Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
    Көннэрдән бер көнне бакчада үскән ак роза чәчәгеннән бик күп таҗ бөртегедәй яшь тама. Моны күреп янәшә тирәдәге аллы,сарылы,кызыл розалар аның иптәшләре бик аптырап калалар.           Тирә - юньдә кошлар да тынып кала, кубәләкләр дә очмый, әммә ак розанын хәлен кычыткан белергә тели. Ул ничектер алар тирэсендэ яши торган була.Кычыткан бик тиз генә тавыш бирә:           -Әй,розалар, сез нигә иптәшегезне үпкәләттегез?                              ...
Марданова
Алина
Количество голосов: 18
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
       “Менә монысын өйдәге карт кодагыйга иң беренче итеп китереп бирерсең”, – дип, шыгырдатып тутырган яшел буяулы агач белән ялтырап торган калайдан эшләнгән сандыкның иң өстенә намазлыкны салды әбием. Намазлыкны мин үзем, үз кулларым белән, әбием өйрәтеп торганча, яшел бәрхет җирлеккә матур чәчәкләрдән аппликация ясап, бизәкләп тектем. Борынгыча итеп тукылган шакмаклы кызыл ашъяулыклар да, ике башы кызыл бизәкле бер пар сөлге дә урын алды сандыктан. Бит сөлгеләре, элеп куяр өчен махсус элмәк куеп, баш-башларын пөхтә итеп бөккән ак шадра кул тастымаллары да пөхтәләп...
Шакирзянова
Айзиля
Количество голосов: 12
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
           Мин бүген гадәттәгедән иртәрәк уяндым. Ни өчен дисезме? Чөнки мин бүген әти белән балыкка барам. Бүген җәйге каникулның беренче көне. Әтинең әйткән сүзе бар иде:” Әгәр уку елын “5”ле билгеләренә генә тәмамласаң, таң атканда балыкка барырбыз”,- дип.  Минем әти әйткән сүзендә тора белә. Беркайчан да алдаламый, туры сүзле. Кичтән үк балыкка барырга дип ныклап әзерләндек: кармаклар да, җим дә әзер.       Балыкка йөрү бик тә күңелле, ул җан рәхәтлеге бирә. Иртәнге тынлыкта, кояш күтәрелгәндә, саф һава сулап,...
Газизуллин
Карим
Количество голосов: 14
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
Салих иртәнге намазын укып бетерде дә кыйбла тарафына юнәлеп: «Я Раббым, миңа изге җирләргә барып үзеңнең Изге йортың - Кәгъбатулланы күрергә насыйп ит», дип дога кылды. Ул аның күптәнге хыялы, чөнки көнгә биш тапкыр кыйблага юнәлеп намаз укыган, пәйгамбәрләр йөргән, әтисе сөйләгән могжизалы урыннарны үз кузләре белән күрү - аның өчен зур бәхет иде. Күп тә үтмәде, бер матур көнне Салихның әтисе шатлыклы хәбәр җиткерде: «Кече хаҗга барырга ике юллама алдым, улым, хаҗга әзерлән», - диде. Салихның шатлыктан күзләренә яшь тулды — Аллаһ аның догасын кабул кылды! Алдагы көннәрен ул үз...
Анамов
Амирсалих
Количество голосов: 86
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
Туган җирем- гөл- чәчәкләр иле. Алтын бишек- туган төбәгем. Ерак китсәм, ярсып сагына башлыйм, Кайтам, диеп тибә йөрәгем. Туган як ул- болын чәчәкләре, Зәңгәр кыңгыраулар, тургайлар. Кыр өстендә йөгерә яшел дулкын, Ымсындыра хәтфә тугайлар. Җәй көнендә табигатькә чыгам, Барам каенлыкка кунакка. Каен җиләкләре мөлдерәп  тора, Яшь борчаклар бии кузакта. Арба юлы илтә шомыртлыкка, Монда кәккүк саный көннәрне. Төнлә гүзәл кошлар- сандугачлар Шомыртлыкны моңга күмәрме? Гүзәллекнең сере- табигатьтә, Илһам чыганагы- туган җир. Туган җирсез...
Акрамова
Азиза
Количество голосов: 6
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
                                                                                              Үткәннәргә сәяхәт    Колакларны чыңгылдатып яңгыраган каты тавышка сискәнеп уянып киттем. Купе ишекләре шыр ачык булу сәбәпле, күрше вагоннардан аермачык ишетелгән тавышлар төшемне бүлделәр. Татлы йокымнан аерылып, башымны йомшак мендәрдән күтәрә алмыйча...
Гайнетдинова
Индира
Количество голосов: 12
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
Марс һәм марсианнар Борын-борын заманда түгел, ә безнең вакытта, ләкин безнең планетада түгел, ә  Марста яшәгәннәр, ди, марсианнар. Аларда бөтен әйберләр дә булган: әллә нинди компьютерлар, вакыт машиналары, тылсымлы таяклар... Тик марсианнарның берсенең дә әниләре булмаган. Алар “әни” сүзен белмәгәннәр дә: аларның башларыннан сыйпап юатучылары, иркәләп йокыларыннан уятучылары булмаган. Аларга беркем дә елмаеп карамаган, җылы кочакларында назламаган. Алар үзләре дә елмая белмәгәннәр, бернәрсәгә дә борчылмаганнар, көлмәгәннәр. Беркөнне марсианнар, “вакыт машиналары”на утырып, галәм...
Абдрахманова
Лейсан
Количество голосов: 14
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2019
“Лайк” бәласе Аһ, шушы Ислам Саматовичны! “Тарихны өйрәнергә кирәк, балалар! Ул – безнең үткәнебез дә, киләчәгебез дә”,  – дип тукылдый да тукылдый! Су буе бер кирәкмәгән әйбер яздыра. Һаман дата, термин, дата, термин...  Әйтергә онытканмын: әле Николай I, II, Пётрлары бар, Явыз Иван, Әби патша... Патша да патша, сугыш та сугыш... Бер тыңларлык кызыклы вакыйгасы юк. Кем әйтмешли, ат хәтле буе белән заводка эшкә бару урынына, мәктәпкә укытырга килгән, бу гәүдәсе белән ишеккә дә сыймыйдыр инде. Күзлеге дә бигрәк килешсез, карт бабайларныкы төсле... Дәрес буе сөйли дә сөйли, сөйли...
Абдрахманова
Айзиля
Количество голосов: 16
Номинация:
категория от 14 до 17 лет
Год публикации: 2020
                                       Әтиле ятим.     Кояшның тәрәз аша чекерәеп карап торган нуры уятты мине. Озаграк йокланылган икән шул, ял көне булгач, бераз иркәләнеп ятсаң да берни булмас,- дип икенче ягыма борылып яттым. Йоклап китеп булмый, күзем тәрәзәгә төште. Классташым Булат коймага менеп баскан да җил юнәлешен күрсәтүче  уенчыгын беркетә, әтисе ничек беркетәсен өйрәтеп...
Саттаров
Тимур
Количество голосов: 2
Номинация:
категория от 14 до 17 лет
Год публикации: 2020
Кайту  Ул бүген дә урамда ризык теләнеп йөри. Көн саен бер өйгә кереп:   - Апа, ачыган ашыгыз булса да юкмы?- дип, ашарга сорый.  Кайбер өйдә аны нәрсә бар шуны ашатып чыгаралар, ә кайберсеннән куалар, чөнки, юылмыйча, кырынмыйча йөреп, ул бомж хәленә калган; өсте пычрак, сакал-мыек баскан, янына якын килер хәл юк: сасы ис килә.  Кунар урын таба алмаган көннәрдә йолдызларга карап уйланып ята. Бар иде бит аның да бәхетле көннәре! Башында бетмәс-төкәнмәс сораулар: “Кайда микән хәзер улы белән хатыны? Аны исләренә төшерәләр микән, алга таба ничек яшәргә?”...
Шакирова
Азалия
Количество голосов: 1

Страницы