Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Минем башкалам Җиктереп пар ат,  Казанга туп-туры киттем карап... Г.Тукай Бөек шагыйрь әйткән кебек, Башкалабыз Казанга Пар атларда бармыйбыз. Утырабыз да китәбез – Машинадан калмыйбыз. Килеп кергәч тә Казанга, Күңел ашкына алга. Казан кирмәнен күрергә, Тарих дәрьясында  йөрергә. Ераклардан балкып тора Мәчетебез –  Кол  Шәриф, Сөембикә манарасы – Тарихи мирасыбыз ул. Ерак гасырлардан дәшә сыман Безгә горур Сөембикәбез. Без тарихны онытырга тиеш түгел! Халкым минем, телне саклыйк без! Еракларга китсәм, чакырып ала...
Мукминова
Айзиля
Количество голосов: 28
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Җиңү көне Җиңү! Бөек Җиңү - бу сүзләрдә Күпме шатлык, күпме тантана... Бар җиһанның аяз, тыныч күге Шушы көннән инде башлана. Җиңү өчен күпме югалтулар, Күпме кан, күз яше коелган. Халкыбызга бу дәһшәтле сугыш Мәңге бетмәс кебек тоелган. Җиңү килде ямьле май аеның Ак чәчәкләренә төренеп. Тыныч көннәребез кадерен белеп Яшик әле, яшик сөенеп.
Бурганова
Гульназ
Количество голосов: 13
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Мактанчык  Наилгә велосипед  Алдылар кичә генә. Мондый шәп, супер-сәпид, Авылда ничәү генә? Ялтыр да йолтыр килеп,  Тора ул кызыктырып. Әйтә кебек:"Курыкма, чап син,  әйдә, утырып!" Чапты малай урамнан,  урап кайтты яланнан. Кибет буенда йөрде, кызык тапмады аннан. Шаккаттырмакчы булды, Түбән оч малайларын. Йөреп күрсәтте хәтта сай җирендә елганың. Күрше эте Акбайны куаларга тотынды. Урамдагы каз-үрдәк көчкә качып котылды. Күркә мескен куркудан, баскыч астына тайды. Ак тавык чебиләрен канат астына...
Газизов
Амир
Количество голосов: 32
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Чишмә дустым челтерәп ага-ага,  Уйный –көлә иде түгелме?!  Нәрсә булган аңа бүген?  Миңа дәшә: сыкрана түгелме?  Йөгереп бардым кырыена.  “Ни булды?”-дип сорадым.  Җавабында газиз чишмәм минем  Бары “Аһ!”-дип кенә әйтә алды.  Йөрәгенә аның, күрәм менә!  Авыр чүпләр ташлап киткәннәр.  Агым юлын ябып куеп,  Елаткан, рәнҗеткәннәр.  Чүпләреннән арындырдым,  Дусны тынычландырдым.  Ул да миңа рәхмәт әйтте:  Тәмле суы белән сыйлады.   
Ямаева
Сюмбель
Количество голосов: 45
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Игелекләр эшләп үсик.  Кайтыр ул үзебезгә. Кызыллык та, яманлык та Китермәс безнең йөзгә. Яманлык та кире кайта. Тик кешеләр аны аңламый. Ашыгып  кыла явызлыкны, Әйләнеп кайтыр диеп уйламый. Игелекләр-изгелекләр  Бүген күбрәк эшлик әле. Шушы матур Әтәч елында Авырлыкларны җиңик әле.
Вильданова
Алия
Количество голосов: 89
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Сугыш дигән олы хәсрәт Илебезгә кайгы китергән. Күпме балаларны ятим итеп, Өмет-хыялларын үтергән.   Япь-яшь  көе чыгып киткән Илне сакларга дип әтиләр. Башка очрашмасын белгән кебек Елап калган газиз нәниләр.   Ялгыз аналарның күз яшьләре Чишмә булып җиргә түгелгән. Күпме солдатларның гәүдәләре Чит җирләрдә ялгыз күмелгән.   Хатын-кызлар көне-төне эшләп, Икмәк җибәргәннәр сугышка. Җиңү көнен якынайту өчен, Бөтен көчен биреп тырышкан.   Үзләре ач булса да, аналар Балаларын саклап үстергән. Кара...
Ахатова
Айгиза
Количество голосов: 491
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Яхшы сабак Тәмле алма ашыйм дип, Чыктым әле бакчага. Җиргә үзе коела, Аласы юк акчага.   Иртән урамга чыккач, Әни мине кисәтте: - Бабаң кортлар аера, - Диеп җиде кат әйтте.   Тыңламадым шул сүзен, Башыма төште бәла. Бал кортлары куалар: “Кач тизрәк, кире бала”.   Башка алай итмәм дип, Торам әнигә посып. Яхшы сабак алдың, - дип, Бабай куйды күз кысып.
Музаффарова
Язиля
Количество голосов: 71
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Яу, яңгыр! Җәйге җылы яңгыр ява, Бик шифалы бу яңгыр. Мин кайтканны күптән белеп, Көтеп тора мөгаен. Гаҗәп рәхәт, чиста һава, Бакча гөлгә күмелә. Биим яңгыр астында Зәңгәр күктән Яңгыр нуры түгелә. Яратам шул мин яңгырны Сөнеч, бәхет китерә. Шаян яңгыр тамчылары Әйлән- бәйлән әйләнәләр Ап-ак болыт читендә. Болыттан да югарырак Җырлаучы нәни тургай, Их кушылып җырлар идем, Телеңне белмим бугай. Яңгыр туктый, кояш кабат Сәлам бирә дөньяга. Сары күзле ромашкалар Аңа карап елмая.  
Акрамова
Азиза
Количество голосов: 21
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Мизгел булып үтеп китте Кызу җәйнең көннәре. Урамнарда шау-гөр килеп Җәй уткәнен сизмәдек.   Артта калды көннәр буе Күлдә су коенганнар, Саф һавалы урманнарда Татлы җиләк җыйганнар.   Алда хәзер инде күп эшләр Мәктәп кетә безне зарыгып. Укытучым, газиз әни кебек Каршы алыр безне сагынып.   Әй, мәктәбем, изге йорт сыман Ишекләрең ачык һаман да. Еллар үткәч сагынып сөйләрбез Синнән киткәч әллә кайларга.
Шакуров
Самир
Количество голосов: 601
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Мин – бәхетле, дәү әнинең Иң яраткан оныгы. Сигез онык янында Тагын берәү тууны. Дәү әнием бигрәк уңган: Тәмле ашлар пешерә, Тәрәз төпләрен тутырып Матур гөлләр үстерә. Бәхет – тәүфыйк тели безгә Әйткән һәр сүзе саен. Уңган итеп үстергән Кызларын һәм улкаен. Без дә аңа сәламәтлек, Гел шатлыклар телибез. Насыйп булсын иде аңа Бәхетле картлык, дибез.
Ахмадуллина
Диляра
Количество голосов: 351

Страницы