Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2015
         Иркәнең битенә кояш төште. Шул нур гүя аны иркәләде, назлады, күренмәс куллары белән битен сыйпады. “Тагын  аз гына ят инде, чибәр кызый,” – диде кебек, җылы нурларын чәчте. Иркә иркәләнеп ята бирде. Кояш нуры, җиһан белән идарә итүенә сөенеп, бар бүлмәне аллы-гөлле төсләр белән күмде. Тик кухня ягыннан килгән тәмле аш исе генә бөтенесен бозып ташлады. Ул, кечкенә тишемнәр аша үтеп, йокы бүлмәсенә керде. Иркәнең борын тишекләренә кереп, аны тәмле йокысыннан бүлде. Иркә йокысыннан айнып киткәндәй булды, тик ни хикмәттер күзләрен ача алмады....
Шарипова
Алина
Количество голосов: 235
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2015
  21нче октябрь, 2006 ел      Гөлүсә төнлә көчле җил улавыннан уянып китте. Һәм шуннан бирле уйланып ятып, иртәнгә хәтле йоклап китә алмады. Җил аны белеп уяткан сыман. Берничә көннән соң Гөлүсәгә бөтен тормышын өстен-аска китерерлек карар кабул итәргә кирәк иде.    Гөлүсә югары уку йортында укый. Ул иң яхшы укучы булганга күрә, аны чит илгә-Төркиягә укырга җибәрергә телиләр. Тик ул һаман карар кабул итә алмый. Башкаларга  аны монда нәрсәдер тота кебек тоела иде. Чыннан да бу шулай. Аны монда яраткан кешесе тота. Ул аны берничә ай элек театрда...
Тухбатуллина
Камиля
Количество голосов: 76
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Нургаяз йокысыннан уянды. Бар да гадәтенчә: әнисе сыер савып кергән, сөт сөзеп, иләк-чиләкләрне юып йөри, әтисе инде эшкә чыгып киткән. Әбисенең ишек алдында кош-кортларны чакырып кычкырган тавышы ишетелеп тора. Егет, ашыкмыйча гына торып, юынды, чәй ясап эчте дә ишек алдына чыкты. Баскычтан төшкәндә, чиләктән чайпалып түгелгән сөткә таеп китеп, чак кына егылмыйча калды, култык таяклары як-якка атылып киттеләр. Бу хәлне күргән әбисе, тизрәк, йөгереп килеп, култык таякларын алып бирде, оныгын кызганып, нидер такмаклый-такмаклый, сөт түккән киленен дә шелтәләп алды. Кызгану дигәннән, Нургаяз...
Хасаншина
Алиса
Количество голосов: 487
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Күршеләр булып тату гомер кичергән ике әби, көн уртасы узгач, урам якка чыктылар. Бер-берләрен күреп алган әбиләр ерактан ук сәламләшеп, бер-берләренә якыная төшеп сүзгә керештеләр: - Хәлләрең ничек, Мәрфуга? - Әйбәт дип мактана алмыйм, Хәдичә. Иртәдән бирле сине ачуланып йөрим менә. - Нишләп әле ул, ни булды, күршекәем?- диде Хәдичә. - Нишләп булсын, Хәдичә, ул мөгезе сынык, кысыр кәҗәңне ни өчен дип бакчага чыгарасың аны? Аның бит барыбер сөте юк. Бөтен кәбестә - кишерләремне ашап бетергән, килбәтсез, коры сөяктән торган арык шүрәле. Күпме ашаса да ит кунасы юк бит, чалдырып...
Хайруллина
Лейла
Количество голосов: 155
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
- Бак-бак-бак-бак! Таныш йортның ишегалдына ут яктысы сирпелүгә, ябылмыйча калган үрдәкләр тавышланырга тотындылар. Юл аркылы урам чатында уйланып утырган егет сискәнеп китте. Менә матур җәйнең икенче аен инде ул шушы чатта утыра. Ошатып йөргән күрше авыл кызының берәр кич булса да урамда очравын көтеп, көн саен диярлек , караңгы төшүгә матаена атлана да, күрше авылга юл тота егет. Шомырт кара күзле, алсуланып торган йөзле бу кызның исеме – Сылу. Ә егетнең исеме – Газиз. Ул Сылудан бер сыйныфка алдан укый. Бу кыз белән кызыксынып китүе болайрак булды. Кыш көне мәктәпләрендә чаңгы ярышы...
Аминов
Идрис
Количество голосов: 168
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Алсинә сыйныф ишеген ачты да туктап калды. Классташлары түгәрәкләнешеп утырганнар да виртуаль дөнья яңалыклары турында сөйләшәләр. Алсинә үз урынына утырды, дәреслекләрен алып куйды. Тиздән аның янына дусты Наилә килеп утырды. - Сәлам. Нишләп күңелсезләнеп торасың? Нигә безнең янга килмисең? - Кәеф юк. - Һаман да компьютер алмадылармы? Алсинә җавап бирмәде. - Безнең класста компсыз синең белән Айнур гына калды инде. Айнурның үз гомерендә комп күрәсе юк, әтисез бит ул. Кичә без яңа төрле уен өйрәндек. Вообще текә. Марат Контактка классный фотоларын куйган. “Син супер,” - дип...
Романова
Алия
Количество голосов: 363
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Кайда гына йөрсә дә, нәрсә генә эшләсә дә, ул үзенең нарасыйларына карап, йөрәк парәсен – Гөлүсәсен исенә төшерде. Дамирның мәхәббәт диңгезендә йөзәсе, кызлар шикелле, бар җиһанны алсу төстә генә күрер дәрәҗәгә җиткәнче иркәләнәсе, гомер буена җитәрлек итеп сөясе һәм сөеләсе килә иде. Ярату дигән шәрабтан авыз итеп карыйсы, татлы сөю суын татыйсы килде. Тышта яз. Дамир, таныш сукмак буйлап, эшенә ашыга. Дамир гына түгел, хәтта күңеле дә иртәдән үк нәрсәгәдер тынгысыз, шул ук вакытта серле һәм сөенеч – куанычтан ашкынып тора иде. Тормышның матурлыгына сөенеп бара торгач, эшенә килеп...
Байхузина
Аида
Количество голосов: 467
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Галәветдин шәһәрдән кайткан оныгы Флоридны авылдагы яңа ачылган һәйкәлне күрсәтергә алып китте. Авылның Үзәк урамында, ышыграк урында ясап куйдылар аны. Иске һәйкәл нык тузган иде шул: буяуларын кояш «ялап» бетергән, һәлак булганнарның исем-фамилияләре сөртелеп, төсен югалткан, иң очындагы йолдызның да өч кенә таҗы калган... 9 нчы майда тантаналы төстә бу яңа һәйкәлне дә ачтылар. Авыл халкы шушы кадерле ядкәргә бик сөенде. Шулай булмыйча: кемдер сугышта әтисен, кемдер сөйгән ярын, кемдер туганын югалткан бит. Яңа һәйкәлдә дәһшәтле сугыш юлларын исән-имин үтеп кайтканнарның да, яу кырында...
Гарифуллина
Чулпан
Количество голосов: 82
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Ниһаят каникуллар. Мин аларны түземсезлек белән көтеп алам. Чөнки бөтен каникулларымны да авылда үткәрәм. Анда минем әнием ягыннан ба бам белән әбием яши. Дусларым да бик күп. Шәһәр малае булсам да мин күңелем белән авылда. Әллә нигә тарта мине шунда. Безнең авыл бик матур. Кырлайдагы кебек һәр ягы урман, уртасыннан Сөлчә елгасы ага. Йортлар да шундый матур, тигез итеп салынган. Урамда асфальт. Капка төбендә чирәм. Һәр өйгә су, газ кергән. Тик әбием барыбер чәйгә суны чишмәдән алып кайттыра. Авыл уртасында зур чишмә бар.Ул калай түбәле. Шуңадыр аны Калай Чишмә дип йөртәләр. Аның кырыйларын...
Галимуллин
Айнур
Количество голосов: 46
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
«Тирә-якка шыпырт кына күз салсак, дөньябызның күп өлешенең судан гыйбарәт булуына төшенер идек. Чыннан да, кешелек судан башка яши алмый. Ул безне яшәтә, су – яшәү чыганагы. Әгәр җир йөзендә су булмаса, тирәлектә тереклек калмас иде. Шуңа күрә, укучылар, суның кадерен белеп, һәр эчкән йотымыбыз өчен Аллаһыбызга шөкер кылып яшик...» Яшь укытучының әлеге сүзләре Ринаска сәер дә, көлке дә тоелды. Егет ирония белән: «Сусыз яшәп булмый, имеш. Юкны сөйләмәгез инде!» – дип куйды. Укытучы апасы аны ишетмәгәнгә салышты. Менә шундый булганга, үртәргә ярата да инде ул аны. Башкалар ачулана башлый, ә...
Галимзянова
Рафида
Количество голосов: 92

Страницы