Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2014
Эх, ни-и- чек матур!  Дөнья шундый гүзәл! Зәңгәрсу  төс  тирә-якны чолгап алган. Карны, бозны, агачларны!.. Күксел томан үзенә бер сихрилек өсти әнә. Ә күк гөмбәзе? Ул да зәп –зәңгәр! Шушы зәңгәр пәрдә аша җылы нурлар иркәли үземне. Күрче, бу бит Кояш елмая миңа! Әйе, миңа!.. Рәхәт тә соң! Нинди күңелле!.. Мин дә елмаям сиңа, Кояш! Синең якты нурларыңда  назланып алыйм әле... Иң беренче син каршы алдың бит мине, син җылыттың! Күзләремдәге шатлык чаткыларын күрәсеңме, Кояш? Рәхмәт сиңа, синең дә өлешең бар анда, җылы нурларыңның өлеше бар! Синең җылың минем күзләремә күчте...
Мухутдинова
Регина
Количество голосов: 479
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2014
Бүген гает бәйрәме.Гөлниса әби мич өстеннән комганын алып урамга чыкты.Көн салкынча аяк аслары бераз катырган,һавада йолдызлар челәйгән.Тәһарәтен алганнан соң озаклап намазын укыды .Гает бәйрәме булгач таба исе чыгармыйча булмас дип әчергә коймак изеп куйды.Сәгатькә күз төшереп алды .Әле иртәрәк икән дип бераз ятып торырга уйлады.Ләкин аның йокысы кермәде .Күз алдыннан үткәннәрен барларга кереште. Гөлниса әби 30 яшь тулып киткәч кенә кияүгә чыга ,анда да димләп кенә.Күрше авылдагы Сәлимнең хатыны үлеп киткәч ,яшең дә хәйран Сәлим начар кеше түгел бит ,бар кызым бар,бар ди аңа әнисе .Әнисенең...
Кадриева
Алина
Количество голосов: 165
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2014
    Туган як!.Туган җир!.. Нигә син шулкадәр йөрәккә якын, күкрәкләргә кысып сөярлек газиз икән?! Синдә искән җилләр дә назлырак, һавасы да сафрак. Әйе, һәркем өчен үз төбәгеннән дә матуррак, гүзәлрәк җир юк шул. Минем өчен дә нәкъ шулай. Өзелеп яратам үз ягымны,үз авылымны, үз табигатемне, хезмәт сөючән, тыйнак авылдашларымны. Аларның һәркайсы аерым мактауга, хөрмәткә лаеклы.      Узган гасырның иң зур афәте – Бөек Ватан сугышы елларында да сынмады, сыгылмады  алар. Әлеге язмамда   сүз сугышта хәбәрсез югалган солдатлар , дөресрәге  аларның берсе...
Ахметгалиев
Ленар
Количество голосов: 224
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2014
    Татарстаным - син туган ягым! Тәүге тапкыр яшел чирәменә аяк баскан туган ягым! Кая гына барсам да, җырларда җырланган туган ягымның зифа каеннары, бормаланып аккан елгалары, челтер сулы чишмә буйлары ерак томан артында калган шаулы балачакның татлы хәтирәләре булып һәрдаим күз алдымда торыр. Диңгездәй тирбәлүче иген кырлары өстендә талпынып-талпынып сайраучы тургайлары, ямьле инеш, елга буйлары, үрдәк-каз бәбкәләре белән чуарланган яшел чирәмле тыкрыклары миңа яшәү өчен көч бирер. Бездән бик еракта, зур диңгезләр артында, хөрмәләр-апельсиннар үсә торган ямьле...
Валиев
Аяз
Количество голосов: 144
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2014
-Тиздән дәү әтиегез кунакка киләчәк, - диде әниләре игезәкләр - Дилә белән Зиләгә. Кызлар бик шатланды. Дәү әтиләрен күрмәгәнгә шактыйдан иде. Еракта тора шул бабалары. Себердә. Кызлар анда бер генә тапкыр була алдылар. Тик шулай да ул чакны хәзергә хәтле хәтерлиләр, сагынып искә алалар. Анда бөтөнләй башка дөнья - һава да, табигать тә, хәтта кешеләр дә башка булып тоелган иде ул чакта. Әле әтисе белән әнисен, монда күченеп килик, дип аптыратып та йөрделәр. Шул вакыт әтисе белән әнисе, һәр җәйне монда кунакка килербез, дип сүз биргәннәр иде. Тик барып чыкмады шул...Ни өчендер күңелсезлекләр...
Мифтахутдинов
Азат
Количество голосов: 122
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2014
“Туган телен кадерләгән халык, кадерле булыр” Татар халык мәкале “Туган телен кадерләгән халык, кадерле булыр.” Ләкин татар халкының барысы да үз туган телен кадерли микән? Юк, кадерләми . Мин Казан урамыннан барам, троллейбуска утырам һәм шул вакытта колагыма татар кешеләренең ватып-җимереп, рус сүзләрен кыстыра-кыстыра сөйләшүләрен ишетәм. Шул вакытта йөрәгем кысыла, андый кешеләргә ачуым чыга. Башымда бер сорау туа: “Нигә үзебезнең татар телебезнең матурлыгын бозарга, нигә саф ана телендә генә сөйләшмәскә...?” Безнең туган телебез бик гүзәл һәм бай. Ана телендә генә аралашкан...
Гарифуллина
Эндже
Количество голосов: 144
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2014
Сихадулла, йорт каршындагы бизәкләп ясалган капканы ачып,  урам якка чыгуга, як-ягына каранып, бик озаклап басып торды. Чөнки әле мәчеткә барып, иртәнге намазны укырга иртәрәк  иде. Әле авыл картлары да бу вакыттан урамга чыкмаган. Ләкин Сихадулланың күңеле, уе тизрәк мәчеткә барып җитү иде, ул, иртәнге яуган карны шыгырдата-шыгырдата, ипләп кенә мәчет ягына таба атлады. Бүген ул ни өчендер төнлә дә тынычсыз йоклады. Һәм хәзер дә күңеле алгысып тора. Сихадулла, үзен тыныч тотарга тырышып, юлын дәвам итте һәм аның башыннан бөтен гомере, яшьлеге, бала вакытлары узды... Әтисе мулла...
Исламов
Самат
Количество голосов: 387
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2014
Авылда таң атты. Яктыра башлауга, тирә-якны яңгыратып, әтәчләр кычкырышырга тотынды. Сәгыйть тә, йокысыннан торып, балыкка җыена башлады. Кичә алар Фәрит белән бүген иртәннән үк балыкка барырга сөйләшкәннәр иде. Сәгыйть кичтән әзерләп куйган кармагын, селәүләрен һәм ашамлыкларын алып Фәриткә китте. Дусты әле йокысыннан да тормаган иде. Сәгыйть аны уятты да: Әйдә, Фәрит, кояш кыздыра башлаганчы, юлга чыгыйк, - диде. Ярый, хәзер җыенам да чыгам, - дип җавап бирде дусты. Фәрит әзерләнеп  беткәч, алар икәүләп урам буйлап атладылар. Авылның читенә җиткәч, болын буйлап киттеләр...
Хакимов
Илназ
Количество голосов: 187
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2014
Җәйге эссе көн. Бераз җиле булмаса, бик бөркү булыр иде. Автобус китәргә әле ярты сәгатьләп  вакыт бар. Тынычрак булыр дип, бакча янындагы утыргычка килеп утырдым. Вокзалда кеше артык күп түгел. Шулвакыт минем күзем каршы якта утыручы яшь кенә бер хатын-кызга төште. Янында яшькә бераз өлкәнрәк апа да бар. Өлкән яшьтә булуына крамастан, ул хатынның очкынланып торган кара күзләрендәге яшәү дәртен абайларга мөмкин иде. Янындагы яшь хатынга ягымлы тавышы белән нәрсәләрдер әйтә, тик сүзләре миңа ачык ишетелми. Берара, елмаеп, хатынның аркасыннан да сыйпап куя. Хатынның бәхете ташып торганлыгы...
Гайнетдинов
Динар
Количество голосов: 73
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2014
Нәрсә ул бәхет? Бу сорауга һәр кеше үзенчә җавап бирәчәк. Кайбер кешеләр үз бәхетен таба алмыйлар, аларга гел әйбер җитми: акча,ризык һәм иң мөхиме мәхәббәт. Ә кайберләре үз тормышлары белән сокланып, рәхәтләнеп яшиләр. Ризык җитмәсә дә, кием булмаса да, өйгә кайтыр җирләре булмаса да, алар барыбер җирне, күкне, яшәүне, һәр көнне яратып яшиләр! Менә шундый бәхетле кешеләр авыл кырыенадагы  зур урманда яшиләр. Бер чишмә янында, агачлар арасында Гөлчәчәк белән Галим бер берсен яратып, алар бәләкәй генә өйдә, җирне эшкәртеп, тормыш итәләр. Ләкин авыл кешеләре аларны өйләреннән урманга...
Закирова
Алина
Количество голосов: 135

Страницы