Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Яз җитте. Менә инде яз җитте, Җылы кояш та чыкты, Безнең белән шаяргандай, Нурларын җиргә сипте. Җир өстен каплаган ап-ак Кар - бозларны эретте. Елгадагы бозлар белән Салкын кышлар да китте. Чыпчыклар да инде иртән Күңеллерәк сайрыйлар. Яз килүгә шатланышып, Чырык-чырык җырлыйлар. Тиздән кайтыр сыерчыклар, Кара каргалар килер. Җир өсте, агач-куаклар Ямь-яшел тунын кияр. Хыялларыма бирелеп, Хисләнеп утырдым да, Йөгереп чыктым урамга, Нинди саф һава анда! Бу матурлыкка куанып, Яшәргә язсын җирдә! Бәхет, саулык-сәламәтлек Насыйп булсын һәркемгә!
Идиятуллина
Алина
Количество голосов: 2,679
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Бай табигатьле авылым, Таулары бар, инеше. Су керергә, балыкка да Ике яклап йөрешле.   Тау буенда оя корып Байбаклар яшәп ята. Инешеннән рәхәтләнеп Малайлар балык тота.   Су керәбәз, чумып, йөзеп Иркен минем илкәем. Әти –әни, абыем белән Бик бәхетле яшимен.
Хисамова
Ильмира
Количество голосов: 323
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Туган телем татар теле Бик матур тел, бик данлы. Шушы телдә сөйләшкәннәрнең Таралган читкә даны.   Солдатлар утка кергәннәр, Тыныч булсын ил диеп. Үз халкын яклаганнар Югалмасын тел диеп.   Миндә үскәч яклармын, Телем,сине саклармын. Милләтемнең ышанычын Мин әлбәттә аклармын.
Имамутдинов
Данил
Количество голосов: 243
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
ТУКАЙ – БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ! Тукай яши безнең куңелләрдә, Илһам биреп барча дөньяга. Бар җиһанга шигъри җаны күчкән, Моңы күчкән былбыл кошларга. “Туган тел”не көйләп, теле ачыла Дөньядагы барлык татарның. “Әллүки”ен көйләп йоклатадыр Бишектәге сабый баланы. Кәҗә-Сарык бәхет эзләп йөри, Капчыкларын асып аркага. Тормыш михнәтләре авырлыгы Алып килә бүреле аланга. Акбайлары безгә күптән таныш, Уйнап үстек бергә урамда! Күбәләкләр куып, җиләк җыеп, Тәгәрәштек хәтфә болында. Су анасы Шүрәлесе белән Һаман керә минем төшемә. Рәхмәт, Тукай, мең-...
Хайруллина
Алина
Количество голосов: 28
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Чын дуслар булмый диләр, Ничек инде булмасын?! Менә дигэн кызларым бар, Менә дигэн дусларым. Авыр вакытта алар гел ярдәм кулы сузалар, Шатлыкны да минем бн бергә уртаклашалар. Монаерга юл куймыйлар, кунелемне күрәлр, Кинәш сорап килсәм әгәр, кинәшләрен бирәләр. Ходаема мин рәхмәтле, шундый дуслар булганга, Кызларыма мен рэхмэтле,яннарымда булганга. Хэзергәчә тату булып, ярдәм куллары сузып, Язсын иде безгә шулай, яшәргә дуслар булып.
Гаязова
Гузалия
Количество голосов: 18
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Кәнфит Кичә әни кибеттән, Бер кило кәнфит алды, Шикаладлы иде ул, Шуңа бик тәмле булды. Мин кәнфитне бик яраттым, Ашадым да, ашадым. Тешем сызлый башлагач, Үкереп елый башладым. Шуннан киттем табибка мин, Тешемне күрсәтергә. Карап,карап торды да,тотонды кисәтергә. Шуннан башлап кәнфитне мин, Бик аз ашый башладым. Өлкәннәрнең сүзләрен дә, Хәзер тыңлый башладым.
Хайруллин
Ранис
Количество голосов: 31
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Чирек ахырында уйлану... Ап-ак кыш килде, Урамда салкын. Чирек тәмамланып килә, Эч тулы ялкын.   Әгәр берәр “3”ле чыкса, Калам телефонсыз да. Телефонсыз гына түгел, Бәлки, интернетсыз да.   СМСлар язышмыйча Яшәп карагыз менә! Виртуаль дуслардан башка Түзә алыр кем генә?!   Башка төрле уйлар килә, Куям уйлап болай да : Түзеп карыйм микән әллә Шул “дусларсыз” бер айга?   Берәр ай дуслашып торсам Китап белән кичләрен, Бетмәс микән ул “3”леләр Үзләреннән-үзләре?  
Губаев
Ильназ
Количество голосов: 30
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
                                                       Агачтагы  оябызга                                                        Сыерчыгыбыз кайткан.                                          ...
Гафурова
Азалия
Количество голосов: 153
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Кышны көткәндә Салкын кыш булмас дип, Һава торышын кара. Елгалар, күлләр туңып, Көзгегә охшап кала! Көләбез, шатланабыз, Кышка бүген керәбез. Ап-ак кар яуган бит. Суыктан кызарган бит. Озак көттермик без, Карда аунап калыйк без. Малайлар чана шуа, Бар табигатьне уята. Тик өй эшен эшләргә, Вакыт табып булмый һич. Кышын рәхәт була ич, Чаңгы шуып керергә.
Салахутдинов
Ринат
Количество голосов: 16
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Туган ягым Туган ягым, синең  һәр фасылың  Узенчәлекле  матур, Читкә китеп барганнар да Сине  сагынып кайтыр.   Җәен җиләк җыйган елгаларың, Шау чәчәкле иркен болыннар, Күлләреңдә аккош йөзә синең, Мондый җәннәт тагын кайда бар!?   Көзен синең басу – кырларыңда Диңгез кебек шаулый игеннәр. Җанга дәва чишмә суларыңда Кер чыйкыйлар уңган киленнәр.    Кышларыңда    әкияттәге кебек, Ак мамыкка күмелә авылым. Тауларыңда чана- чаңгы шуып, Үсә синең һәрбер сабыең.    Язлар...
Габдрахманова
Зиля
Количество голосов: 23

Страницы