Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Иртән торгач күрә алсаң Алсу матур таңнарны, Кояш баткач күзли алсаң Исәпсез йолдызларны,   Таң атканда тыңлый алсаң Сандугач сайраганын, Тоя алсаң киң яланда Саба җил назлаганын,   Үз өеңдә була алсаң Кышкы давыл, буранда, Әти- әнигә таянсаң Бик тә авыр булганда,   Үзең тотып эшли алсаң, Олыларга колак салсаң, Хыялларың әгәр булса, Алар тормышка ашса,   Бәхет менә шулдыр инде, Күңел гөлең чәчәк атса. Бәхет нәрсә микән диеп, Аптыратмагыз ла, апа!  
Хурмаев
Ильдан
Количество голосов: 69
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Күңел колач җәеп бәхет көтә, Ә мин көн дә бик соң уянам. Үргән чәчләремне өмет сүтә. Төшләремне ертам шул заман. Көтү-көтү кеше оча җылы якка, Ә һавада - салкын кыш исе. Сул кесәмдә ике апрель ята... Бу серемне кемгә сөйлисе? Кирәкми юрган да, учак та. Ярты күкне тота минем тәхет. Сул кесәмдә ике апрель ята, Ә күңелем колач җәеп көтә бәхет…  
Гафурова
Миляуша
Количество голосов: 69
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Нәрсә соң ул дуслык? – диләр күпләр, Кемдер моны бер дә аңламый. Дуслык бит ул – зур көч, - дип әйтәләр, Аны югалтырга ярамый. Ә минемчә, дусны табу авыр, Югалтуы гына бик җиңел. Югалтканы яңасын да табар, Ләкин табулары тиз түгел. Дуслыкның бит бөек сере бар, Аңлый аны бары чын дуслар. Уртак серләр аны ныгыталар, Какшамас нык итеп тоталар. Дуслар һәрчак аңлар, ярдәм итәр, Киңәш бирер кирәк чагында, Тугры булыр, үзең тугры булсаң, Һәрчак булыр синең ягыңда. Якын кеше, дус дигән сүз тугел, Якын булыр, китәр еракка. Ә чын дустың һәрчак синең...
Загриева
Гузель
Количество голосов: 84
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Язлар инде куптэн житсэлэр дэ Йорэк кенэ хаман урын табалмый Хэр кешенен уз бэхете, уз яры бар Ә кемнәрдер кыйбла Табакчиый Хислэр кабыныр вакытлар житсэләр дэ Кунелгэ бер суз житми, тик бер сүз... Ул сүз исә тик бер Яратам... Бу сезне эйту авыр түгел әмма Сөю сүздә генә калалмый Э эчтэге тойгы кичереш Сүзнең тәме бетә күп әйткәч Назлы сузгэ сусап яшэгэн күп әйтелерләр сәгате җиткәч.
Самигуллина
Сюмбеля
Количество голосов: 34
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Муса Җәлил истәлегенә Муса дигән абыйны Китаптан укып беләм. Халыкка аның даны Кергән намусы белән. Бөек Ватан сугышына Китә беренче булып. Немецларның каршына Чыга каләмен тотып. Каты сугыш вакытында Була Волхов фронтында. Иптәшләре белән Җәлил Инде дошман кулында. Сорау алу, җәзалаулар Шагыйрь рухын сындырмый. Шигырьләре белән яулар, Көрәшен ул туктатмый. 44нче елның феврале. Фашистларның хәрби суды Җәлил һәм унбер көрәштәшне Үлем җәзасына тарттырды. Плетцензее төрмәсендә Аның гомере өзелә. Батырлыгы күренә Шагыйрьнең...
Хасанов
Ильгиз
Количество голосов: 32
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
"Улымның яратканы!" - диеп, Әнием пешерде коймак. Капкалыймын берәм-берәм, Өстенә салып каймак. Коймагы телең йотарлык, Ашыймын мактый-мактый. Тагын бер генә дия-дия Сыптырып куйганмын шактый. "Кимесә шулай коймак Энеңә бит җитмәс, Әниең дә көне буе Таба яныннан китмәс", - Дип савытка тезә әби, Кайнар коймакларны майлап, Ә мин кызыл савытыма Коймакларны тутырам җайлап. Коймак җиткереп булмас Тәмлетамак бу дисезме? Җитте лә минем үземә, Җитмәде менә күземә!
Габизов
Илсаф
Количество голосов: 60
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
(2002-2005 нче елларда Чечен Республикасында  хезмәт иткән Әхмәтҗанов Илшат абыема багышлана) Минем абый солдат булган, Ул Чәчәндә сугышкан, Бессланда дуслары белән Балаларга булышкан. Хәрби киеме эленеп тора, Хезмәт иткәндә кигән. Күкрәгендә медале бар “Батырлык өчен” дигән. Хәрби антка тугры булып, Авырлыкларны җиңгән. Тыныч тормыш булсын өчен, Ул бөтен көчен биргән. Мин аңардан үрнәк алам Башлаган һәр эшемдә. Якын дустым гына түгел, Ул әле киңәшчем дә. Һәрвакыт ЧЫН КЕШЕ булып, Тормышыңда калсаңчы. Горурланып әйтә алам:...
Ахметзянова
Эльвина
Количество голосов: 34
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Шагыйрь булу авыр, ә син өстәвенә Булып кара милләт сакчысы. Халкың өчен утка, суга да кер, Тунаса да ятимлекнең зәһәр камчысы. Яланаяк бозда торганда да, Ачылмаслык ишек төбендэ. Өметеңне син җуймыйча җырла Газиз моңлы ана телеңдә. Сөрән сал син, без китмибез, диеп, Кара йөзләр илдән куса да. Миңа җылы дип әйт, илеңдәге Салкын битарафлык буса да. Җәннәт вәгъдә иткән чагында да, Тигәнәкле үз тугаең сайла. Туры юлдан тайпылмыйча атла, Күкрәгеңдә ялкын һәм дәрт барда. Шагыйрь түгел, Тукай булып кара Бөтенләйгә димим-бер көнгә, Якасына килеп...
Гимадиев
Самат
Количество голосов: 99
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Бу дөньяда дуслар бик куп, Ләкин чын дус бер генэ. Авыр чакта синен янга  Килеп житә тиз генә. Хәлләреңне сораша ул, Күңелеңне кутәрә. Дустымны бик яратам шул, Шундый дус бир һәркемгә. Дустым өчен үзем дә мин Бирергә әзер барысын. Безнен дуслык гомер буйлап Һәрчак янәшә барсын!
Латипова
Лилия
Количество голосов: 43
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Туган телем – әнкәм теле Бөек Тукаем теле Дөнья телләр бакчасында Моңлы Сәйдәшнең көе. Туган телем – иманым ул Аклык, сафлык өлгесе, Татар телем-дәүләт теле Мәркәземнең билгесе. Һәр халыкка туган тел Иң кадерле, назлы тел. Буыннарга мирас булып. Күчеп килгән моңлы тел. Туган телнең матурлыгын Өйрәтте миңа әнкәм Үз телемне яратырга Сүз бирәм сиңа, әткәм! Безнең өчен зур хәзинә Мөкатдәс татар теле Барлык дөнья татарлары Җырласын “Туган тел”не.
Каримова
Рузина
Количество голосов: 18

Страницы