Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Туган як ул бер генә, Кадерен син бел генә. Туган туфрак, газиз әнкәй Сагындыра кемне дә. Озын акча, матур дөнья Бу сагышны алмаштырмас. Чит илләргә китеп барган Әдәм анда бәхет тапмас.
Гиниятуллин
Амир
Количество голосов: 52
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Әллә нәрсә булды миңа бүген, Алсу гөлләр күмде дөньямны. Сине очратканга кадәр, белмим, Бу гүзәллек кайда булгандыр? Һәр көн саен очрашулар көтәм, Йөрәк дөрли ялкын – ут сыман. Белмисең шул минем хисләремне, Бик юксынам сине, юксынам. Күзләреңне эзлим болыт агышыннан, Тынгы таба алмыйм йөрәккә. Сина булган серләремне чишәм Су буенда үскән тирәккә. Мин күкләргә ашам төшләремдә, Йолдызларны җыям кулыма. Җылым өреп салкын йолдызларга, Сибәм синең килер юлыңа. Анлый алсаң әгәр йөрәгемне, Сулган гөлләрем дә терелер. Юлларыбыз беркөн кисешер дә Парлы сукмак булып үрелер.
Хамидуллина
Миляуша
Количество голосов: 98
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Минем сугыш күргәнем юк, Аллага шөкер. Сөйли безгә ул турыда Тик телевизор.   Җитмеш тула быел, диләр, Бөек Җиңүгә. Ул җиңүне кемнәр яулап Биргәннәр илгә?   Шул сорауны биргән идем Мин әтиемә, Китаплар пәйда булдылар Минем киштәмдә.   “Ә биредә таңнар тыныч...” Бик сәер исем. Кайда аткан тыныч таңнар? Килде беләсем.   Актаргалап та карадым, Бик юк рәсемнәр. Күзгә ташландылар шунда Сәер исемнәр: Лиза, Рита, Женя, Соня… Болар бит – кызлар! Нишләп алар сугышта соң, Кызлар – йолдызлар?...
Галимова
Назлыгуль
Количество голосов: 69
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Иртә таңнан әти белән Киттем Мишәгә балыкка. Яр буе тулы балыкчы, Аптырдым бу халыкка. Юк "шылт"иткән тавыш та, Барчасы тып-тын утыра Һәркем хыял диңгезеннән Чиләгенә балык тутыра. Минем дә хыял зурдан- Тартып чыгару чуртан  Тик сыймас бит чиләккә?! Ярый, кайтырбыз сөйрәп тә !Ай-һай оста егет!" диеп, Малайлар бар да көнләшер. Ни әйтсәгез дә авылда Юк минем белән тиңләшер. Әһә! Капты бит чуртан, Чиртте,ниһаять, кармак Күренде чуртан үзе дә, Нәкъ минем чәнти бармак. Төште күңел,салынды борын Төштем хыял тавыннан. Минем кебек...
Cабиров
Радис
Количество голосов: 58
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Әни кузләренә серлелек Йолдызлардан, ахры, күчкәндер. Чәчләренә хуш исләрен бөркеп, Болын чәчәге исе сеңгәндер. Җырларына чишмәләрнең моңы Ургып кушылгандыр тын гына. Әкерен генә әни җырлаганда, Күңелләргә моңнар урала. Әни кулларына җылылыкны Кояш әллә үзе салганмы?! Балаларын сөеп назлаганда Жылытсынга иркә куллары. Әниләр бит гомер буе серле Йөрәгендә моңы,сагышы Әниләрнең алтын кулларында Яшәеш һәм тормыш ачкычы.
Галиуллина
Айсина
Количество голосов: 98
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Түймәтем. Түймәтем туган ягым, Түймәтем туган җирем. Түймәттә туган әби-бабам, Түймәттә туган атам. Түймәтем мин сине яратам, Зур урманнарыңа сөенеп Чишмәдән тәмле суыңны эчеп Хисләремне таратам. Түймәтнең назлы каеннары, Мине һәр көнне сокландыра. Түймәтем гүзәл авылым, Чакрып тора синең юлың.
Валиева
Энже
Количество голосов: 64
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Милләтемнең бер бәйрәме бар, Көтеп алынганы, изгесе. Борынгыдан килгән милли бәйрәм, Үткәннәрнең якты көзгесе - Сабан туе! Һәр ел саен Халкым көтеп алган көн. Мәйданнарда мескенлеген “Аркасына салган” көн. Көрәшә ир-егетләре Үзен-үзе оныта. Әйтерсең гаделсезлекне Баш аркылы ыргыта. Аргамаклар ярсый, уктай атылып Очып керә мәйдан түренә. Атлар чабышында халкымның да Башын имәс рухы күренә... Кырык эшен кырык якка ташлап. Халкым бәйрәм итә елга бер. Бие, җырла, көрәш, татар иле, Истә калсын матур бу дәвер!
Камаев
Ринат
Количество голосов: 30
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Җәлил атлы бер кеше Тумышы белән Мостафадан Онытылмаслык тормышы Күңеллргә салынган. Комсомол йогынтысында Әдәбият белән кызыксына. "Кызыл йолдыз"газетасында "Бәхет"шигыре языла. "Кечкенә Җәлил"имзасы Оренбургта дан алган. "Кызыл йолдыз"оешмасы Спектакльләр куйгалаган. Коммунар отрядлар төзелгәч, Бандаларга каршы көрәшкән. Тәрбиячесез малай булгач, Хәрби-партия мәктәбенә урнашкан. Зур йогынты ясаган татар рабфагы иҗатында. Реаль төстә чагылган Завод-фабрикалар,авыл темаларында. Оренбургтагы комсомол эше Аны бик нык чыныктыра....
Галиев
Рашид
Количество голосов: 79
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Бөтерелеп, буран уйный бүген Кыш үзенчә итә тантана. Әйтерсең лә ак күңеле белән, Мул карлары белән мактана.   Салкыннары - шаярулар гына, Өйгән карлар - кышкы юмартлык. Кышта булган аклык тынычлыгы Күңелләрне тора юатып.   Җир ял итә кышта, актан киеп, Җаннар да сафлана шикелле. Тик кояшы хисләр салкынлыгын Җылытуы гына икеле.
Фазлиева
Эльвина
Количество голосов: 88
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Тәңкә-тәңкә карлар куна Соңгы яфраклар йөзенә. Ап-ак сакаллы кыш килә Басып сары яфраклар эзенә. Бөтерелеп карлар ява, Бар дөнья ямьгә күмелә. Көзге сагышны аралап, Сөенеч керә күңелгә. Күбәләктәй шаярышып,  Энҗе бөртекләр оча. Атлыйм таныш сукмактан Бар җанымны сафлык коча. Мамык карлар ява җиргә, Күңел тарый чиксез рәхәткә. Аклык, пакьлек сеңдергән Ак юллар илтсен бәхеткә.  
Халикова
Эндже
Количество голосов: 92

Страницы