Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Кечкенәдән үк яратты Ирек атларны. Шәһәрдә торса да, аның куңеле гел авылга ашкынды. Ял көннәре җитсә, күңеле үзенә урын таба алмый башлый. Күрше абыйларында гына булган Очкынны сагына ул. Әтисе аңа: “Сиңа ат җене кагылган”, - ди. Авылга әбисенә кайткач, ул өстен генә алыша да күршеләренә ашыга. Кайчан керсә дә, аны күрше Мансур абыйсы куып чыгармый, ачуланмый, ә киресенчә, үзе белән ат абзарына алып керә, атны иркәләргә рөхсәт итә. Ирек моңа кош тоткандай сөенә. Мансур абыйсы аны акрынлап ат җигү, аңа атланып йөрү серләренә төшендерде. Атка атланып йөргәндә Ирекнең йөрәге йөрәк читлегеннән...
Зямилова
Айзиля
Количество голосов: 44
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
“Уф тагын яз. Кешеләрнең чирләре кузгала торган чор... Чирләрнең булмаса, депрессия...” - дип уйлады, йокыдан торыр-тормас Румия. Язны нигәдер яратмый ул. Теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, календарьгә күз төшерде, 1 нче март, язның беренче көне. Әкерен генә мәктәпкә барырга дип киенә башлады Румия, ашыкмады. Аш бүлмәсенә чыкты, әтисе дә әнисе дә эшкә киткәннәр инде. Өстәлдә язу “Кызым, суыткычта пирог бар, алып чәй эч һәм туган көнең белән” - диелгән. Румия инде онытканнардыр дип уйлаган иде, ләкин юк икән, онытмаганнар. Әнисе кушканнарны үтәде, пирогны ашады да, мәктәпкә барыр алдыннан...
Касимова
Илюза
Количество голосов: 463
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Муса Җәлилнең якты истәлегенә багышланган хикәя (шагыйрь исеменнән язылган) Төшләремдә генә мин ирекле Беренче төш Күбәләк миңа нинди хәбәр китергән икән? "Кызык! Ә ни өчен кояш бүген кичәгегә караганда ныграк яктырта? Хм... Ә нигә яз көне сыерчыклар сайрыйлар, ә кыш көне-юк? Ә нәрсә ул теге агачта үсеп утыручы кызыл һәм түгәрәк әйбер?.." Бу мең төрле соравымның җавабын тизрәк беләсем килә иде, шуңа күрә әниемә мөрәҗәгать итәргә булдым. [Миңа монда бары тик 5 яшь кенә иде] Әнием мине күтәреп алды да, итәгенә утыртты. Барысын да тәфсилләп сөйли башлады. Ул еш кына "Аллаһы...
Садриева
Эндже
Количество голосов: 88
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Матур яшәү – буш сүз генә түгел, Ул дөньянга нурлар тарату. Кеше гомерен ямьле, нурлы итә Матурлыкны ихлас ярату Кечкенә чакта дус кызым белән өй түбәсенә менеп җир белән күк тоташкан урынга – офыкка карарга ярата идек. “Шунда барып җитсәң иде, анда җирнең читедер инде?!” – диешә идек. ...Җәйге бер көндә яшел болын буйлап йөгердек тә йөгердек. Әнә ике каен үскән җирдә ул офык дигәнең. Күп калмады, хәзер барып җитәбез! Менә ул ике каен – янәшәбездә. Ә җир белән күк тоташкан урын тагы ерак. Кулга-кул тотышып тагы йөгердек... Тәмам арып беткәч кенә аңладык – офыклар...
Усманова
Залина
Количество голосов: 33
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Һәр телнең узенчәлеге, һәр халыкның үзенә хас сыйфатлары, кабатланмас культурасы, традицияләре, милли ашлары була, һәркемнең үзенеке-үзенә якын. Күп милләтләрне берләштергән, безнең өчен икенче туган тел-бөек рус теленә карата мәхәббәтем зур. Әмма үзебезгә карата да тиешле ихтирам күрсәтә белсәк иде. Горурланырлык әйберләребез бихисап бит. Муса Җәлил һәйкәле яныннан мин бер вакытта да дулкынланмыйча уза алмыйм: шагыйрьнең батырлыгы, рухи көче татарларга гына түгел, башка халыклар өчен дә үрнәк булырлык. Балачакта әнием яттан сөйләгән шигырьләрен әле дә булса оныта алмыйм. Ә “Моабит...
Сахабетдинова
Регина
Количество голосов: 150
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Югалу (Хикәя) ...Их, бүген дә әнисе аны аңламады. Һаман иртәгә дә иртәгә дип, вәгъдә ителгән чыршыны алып кайтмый бит. Иртәгә инде соң булачак, теләкләр тели торган кич бүген бит ул. Ә ул хыялланган иде бит. Кыш бабайга хат язып, әтиләренең үзләренә кире кайтарырга ярдәм итүен сорарга уйлаган иде. Әнисе шуны да аңламый... Әнисенә үпкәләгән кыз акрын гына киенеп, бер күзсез йомшак аюын күтәреп, урамга чыкты һәм күзе караган якка атлады. Кыш. Шәһәр урамнары яңа ел бәйрәменә төрле утлар белән күптән инде бизәлгән, һавада бәйрәм исе. Шәһәр халкы якыннарына бүләк, өстәлгә куярга җиләк-...
Хафаева
Айгуль
Количество голосов: 57
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Яшьлек, Гомрең кыска синең, Шундый кыска булып тоела, Кичен чәчәк аткан була, Ә таңында инде коела... Һади Такташ. Гүзәл белән Марат кечкенәдән үк бик дус иделәр: бергә үстеләр, бергә укыдылар, хәзер дә бергә югары уку йортында укыйлар. Ничек рәхәт аларга икесенә! Алар, чын дуслар, бер-берсенә барысын да сөйлиләр, бер-берсе белән сер алышкач,күңелләре бушаеп киткәндәй була иде Гүзәлнең. Тик Маратның күңеле бушамады: аның беркем дә белмәгән сере бар иде. Аны хәтта Гузәл дә белми шул. Ул сер аңа тынлык бирми, инде җиде ел шул сер аның йөрәген тырный, әрнетә. Аның сере бик...
Габдрахманова
Алина
Количество голосов: 58
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Күршедә янгын булды... Минем янгынны алай якыннан күргәнем юк иде. Ишетеп беләм, укып беләм, экраннан күреп беләм, ләкин болай якыннан күргәнем юк. Әбиләрнең: “Бурдан кала, уттан калмый,” - диюләрен дә үз күзләрем белән күргән янгыннан соң гына аңладым. Чөнки күршебез бик уңган, алдын-артын һәрвакыт үлчәп, карап йөри торган кеше. Аның йорт-җире башкаларныкыннан үзенә бер чисталыгы, пөхтәлеге белән аерылып тора. Елның теләсә кайсы фасылында иртән кайчан торсаң да, күршең инде күптән торган, чип-чиста ишегалдын себереп йөри торган була. Кышын яуган кар да аның ишегалдында бер көн дә ятмый –...
Мустафина
Диляра
Количество голосов: 30
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Җәйге җылы кич. Йолдызларның иге-чиге юк. Ай бөтен җирне яктыртып тора. Шундый рәхәт. Өйдәге эссегә түзәрлек түгел. Шуңа да Айгөл әнисе белән урамга, саф һавага чыгып утырдылар. Әнисе күк йөзендәге йолдызларга сокланып карап торды да, теләкләрен тели башлады. Айгөл кечкенә әле, әмма ул да үзенчә уйлар дөньясына чумган. “Ходаем, балаларым арасындагы туганлык җепләре өзелмәсен, балаларым исән-сау булсыннар,”-дигән сузләр кызны сискәндереп җибәрде. Нәрсәне аңлата бу сузләр? Туганлык җепләре нинди була,акмы, әллә башка төсләрдә дә була микән? Куп сораулар яңгырады кызның башында. -Әни...
Гафурова
Алия
Количество голосов: 128
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Кеше китсә, исеме калсын Исәннәргә сагынып сөйләрлек... Табигатьтә яз хөкем итә. Якты җылы кояш нурлары, яшь үлән, яфрак исе, туган җирләрендә кайтып оя коручы кошларның шат авазы җаннарны иркәли. Авыр кышларның үтүен зарыгып көткән авыл халкы сөенеп бетә алмый. Шушы вакытта Кәзкәй авылының Солтан (Солтангали) гаиләсендә бер малай дөньяга аваз сала. Аңа Шагали дип исем кушалар. Бу 1919нчы елның 20 май иртәсе була. Малай көннән-көн үсә, әткәсе һәм әнкәсе шатланып туя алмый. Ачлыгы, ярлылык та комачау итми. Алар хезмәт сөючән, тормышның ямен табып яшәүче урта хәлле крәстиян булалар....
Мухутдинов
Айрат
Количество голосов: 62

Страницы