Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
"Һөнәрләр" Нинди гекнә һөнәрләр юк, Җир йөзендә күр генә. Хәзердән үк уйлап йөрим “Кем булырмын?” – дип менә.   Төзүче булырга микән? Төзәр өчен зур йортлар. Әллә булыйм укытучы? Укытырмын балалар.   Медицина өлкәсендә дә Эшләп карыйсым килә. Олыга да, кечегә дә Ярдәм итәсем килә.   Мал табибы булыйм микән? Яратам мин малларны. Һәркөн назлап кына дәшеп Ашатам мин аларны.   Җир йөзендә һөнәрләр күп, Уйларга кирәк ныклап. Тырышып укысаң әгәр дә, Хыял чынга ашачак.
Ханмурзин
Салават
Количество голосов: 5
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
"Горурланып яшик"   Татарстан – минем илем Бик матур җирем. Монда миңа бик якын Һәр аткан гөлем.   Әкият бакчасына Охшатам аны. Елдан ел арта бара Кешеләр саны.   Татар, рус, чувашы, Ду с яши бергә. Төрле илләрдән безне Киләләр күрергә.   Каршылыйбыз кунакны Якты йөз белән. Чәкчәге, бавырсагы Ипи-тоз белән.   Түбәтәй-калфакларны Бүләк итәбез. Аннан җырлый-җырлый Биеп китәбез.   Ничек күңелле бит – Дус булу бергә. “Без бергә” дип горурланып Яшик гомергә.
Исмагилов
Ильфат
Количество голосов: 7
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Изгелекләр йөри бер сукмактан Аңа йөри ияреп яхшылык Әгәр сиңа берәү сәлам бирсә, Бел, бу юлдаш гамәл -  яхшылык Әгәр сиңа бер көн авыр килсә, Начарлыклар юлда очраса, Яктылыкка әгәр өметең бетсә, Булса авыр сина тормышта, Бел, Син, авырлыктан чыгу юлын яхшылыклар Булышырлар табырга. Әйе, яшәгәндә барысы була: Кайчак күрәбез нәфрәт, катылык. Тик онытмагыз, дуслар, иң мохимен: Тормыш маягы ул - яхшылык.  
Шаймарданова
Назлия
Количество голосов: 59
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Көне бераз моңсу(ы)рак бүген: Яңгыр коя, әче җил бәрә; Бурап салган нарат өй каршында Өянкеләр сыгылып тирбәлә.  Күкрәп үткән ерак көннәр өне Һаман яңгырый төсле бу җирдә. Исхакыйның эзен эзләп килдем, Язмышын мин телим белергә. Газиз хисләр коштай җилпенделәр, - Музей ишеген ачтым сак кына. Атлагач та тәүге адымымны,  Мин сискәнеп куйдым чак кына.  Шул чорларның авазын ишеттем күк, Уйлар бүлеп торды юлымны. Чал чәчләрен янга сыйпап куеп,  Ул каршылый төсле тоелды. Чыкмады ул. Өстәл, лампалары  Тыныч тора өйнең эчендә...
Камалова
Лиана
Количество голосов: 85
***
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
*** Бөтен җиһан ап-ак кардан, Агачларга бәсләр сарган. Атна буе яуган кардан Ботакларын нык каерган. Урман күптән йокыга талган. Сулар ныклап бозга каткан. Кар көртләре калын салган, Урамнар да бушап калган. Карлы юлдан авыр атлап, Ашыкмыйча үз көенә Бер бабакай кайтып килә Түбән очтан үз өенә. Хәле беткәч туктап кала, Көч җыярга таягына сөялеп тора. Яшь чакларын искә төшереп, Бер алдына, бер артына карап ала. Бер яшь малай бара алдан, Бабай гына өлгерә алмый аның артыннан. Аның да бит яшь чаклары булган, Хәзер инде ул картайган...
Хайруллин
Вильдан
Количество голосов: 68
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Сеңелемне яратам. Минем сеңлем кечкенә, Әле тик бер яшь кенә. Тәпи китте- бик өлгер. Тик тотып кына өлгер. Уенчыгы күп,матур. Уйный ул көне буе. Китапны да бик аласы- Өстәлгә җитми буе. Әнием әйтә:”Син сеңлеңә Үрнәк булырга тиеш”. Белсәгез сез,апа булу Түгел бер дә җиңел эш.
Сафина
Сайлян
Количество голосов: 26
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Дөньябызның нуры булып, Өйнең төнге “җыры” булып, Ничә еллар көткәчтен, Инде өмет беткәчтен, Энем туды бит әле! Апа булдым бит әле!   Үзе шундый кечкенә, Кечкенә дә, төш кенә. Шатлык сыймый эчемә! Еласа бар көченә Барыбызны биетә, Арлы-бирле йөгертә.   Елак дигәч тә алай, Бик тәти безнең малай! Хәзер инде булыша, Китап-дәфтәр “җыеша”, Күрми торсаң аз гына Ертып куя барсын да.   Әрләп булмый әлләни Кечкенә шул - аңламый. Их энең булулары, “Апа” дип торулары! Рәхәт икән дөньяда Туганнарың булганда!
Гилязова
Рузия
Количество голосов: 90
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Сәләт. “Сәләт!Сәләт! Сәләт!” диләр Мин дә “Сәләт”тә булдым Анда булган матур көннәр Мәңге хәтердә калды. “Сәләт”кә барып җитүгә, Колач җәеп каршы алалар. “Сәлам! Привет! Хәлләр ничек?” дип, Үз итәлэр абый-апалар. Хыялларым чынга ашты “Сәләт”кә барып кергәч, Бер дә кайтасы килмәде, Бишенче форум беткәч. Көн белән төн һәркөнне Бик тиз урын алмаша. Көннән-көн яңа дәресләр!- Әй күңелле , тамаша. Уеннары да бит аның Бигрәк кызык үтәләр Минут белән сәгатьләре Сизелмичә үтәләр. Эш уенда гына түгел , Мин таптым яңа дуслар. Барлык...
Гатина
Язиля
Количество голосов: 15
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Яратмыйсың. Ә мин яратам,  Сине көтәм. Сине сагынам.  Илаһи зат белән тиңдәш күреп,  Башым иям, сиңа табынам.  Яратмыйсың. Шуңа күрә уйчан,  Шуңа боек зәңгәр күзләрең.  Аһ, кызганыч, барып ирешми сиңа  Минем җылы, назлы сүзләрем.  Яратмыйсың. Ә бәлки сөясеңдер?  Бәлки ялгышадыр күңелем?  Үз-үземне шулай юатсам да,  Үзем беләм ич алай тугелен.  Яратмыйсың. Ә шулай да әзер,  Синең хакка сине көтәргә.  Синең өчен хәтта риза мин,  Уттан чыгып, суга керергә.  Яратмасаң да чын күңелемнән,  Бәхет...
Нигматова
Гузель
Количество голосов: 6
Номинация:
Поэзия на татарском языке
Год публикации: 2018
Карт бабам үз әманәтен Тапшырганда әтиемә, Дулкынланып әйткән сүзе Кереп калды күңелемә. -Улым, -диде, - сез барасыз Соль Илецк – тоз  күленә, Ерак бабаң солдат килеш Башын салган изге җиргә. Оренбурдан ерак түгел,     Юл өстендә – Бузулук бар. Үзем барыр хәлдә түгел, Моны эшләр оныгым бар. Зыярат кылып чык син, улым, Солдат кабере – әткәй жирен… Дога кылып озатып калды, Көтеп безнең кайтыр көнне. Эссе кояш, күк астында Тапты әти изге җирне. Бабам биргән бер уч туфрак – Әманәте – җиргә иңде. Зыярат өсте -...
Хабирова
Наиля
Количество голосов: 7

Страницы