Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
        Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең  газиз туган ягына әйләнеп кайта. Безнең чиксез киң илебездә матур шәһәрләр, авыллар бик күп. Тик бөек  татар телендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләренә буйсынып яшәгән кешеләр, әлбәттә, Татарстан республикасында  гомер кичерә. Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иң зур республикаларның берсе. Шулай ук хәзерге Татарстан йөздән артык милләткә туган йорт, туган як. Ул күпмилләтле республика. Татарстан үзенең...
Рахматуллина
Альфира
Количество голосов: 39
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
         Балачак- кеше тормышының иң мөһим чоры.Булачак тормышка әзерләнү түгел,ә чын , мәгънәле,үзенә бер төрле, кабатланмас тормыш ул.Бүгенге сабыйның киләчәктә нинди кеше булып җитешәчәге хәлиткеч дәрәҗәдә аның балачагы ничек узуга,аны кем җитәкләп йөрүгә,тирә-юньдәге мохиттан аның зиһененә һәм күңеленә нәрсәләр керүгә бәйләнгән. В.А.Сухомлинский Балачак... Кеше гомерендә бер генә мәртәбә була торган иң күңелле мизгелләрнең берсе.Дөньяга беренче мәртәбә аваз салуга ук, син якты дөньяны күрәсең. Тора-бара әкренләп йөрергә, сөйләшергә өйрәнәсең,  тормышны...
Файзуллина
Алина
Количество голосов: 43
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Иртәнге кояш нурлары Энҗенең  битләрен акрын гына сыйпап узды. Әлеге рәхәт мизгелләрдән аерылырга теләмичә,Энҗе күзләрен ачарга ашыкмады. “Кояшның куллары бардыр,-диеп уйлады ул,хыялларга бирелеп,-әнә бит ничек йомшак,җылы итеп сыйпап уза...Кызык, ә сөйләшә белсә, “Ят,кызый, имтиханнарың артта,әти-әниең яныңда,барыгыз да сау-сәламәт.Рәхәтләнеп иркәләнеп кал,алда-тормыш сынаулары,”-дияр идеме, әллә, киресенчә,әбисе әйткәндәй, “арт ягыңа кояш төшкәнче йоклыйсың,бәхетне таң белән торганнар алып бетерер”,-диеп, яратып ачуланыр иде микән...” Әбисе исенә    төшкәч,Энҗенең...
Гилаева
Эльвина
Количество голосов: 18
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
  Эх... Бу вакыт дигәнең... Кая ашыга икән ул?Әллә кешеләргә үзенең беркайчан да җитмәгәнен аңламый ул?Аңлыйдыр.Ә аңласа нигә азга гына туктамый икән? Эх, шул вакытны! Нигә без кешеләр аны туктата яки кире кайтара алмыйбыз икән? Табигать шулай яраткан күрәсең. Без кешеләр моның белән килешергә тиеш.Тик кайчак та вакытны туктатасы яисә кире кайтарасы килә.Вакытны кире кайтарып булса,без бит үзебезнең хаталарыбызны төзәтә алачакбыз.Тик юк шул.Вакытны кирегә борып булмый.     Рәмилә белән Тимурның танышуы бик сәер башланып китте.Мәктәптән кайтканда интернет челтәрендә...
Хайдарова
Ильзира
Количество голосов: 26
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
           Кеше гомере, тормыш, яшәү мәгънәсе… Ходай тәкъдире белән Җир йөзендә аваз салган мизгелдән алып, тормышның һәр мизгеле аша адәм баласы яшәргә өйрәнә, ялгыша, хаталана, шул хаталар аша тормыш тәҗрибәсе туплый. Тик Язмыш һәрбер  адәм баласына үз тәкъдирен яза, тормыш юлларын билгели. Кеше, үзенең ни дәрәҗәдә тормышны кабул итүеннән чыгып, яшәргә өйрәнә, көрәшә, кешелек кыйммәтләрен аңлый башлый. Үзен-үзен белә башлаган чактан алып гомеренең соңгы мизгеленә кадәр һәр кеше үзендә чын Кеше була алырлык көч табамы соң?!  Яралы язмышлар, гыйбрәтләр...
Сулейманова
Назлыгуль
Количество голосов: 198
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
“Күрәсеңме, бүгенге төн нинди якты? Әйе. Ә нәрсәгә якты икәнен беләсеңеме?-якынрак утырды. Ай яктырта. Син дә минем тормышымны, шул ай кебек, караңгы вакытларда яктыртсаң иде,- диде ул” Балалар авызларын ачып калды. “Ләкин күк йөзе айдан гына якты түгел иде, йолдызлар да, күчләп-күчләп , төрле урыннарда җыелган. Шул күчләр, кара скәтергә сәйлән чәчкән сыман, таралган иде. Шундый матур! Әйтерсең лә күк тә, табигать тә, хәтта акрын гына, салмак көй уйнаучы җил дә бу төнне бары тик безнең өчен генә “яшиләр” кебек тоела иде. ” Шул вакытта берсе: Әбием, ә тагын? Тагын!...
Хасанова
Зульфия
Количество голосов: 69
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Җирнең кайсы гына ноктасында булсам да, гел бер үк кешеләрне күрәм. Бүген минем Казанда беренче генә көнем, ләкин каршымдагы кешеләрне үзем туган Испаниядә дә көн саен очраткан кебек. “Саф һава сулап, бүгенге көн өчен энергия җыям” дип акланып, үзләренең Инстаграмнары өчен яңа фотолар ясарга килгән кешеләр монда бихисап. Әнә берсе иртәнге сәгать җидедә үзенең “подписчикларына” видео аша хәерле позитив иртәләр, уңышлар теләп, башы күккә тигәндәй елмаеп мөрәҗәгать итә дә, соңыннан борынын салындырып, инде биш ел буе интегеп эшләгән эшенә китә. Ә берсе үзен иртәнге кояш нурлары һәм ямь-яшел...
Хазеева
Чулпан
Количество голосов: 78
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
     Тышта  кар ява. Күңелгә тынычлык, киләчәккә өмет өстәп, ап-ак кар ява... Ләкин Наиләнең күңеле тыныч түгел. Яңа ел җитте исә, ул боегып кала, җанына урын таба алмый борсалана башлый. Менә бүген дә нәрсәдер булыр төсле күңеле әллә кайларга ашкына. Балалар әтиләре белән урамга чыршы тирәсеннән әйләнеп керергә чыгып киттеләр, ә Наилә күңеле белән әллә кайларга очты.      Аның балачагы бик бәхетле иде. Әнисе -мәктәптә укытучы, әтисе-шофер, Наилә мәктәптә укый, энесе Нәфис бакчага йөри. Алар буш вакытларында су керергә, җиләк, гөмбә җыярга йөриләр...
Ахметзянова
Сюмбель
Количество голосов: 16
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Азат быел 5 нче сыйныфны тәмамлады. Ул авылда яши. Бик яхшы билгеләренә генә бетергәнгә, әтисе белән әнисе аңа велосипед бүләк иттеләр. Азат өчен бу көтелмәгән шатлык булды. Шулай да, тиз генә велосипедына утырырга ашыкмады малай. Бүләк Муйнак оясы янындагы рәшәткәгә сөяп куелган, ә Азатның күзләре гел олы юлда. Әти-әнисе өчен бу яңалык түгел. Күрше Зәйтүнә әбинең оныгы Камилне көтә иде уллары. Азат белән Камил –җан дуслар. Алар кечкенәдән үк гел бергә. Бер телем ипиләрен дә бүлешмичә ашамыйлар. Камил шәһәрдә яшәсә дә, һәр ялын әбисе янында уздыра. Дустының  кайтканын күрмичә калды...
Нуретдинов
Нурфат
Количество голосов: 17
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Дәресләр беткәч, Гүзәлгә бүген үзенә генә кайтырга туры килде. Ул, гадәттәгечә, үз уйларына бирелеп,еш кына башын күтәреп,күккә карап ала, болытларны күзәтеп бара . Кыз яши торган балалар йортыннан ерак түгел үсеп утырган зур имән янында ниндидер тавыш ишетеп, Гүзәл туктап калды. Якынрак килгәч, елап утырган бер кызны күреп алды. -Ни булды? Нигә елыйсың? – дип сорады Гүзәл. Кыз күтәрелеп тә карамады, елавын дәвам итте. -Тагын көләләр, алдыйсың , диләр. Ә мин алдамыйм! – дип сөйләнде ул, Гүзәлгә карамыйча гына. Гүзәл бернидә аңламыйча: -Кемнәр көләләр? Нәрсәдән? Нәрсә турында...
Абдуллина
Динара
Количество голосов: 158

Страницы