Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Борын-борын заманда булган, ди, бик матур бер урман.Анда барлык җәнлекләр дә дус-тату яшәгәннәр, бер-берсенә кунаккка йөргәннәр. Ул урманда гаҗәеп матур чәчәкләр балкып утыра, агачлар тәмле-тәмле җимешләр бирә, ә иң мөһиме: анда абага үсә икән. Ул һәр җәйнең унҗиденче төнендә, cәгать унике тулып җиде минут үткәч чәчәк ата, аның чәчәк ату вакыты нибары җиде секунд, ди. Шул вакыт эчендә аның чәчәген кабып теләгеңне теләсәң, ул чынга аша! Шулай булгач, бу җәнлекләрнең барлык хыяллары да чынга ашып бара диеп уйлыйсызмы? Юк шул, ялгышасыз! Абага урманның иң куе җирендә генә үсә, аны берәү дә таба...
Абдрахманова
Айзиля
Количество голосов: 93
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Бүгенге көн шундый матур. Иртәдән үк кояш кыздыра. Менә нинди була икән ул җәйге челлә! Әтиемнең балыкка җыенганын күрдем дә, апаем белән мине дә алып баруын сорадык. Әтием ризалашты. Күл буена килеп туктагач та, яшел чирәмдә сары йомшак “йомгак”ларга игътибар иттем. Ана каз яныннан бер генә минутка да китмичә, артыннан ияреп “тәгәри”ләр иде. Без килеп машинадан төшкәч тә, иң беренче булып ана каз безгә ысылдап йөгереп килеп җитте. Ләкин әтием әкрен генә аны читкәрәк куып җибәрде. - Бигрәк усаллашты бу казлар, күрәсезме, ничек балаларын-“йомгаклар”ын кешеләрдән саклый, - диде әтием...
Зарипова
Алина
Количество голосов: 87
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Яшәгән ди өч дус кыз: Мәрьям, Камилә һәм Надия. Алар бик күңелле һәм бик тату булганнар. Беркөнне кызлар болында уйнаганда, көчле яңгыр ява башлаган. Кызлар имән агачы янына килгәннәр һәм аның астына качарга уйлаганнар. Мәрьям имәнгә әйткән: - Имәнкәй, зинһар безне үз кочагыңа ал, юкса без юешләнеп бетәбез. Ә имәнкәй болай дигән: - Яхшы, мин сине кертәм, ләкин синең дусларың башка агач эзләсеннәр. - Дусларымны сыйдырмагач, кирәкми, без башка агач янына барабыз, дигән Мәрьям. Кызлар юлларын дәвам иткәннәр. Менә Камилә каенны күргән һәм сораган: - Каенкай, зинһар безне үз...
Куличкина
Карина
Количество голосов: 31
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Бу сихри һәм гаҗәеп күркәм дөньяда яшәүче һәр кешенең яраткан, аның өчен гомерен бирергә әзер булган хәзинәсе була. Минем өчен дөньяда булган барлык асылташларга да алыштырмаслык шундый зур хәзинә - ул минем яраткан бердәнбер гаиләм! Адәм баласы нинди генә авырлыклар кичереп яшәмәсен, аның йөрәк түрендә барыбер гаиләсенә карата булган җылылык саклана. Әлеге җылылык, йөрәккә генә сыймыйча, бар булган якын кешеләренә яшәргә көч биреп, үзенә бертөрле ямь өстәп тора. Мин үземдә нәкъ шундый җылылык тоям, һәм бу...
Хакимов
Денис
Количество голосов: 51
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Җәй җитүгә без барыбыз да авылга җыелабыз. Без дигәнем, мин, туганнан туганым – Айгөл, әбиләремнең күршеләренә кайта торган Ләйсән, икенче як күршебез Алсу. Уку беткәнен, каникул башланганын көтеп кенә торабыз. Көн саен телефон, Интернет аша аралашсак та күрешеп, кочаклашып, җитәкләшеп бергәләп болынга җир җиләгенә, урманга кура җиләгенә йөрүдән дә рәхәте юктыр ул. Әлбәттә, җәй буе җиләккә генә йөрмибез без. Авылда эш бетәмени. Башта безне бакчадагы чүп үләннәре сагынып каршы алалар. Алар белән сугышта җиңүче булып чыгу мәҗбүри, алайса, урам да юк, уен да юк. Икенчедән, әбиемнең нәни генә...
Хисматова
Алия
Количество голосов: 37
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Бер көнне уйлап тордым ничек булыр иде икән, әгәр мин дә кошлар кебек оча белсәм иде. Шул хыялларга чумып йокыга киткәнмен. Иртен уянып киткәндә эчемдә шаккаткыч бер хис бар иде, ул да булса миңа оча белү мөмкинлеге бирелгәнен сиздем. Кечкенәдән бирле мин кошларның күчүвен күзәтә идем кошлар көз кәне ерак илләргә очып яз кәне нишләп тагын меңнәрчә чакрымнар узып туган якка кайталар икән диеп уйлй идем. Мин бик шатланып миңа бирелгән мемкинлекне файдаланып, кошлар шикелле дәнья буе сәяхәткә барырга булдым. Юлымны томаннар шәхәре хыялымдагы Лондоннан башларга булдым. Зур тарихлы...
Абдрахим
Энвэр
Количество голосов: 51
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Борын-борын заманда, ерак түгел бер авылда, бәләкәй генә бер өйдә, яшәгәннәр ди әби белән бабай. Өйдәге, бакчадагы эшләрен эшләп, тыныч кына гомер итәләр. Алар белән бергә бер матур гына песи дә яши. Әби белән бабай үз песиләрен бик яраталар, аны иркәләп кенә торалар, тәмле-тәмле ризыклар ашаталар. Берзаман бик матур кояшлы җәй көнне, песи ачык тәрәзәгә килеп, җыр җырлап җибәрә. - Миңа кушылып җырлагыз җәнлекләр! Мин бик матур, миңа тәмле ризыклар гына ашаталар! Бу җырны ишетеп, өй алдындагы эт йөгереп килеп, песи алдына утыра. - Сәлам! Песи, синең җырың бик матур янгырый,- дип эйтте...
Баимбетов
Раслан
Количество голосов: 62
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2016
Яшәгән ди бер авылда Вәли исемле бер малай. Аның өендә булган ди бер бик зур мич. Ә мичтә кечкенә генә Очкын малае яшәгән ди. Кичләрен Вәлинең әтисе мичкә яккан, ә Очкын малае үзенең дуслары белән утын өстендә күңел ачкан. Котырып –котырып биегәннәр, сикергәннәр, ә бу вакытта утын ялкынланып- ялкынланып көчлерәк итеп янган. Вәли бу күренешне бик кызыксынып күзәткән, ләкин мич авызыннан барысы да ачык күренеп бетмәгән шул. Көннәрдән бер көнне малай мич капкачын әз генә ачып карарга булган. Очкыннар тагын да күңеллерәк итеп сикергәннәр. Бу искиткеч күренешне күреп Вәли таң калган. Малай...
Сунгатуллина
Адиля
Количество голосов: 116
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
ӘКИЯТ Тылсымлы тукран чыпчыгы Борын-борын заманда яшәгән ди бер Иван исемле сәүдәгәр. Яшәгән ди ул хатыны һәм 5 кызы белән зур булмаган, ләкин бик тарихи Алабуга шәһәрендә. Бервакыт, иртән киткән ул ауга урманга, Танайка урманына. Бик күп итеп куяннар, төлкеләр аткан, төрле чыпчыкларны тоткан, хатыны белән кызларын ярдәмгә чакырган. Алар тапкан табышны кәрҗиннәргә һәм чиләкләргэ төяп, өйгә алып кайтканнар. Хатыны бер чыпчыкны йоннарыннан чистарта башлау белән, ул кеше тавышы белән сөйли башлаган: -Үтермә мине, мин - патша улы, усал убырлы карчык мине чыпчыкка әйләндерде. Мине...
Мазняк
Руслан
Количество голосов: 125
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Чын дус Алия белән без икебез бер класста укыйбыз, бер партада утырабыз. Әле җитмәсә күршеләр дә, шуңа күрә гел бергә йөрибез. Дәресләрне дә бергә хәзерлибез. Кечкенәдән бергә уйнап үстек. Менә бүген дә мәктәп хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, көзге көннең матурлыгына сокланып, салмак кына атлап, өйләребезгә кайтып бара идек. Кинәт кенә юл читендәге агачлар артында нидер ыңгырашкан кебек булды. Без сискәнешеп туктап калдык. Ни булыр икән бу? Алия курыкты. - Әйдә, тизрәк китик бу тирәдән, - дип ашыктыра башлады. Мин агач артыннан нәни генә бер эт баласы тотып чыктым. Ул шундый матур, йомшак. Нәни генә...
Набиев
Раниф
Количество голосов: 47

Страницы