Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2012
Яратам мин. Яратам мин көзге табигатьне. Алтын яфрак түши җир өстен. Басуларда гөрләп авыл халкы Хезмәт куя туган җир өчен.   Яратам мин кышкы табигатьне. Саф һавалы иркен урманын, Агачларга сарган ак бәсләрен, Ак мамыктай җепшек буранын.   Урманына керсәң :яшь наратлар Шәл ябынган сыман утыра. Тирә-якны гөрләп чана шуган Бала тавышлары тутыра.   Яратам мин язгы табигатьне. Әллә  үзем язын туганга. Карлар эреп,язгы ташкын сулар Ярларыннан ташып тулганда.   Җәйге табигать  тә миңа якын. Әллә ...
Мансурова
Алсу
Количество голосов: 97
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Язның яме нәрсәдә соң димен? Язның яме кошлар кайтуда, Гөрләвекләр берсен-берсе куып, Урам буйлап ташып агуда. Язын агач бөреләнгән чакта,  Күңелләрдә сөю уяна, Язын бар табигать генә түгел, Кеше күңеле дә уйлана. Яз өйрәтә безне күп нәрсәгә , Салкын  җилдән исән калырга, Тагын көчләр  җыеп,яшелләнеп, Матур итеп чәчәк атырга. Һәр фасылның була үз мизгесе, Кышның кары, күңелләргә  аклык иңдерә, Көзнең моңы, уйландыра безне, Ә яз яме-бәхет китерә.    
Ахтямова
Резеда
Количество голосов: 158
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Кирәк түгел безгә сугыш. Сугыш безгә ачлык, хәерчелек, Ятимлек биреп китте. Күп сабыйлар ятим калып Ачы күз яше түкте. Җиңү яулап алдык без, Дошманны тар-мар иттек. Оясына кадәр куа килеп Берлингача барып җиттек. Кирәк түгел безгә сугыш, Кирәк түгел кан кою. Горурлык хисе уята Илеңнең көчен тою. Тугызынчы май - Җиңү көне Иң зур бәйрәм халкым өчен! Окопларда туңып өшесә дә Җиңү өчен кызганмады бар көчен. Горурланам туган илем белән, Җиңелү белмәс халкым белән! Көчсезләрне сыендыра, яклый ала, Ил чикләрен дошманнардан саклый ала!...
Насыров
Рузиль
Количество голосов: 65
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
  Кадерле кешеләр алар үлмиләр, Җаннары гел була янәшә. Беләсезме, бүгенге көндә Акылым йөрәк белән корәшә... ...Бер таҗлы чәчкә тотып, әнием, Кабереңә киләм, ашкынам. Үксеп-үксеп өзгәләнә күңел, Мин бит сине шундый сагынам. Чардуганыңа килеп сарылам да, Хис-тойгымны сөйли башлыймын. Юк, акылдан язган димәгезче, Аның җанын тик кузаллыймын. Ятим диеп мина төртмәгез, Теләп алмадым бу тормышым. Бер яраксыз, ятим бала булып, Дөнья көтү кемгә ошасын?! Бик күбегез:"Аңлыйм",-дигән була. Аңламыйсыз. Аллам сакласын. Анасын жирләмәгән килеш, Ничек мине кеше аңласын...
Абдрафикова
Алина
Количество голосов: 367
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем, Төннәр буе бүтән еламыйм, Беләсеңме,мин хәзер бик нык үзгәрдем, Ләкин хаман сине башка белән күрә алмыйм.   Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем, Кеше сүзен бүтән тыңламыйм, Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем, Яратмыйм дип кенә әле әйтә алмыйм.   Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем, Кайнар хискә, мәхәббәткә ышанмыйм, Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем, Синнән калган яраларга түзәрмен.   Беләсеңме, мин хәзер бик нык үзгәрдем, Кызык бер хәл әйтсәләр дә, елмаймыйм, Беләсеңме, мин...
Галавиева
Гулина
Количество голосов: 174
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Явыз,мәрхәмәтсез башланды сугыш, Тыныч кына йоклап яткан чакта Автомат,бомбалар шартлады, Белми иде беркем бу хакта. Бер гаепсез булган кешеләрнен, Купме куз яшьләре тугелгән. Туган илне саклап калу өчен Ничаклы кеше гомере өзелгән. Яхшылыгы,начарлыгы белән бергә, Тормыш ачысын да кургәннәр. Нинди генә булса да тормыш, Көрәшкәннәр,бары җингәннәр. Шул еллардан купме гомер узды, Әмма оныта алмый аны беркем дә. Һәрбер көннәр,уткән төннәр, Онытылмый,кала мәнге хәтердә. Илебезнен барлык батырлары, Җинү язы безгә кайтара. Җитмешенче елга аяк...
Шайхулисламова
Алсу
Количество голосов: 148
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Мул көзләрне хәтерләтеп, Утыра янып миләш. Әйтерсең лә тагып куйган Алкалар тәлгәш-тәлгәш. Миләш чыпчыклары кунып, Җимешләрен чүплиләр. Рәхмәт әйтәләр миләшкә: «Чик-чирик, чик-чик!» - диләр. Язлар килгәч миләш Яшел күлмәген кияр. Чәчәк атып, җимеш бирер Тирә-юньгә нур сибәр.
Хазиев
Радик
Количество голосов: 97
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Безнең тирәдә агач бар иде, Ул үзе бик карт иде. Мин аны һәр көн күзәттем Һәм агачны бик ошаттым.   Көз җиткәч,яфраклар да саргайды, Саргаеп беткәч,коела да башлады. Тик бер яфрак эленеп калды, Үзенең батырлыгын күрсәтмәкче булды.   Җилләр дә аңа каршы килде, Яңгырлар да юмакчы иде, Тик ул сынауларга бирешмичә, Тормышын дәвам итте.   Ялгызлыктан дәва юк икэн. Ул аны бик тиз аңлады. Якты дөньяга "Хуш!"-диеп, Очып китте дә,югалды.    
Калимуллина
Василя
Количество голосов: 96
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Ак бәхетем, киләчәгем - үземнең кулларымда Үтте инде балачак. Әти-әни кочагында Иркәләнеп, назланып, Йомарланып яткан чак.   Яшем җитте унбишкә Хыяллар, уйлар башта. Кем булырга?-дигән уй Чыкмый һич берничек тә.   Илгә кирәк эшчеләр: Төзүчеләр, игенчеләр, Машина йөретүчеләр, Һәм дә итек тегүчеләр.   Шушы барлык эшчеләрне Тәмле итеп ашатырга, Сәламәтлек ныгытырга Кирәк илгә пешекче.   Ә абыем минем пешекче. Токмачны да, кишерне дә Кәбестәне, чөгендерне Оста итеп кисүче.   Өстәлгә дә сыймаслык...
Хасанов
Ильгиз
Количество голосов: 219
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Хуш авылым, китәм инде, Олы шәһәр чакыра. Китмәс идем, калыр идем, Кирәк белем алырга. Кызыл тауга карыйм үзем, Бигрәк горур, тәккәбер. Күзем ала алмый торам, Тиз үтә икән гомер. Урманнарым, су буйларым, Барча җанга кадерле. Туган җирне, авылымны Яратуым бик көчле. Челтер-челтер итеп ага, Тавымның чишмәләре. Киткәндә дә озатып кала, Авылым юкәләре. Иртән торып, күзем ачсам, Күз алдымда Кызыл тау. Күңелемә шатлык өсти, Авылымны бер урау. Елга буйларына төшсәм, Үсеп утыра талларым. Бала-чакны искә төшереп, Җәелгән урманнарым.
Афзалова
Язиля
Количество голосов: 265

Страницы