Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2019
Менә үтте инде сабый чагым  Кире кайтып булмас, яшьлек елларым.  Туган якка аяк баскач, сыкрап елыйм  Сагынуга түзә алмадым.  Кайтып житкәч, йөгреп төштем чишмәләргә  Салкын суы баса сагышны,  Таң җилләре чәчләремне сыйпап  Эндәшәләр : “Син бит сагышлы.”.  Яшермимен йөрәк сагышымны,  Туган ягым мине чакыра.  Туган якта туып үскән бала  Яши алмас, ерак-еракта.  Әйтегезче, туган якны   Ничек була ташлап китүе?  Ничек була, иртән торгач бер хәсрәтсез  Сагынмавы туган җирләрне.  Чишмә суы баса...
Халикова
Гузелия
Количество голосов: 15
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2019
  Изге Болгар   Болгар гына түгел, Болгарстан! Тарих җирлегеннән шытып чыккан! Ак мәрмәрле сарайларны, аның халкын, Хәтерләүче  бары Итил-елга булган!   Заманында Ага-базар гөрләп торган, Төрле халык бергәләшеп дуслык корган. Итил елга белән Чулман дуслар, Диңгезләргә суын бергә койган!   Күп гасырлар  элек  бу шәһәрдә, Кунак булган  сәяхәтче  Ибн Фадлан. “Халкы тырыш, сарайлары Ак таш, Тоткан дине Ислам”- диеп язган.   Бу җирләргә кызыгучы дошман, Күп тапкырлар яулар корган. Булат-...
Шигапов
Рамиль
Количество голосов: 11
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2019
Тырышам мин күп уйламаска, Бик гади күренергә. Күзләремә моң салмыйча, Сөенеп кенә яшәргә. Узган көннәрне санамыйм, Киләчәкне уйламыйм. Алда ниләр көтсә дә, Мин аны белә алмыйм. Тырышам мин онытырга, Күптән узган көннәрне. Алар инде җилләр булып Күптән иңли галәмне. Тырышам мин күп уйламаска, Бик гади күренергә. Күңел күркемне аңлар, Якын кешем генә.
Нигамадьянова
Алия
Количество голосов: 18
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2019
Минем бабам ил сагында өч ел хезмэтен куйган Туган илебезне,әти-әниләрне, Тыныч йокласын дигән. Бабам саклаган ил чиген Керфек какмый беркайчан. Дошманна кул суздырмаган, Биргән антын бозмаган.
Артамонов
Айдар
Количество голосов: 8
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2019
Без урманга киттек әткәй белән Ә мин үзем никтер хыялый. Уйларым да кайчак чынга аша Минем шулай булгалый. Шунда күрдем ничек кояш чыгып, Күк йөзенә урелеп менгәнен. Уянганын аның, киерелгәнен, Чык суында битен юганын. Иртүк торып эшкә керешә ул, Ә аннары безне уята. Вакыт җитте, әйдә, торыгыз дип, Бар дөньяга хәбәр тарата. Ә туганы Ай, төне буе эшләп,  Ял итәргә өенә кузгала. Кичен юлдаш булырмын дип, юлчыларга Һәр көн иртән күздән югала. Үз вакытында алар эшкә чаба. Ә кем соң аларны кайгырта? Кем ашата, кем эчертә икән шулай?...
Галиахметова
Регина
Количество голосов: 15
Номинация:
категория от 14 до 17 лет
Год публикации: 2020
“Уртак язмыш” Сары яфрак коела, җирне түши, Җылытмакчы ахыры исәбе. Яфракларсыз калган агач бүген, Ялгызлыкның исен иснәде. Ялгыз калгач,моңсуланды агач, Хыянәткә ул да түзмәде. “Әй,агачым,сабыр ит син бераз, Язга кадәр генә түз яме. Язың кабат бөреләрең чыгар, Туңган җаның синең уяныр. Хыянәтче көзең артта калыр, Ямьле язда күңелең юаныр”. Кешедә дә агач язмышлары, Хыянәтне бик еш кичерә. Мәхәббәтән туган балалары, Яшәү өчен кешегә көч бирә. Агачларның балалары-ботак, Икесенә язмыш тигез, уртак. Яфракларның хыянәтен алар, Кичерәләр...
Халикова
Камиля
Количество голосов: 124
Номинация:
категория от 14 до 17 лет
Год публикации: 2020
Туган үскән илнең гүзәллеген Читкә киткәч кенә аңлыйсың. Читкә киткәч кенә уйланасың, Әйбәт, начарларын барлыйсың. Читтә генә тоя беләсең син Ил кадерен, икмәк тәмнәрен. Читкә киткәч кенә сагындыра Туган өйнең җылы түрләре. Җиргә төшкәч, хәтта орлык та бит Үз туфрагын тоеп тишелә. Үз җирендә үскән икмәк кенә Яшәү көче бирә кешегә. Үз илендә һәркем тойса иде Нигез тәмен, яшәү авазын. Безнең бәхет өчен көрәшкән Әби-бабайларның газабын. Туган илне кадерләсәк кенә, Без-чын кеше, без-чын каһарман! Инде ничә буын күпме еллар Илем тарафыннан зурланган. Илем эчендәге...
Латыпова
Зиля
Количество голосов: 3
Номинация:
категория от 14 до 17 лет
Год публикации: 2020
                 Серле күк Күк йөзен чуарлап-чуарлап, Йолдызлар сибелгән – шундый күп. Ай кызы Зөһрәнең муенына Асылташ муенса таккан күк.   Йолдызлар җемелди, чыңлый күк Чулпылар, тәңкәләр толымда. Күзәтәм шаккатып күк йөзен, Күрдем бит Киек Каз юлын да.   Беркем дә белмәгән серләр бар Бер гаҗәп могҗиза бу күктә. Кояш бар, ай да бар, йолдызлар Аз да күк бит алар, юк, күп тә.   Күк дигән диңгездә көймәдә Ай кызы йөзә, күк чайкала. Кешеләр...
Гафурова
Азалия
Количество голосов: 2
Номинация:
категория от 14 до 17 лет
Год публикации: 2020
Салкын карны эретеп, Умырзая ата урманда. Елмаеп, хәбәр итә Яз килгәнен җиһанга. Кояш нурында коена, Кар сулары эчә ул. Чәчкәләрнең иң нәфисе, Дөньяга нур чәчә ул. Сары күзле гүзәл чәчәк Сибә үзенең хуш исен. Кар өстендә чагылдыра Зәңгәрсу матур төсен. Умырзая –яз бүләге, Җирне кочып, назын тарата. Иркәләнә кояш нурында, Умырзая язны ярата!
Ахатова
Айгиза
Количество голосов: 8
Номинация:
категория от 14 до 17 лет
Год публикации: 2020
Яннарыңа килим əле, əнкəй, Йомшак кулларыңа сыйпалыйм. Ямансу булып китсə күңелдə, Синең күзлəреңə мин карыйм. Көннəр буе озак уйланганда Һәрчак яшьлəрем килə күздəн. Елаткан чакларым да була шул Сине, газизем, ялгыш сүздəн. Кичер мине, әгәр мөмкин булса, Тотма инде берүк ачуың. Жаннарыма жылы кертә ала Тик синең бер ныклап кочуың. Хыялларга таба очар өчен Һəрчак ныклы канат буласың. Төшенкелеккə бирелгəн чакта Ярдəм кулын миңа сузасың. ⠀ ⠀⠀⠀⠀ Назлы сүзең, жылы караш белəн Яктыртасың тормыш юлымны. Əле күп еллар тоярга язсын Əнкəй, бəгърем, синең жылыңны!
Рашитова
Гульназ
Количество голосов: 5

Страницы