Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2016
Татар теле – чал тарихлар аша Йөзен җуймый килгән мәгърур тел. Тукай, Җәлил, Исхакыйлар белән Җәбер-золым күргән сабыр тел. Туган телем, бары туган телем Туган җирем кебек кадерле. Газиз әнкәм кебек миһербанлы, Былбыл җыры кебек сихерле. Туган телем күңел күзем ачты Һәм өйрәтте кеше булырга. Авырлыклар килсә, сыгылмыйча, Горур атлап, алга барырга.
Гайнутдинова
Алина
Количество голосов: 64
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Онытмады карт әбиемм Канлы сугыш елларын. Бабаем сугышта чакта Аны уйлап янганын.                     Төннәрен куркып уянды Картлык гомерендә дә. Ризык кадерен белергә Өйрәтте ул безгә дә.   Барлык ир – атлар белән бергә   Киткән бабам сугышка Ирләр түгел балаларны да Алганнар бит сугышка.   Ана баласыз, хатынныр ялгыз, Балалар ятим калган. Барлык салдатлар белән сугышка Китеп барган минем бабам.     Шул...
Минвалиева
Илюза
Количество голосов: 150
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Авылым. Авылымда шаулап үсә урман, Челтерәп ага аның чишмәсе, Елгасында уйный аның балык... Килми һич кенә дә китәсе! Җәй көнендә шул урманга барып, Җиләк җыеп йөргән чакларны, Искә төшә шәһәремә киткәч, Сагына күңел әби – бабайны. Иптәшләрең белән иртән торып, Елга буйларына төшәсең. Көннәр буе саф һавада йөреп, Тәнгә күпме сихәт өстисең. Көзләр җитә... Эх, авылым минем! Укырга кирәк бит китәсе. Җәйләр җиткәч, тагын кайтам сиңа Ничек кенә сабыр итәсе?
Галимова
Лейла
Количество голосов: 276
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Искән җилләр бәхет алып килсен,  Мәңгелеккә китсен сагышлар. Таң йолдызы кебек якты көннәр Язмыш миңа меңләп багышлар.   Яшьлек язында кайнасам да Балачагым әле үтмәгән. Диңгезләрдәй тулган күңелемнән, Көзге уйлар әле чыгып бетмәгән.   Кошлар китте канат кагып, Ә сагышлар тик китмиләр. Ярый әле бар дус - иптәшләрем Җаннарыма бәхет өстиләр.   Бәлаләрдән, язмыш, бушат мине, Килгән авырлыктан арыныйм. Туган илнең якты күгендәге Сандугачтай канат кагыныйм.   Туйдым бик тә кышкы сагыштан, Ямьле язлар, тизрәк...
Газизова
Ляйсан
Количество голосов: 61
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
          Хушлашу   Аяз көндә яшен суга диеп Уйламаган идем һич кенә. “Син авыру” дигән хәбәр алгач, Яшен сукты мине шул көндә.   Көзге айда салкын каберләргә Килми иде, әни, керәсем. Язмышыма шулай язылганы Белмәдем шул нихәл итәсен.   Кайгы-хәсрәт итеп йөрәгеңә Буразналар сыздым, әнием. Кичер мине, барсы өчен кичер, Күрәчәгем булган, бәгърем.   Үз кулыңда, әнием, яным чыкты Яшьли үләрмен дип белмәдем. Үкенечкә генә кала инде – Әтиемне кабат күрмәдем.   Башым авыртуы...
Тагирова
Аделя
Количество голосов: 519
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Бөек җырчы. Күпме еллар, күпме көннәр үтте, Ә син һаман безнең күңелдә. Шигырьләрең гел яңгырап тора, Ә җырларың йөрәк түрендә. Кәҗә белән Сарык, Кисекбашлар Күптән безгә дуслар булдылар. Кайвакытта Су анасы белән Шүрәлеләр арттан кудылар. Күпме еллар, күпме көннәр үтте, Ә син һаман безнең күңелдә. Күз алдымда синең сурәт тора- Элеккечә бит син бүген дә. Шул ук кием, шул ук кәләпүшең, Шул ук калган хәтта йөзләрең, Чәчләреңә бераз ак кар кунган, Тик шулай ук нурлы күзләрең. Күпме еллар, күпме көннәр үтте, Ә син һаман безнең күңелдә. Язмыш кырыс булып тәгәрәтте Сине сикәлтәле “ күгендә”. Күпме...
Баев
Айнур
Количество голосов: 27
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
   Мин ник килдем икән җир йөзенә,     Ник туганмын,     Шөгылем ни минем?     Бушка үтми микән сәгатьләрем,     Канәгатьме миннән син, Илем!        Бер мизгелгә тылсым килсен иде,      Рәссам булсам иде тиз генә.     Пумаламны уңга-сулга селтәп,     Сафлык чәчәр идем илемә.       Киләчәкнең серле ишекләрен     Ачып карар идем бер генә.     Ошамаган урыннары...
Сагирова
Разиля
Количество голосов: 123
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Гомер – йомгак һич тә туктап тормый Тәгәри ул, һаман алга бара. Ватандарлык сыйфатлары гына Милләт яшәешен саклап кала. Кечкенәдән юлдаш булып йөри Тукай рухы кеше күңелендә “Мин – татар бит!” – дигән горур сүзләр Яши йөрәгенең түрендә. Даһи шагыйрь үзенә максат куя – Алга, азатлыкка бармышы. Гүя арык җилкәсенә салып, Тарта бит ул милләт язмышын. Сихри дөньяларга алып керә, Тукай әкиятләре сабыйны. Саналырга хаклы  “Туган теле” – Милли гимн, татар гимны. Шагыйрь, көрәшче һәм дә остаз, Журналист та Тукай, бөек тә. Шигырьләре энҗе –...
Газдалиева
Лилия
Количество голосов: 178
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Эх, балачак! Уттең сизелми дә, Теләсәм дә кире кайтмыйсың. Каенкаем! Бала чакларымның Күпме моңын, серен саклыйсың! Су өстеннән томан күтәрелә, Кояш нуры уйный hавада Гомер уза, истәлеге кала, Янәшәдә яшьлек hаман да. Менә тагын ямьле язлар җитте Күкрәп чәчәк атты гөлләр дә, Сөйгән ярым янәшәмдә, шатмын, Шуңа кояшлыдыр көннәр дә…
Халиуллина
Диана
Количество голосов: 69
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Кичә генә без бәхетле идек, Ятлар кермәс иде арага Тик, күрәсең, язмагандыр безгә Тормыш юлын бергә атларга. Күңел елый, йөрәгемдә яра Шул ярадан сыкрап кан ага... Тәрәз каршысында елый-елый, Шигырь яза сиңа кыз бала. Бик яраттым сине, өзелеп сөйдем, Аерылырбыз диеп белмәдем, Кай тарафка гына барсам да мин Зәңгәр күзләреңне эзләдем. Кайда калды икән ,сөенечтән Бар дөньяны кочкан чакларым? Әйткән сүзләреңне ядъкәр итеп, Күңелемдә, җаным ,саклармын. Онытулар бигрәк авыр диләр, Әрнисеңдер бәлки үзең дә. Уттан алып, суга салдың мине Түз йөрәгем, зинһар, түз...
Закирянова
Рушания
Количество голосов: 13

Страницы