Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Күл буена киләмен дә Тездән суга керәмен. Су өстендә ни  генә юк, Шакшы суны күрәмен.   Итек, читек, чиләген Су төбенннән аламын. Бер-бер артлы яр буенда Чиләкләргә саламын.   Һәр көн саен чиләк алып Су буена киләмен. Су төбеннән, яр буеннан Чүп-чар җыеп түгәмен.   ...Менә бүген очар кошлар Тезелешеп су эчте. Суы тәмле, үзе чиста Көмештәй суның өсте!   Без дә дусларым белән Су чәчрәтеп уйнадык. Күпме генә уйнасак та Уйнап һич тә туймадык.   Дәү әнием: “ Балам, изге эшләр Кечкенә эштән...
Гарипов
Алмаз
Количество голосов: 18
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Шәвәли күлгә бара... (Шәүкәт Галиевкә ияреп) Шәвәли күлгә бара, Шикәрен суга сала. Балыклар тиз үссеннәр, Ширбәтле су эчсеннәр. Күлнең суы баллана, Бар балыклар шатлана. Нинди матур тамаша, Җыр ,биюләр башлана. Чуртан матур көй суза, Ташбашлар әйлән уйный, Аларга бик кызыгып Акчарлак очып йөри. Рәхмәт әйтә малайга Күлдәге бөтен халык. Сокланып табигатькә Яшәсен күлдә балык. Чиста булсын һәр сулык, Янында агач үссен. Теләгән һәр кешегә Ятып эчәрлек булсын! Нинди яхшы күңелле Шәвәлиләр бар бездә. Тирә-як матурлыгы Шул балалар кулында. Шәвәли күлгә...
Комиссарова
Виктория
Количество голосов: 14
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
  Аңлый алмыйм ла мин бу дөньяны... Әллә ничек, кинәт үзгәрде. Аралашу кискен онытылып, Интернет һәм вайфай өстәлде. Яшьләр бушка вакыт әрәм итеп, Утыралар тиккә эш юктан. "Уку" дигән нәрсә онытылды, Аерылды дәфтәр- китаптан. Мәктәпкә дә бармас иде алар, Әгәр шулай тиеш булмаса. "Укы инде, балам, зинһар,”- диеп Әти-әни тукып тормаса. Укытучы гүя бер буш урын, Хөрмәтләү юк олы кешене. Минем сүзләр белән килешмәсәң, Читтән карап кара үзеңне. Иртән торып, күз ачуга Телефон кулыбызда. Эшкә бару, уку түгел- СМС уебызда. Көн дә үтә, төн дә уза- Ә без...
Хусаинова
Инзиля
Количество голосов: 293
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Туган ягын сагынып, казлар кайта. Кыр казлары кайта тезелеп. Уйлый микән алар, туган якта Гомер калыр диеп өзелеп. Иң көчле каз алдан оча диләр, Юл күрсәтә, диләр, барсына. Көтмәгәндә кинәт утлы ядрә Килеп чыга аның каршына. Һәм... өзелә... Җан газабы белән... Ни булды соң җепнең очына? Кул сузарга кайсы базды икән Табигатьнең садә кошына? “Кыйгак-кыйгак” кыр казлары җыры. Әй, моңлы соң тансык тавышлар! Адәм булдык дигәч әрәм булмыйк, Кыр казында - безнең язмышлар. Туганыңа мылтык төзегәндәй - Табигать бит уртак анабыз! Дөнья матур, күкләр...
Аюпова
Ильзира
Количество голосов: 70
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Мин елмайган саен синең йөзләреңә җылы ага, Эчеңдәге күбәләкләр армый канат кага-кага.   Куркасың син, син белмисең: юлларыңда ташлар эри, Төшенмисең - үзем сиңа илһам булып килеп йөрим.   Чит кызларга караш салсаң, күзең каплыйм кулың белән, Гәрчә исә миннән тышны сөймәячәгеңне беләм.   Орышасың үз-үзеңне, эш чыкмагач, мине уйлап, Ә мин атлыйм яланаяк синең хыялларың буйлап.   “Кирәк түгел, -дисең кайчак, ярсып, - сөю дигәннәре!” Шул вакытта күзләремнән яшьләр тама эре-эре.   Куркам да мин, беләм дә бит ( сизмим генә әле...
Гафурова
Миләүшә
Количество голосов: 28
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Карале бу батырга, Барысыннан уздыра. Биленә сөлге асып Барысын да туздыра. Дулкынлана. Күренә. Вакыты да шул аның Үтә бик әкрен генә. Батыр кабат паласта Көрәште бик җай гына... Батыр ничек шатлана! Җиңде ул бу алышта. Горурланып торып басты! “Батыр” калды кабаттан! Сөенечен уртаклаша Барча дус, иптәш-туган.
Аглиева
Динара
Количество голосов: 76
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Фашистлар бәреп керделәр,  Безнең тыныч җирләргә.  Түгелә кан, өзелә гомер  Инде хәзер нишләргә?  Ил данын якларга диеп,  Киттеләр авылдашлар.  Бер дә артка чигенмичә,  Аяусыз сугыштылар.  Ил сафына тезелделәр,  Кулларында – автомат.  Җиңәргә дип ант эчтеләр,  Дошман күзенә карап.  Пакъ җирләргә кан түгелде,  Җир сызланып елады.  Аналарның күз яшьләре,  Елга булып таралды.  Һәр көрәшче илебез өчен,  Гомерен жәлләмәде.  Җиргә тынычлык килсен дип,  Өзелде, бәргәләнде...
Хайруллина
Лиана
Количество голосов: 196
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2017
Табигать авазларын мөмкинме Җиде нота белән бирергә? Аламы икән аның гүзәллеге Сонатага сыеп бетәргә ? Нинди моңнар бирә ала икән Әкрен генә кояш батканын? Ә октава сыйдыра аламы соң Матур итеп таңнар атканын? Шаян җилләр кубызында үзенең Бик борынгы көйләр уйныймы? Күбәләкләр, канат җилпи-җилпи, Шул көйләргә биеп туймыймы? Күпме кошлар үз көйләрен суза? Ничә төрле ”уен коралы”! Ә табигать- идарәче, гүя, Тын да алмый тыңлый шуларны. Чишмәләрнең моңлы агуларын Салыр өчен матур көйләргә, Саф суларын авызыңа алып, Учка алып кирәк сөяргә. Тирә-юньнең гүзәллеге...
Закирова
Камиля
Количество голосов: 24
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Сандугач Офыклардан кояш күтәрелеп, Җиргә чыклар сибеп таң тугач. Тәрәз каршымдагы алмагачта Өзелеп сайрый ялгыз сандугач. Йөрәкләргә үтеп керә моңы, Әсир итә җанны үзенә. “Әй, сандугач, зинһар бер булса да, Күрен әле минем күземә”. Очып кер дә ачык тәрәзәмнән, Колак салчы әйтер сүземә. Ялгызлыктан туйган йөрәгеңнең Серләрен чиш карап күземә. Кинәт сандугачым телгә килеп, Әйтеп салды барлык сагышын. Акрын искән җилләр еракларга Алып китте аның тавышын. Тәкъдиремә шулай язылганга, Ялгыз үтә минем көннәрем. Кая барып бәрелергә белми...
Гайнутдинова
Регина
Количество голосов: 314
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Көчсезлек 21нче гасыр атлый Җир шарыннан – Нанотехнологияләр заманы. Көннәр туса, яңа ачыш туа,- Айфон, айпад, гаджет калмады. Дәүләт башлыклары лаф оралар, Яңа корал белән мактанып. Атом коралларын сынашалар Күкрәк киереп, көлеп, шатланып. Галимнәре, бөтен көчен җигеп, Атом-төш коралы уйлыйлар. Космодромнан, миллиардларны түгеп, Айга менеп-төшеп уйныйлар. ...Ә авылда бүген кара кайгы – Япь-яшь ана гомере киселде; Яман чирне ялгыз җиңәлмәде, Чәчәк гомере сулды, өзелде. Якын дустым минем ятим калды, Кем соң аны сөеп иркәләр? Кем белән ул...
Хасанов
Булат
Количество голосов: 50

Страницы