Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Җиңү көне нинди көн ул? Һәркем бит әйтә ала. Бу көнне бит ватандашлар Җиңүне яулап кайта.   Балаларның киләчәге Булсын дип тынычлыкта, Тырышкан безнең бабайлар: Барганнар каршы утка.   Явыз дошманның йөрәген Алар тар-мар иткәннәр, Бернидән дә курыкмыйча, Җиңүне тизләткәннәр.   Әмма бик күп ир-егетләр Канлы кырда калганнар. Бик азлары гына кире Кайтып җитә алганнар.   Кайткач әле авырлыклар Һич тә кимемәгәннәр. Җиң сызганып, алар бергә Кырга чыгып киткәннәр.   Сезнең алда, ветераннар, Һәрчак...
Харисова
Алсу
Количество голосов: 125
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Мәрхәмәтле булыйк! Сезнең хезмәт җиңел түгел, урманчылар, Саклап тотсаң гына урман – урман була! Бераз гына игътибарыгыз кимесә әгәр, Хәзер явыз көчләр кулын суза.   Давылы да, янгыны да бик куркыныч,  Нинди таза агачлар да кала көчсез. Янгын килеп чыкмасын, дип тырышасыз, Урман диеп  янасыз сез, көясез сез.   Матурлыкны аны һәркем ярата, Җиләге дә, гөмбәсе дә тәмле була. Миллеккә дип ботак җыярга барып, Ботарлыйлар каеннарны җәлләмичә.   Ял итәргә бик яраталар урманда, Артларыннан өем-өем чүпләр кала: Пластик шешә...
Шафигуллин
Искандер
Количество голосов: 92
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Җилләр белән урап ал син мине Үз улыңны, минем туган илем! Синдә туып-үскән кошчык бит мин, Әткәй-әнкәй биргән миңа сине. Беркайчан да синнән чигенмәм мин Гаепләмә, туган илем, җырың белән. Сандугачның өзелеп сайравына Бөтен ирегемне сиңа бирәм. Мине чакырасың иркен кырга Син үзеңнең елгаларың белән. Үлер өчен синең кочагыңда Бөтен ирегемне сиңа бирәм. Еракларга китеп барсам әгәр, Төшләремдә үбәм туган җирне. Битем белән җиргә ятып кочам Һәрбер чәчәк, яфрак, үләнеңне. Җилләр белән урап ал син мине, Алларыңа тезләнәм мин, туган илем. Синдә...
Садыкова
Диана
Количество голосов: 77
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Минем бабаем! Ә минем бабаем – ветеран! Ул сугышта үзенең батырлыгын күрсәткән. Иң авыр минутлар үткәнне, Газап белән ул сөйләгән. Ә минем бабаем –ветеран, Ул безгә тормыш бүләк иткән. Авыр булган ,еллар үткән, Ләкин аны йөрәктә калдырган. Еллар үтсә дә,син аны онытма, Бабайларыбыз белән горурлан. Безнең өчен алар кан түккән, Безнең өчен алар исәнлекләрен бетергән. Ә инем бабаем – ветеран! Яшьлеген ул сугышта калдырган Һәйкәлгә без чәчәкләр куябыз Күңелебездә мәңге саклыйбыз!
Лучанкина
Лия
Количество голосов: 290
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Ике бабам яшьлекләрен биргән Көчен куйган Бөек Җиңүгә. Безнең өчен алар-чын горурлык, Тарих алар, татар иленә! Камил бабам кайткан җиде елдан, Җиңү арты – төзеп яңаны. Гомер буе онытмады бабам, Сугыш уты салган яраны. Галим бабам кайта алмаган шул, Ул югалган читтә хәбәрсез. Аның исемен йөртә безнең нәсел Аңа һәйкәл-безнең гаиләбез. Кирәк түгел безгә бу сугышлар, Тыныч булсын – һәрбер ана җаны. Тулы булсын, бәхет бөркеп торсын, Шатлык белән атсын гаилә таңы!
Марданова
Камиля
Количество голосов: 74
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Төн уртасы. Тәрәзәгә карыйм. Кап-караңгы аяз күк күрәм. Дөге кебек чәчелеп яткан йолдызлардан Чүпләп тәмле “ботка” пешерәм. Төнлә генә ишетелгән серле авазларны Тәмләткечләр итеп өстим “ботка”га. Шәүләләрне кушам, матурлыкны, Иртә матуррак булса да. “Ботка”ны төн исе белән бизим, Кош сайравы сибеп җибәрәм. Бу “ботка”ны иң якын кешемә Тәмен татып карарга бирәм.
Гафурова
Миляуша
Количество голосов: 78
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
             Бул син үрнәк  җәяүле!   Кисәтә һәммәбезне: Сине, мине, әбине Юллар хуҗасы Уткүз: - Тукта инде, бераз түз, Яна әнә кызыл күз. Ярамый, ярамый,  Кагыйдә бозарга; Кызыл ут янганда Юл аша чыгарга. Дәрес бирә бит Уткүз Сиңа, миңа, әбигә: - Янса әгәр сары күз, Юлга әзерләнегез. Яна әнә яшел күз, Чыгып кал инде бик тиз. Бул син өлгер, Бул җитез. Ярамый юл аша Урынсыз чыгарга. Ул чакта җәяүле сукмагын Ни өчен сызарга? Бул син Үрнәк җәяүле. Яшь дусларны Кисәт,...
Хамидуллина
Эльмира
Количество голосов: 85
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2015
Иң кадерле... Өйдә бүген барысы шат- Бала атлый иң тәүге кат. Аллы-гөлле бу дөньяда Сиңа әле бар нәрсә ят. Бар нәрсә ят,бар да каты Мәми –тәмле,мәми-йомшак. Иң танышы-әни исе Әни-тәмле,әни-йомшак. Үтә еллар,бар да таныш Синең өчен бер киртә юк... Яши-яши аңлый кеше Әнидән дә кадерлерәк, Баладан да кадерлерәк- Бу дөньяда берни дә юк.
Нугуманова
Регина
Количество голосов: 200
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Кайбер кешенең җаны тынгысыз, Гадәттә аңа гайбәт килешә. Алар янында ышаныч кими, Яхшы һәм яман кискен көрәштә.  Бездән дөреслек тәлап итәсең, Ләкин алдыйсың үзең күпләрне. Алдарсың безне, үзеңне хәтта, Алдый алмассың ләкин күкләрне.  Матурлыкны күр тирә-ягыңда, Теләгәннәргә алар табыла. Ходыйның һәрбер иҗаты камил, Бөтен тереклек аңа табына.  Зая үтмәсен әле гомерең, Тормыш мәгънәсен аңларга тырыш. Яхшылык кылып яшәсен, диеп, Бирелгән безгә бу газиз тормыш.
Абдрафикова
Алина
Количество голосов: 229
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Тукай моңы,Тукай рухы сеңгән Татар халкы бөек электән.  «И туган тел,и матур тел»,- диеп  Кабатлыйбыз һәрчак күңелдән.  Бу шигырьдә халкыбызның көче,  Бу шигырьдә үткән, киләчәк,  Һәммәбез дә аны истә тотсак,  Бәхетләргә юллар илтәчәк.  Горур халык – татар халкы, аны  Бар милләтләр хөрмәт итсеннәр.  Бу шигырьне күңел түрләрендә  Татар угыллары йөртсеннәр.  Буыннардан буыннарга күчәр,  Үзгәрсә дә дөнья хәлләре  Якты йолдыз булып янып торыр  «Туган тел»нең энҗе сүзләре.  «И...
Матзянова
Лейсан
Количество голосов: 84

Страницы