Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Минем туган телем – татар теле. Мин татар булуым һәм Татарстан Республикасында яшәвем белән горурланам. Республикабыз безгә яшәргә һәм үсәргә бик яхшы шартлар тудыра. Әнием бервакыт миңа түбәндәгеләрне сөйләде: ”Элек район үзәкләренә, Казанга баргач татарча сөйләшергә кыенсына идек. Безгә татарлар дип кырын карый иделәр . Татар телен, татарларны бер баскыч түбән итеп карадылар. Татар мәктәпләрен бетереп, авылларда да русча укытырга тырышып карадылар. Әкренләп бу сәясәтнең яхшы түгеллеге ачыкланды. 1990 елда Татарстан суверенлык алгач хәлләр яхшы якка үзгәрде. Татарларга татарча уку,...
Гарифянова
Миляуша
Количество голосов: 199
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
- Юк, кызым! Син дәү булып үсәргә ашыкма. Бала чакның кадерен белеп яшә. Сабый чакның томан кебек, офыкка таба омтылып, таралып беткәнен сизми дә калырсың, - дип әйтергә ярата иде минем Фәния әбием. Бик тәмләп, ашыкмыйча, әллә нинди йомшак назга төреп әйтә иде әбием ул сүзләрне. Мин балалыгым белән, аларның мәгънәсенә төшенеп маташмый идем, әлбәттә. Бары тик әбиемнән аларны кат-кат әйттергәнем истә. Еллар уза торды. Менә мин, кечкенә кулымны әниемнең җылы учында тибрәтеп, мәктәп бусагасын атлап кердем. Башымда мең төрле сорау, тавык чүпләп бетермәслек каршылыклы уйлар һәм мине үсендереп,...
Валиева
Регина
Количество голосов: 183
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Көтеп алган каникуллар да килеп җитте. Мәктәп белән вакытлыча саубуллашып өйләргә таралыштык. Дүрт ел вакыт үтеп тә китте.Бик күңелле чыгарылыш кичәсе булды.Мәктәп коллективы, килгән кунаклар безгә уңышлар теләп озатып калдылар.Без бик дулкынландык һәм шатландык та. Укытучыларыбыз төпле белем һәм тәрбия бирергә тырыштылар.Зур рәхмәт аларга. Дүрт ел буе белем дә алдык, буйга да үсеп киткәнбез.Әтием әйтә, әнисе, кызыбыз ничек үсте, синең буйга җитеп килә, ди. Аңладым инде, урамда гына уйнап йөрмәссең, әниеңә дә буышырсың дигән сүзе. Быел каникулны файдалы итеп үткәрергә тырыштым. Әни...
Валеева
Гузель
Количество голосов: 65
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Яшәгән ди, булган, ди, бер үрдәк бәбкәсе. Исеме Йомшаккай булган, ди. Ул бик куркак булган. Хәтта берүзе урамга чыгарга да курыккан. Көннәрдән бер көнне ана үрдәк аны урамга чакырган. Менә Йомшаккай урамда инде. Бар нәрсәдән шүрли үзе. Беренче булып ул песи балаларын, эт балаларын күрде. Алар гөр килеп футбол уйныйлар иде. Менә аны песи балалары, эт балалары үзләре яннарына чакырдылар. - Әйдә безнең белән футбол уйнарга! - диделәр Үрдәк баласы баласы курыкты һәм ризалашты. - Әйдә! - диде. Озакламый аларны барысын да аналары ашарга чакырды.Үрдәк бәбкәсе аларның ризыгын яратмады...
Гильфанова
Азалия
Количество голосов: 52
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Тыныч тормышның яме югалды. Гаиләдә дуслык китте, олы кешегә хөрмәт бетте. Барысы да бер мизгел эчендә булды. Барысына да бер генә гаеп бар – фатир хосусыйлаштыру... Әби-бабай, ике онык һәм килен кешедән торган гаилә бербөтен булып яшәделәр. Рәсимә белән Шәүкәт бабайга ул булган, Әминәгә тормыш иптәше, ә Алмаз белән Адиләгә әти булган кеше – Рәсимне югалткач та  алар сынмадылар. Әби белән бабай Алмаз белән Адиләгә куандылар, улыбызның җимешләре дип сөенеп яшәделәр. Әминә дә үз балалары өчен кайгырмады, чөнки өендә аларны караучы һәм ышыклаучылар бар иде. Шуңа күрә Әминә эшенә бирелеп...
Зайнуллина
Диана
Количество голосов: 53
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди әби белән бабай. Булган ди аларның бик акыллы, матур, эшчән, кыю Гөлтамчы исемле кызлары. Ул урманга җиләк җыярга йөререгә бик яраткан. Көннәрдән - беркөнне бу кызның әбисе авырып киткән ди. Ул кызын янына чакырган да: - Кызым, миңа урманнан шифалы үләннәр җыеп алып кайт әле, -дигән. Гөлтамчы, уйлап та тормыйча, кәрзинен алган да урманга чапкан. Ул урманга барып җиткәндә караңгы төшкән, күкне кара болытлар каплаган.Гөлтамчы шифалы үләннәрне ничек табармын дип бик кайгырган, күзләре яшьләнгән.Шулвакыт ерактан бик моңлы җыр ишетеп туктап калган...
Шаймарданова
Адиля
Количество голосов: 56
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
- Тып-тын! “Шып” иткән тавыш та юк! Сәер! Мин кайда соң? Караңгы һәм куркыныч! Нәрсә соң бу? Кайда мин? Тукта, идәндә нәзек кенә яктылык җебе күренә. Барыйм әле әкрен генә шунда. Әй, бу ишек икән бит! Ишек артындагы бүмәдә ут яна һәм ниндидер тавышлар ишетелә. Ачаргамы ишекне, юкмы? Аллага тапшырып, ачыйм әле... Алга атлыйм... һәм кинәт... - Рәхим итегез! - Кем сез? Мин кайда? - Бер дә курыкмагыз. Үзегез дә күрәсез: сез музейда. Ә без – музейдагы ядкярләр. - Сез сөйләшәсез мени? - Әйе. Таныш, дустым, без Тукай бүлмәсендә. Биредә бар экспонат та бөек шагыйрь турында сөйли. -...
Музафаров
Айрат
Количество голосов: 84
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Борын-борын заманда яшәгән, ди, Тәмлетамак исемле бер аю баласы. Ул бик шук, шаян булган, үзенең көчле булуы белән мактанырга да яраткан. Тик иң яратканы бал икән. Бер дә әнисе сыйлаганга гына риза түгел, ди. Беркөнне кулына савыт тоткан да бал эзләргә чыгып киткән бу. Җырлый-җырлый бара икән урман буйлап, бик матур аланга килеп чыккан. Бал кортлары чәчәктән-чәчәккә кунып савытларына бал җыялар икән. Тәмлетамак аларның савытлары тулганны көтеп торган да артларыннан йөгергән. Зур агач куышында яшиләр икән алар. Тәмлетамак, батыраеп, агачка үрмәләгән. Бер кулына савытын тотып, икенче кулы...
Газизова
Алина
Количество голосов: 54
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Безнең көннәрдә түгел, бик борын заманда яшәгән , ди. бер куян. Булган,ди, аның бик матур, бик сылу бердәнбер кызы. Куян кызын назлап, иркәләп кенә үстергән, ә Чибәркәй иркәләгән саен, киреләнә генә барган, Әнисенең бер сүзен дә тыңламаган, йорт эшләрендә дә булышмаган, хәтта әнисенә ямьсез сүзләр әйтүдән дә оялмаган. Кызының һәр сүзе әнисенең йөрәгенә энә шикелле кадалган. Тора-бара энәләр шулкадәр күбәйгән һәм беркөнне әнисенең йөрәге авырта башлаган. Чибәркәйгә бик күңелсез икән: назлап сөюче дә, тәмле ризыклар белән сыйлаучы да юк икән. Сәбәбен белгәч, табиб эзләп чыгып киткән. Елый-елый...
Нуриева
Аделя
Количество голосов: 34
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Кеше кайда гына яшәсә дә аны һәрвакыт рухландырып, җылытып торучы изге урын- туган җир бар. Мин- Апас ягы, Тау ягы баласы. Эшчән, кунакчыл, бай тарихлы төбәктә тууым белән чын күңелемнән горурланамын. Дөньяга килгән һәр сабый беренче сулыш алуы белән туган як әлифбасын өйрәнә башлый. Табигатьне өйрәнүнең сәбәбе дә бик җитди, чөнки хуш исле һавалар, җылы кояш нурлары, салкын чишмәләр, куе урманнар, болыннар барысы да тереклек һәм яшәү өчен. Мин үземә иң якын булган, дәү әнием белән дәү әтием яши торган Кормаш авылы  табигатен бик яратам, чөнки анда һәр тарафта хозурлык, гүзәллек....
Сунгатуллина
Айгизя
Количество голосов: 27

Страницы