Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
    Бу вакыйга кечкенә генә бер авыл турында бара.  Бу авылның исеме -Сары Чәчәк. Авыллары бик матур, чиста һава, җәйләрен бик эссе, кышлары давылларсыз, бураннарсыз үтми. Ә урманнарда… Ә урманнарда ниләр генә юк анда. Агач башында тиеннәр дә чикләвек җыеп, сикергәләп  йөриләр. Керпеләр дә узләренчә йөргән булалар, әллә нәрсә эзлиләр кебек. Бу катнаш урманда зифа буйлы каеннар да үсә, ә алар астында кып-кызыл каен җиләге үсеп утыра: мине аша, синең өчен генә үстем ,-дия кебек.. Эссе көннәрдә  каен асларында кошлар сайравын тыңлап ятуы бигрәк тә рәхәт була....
Газетдинова
Алина
Количество голосов: 7
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Үзең нәтиҗә яса, балам! (хикәя)    Азатка  “Әниеңнең сүзен тыңла!”,  “Әниеңә булыш!” дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Ләкин бу сүзләр аңа бик сәер булып тоела,чөнки әнисенә сирәк булса да булыша, тыңлый бит ул. Әмма, уйнарга чыгып китеп, уйный-уйный кич җиткәнен дә сизмичә калган көннәре еш була. Әнисе һәркөнне аны эзләп алып кайта. Әле анда да дуслар янында әни белән кайтып китәргә читенсенеп, карышып тора. ”Нигә эзләдең мине”,- дип кайткач үпкәсен белдерә. Әнисе: ”Үскәч аңларсың” ,-дип кенә куя да, арып-талып бүлмәсенә кереп ята. Ә бит ана кеше баласына...
Степанов
Вадим
Количество голосов: 46
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Язмыш,язмыш... (Булган хәл) Ишекнең каты итеп ябылуыннан тәрәзә пыялалары зыңлап куйды.Сания, ни эшләргә белмичә, өстәл янындагы урындыкка утырды да, бер ноктага төбәлеп, куллары белән өстәл өстен сыпырып куйды. Соңгы вакытта ул үзенә бер генә сорау бирә: “Ни булды аның сөекле бердәнбер улына?” Йөрәге белән дә, акылы белән дә шушы сорауга җавап эзли ул. Кайсы вакытта алар арасына салкынлык йөгерде? Ничек итеп ул моны күрми калды соң? Ире малларны карап кергәндә дә ул шул халәтеннән чыкмаган иде. - Нишләп утырасың караңгыда ут та алмыйча...
Закирова
Аделя
Количество голосов: 167
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
...Мин инде үзем өлкән кеше. Тирә-ягымда бөтерелеп йөргән оныкларыма карыйм да, гомернең үтүенә шаккатам. Үземнең дә шундый сабый чакларым әле генә иде бит... Кыш та шундый ук, карлар да мамыктай, тавыбыз да, безнең балачактагыдай, аклыкка күмелеп тора, тик бүген инде нәрсәдер башкача, нидер үзгә... ...Чаңгы эзе сузылып киткән тар юлны сикереп үттем дә, чанамның бавын кулыма урап өйгә юнәлдем. Артта, биек тау башында яшьтәшләрем буран туздырып калды. Кала инде, җилдән җитез җилдергән озын чаңгылары бар шул аларның. Таяклары белән бер генә этәләр – шунда ук түбәнгә, күз иярмәс тизлек белән тау...
Хабибуллина
Алина
Количество голосов: 1,064
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
                                                                                                                                                                        ...
Зиннатуллина
Адиля
Количество голосов: 17
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
                                                                                                                                                                         ...
Хайруллина
Алия
Количество голосов: 9
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
      Сүлпәнстан йолдызлыгында яшәүче абыйлы-энеле ике Алып баласы,  дөньяларын онытып, иксез-чиксез галәм киңлегендә уйнап йөри. ―  Очты,  очты,  минем ташым  ераграк  китте... ―  Кая,  бу  еракмы инде?!  Хәзер мин күрсәтәм  еракны.  Карап  тор,  Сүлпән-Б-Ике. ―  Һәй,  масайма  әле,  Сүлпән-А-Бер.  Күрәсеңме  әнә теге  кызыл  шарны?  Мин хәзер шунда кадәр ыргытам. ―   Шар  түгел ул,  планета.  Марс  дип ...
Абдрахманова
Айзиля
Количество голосов: 31
Номинация:
категория от 14 до 17 лет
Год публикации: 2018
          Борын-борын заманда түгел, ә безнең көннәрдә яшәгән, ди, Азат исемле бер галим. Ул нәрсәләр генә уйлап тапмаган: төрле медицина аппаратлары да, тизйөрешле машиналар да, бик уңайлы йорт җиһазлары да... Аның иң зур хыялы Җир йөзендәге бөтен кешеләрне дә бәхетле итү булган. Ачышлары белән таныштыру өчен, Азатны төрле илләргә еш чакырып торганнар. Тик мондый сәфәрләрдән ул бик кәефсезләнеп кайта торган булган, чөнки үзе уйлап тапкан әйберләрдән бөтен кешенең дә файдалана алмавын күргән. Аерым бер кешеләрнең Азат ачышлары нәтиҗәсендә тагын да...
Абдрахманова
Лейсан
Количество голосов: 32
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
                                                                            Сынаулар аша килгән бәхет   Ак каурыйлы болытлар арасыннан баш калкыткан кояш нурлары, җир йөзенә сибелеп, иртәнге чык тамчылары энҗе бөртекләредәй ялтырап яткан гүзәл бер мәл иде... Кинәт кояштай сап-сары яфрак Камилнең җилкәсенә килеп кунды. Моңсу күзләрен туп-туры төбәп я бер күк йөзенә, я бер аяк астына карады....
Гайнетдинова
Индира
Количество голосов: 19
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Дәүләтшина Айгөл Нарат Батыр белән Сылу кыйссасы Кыш... Җиһан яңадан аклыка төренде. Болыннарга, кырларга йомшак ак мамык түшәлде. Агачлар, куаклар да ап-ак шәлләрен ябындылар. - Менә тагын кыш килде. Кешеләр сөенәләр, Яңа елны көтәләр. Ә агачларга, үсемлекләргә, җәнлекләргә көенеч китерәдер бу кыш,- дип уйланды Нарат Батыр. Нарат Батыр... Бу исемне бит аңа нәни нарат кызы бирде. Күп еллар үтте, күп сулар акты, бик күп җилләр исте ул вакыттан. Нарат кызы Нарат Сылу инде хәзер. Нарат Батыр хатирәләргә кереп китте... Наратларга урман питомнигында бик күңелле иде. Нәни үсентеләрне-...
Давлетшина
Айгуль
Количество голосов: 841

Страницы