Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Әминә көннең шулай тәмамлануы белән бер дә килешергә теләмәде.Әле кичә генә шатлыгыннан кая сикерергә белмичә,канатланып йөрде. Бүген аның өчен иң авыры саналган –математикадан алынган “5” ле билгесе дә аны куандырмады. Әнисе алып кайткан , аллы-гөлле чәчәкләр төшкән ефәк күлмәк тә шкафтан чыгып,Әминәнең нәфис гәүдәсен бизәмәде.Елтыр күзле шаян песи баласы да дустын ничек кенә уйнарга чакырса да,дустының җылы карашын сизмәде,тоймады. Нидән шулай булды соң әле?! Әминә шул сорауга җавап эзләп,бүгенге көннең шулай күңелсез булуының сәбәпләрен эзләде.Әйе, белә ул аның сәбәпләрен.Ләкин аның...
хамадиева
лейсан
Количество голосов: 17
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Егерме өч сәгать биш минут... 1 (Май, 2018) Видеограф бу вакытта килергә тиеш түгел идеме соң инде? Мин аны ишек янында инде җиде минут көтеп торам. Мин аңа дөрес адрес бирдемме? Ә ул адашкан булса? Телефонын шундый мөһим көнне дә ала алмагач, нигә кирәк соң инде ул аңа! Мин дә инде.. Кичә үк шалтыратасым калган. Булды, тәмам.. Бүген Арсланнар өчен яңа тормыш башларга уңышсыз көн дип болай гына радиодан әйтмәгәннәрдер. Алданрак белгән булсам..Видеограф! Сез мине ишетәсезме, алло? Видеограф! – дип, инде дүрт ай буе әкренләп-әкренләп юкка чыккан нерв күзәнәкләре өчен...
Хазеева
Чулпан
Количество голосов: 24
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
  Туган ягым табигате (нәсер) Кырларга һәм далаларга чыксаң күкрәкне тутырып сулыйсы, канатлы дусларыбыз белән бергә күккә күтәреләсе, киңлекләргә таң калып, әлеге гүзәл манзараны югарыдан күзәтәсе килә. Күптөрле тереклек дөньясын сыендырган Ык елгасы буйлап тезелеп киткән тау тезмәләренә менәсең, кошлар тавышы астында җан тынычлыгын тоясың, тормыш ыгы-зыгыларыннан онытылып торасың. Әмма – бу хәзинә тулаем әкият түгел. Бу – безнең җиребез. Бу – безнең яшәгән төбәгебезнең табигате. Алсу таңнары, кыска төннәре белән килгән ямьле җәй көне. Мин, Тегермән тавы дип аталган, тау...
Султанова
Алия
Количество голосов: 17
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
    Милләтемнең киләчәге бит мин Газизләрдән –газиз баласы, Алда әле без эшлисе эшләр Яулыйсы үрләрнең яңасы. Мин- татармын, газиз милләтемнең Дәвамчысы килер көннәрдә, Газиз әнкәм милли җырын көйләп Юаткандыр безне сөйгәндә. Шул моңлы милли көйләребезне ,бишек җырларын тыңлап үскәнгәме, мин яшьтән үк шигъри җанлы булып, әдәбиятка тартылып үстем.  Күңелемдә бөреләнеп килүче шигъри хисләрем дә, татарның бөек,мәшһүр шагыйрьләре Тукайлар, Җәлилләр шигъриятен яратуымнан киләдер. Мин -татар кызы. Әнием безне- апам һәм мине- ялгызы гына тәрбияләүгә дә...
Гафиятова
Ильзия
Количество голосов: 122
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
Әниләр - җирдә иң газиз, якын кешеләр. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән,тәпи атлап китүеңне күреп шатланган кеше. Ул безне туган телебезне, илебезне яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар - безнең дөньябызның яме, шатлыгы. Минем әнием - Рәфинә Сабирҗанова - Җир шарындагы иң матур әниләрнең берседер ул. Шулай дип әйтергә бик күп сәбәпләр бар.  Чөнки ул һәрвакыт ягымлы, башкаларга карата игътибарлы, аш-суга  да, йорт эшләренә дә оста һәм барысына да...
Сабирзянова
Сюмбель
Количество голосов: 9
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
                                  Минем горурлыгым-минем милләтем.         Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та   шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны... булган горур милләт баласы мин.        Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм,...
Губайдуллин
Ранис
Количество голосов: 14
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
Испания. Бу исем тарих, география дәресләрендә, шулай ук спортка кагылган мизгелләрдә телгә алынып үтелә. Матбугат басмаларында да еш кына күзгә чалынып ала. Күрмәгән, белмәгән ил булса да, ул ничектер сихри бер дөнья буларак күзаллана.  Ә инде үзебез өчен куанычлы хәбәрдән соң без аңа тәмам якынайдык дисәк тә хата булмас. Кыскасы -  без Актаныш сәләтле балалар гимназия-интернатыннан  иң яхшы унике укучы шул илгә ял итәргә, инглиз телен камилләштерергә барабыз икән. Бу сүзләргә башта ышанмый тордык, аннары, әлбәттә, бик шатландык. Берочтан борчыла да идек. Әти-әниләргә дә...
Валиева
Нафиса
Количество голосов: 8
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
                                                                           Туган авылым – табигате... Иртә... Күк йөзе аяз, кояш үзенең нурлары белән иркәли...  Апаем, кара әле, чиләгемә күбәләк кунган -  дигән...
Валиев
Ильгизар
Количество голосов: 8
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
                                              Язмыш бүләге Зәңгәр матур күзләрен урамга төбәп, аякларын кочаклап, Әнисә тәрәзә төбендә утыра.Үзе тәрәзә пыяласы буйлап аккан яңгыр тамчыларын күзәтә. Дуслары уйнарга чакырса да, Әнисәнең урыныннан кузгаласы  килми.Ул яңгырның  ирекле яуганын, тамчыларның моңсу шыбырдавын тыңларга тели. Күңел халәте дә шундый...
Зайнуллина
Зифа
Количество голосов: 10
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
   Төн уртасында Рөстәм  сискәнеп уянып китте. Әллә инде яңгыр ява? Бераз тыңлап яткач, җил тавышы икәнен аңлап алды. "Аллага шөкер, яңгыр түгел икән! " дип куанып куйды. Куанмыйча, кырда кызу урак өсте бара, көннәр әйбәт торганда ничектә урып-җыюны бетерәсе, икмәкләрне коры килеш амбарларга кертәсе иде.   Бишенче сыйныфтан бирле комбайнер ярдәмчесе ул. Әнисе жәлләп уятмыйча калса, комбайн артыннан елый-елый чаба иде. Иптәшләре каз бәбкәсе саклап, су коенганда- ул инде иген кырларын иңли, әтисе белән олыларча көнлек план турында сөйләшә. Комбайн велосипед кына түгел шул...
Камалиев
Салават
Количество голосов: 21

Страницы