Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2015
Урамда яз исе аңкый. Күңел каядыр ашкына. Табигать белән бергә кешедә дә үзгәреш сизелә... Гөлсәрия быел унберенче сыйныфны тәмамлый. Имтиханнарын уңышлы гына тәмамлап, Казанга китү теләге белән яна. Хыялы: укытучы булу. Кечкенә вакытында ук сеңелесе Алия белән “укытучы-укытучы” булып уйныйлар иде. Әти-әнисе мәктәпкә киткәч, шкафтагы китаплар, төсле рәсемнәр – һәммәсе эшкә “җигеләләр”. Бер тапкыр, кызыл ручка алып, укучыларның дәфтәрләрен дә тикшереп карады. Соңыннан, әнисенең моның өчен орышуы, хәзер кызык булып тоела. Беренче  тапкыр мәктәпкә баруын да Гөлсәрия түземсезлек белән...
Нуретдинов
Алмаз
Количество голосов: 88
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2015
Тау башында һәйкәл тора.  Батыр солдат һәйкәле... Һәйкәлгә Бөек Ватан сугышына китеп , изге көрәштә һәлак булган 150 батырның исеме язылган: Әхмәдулла, Хәкимулла, Сәфиулла...Һәйкәлнең тирә-ягына рәт-рәт итеп тезеп, батыр солдатлар исеме белән  150 төп каен утыртылган.  150 солдат, 150 каен... Каеннар моңсу гына шаулыйлар. Алар сагышка уралганнар, алар әле бүген дә үткән сугышны хәтерләтәләр. Әйе, сугыш дигән куркыныч афәт алар авылыннан сөлектәй ирләрне берәм-берәм суырып кына торды. Суырып алды, ләкин кире кайтарырга ашыкмады. Әйтерсең, бу солдатларның якыннары, аналары,...
Галлямова
Айгизя
Количество голосов: 134
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2015
Картлык өметне өзми...   Бу хәл моннан инде бер ел элек булды, әмма хәтеремдә әле кичәгедәй тора.    Бар тирә-якка сокланып, үземнең яраткан шәһәр урамнарын кичеп йоргәндә, ниндидер бер бик сәер йорт алдына килеп чыктым мин. Күпме шушыннан йөрсәмдә, игътибарым бу йортка беренче тапкыр төште.  Шунда ук ниндидер сәер тойгы хисе туды минем йөрәктә. Иске ишекләр, ватык тәрәзәләр, дивар тулы гаҗәеп язулар – болар барысы да миндә ниндидер авыр хис тудырдылар. Шул вакыт, өченче этаждагы бер кечкенә генә тәрәзә минем дикъкатенмне үзенә тартып алды. Ниндидер моңсу йөз карап...
Мухаметнабиева
Гузель
Количество голосов: 167
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2015
                                                  Татлы хыял  Бүген кәефе аеруча да юк иде Гүзәлнең. Чөнки мәктәптә укытучы апалары ниндидер явыз бәндәләрнең тугыз яшьлек кызны көчләп,  үтереп юл читенә ташлап калдырулары хакында сөйләде. И кызганды да соң Гүзәл ул кызны. Ничек инде шул тикле вәхши булырга мөмкин?! Ничек куллары күтәрелде...
Ибрагимов
Камиль
Количество голосов: 240
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2015
         Төн. Тирән тынлыкны бозып, ялгыз чикерткәнең өзлексез сайравы гына ишетелә. Бүген Фасилның күзенә йокы кермәде. Башына төрледән-төрле уйлар килә, ул борчыла, нигәдер йөрәге ярсый. Җәйге кыска гына төн бик озак үткәндәй тоелды аңа. Тизрәк таң атсын иде дә, хәрби комиссарның уңай җавабы гына ишетелсен иде.  - Бөтен дөньясында сугыш бара. Шушы гәүдәң белән ничек итеп авылда ятмак кирәк? Китәргә, тизрәк китәргә иде, шундый уйлар  белән Фасил саташулы-уяулы йокыга китте. Төшме бу, үткәнне хәтердә яңартумы – белмәссең...     ...
Магьданурова
Алия
Количество голосов: 90
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2015
Хәкимә карчык йокысыннан күтәренке кәеф белән уянды бүген.Үзалдына белгән догаларын укыганнан соң, янәдән төштәге рәхәт хисләргә бирелде.Әнә ачык басу капкасы төбендә кершән кебек ак күлмәктән ире Зариф басып тора. Кулында Хәкимәнең яраткан кыр чәчкәләре, йөзендә балаларча самими елмаю.Ул аны әллә нинди тылсымлы ым белән үзенә дәшә. Шулчак күк капусы ачылып киткән кебек була һәм басу капкасы ягына киң , иркен юл сузыла. Юл буйлап, көянтә-чикләкләрен иңенә салып, Хәкимә Зарифы янына ашыга.Таң әтәчләре кычкырганчы,чишмәгә барып җитәргә кирәк, су болганыр дип тә борчыла ул күңеленнән. Чү, әнә...
Хамидуллина
Миляуша
Количество голосов: 219
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2015
Урамда яз исе килә...Кояш җылы нурларын ешрак сибә башлады.Җылы җил салмак кына агач яфракларын тирбәтеп куя.Ә дөнья инде күптән уянып,яшелеккә күмелә башлады.Яз инде чын-чынлап үзенең килүенә инандырды. Менә шундый кояшлы язгы көнне Илгиздә хисләренә бирелеп,җылы кояш нурларына сөенә-сөенә мәктәптән өенә таба атлый иде.Башында төрле-төрле уйлар,шул уйлар арасында их мөхиме-9 май бәйрәме иде.Бик тиздән Бөек Ватан сугышына 70 ел тулачак,инде санаулы көннәр генә калып бара.Илгиз дә бит шундый тантаналы көнне бабасы белән бергә чыгыш ясыйчак.Күптән узган,ләкин мәңге истән чыкмый торган бик тә...
Гайнетдинова
Индира
Количество голосов: 94
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2015
                                              Җәйге матур җылы көннәр, ел буе көтеп алган каникуллар бик тиз үтеп китте.Кай арада бертуктаусыз явып торган яңгырлары, әби чуаклы, пәрәвезле көннәре белән көз дә килеп җиткән, диген... Инде укуның икенче атнасы үтеп бара.Гөлия быел да мәктәпкә сыйныфташларын, укытучыларын сагынып килде.Җәе бик күңелле үтсә дә, мәктәбе,бигрәк тә бергә укыган дуслары  юксындырды шул. Күршесендә генә сыйныфташы Гөлсылу...
Гарифуллина
Айзиля
Количество голосов: 69
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2015
   Шомырт ак бөртекләрдәй чәчәк атып утырган чак иде. Табигать уянып, яңа сулыш ала башлаган вакыт: агачлар искән җиллэр көенә яфраклары белән җилфердиләр, чәчәкләр әйтерсең лә үз уйларына чумып, моңаеп утыралар. Һәм шушы язгы ямьле бер аланда,куе,биек булып ускән чирәм арасында куренер-куренмәс булып кына икәу ята. Әйе,бу җир инде күптәннән аларның урыны.Дәресләр беткәч,алар беренче булып шунда йөгерәләр иде.Буген дә менә алар монда,күк йозендәге болытлар турында сойләшеп,кырны сукалап йөргән тракторны күзэтеп шаярышалар,табигать кочагында  сихэтләнеп ял итәләр иде.  ...
Хафизова
Айсылу
Количество голосов: 107
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2015
    Үсү –үзгәрү.                                                       1.Хатирәләр.               Сәфинә кояшлы көннәрне яратмый. Ә диварга, идәнгә, бакчадагы алмагач ботакларына киселеп, кояш нурлары төшә. Күзне сукырайтучы нурлар – аңны сукырайтучы уйлар кебек. Бүлмәдә артык әйбер юк: диван, сары идәннәр, чип-чиста өстәл һәм шома экран караңгылыгында изрәп...
Хаерова
Лейсан
Количество голосов: 61

Страницы