Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Муса абый, инде бик күп еллар үтте Шулай да мин, абый, дип дәшәм. Синең белән бүген икәүдән-икәү Чын күңелемнән серләшәм. Әкияттәге серле йомгак булып, Тәгәрәде тормыш сукмагың. Һәр тыкрыкта саклап торган сине Котыла алмаслык үлем тозагы. Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә, Муса абый, аяк-кулларың, Бер көч тэ юк җирдә богауларлык Синең кайнар йөрэк моңнарың. Гомерең синең моңлы бер җыр булды, Үлемең дә яңгрый җыр булып. Үз халкыңа тугры хезмәт иттең Үлгәндә дә калдың җыр булып! Теләкләр бер булса, киртә түгел икән Гасыр белән гасыр арасы. Еллар аша рәхмәт эйтэ сиңа Егерме...
Хузина
Рузиля
Количество голосов: 418
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Йоклый алмый ятып торам Уйларым белән бергә. Тукай абый,син бит кердең, Син минем төшләремә. Тормыш юлың үтте синең Сикәлтәле юллардан. Туган телне-татар телен, Онытмадын һичкайчан. Замана да һәрвакытта Борылышын үзгәртә. Тик шулай да,бар шигырең, Син безнен йорәкләрдә. Нәни Апуш-бөек шагыйрь, Бетмәс синең данлыгың. Сине һич тә онытмабыз, Без-синең оныкларың!
Гарифуллина
Эльза
Количество голосов: 551
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Март башыннан кояш елмайды да, Бөтен җиһан ямьгә күмелде. Ал кояшның сылу карашыннан, Зәмһәрир кыш куркып сүрелде. Җылы яктан кайткан кара карга Алып килгән язның хәбәрен. Ул йөгергән, баскан эзләрдән мин Дәртле язның моңын тоямын. Шул моң белән төннәр салкын була, Ә көндезен җылы җил исә. Шат чыпчыклар, янә чыркылдашып, Тамчы суларында биешә. Боз сөңгесе язга иркәләнеп, Башын сала түбә кырына. Салкын җилләр иссә, катып кала, Кояш чыкса, тагын җылына. Өй каршында үскән ак каен да Яз-матурга шаян елмая. Әйтерсең лә һәрбер ботагыннан Безгә бәхет, язга көч коя....
Габдурахманова
Ландыш
Количество голосов: 681
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Безнең Яңа Тинчәлебез Могҗизага бай яклар - Юккамы безнең якларны Үз иткән байбаклар. Калкулыкка басалар да Күзәтеп сызгыралар. Оста итеп сызгыралар- Безне дә уздыралар. Бик сизгерләр, куркынычны Әллә каян тоялар - Табаннарын ялтыратып, Бик тиз генә таялар. Кабаттан чыгып басалар, Солдатлар күк тезелеп. Алар турында җитәрлек Тик белмәгәнбез элек. Инде менә өйрәнәбез Интернеттан, китаптан. Беркайчан да китмәсен дип, Байбаклар безнең яктан. Татарстанда ике җир - Азнакайда, Буада. Тагын кондызларыбыз бар, Алар яши буада....
Сабирзянова
Зиля
Количество голосов: 108
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Һәр көн иртән күреп куанам мин Әкрен генә кояш чыкканын. Кояш чыгып, битләремнән назлап, Сихри матур таңнар атканын. Авылымның һәрбер почмагыннан Җылы бер рәхәтлек сибелә. Дөнья тып – тын, тирә – якка бары Тәмле икмәк исе сирпелә. Алсуланып кояш күккә үрли, Тау битләрен күмә шатлыкка. Күзем төшә елга буендагы Моңсуланып торган таллыкка. Нигә әле бүген тал егете Каен кызларына күз салмый? Нигә әле бүген тирә- як тын, Бер- беренә гөлләр елмаймый? Кошларның да сайраулары никтер Бераз моңсу булып иштелә. Хәтта чишмәләр дә челтерәми....
Хайрутдинова
Лилия
Количество голосов: 64
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Туган авылым минем тал бишегем, Шул бишектә үскән сабый мин. Авылымның саф чишмә суын эчеп, Болынында йөргән кызчык мин.   Болыныңда йөреп ялан тәпи, Чәчәкләрдән тәкия үреп кидем.    Сайрар кошларның җырын таңлап, Моңлы бала булып үстем мин.   Тау башына менеп азан тыңлаганым, Бүгенгедәй әле хәтеремдә. Урманыңа менеп җиләк җыйганнарым, Күз алдымда тора әле дә.   Мин онытмам сине туган авылым, Туып үскән җирем,нигезем. Син бит мине иманлы да иттең, Син бит мине сөеп үстердең.
Муллагалиева
Лейля
Количество голосов: 18
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
«Әлли-бәлли бәбкәсе, Кайда икән әнкәсе?» Бәхетле балага сузып җыр җырлап, Йоклаталар аны әнкәсе-әбкәсе. Урам аша бала йорты. «Улы да бар, кызы да бар»- Сабый бала уйга батты: Тик ул ата-анага зар. «Беркем көйләми бишек җырын, Берәү дә сөйми мине. Нишләп тормыш болай икән? Кайда йөртә,әни, сине? Күкрәк сөтен мин иммәдем, Әни барын сизмәдем. Нишләп ташлап китте икән? Бер гәебем бар микән?” Гәебең юк синең, бала, Тормыш матур алга бара. Бирсә иде тәүфик Алла, Синдә менә «шундый» ана! Айлар үтте, еллар үтте, Бала усеп тә җитте. Тик төннәрен йокламый ул: "...
Нургалимова
Диана
Количество голосов: 146
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Беренче сентябрь иртәсе, Бик нык калган исемдә. Әлифба китабын тотып кайтканым Бүгенгедәй хәтердә.   Берәм-берәм төзеп хәрефне Автор бүләк итән яткәр. Бик күп буынарга җитә Әлифба дигән зур әсәр.   Әсәр дими ни диим соң? Тәүге кат кулга алгач. Томмнан да калын тоела Беренче битен ачкач.   Күпме кичләр буе әни Хәрефләрне кабатлаты. Мәдинә апа шул әлифбаны Коръән кебек ятлаты.   Хәр хәрефеи һәр өтере, Хәр бер бите хәтердә. Шул чаклардагы мизгелләре Елмайдыра хәзер дә.   Әминәнең елаганы, Аюның...
Минвалиева
Илюза
Количество голосов: 137
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Мин – татармын, гади татар кызы. Телем – бөек татар теледер. Җырлаганым изге татар җыры, Көйләгәнем – моңлы көедер. Кечкенәдән Тукай шигырьләрен, “Таз”ын, “Шүрәле”сен сөйләдек. Сихри моң, наз белән сугарылган, Матур Сәйдәш көен көйләдек. Мин бәхетле, халкым, синең белән, Туган телем минем әйдәүчем. Горурланам- даһи улларың бар- Изге Тукай, моңлы Сәйдәшең. Онытма син газиз халкыңны,- дип, Туган халкым миңа дәшәме? Талпындыра илем тарафына, Сәйдәш моңы, Сәйдәш аһәңе. Бу җиһанның якты йолдызы син, Бөек Сәйдәш, бөек заттырсың. Милләтемнең һәр...
Хабибуллина
Айзиля
Количество голосов: 73
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Һәр кешенең туган көне Елда була бер генә. Матур хатирә булып Калсын ул куңелдә. Яңа елны көткән кебек "Тизрәк килсен ул", - дибез, Килеп җиткәч, бетмәсен, Бәхет, шатлыкка күмсен! Кутәренке күңел белән Туган көнне каршыла, Кара мәче берүк Чыкмасын каршыга. Килеп җиткәч, бетмәсен, Бәхет, шатлыкка күмсен! Чын йөрәктән әйткән сүзләр Юлдаш булсын гомергә. Тагы шулай насыйп булсын Туган көнне күрергә. Килеп җиткәч, бетмәсен, Тагы килсен туган көн! Килеп җиткәч, бетмәсен, Бәхет, шатлыкка кумсен!
Сафин
Ильшат
Количество голосов: 49

Страницы