тутырып карап Син бит кечкенә, диләр. Кеше буе үскәч кенә Акыллы саналамы? Яше олыгайган гына Тормыш серен отамы? Язмыш-серле урман, диләр Акылсыз бик катлаулы. Адашып та калуың бар Аермасаң акны, караны. Акылны сатып алып  Булмый хәтта җитмештә Матур, дөрес уйлау мөмкин Булсаң да син кечкенә. Башка сыймаслык хатаны Кылалар бит зурлар да, Гел акыллы булып булмый Тормыш сынауларында. Син бит әле кечкенә дип Зинһар, миннән көлмәгез! Акыллы булу серенә Төшенәм мин,...
Сабирова
Дина
Количество голосов: 52
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Табигатьне   сакла  син  кеше, Саксыз  һич  нәрсәгә  кагылма. Матур,  диеп  өзмә  чәчәкне, Агачларны  берүк  сындырма.   Сайрап  торсын, сайрар  кошларың, Таш  атма  аларга, кызганчы. Япма  син  аларны  читлеккә, Тәртибең  турында  уйланчы!   Без  сакласак  ямьле  табигатьтә, Яшәрләр  киләчәк  буыннар. Саф  булыр  сулаган  һавабыз, Чиста  булыр  эчәсе  сулар.   Безнең ...
Тухбатов
Рузиль
Количество голосов: 37
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Иртәгә мин барам мәктәпкә, Китап та, букча да бар миндә, Дәфтәрем, кардәшем, каләмем, Елмаеп дәшәләр мәктәпкә. Бар минем әтием, әнием, Шулай ук бар әби , бабай да, Абыйлар, апалар күп минем, Яратам аларның барын да. Сөенеп котларлар да мине, Маңгаемнан үбеп китәрләр, Әтием, әнием, туганнар Яратып һәм назлап үтәрләр. Әниемнең назлы куллары Чәчләремнән сыйпап назларлар, -Тыныч йокы, кызым, кызкаем, Син минем сер тулы йолдызым. Төнеңдә йокламый очарсың, Күктәге йолдызлар янында, Күрерсең чәчкәләр, гөлләрне, Алар бит сөюдән ачыла. Әтием килер дә битемә, Җылы...
Закирова
Ильзира
Количество голосов: 21

Страницы