Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Мультфильм по произведению: https://www.youtube.com/watch?v=YQnhMPvtW6U Бу тылсымлы карбыз. Анда тылсымлы орлыклар бар. Аларның төрле җимешлǝргǝ ǝйлǝнеп, уйныйсы килǝ. Кечкенǝ кара орлыктан зур, түгǝрǝк ǝфлисун килеп чыга. Бик зур, озын бананга ǝйлǝнү шулай ук бик мавыктыргыч. Лǝкин яшел, түгǝрǝк алма карбызга бик ошап китǝ. Тизрǝк тылсымлы карбызлы өйгǝ кайтып, чын карбыз буласы килǝ!
Свердруп
Антоний Элиас
Количество голосов: 29
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Тылсымлы чәчәк.                                                                                                 ...
Закиева
Илюза
Количество голосов: 170
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Караңгы күк йөзе, иксез-чиксез кара диңгез... Еракта, шушы диңгездә бер йолдыз моңсу гына якты нурларын сирпи. Эх, яктыртыр иде бар дөньяны, көче генә җитми. Ай да, башка йолдызлар да юк. Нишлэп соң бу йолдыз ялгыз бүген? Әллә иптәшләре аны ташлап бүтән галәмгә күчкәнме? Әгәр шулай булса, ни өчен? Ник шулай караңгы соң буген, бу салкынлык җанга үтә... Йокларга яткан җиреннән торып, Асия берникадәр вакыт үзенең балалар йортындагы бүлмәсенең зур тәрәзәсеннән төнге кышкы күкне күзәтте. Караңгылык аны куркытты, ул чын күңелдән йолдызны кызганды. Асиягә быел 8 яшь тулды.  Үзе сипкелле,...
Хазиева
Айлия
Количество голосов: 284
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Менә тагын ямьле ,чәчәкле җәй айлары җитте.Бигрәк яратам инде җәйне.Ни өчен дисезме? Баллы җәй ул минем өчен.Әтием умартачы минем.Әтиемнең исеме-Салих. Аның төп шөгыле ул -умартачы. Иң элек бу эшне әтинең әтисе, ягъни безнең бабабыз башлап жибәргән. Умартачы булуның серләрен, бабай әкренләп әтигә дә өйрәткән. Менә ничә еллар буена әтием бу эш белән шөгыльләнә. Элек кортлар әз булганда, умарталар өй янындагы бакчада гына иде.Хәзер әтинең йөздән артык умартасы бар. Шуңа әтием аларны урманга илтте. Бу авыр да, ләззәтле дә эшендә әтигә без дә кулыбыздан килгәнчә булышырга тырышабыз. Мәктәптә...
Шаймарданов
Илдус
Количество голосов: 10
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Авылга дәү әниләргә кунакка кайткан саен абзарда оялаган карлыгачларны күзәтәм. Ак түшле, кыйгач канатлы кошлар балаларын күз карасыдай саклый. Оя тирәсеннән китми дә: бер очып чыга, бер кире керә. Игътибар белән карасам, балаларын ашата икән бит ул. Томшыгына бөҗәк эләктерә дә, оясына ашыга. Дүрт кошчыгы аны авызларын ачып каршы ала. Дәү әтием күзәтеп торган, карлыгач балаларын оядан егылмасын өчен аякларын кыл белән беркетеп куя икән. Ат кылының бер очын кошның аягына бәйли, икенчесен балчык белән ояга ябыштыра. Кошлар балаларын кайгырта, үз авызыннан өзеп ашата. Ә бит кешеләр дә кошлар...
Музаффарова
Язиля
Количество голосов: 54
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
   Әнкәй, әнием, әни!Нинди мәгънәле сүзләр! Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, безнең уңышларыбызга шатланып, кайгылар булганда уртаклашып яшәүче кадерле, газиз әниебезгә дәшәбез.    Әни! Күпме наз һәм җылылык бу сүздә. Сабый балаларның да теле "әннә"- дип ачылган бит. Беренче адымнарыбызны күреп, нинди сөенеч кичергәннәр бит алар! Күпне күргән, белгән кеше бит ул-әни! Безнең ин якын киңәшчебез, сердәшчебез ул.    Хатын-кыз йомашак табигатьле, нәфис итеп яратылган. Бу гүзәл затларга иң җаваплы һәм иң четрекле...
Камалова
Лиана
Количество голосов: 62
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Табигать -  тиңсез хәзинә. Онытылмаган төш. (Хикәя)         Беркөнне мин менә ниндидер  төш күрдем. Еракта бер тавыш ишетелә иде.Мине кемдер чакыра иде. Ул тавыш миңа таныш түгел. -Бәхет ул - табигать белән бергә булу, аны күрү, аның белән сөйләшү (Л.Н.Толстой), - диде бер тылсымчы.  -Нәрсә соң ул табигать?- дип уйладым  мин. Әлбәттә,  агачлар, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр.Ул мине үз янына чакырып алды.Тылсымчы миңа үз рәсемен күрсәтте. Һәм миңа болай әтте: - Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки...
Лобашова
Елена
Количество голосов: 15
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
      Менә тагын авызына китергән тәлинкәсеннән чәен эчә алмады,  күзләреннән кайнар  яшьләре тәгәрәде,  радиодан “Истә,  һаман да истә”  дип,  йөрәкләрне әрнетеп,  Илһам Шакиров җыр сузды. Истә, ничек кенә истә...  Онытыламы соң ул еллар?Кайгы бер- бер артлы килеп кенә торды хатын җикәсенә.      Заһирәнең балачагы сугыш елларына туры килде.Сугыш башлану белән ике абыйсы сугышка киткәч,  әнисе белән авылга күченеп кайттылар. Заһирә  бик чибәр,уңган кыз булып җитеште.Авылның батыр егетенә кияүгә...
Закиров
Ранэль
Количество голосов: 74
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Бүгенге иртә аеруча икенче төрлерәк башланып китте. Шулай булмый ни, бүген бит 1 Сентябрь – Белем бәйрәме. Рүзилә иртүк очып кына йөрде: ул бәхетле иде. Гаиләсе өчен иртәнге аш әзерләде, матур бакчасыннан гүзәл чәчәк бәйләме җыеп керде. Бүген аларның бердәнбер кызлары Регина башлангыч сыйныфны тәмамлап, бишенче сыйныфка бара. Рүзилә дә, тормыш иптәше Әскать тә, кызлары өчен бик дулкынлана иделәр. Тату гаилә матур гына иртәнге ашны ашагач, мәктәпкә юл тоттылар. Бәйрәм тантанасы бик матур узды. Рүзилә тиз-тиз эшенә ашыкты. Ләкин эшендә дә тынычлап эшли алмады, чөнки хатирәләр аңа тынгы...
Зарипова
Алина
Количество голосов: 69
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Борын-борын заманда,куе урманның зур аланында бик матур,нәфис,хуш исле чәчәк үскән.Ул куе кызыл төстә булган һәм бу аланда үскән башка чәчәкләрдән аерылып торган.Аланга ял итәргә килгән кешеләр дә,чәчәккә сокланып карап торганнар.Ләкин бер кешенең дә ул чәчәкне өзеп алырга кулы күтәрелмәгән.Әти-әнисенә ияреп,аланга килгән кечкенә Гөлчәчәк,бу чәчәккә үзенең исемен кушкан.Шуннан соң гөлчәчәк,аланда үскән башка чәчәкләр каршында масая башлаган.Гөлчәчәк башын тагын да югарыга күтәреп,башка чәчәкләр каршында үзенең өстенлеген күрсәткән. ”Күрәсезме,мин нинди гүзәл,миңа сокланмаган кеше юк!Ә сез...
Субеева
Алия
Количество голосов: 24

Страницы