Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Таң атып килә. Киң шәфакътән иренеп кенә ягымлы кояш күтәрелә. Әйтерсең лә, аның да барлык җан ияләре шикелле үк, татлы йокысыннан уянасы килми. Ул салмак кына үзенең беренче йомшак, сихри нурлары белән җирне сыйпый. Назлы иркәләүне тойган бар табигатькә җан иңә.Урман-кырларны яңгыратып кошлар сайрап җибәрә, җәнлекләр үзләренең көндәлек тормыш мәшәкатьләренә кереп чумалар. Өннәрен, ояларын тәртипкә салалар, газиз балаларына тәрбия кылалар. Аналарының киң кайгыртучанлыгын, назын тойган җәнлек балалары, бер-берсе белән шаярышып, урман аланында сикерешеп уйныйлар. Үзләренчә көй чыгарып салкын...
Сибатов
Айнур
Количество голосов: 144
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Ниһаять, мин дүртенче сыйныфны бетердем. Саубуллашу көннәре килеп җитә,ләкин аңа кадәр без имтиханнар яздык. Кайвакыт безгә бик авыр булды. Әмма без булдырдык һәм тиз арада бәйрәмгә әзерләнә башладык. Зур бәйрәм булды мәктәптә. Монда кемдер җырлады, биеде, ә мин укытучым турында шигырь сөйләдем. Минем беренче укытучым Гилманова Миләушә Мансур кызы. Ул чынлапта шигырьдәге сузләргә охшаган ул: "нәкъ әнием чикелле!", гадел, йомшак күңелле. Бу бәйрәм күңелле дә шул ук вакытта моңсу да иде. Аерым бәйрәмебез ат спорт клубында булды. Бу онытылмаслык иде! Без башта атларны карадык, аннары аларга...
Салихова
Зульхиджа
Количество голосов: 79
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Элек заманда бер авыл читендә бакчачы бабай яшәгән, ди. Аның алмалары бик сихәтле, тылсымлы булуы белән тирә - юньдә макталган. Көннәрнең берендә, бабайның өйдә булмавыннан файдаланып, бер усал малай бик күп итеп алма җыеп чыккан, алмагачларның ботакларын да сындырган. Малай урлаган алмаларны ашаган. Тылсымлы алма ашап көчле, куәтле буласы килгән икән аның. Өенә кайтып керсә, өйдәгеләр ах иткәннәр. Көзгегә караса, күзе зурайган, кызарган, битләре каралган, колаклары тимгел – тимгел булып, черегән алма кебек ямьсезләнгән, маңгаена ботак үсә башлаган. Әтисе белән малай тиз генә бабай янына...
Хабибуллина
Зарина
Количество голосов: 39
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Яз! Бөтен җирдә алмагач, шомырт агачларының хуш исе таралган. Кайдадыр бик матур итеп сандугач сайрый. Язгы йомшак җилләр күңелләрне җилкендереп кайдадыр ашкындыра. Муса белән Зариф җитәкләшеп урман аланына килеп чыктылар. Ничек рәхәт! Бу язда бирегә беренче килүләре. Ике дус гел шулай көннәр җылыттымы табигать кочагында вакыт үткәрәләр. Аяк очында гына күкрәп утырган урманны бигрәк тә үз итәләр. Анда рәхәт бит, телисең икән “качышлы”, яисә “илбасарлы” уйна. Кайда нинди матур алан бар, кайда җиләкләр бик шәп пешә, кайда гөлҗимеш уңа – барысын да белеп тора малайлар. Мөгаллимнәре Габдулла...
Мусина
Резида
Количество голосов: 120
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Һәр кешенең күңел түрендә генә йөрткән изге, самими хисе була. Ул – мәхәббәт. Газиз әти - әниеңә, туган йортыңа, җиреңә, табигатькә. Әлеге хис безне ераклардан чакырып кайтара, җырлар көйләтә, шигырьләр яздыра. Табигатем! Үзең серле, үзең гүзәл, үзең газиз син! Бүгенге көнгә кадәр әле синең кадереңне аңламаганмын икән мин... Язның беренче билгеләре күренүгә яланаяк хәтфә болыннарда йөрергә яратам. Җаныма рәхәтлек, тәнемә шифа бирә торган әлеге хис мине балачактан бирле озата килә. Үз җиремнең хәтфә чирәмнәре кыйммәтле келәмнәргә дә алыштыргысыз икән бит ләбаса. Яратам, чүп үләннәреңә...
Набиев
Данияр
Количество голосов: 28
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Бервакыт чәчәкле матур болында Зәңгәр чәчәк һәм Кызыл күбәләк очрашалар. - Минем исемем Кызыл Күбәләк. Ә синең исемең ничек? - Минем исемем Зәңгәр чәчәк. Алар озак кына сөйләшәләр. Кызыл Күбәләк үзенең яңа дустына бер серен ача: - Минем Мәскәүгә китәсе килә. - Нәрсә калган ул Мәскәүдә? Кызык түгел анда, - дип каршы төшә Зәңгәр чәчәк. Анда өйләр дә гел таштан гына, бер карар әйбер дә юк. Тик дустын күпме генә үгетләсә дә, күбәләк хыялыннан кире кайтмый. Ул Мәскәүгә бару уе белән яна. Дусты белән очрашырга да вакыт тапмый. Бәлки, очып киткән дә булыр иде, тик көн үзгәрә....
Шарафутдинова
Алия
Количество голосов: 17
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Борын-борын заманда бер урманда яшәгән ди бер Куян. Шул урманда алма агачлары күп булган. Бу Куян бик оста пешекче булган, тәмле-тәмле ризыклар пешергән. Иң тәмлесе аның алма бәлеше булган. Куян пешергән алма бәлешләрен бөтен урман җәнлекләре бик яратып ашаган. Ә Куян барысына да бик рәхәтләнеп ашаткан. Бөтен җәнлекләр безнең Куяныбыз белән дус булып йөргән. Бу елны бик коры булган. Күпме агачлар, куаклар, чирәм харап булды. Алма агачлары да корыды. Шул кайгыдан безнең Куян бик борчылды һәм бүтән шундый тәмле бәлешләр пешерми башлады. Ә урман җәнлекләре моны аңламадылар һәм Куян артыннан...
Муксинов
Расим
Количество голосов: 111
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Күзләр – кешенең күңел көзгесе. Күзләрдән кешенең барлык хис-тойгыларын, уйларын күрергә була. Күзләрдә – кешенең эчке дөньясы. Дәрестә укытучы апа күзләренә игътибар итсәң... Дәреснең һәр мизгелендә күзләр үзгәрә. Дәрес башланганда бу күзләр балкып тора. Еш кына мин аларда кояшның ягымлы иркә нурларын күрәм. Бу кояш һәрберебезгә тигез карый, һәркемгә җылы өләшә, күңелләрне яктырта. Укытучы апа каршында җавап биргәндә мин бу күзләрдә теләктәшлек күрәм. Фикерне әйтеп бетерә алмый торганда, укытучым күзләренә карасам... Алардан күренмәс нурлар аша эчкерсез ярдәм агыла. Игътибар белән...
Хужанбердиева
Гузель
Количество голосов: 206
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Бүген Рәсим өчен беренче тапкыр кояш сүнгән кебек булды. Әле бит иртән  генә ул үзенең җылы нурлары белән малайның битеннән иркәләде, мәктәбенә чаклы озата барды, хәтта дәрескә кергәч тә, барлыгын сиздереп, тәрәзәдән елмаеп карап торды. Соңгы дәрес әдәбият дәресе. Гөлнур апа укучыларына өй эше итеп шигырь ятларга биргән иде. Бүген яттан сөйлисе булганга, берсе дә тәнәфестә чабып йөрмәде: һәрберсе шигырь ятлау белән мәшгуль. Дәрескә кыңгырау чылтыраса да, Гөлнур апа күренмәде. Инде дәреснең яртысы үтте диярлек, класста шау-шу башланды. Шулчак ишек ачылды. Укытучының йөзе борчулы. Ул,...
Нуретдинов
Нурфат
Количество голосов: 99
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Көне буе туктамыйча кар яуды. Ул бөтен дөньяны акка күмде. Урамда йөрергә сукмак та калмады. Мин бу күренешкә сөендем генә. Чөнки миңа әтием яңа чаңгы алып кайтты. Шул чаңгыларга басып тизрәк урамга чыгасым килә. Иптәш кызларым белән урманга да барырбыз әле. Миңа урманда кар өстендәге эзләрне күзәтү бик ошый. Бервакыт шундый кызык хәл булды. Кардагы эзләр буйлап йөрүче бер мин генә түгел икән. Куак артында нидер барлыкны сизгәч, сискәнеп киттем. Ә анда... Аучы! Кемгә атарга җыена икән дип карасам, ерак та түгел бер агачта тукран утыра. Үзе туктаусыз тукылдый. Ни буласын аңламый да, сизми...
Галиева
Эльвина
Количество голосов: 60

Страницы