Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Балаларының чыр-чу килеп уйнауларына карап тирән уйга баткан Айгөлне иренең эштән кайтып туктаган трактор тавышы сискәндереп җибәрде. - И Ходаем, ашыма токмач салырга онытканмын бит,- дип хатын тиз генә кечкенә өенең кухнясына ашыкты. Трактор тавышын ишетеп, балалар әтиләре янына йөгерде. Эштән арып-талып кайтса да, Закир өчен иң күңелле мизгелләр шушы инде. Ул һәрберсенең башыннан сыйпап, көнне ничек уздырулары хакында кызыксынды. Һәм өйгә узды. Читтән генә аш өендә кайнашучы хатынына яратып һәм сокланып карап торды да, кулын юып, өстәл янына килеп утырды. - Балалар, ашарга керегез...
Ибрагимов
Камиль
Количество голосов: 124
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
1 - Балалар, мин кайттым! Әниләренең  һәр кич әйтелә торган әлеге сүзләре бар өйгә кояш нурларын тутырган кебек, кинәт кенә яктыртып һәм җылытып җибәрә иде. - Сәлам, әни! – дип, бүлмәсеннән кызы чыгып кочакка сарыла.Ул да булмый, чыр-чу килеп, игезәк уллары чыгып ,ике ягына асылыналар.Бу минутларның ни дәрҗәдә ләззәт һәм рәхәтлек биргәнен ана булган һәркем аңлыйдыр. Әйе, ходайга шөкер, зарланырлык түгел аның тормышы.Әле яшь кенә булса  да, аның инде 4 баласы, җитеш тормышы,тату гаиләсе бар.Әтиләре дә бик ипле кеше булды,балалар өчен дә, хатын өчен дә чын терәк, ышанычлы ир...
Мирсаева
Алиса
Количество голосов: 39
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Кәүсәрия. Кәүсәрия китапханәгә килде. Кәүсәрия китапханәдән китаплар карый. Китапханәдә кызык китаплар күп. Кәүсәриягә күбәләкләр китабы кирәк. Китапханәдә Кәүсәрия кебек кызлар күп. Кызлар китап карарга килделәр. Кәүсәрия кайтышлый кибеткә кәнфиткә керде. Кәүсәрия күршесе Кәримне күрде. Кәрим кармак күтәреп күлдән кайтып килә. Кәримнең кармагына кызыл күбәләк кунган. Көн кызык! Кояш кешеләргә күктән көлеп карый.
Энже
Валеева
Количество голосов: 18
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Акбай. (Булган хәл) Бәла көтмәгәндә килде. Кичке якта тыкрыкта су күренде. Буар кара елан кебек шуышып, әле эрергә өлгермәгән ак кар өстендәге юлга аркылы ятты. Тиздән ул бакча эченә үрмәләде, шуыша-шуыша ишегалдын басып алды. Мәкерле киңәеп, Акбайның оясы янына килеп җитте. Маэмай аңышмады, тәпиен салкын суга тидереп карады. Куркыныч сизеп, шыңшып, бозлы суга карап өреп җибәрде, ычкынырга теләп, алга ыргылды, әмма бәйдән ычкына алмады. Хуҗасы Ризван абзый, эштән кайтып керү белән, беренче эш итеп, этне бәйдән азат итте, карлы суга бата-чума өй эченә кереп китте. Ул резин итеген киеп...
Шайдуллина
Рузиля
Количество голосов: 29
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Борын-борын заманда яшәгән, ди, ике патша. Алар икесе дә зур патшалык белән идарә иткәннәр, акыллы һәм белемле булганнар. Бер патшалыкта кешеләр яшәгән. Анда Галим исемле карт патша идарә иткән. Ул Энциклопедия исемле патша белән бик дус булган. Энциклопедия патшаның илендә бик күп китаплар яшәгән. Тирә-яктагыларга аң-белем өләшкәнгә күрә, бу патшалыкны Белем иле дип атаганнар. Белемне сатмаганнар, теләгән кешегә бушка биргәннәр. Башка патшалыклардан килеп, биредә күп нәрсәгә өйрәнә торган булганнар. Бу дөньяда озак яшәгән Энциклопедия патша күпне күргән карт булган. Кешеләр аннан алган...
Хусаинова
Алсу
Количество голосов: 262
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Авылда да инде караңгы төшеп килә, авылның буеннан-буена, мал-туар, җылы сөт исе таралган. Кошларның да сайраган тавышлары ишетелми, сирәк-мирәк кенә сайрашып алалар да, тыналар. Шомлы итеп кенә ябалак кычкырып куя, авылга бик якын урнашкан әрәмәлектән, ач этләр улавы ишетелә. Якты, җылы көнне, караңгы, шомлы төн алыштыра. Авыл өйләренең утлары бер-бер артлы сүнеп баралар, авылда тынлык хөкем сөрә, тик менә авылның иң читендә урнашкан кечкенә генә бер йортның, бер як тәрәзәсеннән урам якка ут төшеп тора. Димәк, Чулпан тагын йокламый. Чулпан- бик тыныч һәм серле кыз. Ул күктәге якты...
Рашитова
Алсу
Количество голосов: 84
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Кышкы көн иде. Бу көн бүтәннәрдән аерылмый иде, ләкин Мөхтәсәр өчен гади көн түгел. Ул йокысыннан ук шатланып уянды, мәктәп портфелен эзләп тапты. Кичтән, кызыл пакетка төреп, шунда салып куйды ул шатлыкны. Менә хәзер шул сөенечле портфельне киеп, мәктәпкә барырга әзерләнә. Әнисе, малайның портфеленә шикләнеп карап-карап алса да, иртүк малаеның кәефен бозмыйм дидеме, ул-бу дәшмәде. Кесәләрен, портфелен тикшергәнне бер дә яратмый шул яшүсмер малай. Бу турыда өйдә һәрвакыт бәхәс чыгып тора, бу бәхәстә Мөхтәсәр һәрвакыт җиңүче булып кала иде. Урамнар ак мамык кар белән капланган. Агачлар ак...
Бадриева
Альфия
Количество голосов: 249
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Көн кичкә авышкан чак. Тротуардан әкрен генә өйгә кайтып киләм. Җәйге кичнең матурлыгына сокланып салмак кына атлыйм. Артымнан тротуарны кул таягы белән шакылдата-шакылдата баручы 4-5 яшьлек кыз баланы җитәкләгән бер ханым бара. Бу гаилә белән якыннан таныш булмасам да, кечкенә шәһәрдә яшәгәнлектән, алар турында бераз хәбәрдар идем. Кыз бала тумыштан дөм сукыр. Һәрчак кара күзлек киеп йөргәнлектән бервакытта да аның күзләрен күргәнем юк. Бала әнисенә бертуктаусыз сораулар бирә: - Әнием, сабантуйга безгә кунаклар килерме икән? - Әлбәттә, кызым, Себердән Ләйсән апаңнар кайта. - Ләйсән...
Гайнуллина
Айсылу
Количество голосов: 46
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Мин кечкенә шәһәрдә яшим. Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлешенә урнашкан Минзәлә шәһәрендә 17 меңләп кеше яши. Шәһәремнең бай тарихы бар. Бездә кайчандыр Пугачевлар гаскәре дә булып узган, патшабикә Екатерина II нең дә эзләре саклана. Шәһәр хакимияте тарих эзләрен чагылдыручы биналарга реконструкция ясап үткәнебезне бүгенге көн буыннар өчен саклап тора. Соңгы арада шәһәребез искиткеч зур үзгәрешләр кичерде. Берсеннән – берсе матур йортлар, сәүдә үзәкләре төзелде. Спорт корылмалары турында әйтәсе дә юк! “Олимп” теннис корты, “Юбилейный” спорт комплексы, “Юность” дип аталучы боз сарае шәһәр...
Салдаева
Ләйсән
Количество голосов: 174
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
- Улым, улы-ы-ым, уян инде, кадерлем! Битләреңне, кулларыңны югач, Аллаһы боерса, икебез тәмләп чәй эчәрбез! Аннан соң бит әле, бүген безнең эшләребез дә бик күп, онытмадыңмы, ә, бәләкәчем минем?! Их, ничек рәхәт тәрәзәдән төшкән җылы кояш нурлары астында Мәрьям әбисенең тәмле сүзләрен тыңлап ятуы Рөстәмгә. Шундый нык ярата Рөстәм әбисен! Чөнки ул әтисен дә, әнисен дә хәтерләми. Әбисеннән сораштыра башласа, аның сүзе кыска – алар сине, балам, көн дә күктән күзәтәләр, синең өчен борчылалар, сине бик нык яраталар,- дип кенә әйтә. Кызык та инде аның әбисе, һәр җөмләсендә Алла теләсә, Аллаһы...
Низамова
Сюмбель
Количество голосов: 171

Страницы