Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Җәйге эссе көн иде, Алмаз иптәшләре белән су керегә китте.  Бик озак һәм рәхәт итеп су кергәч, балалар футбол уйный башладылар. Әллә эсселеккә тузә алмый, әллә күңеле нидер сизгәнгә, Алмаз кабат су буена килде. Килүе юкка гына булмаган икән, басмада алтын тарак күрде. Ул таракны эләктерде дә, урман аркылы, өенә йөгерде. Әкияттәгечә Су анасы кумыймы дип, артына борылып карады. Тик бер кем дә юк иде. Инде тәмам тынычланып, таракка сокланып, сызгыра-сызгыра кайтып барганда, каршына бик ямьсез, сыңар мөгезле җан иясе килеп чыкты. Шүрәле түгелме дип уйлавы булды, күзе алдында торган  ...
Галиев
Булат
Количество голосов: 62
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
−Безнең 7нче “а” классында уку шундый кызык! Үзебез турында сиңа да сөйлисем килә, − дидем мин түземсезлек белән. −Әйдә, алдагы дәресләрне “тозлыйбыз”? – мәктәбебезгә яңа күчеп килгән Алсу хәйләкәр елмаеп шулай тәкъдим итте. −Көлдермә инде! −Мин чынлап әйтәм. Әйдә инде? Барыбер рәттән ике музыка дәресе булачак, анда утырганчы дим? Болай, ичмасам, яңа классташларым турында күбрәк белермен. −Нәрсә әйтергә дә белмим. Дәрескә кермәгәнне күрсәләр? −Мәктәптә караңгы почмак юкмыни? −Барын бар да... Алсу кулымнан алды. Без, җитәкләшеп, икенче каттагы баскыч астына киттек. Белем...
Зинатуллина
Аделя
Количество голосов: 122
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Борын-борын заманнарда, әле Җир планетасында кешеләр яратылмыйча, хайваннар гына хөкем сөргән вакытларда яшәгән , ди, бер Куян. Ләкин ул без белгән куяннар төсле озын колаклы, кысык күзле, кып-кыска түгәрәк койрыклы булмаган. Монысының, киресенчә, колаклары кыска, күзләре зур, койрыгы исә көлтәдәй озын һәм матур икән. Бу Куян бик тә күңелле яшәгән. Көннәр буе урман аланында аллы-гөлле чәчәкләр җыйган, күбәләкләр куган, төлке-бүреләргә дә тоттырмаган, кабарып торган көлтәдәй озын койрыгын уңга-сулга боргалап, алардан бик ансат качып котылган. Тамагы ачса, тәмлеләрен генә сайлап,...
Фазуллина
Айзиля
Количество голосов: 171
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Бер кечкенә генә шәһәрдә Марат белән Илнур яшәгән. Алар өченче сыйныфта укыганнар. Марат белән Илнур укырга яратмаганнар, тәртипләре дә начар булган. Алар укытучыларны һәм әти-әниләрен гел рәнҗеткәннәр. Бер көнне алар таяк белән барган ике әбидән кычкырып көлгәннәр: - Өч аяк белән баралар. Ха-ха-ха. Урамнан килә кемдер, алты аяклы, кем ул? Ха-ха-ха. Үзе ямьсез, бөкре, ике башлы, ә аягы алтау. Ха-ха-ха, - дип көлә-көлә кабатлаган Илнур белән Марат. Әбиләр бик рәнҗегән. Беренче әби әйткән: - Сез нигә бездән көләсез? Әллә үзегез картаймабыз дип уйлыйсызмы? Икенче әби: - Эх, сез...
Тухватуллина
Алия
Количество голосов: 386
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
Бу хәл бик күптән булган. Бервакыт урманның иң зур, иң карт имән агачында туннар үсеп чыккан. Бу хәбәр бөтен урманга таралган. Әлбәттә, барлык хайваннар да шушы агачка ашыккан. Кемнәр тизрәк барып җиткән, аларга матур, җылы туннар тигән. Ә кемнәр арттан килгән, аларга начаррак туннар тигән. Туннар турында хәбәрне ишеткәч Куян да барлык көченә чапкан. Куян матур, җылы тун алырга өлгергән. Әле аның туны ике төсле ди, җәен соры, ә кышын ап-ак кар сыман була ди. Ә менә керпенең аяклары кечкенә, ул бар көченә йөгерсә дә, бик каты ашыкса да, аның килүенә имәннән яхшы туннарны алып бетергәннәр....
Хазиева
Азалия
Количество голосов: 51
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2017
     Казанда яшәүче бу гаилә бик бай, гаилә әгъзалары барысы да исән – сау; өстәлләрендә һәрвакыт тулып торган тәмледән-тәмле ризык, өсләренә кияргә затлыдан-затлы киемнәре, йорт эче тулы җиһазы да күп булган. Бар да бар, тулы бәхет өчен дөньяның куанычы - балалары гына булмый. Шулай итеп, алар киңәшә торгач,  тормышларын тулы итәр өчен,   яшәү яме, мәгънәсе булсын дип,  балалар йортыннан ике кечкенә, матур гына кызларны тәрбиягә алалар.      Бу бай гаиләнең башлыгы Илһам исемле  абый була. Ул бик тә кырыс, аңа эшләсәң-эшләмәсәң дә...
Газетдинова
Алина
Количество голосов: 30
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Яшәгән,ди, бер бик ялганчы малай. Ялганы өчен әнисе көн саен ачуланган: - Улым, ялганлавыңнан тукта! Ялган сөйләү – ул бит зур гөнаһ! Беркөнне малай әнисенә болай дип әйткән: - Әни, җаным! Мин ялган белән килешү төзедем.Ул миңа: “Иң тәмле ризыклар ашатсаң, синнән китәчәкмен”, диде. Бик тәмле ризыклар пешер әле. Мин аларны урманга алып барып, ялганга тамагы туйганчы ашатыр идем, аннан соң ялганны урманда адаштырыр идем, өйгә кайткач, беркайчан да ялганламас идем. Малайның әнисе тыйнак, гади кеше булган. Шуңа күрә ул улының сүзләренә ышанган һәм төрле тәмле ризыклар пешергән. Малай...
Тухватуллина
Алия
Количество голосов: 731
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Укытучы булу әй авыр икән! Әнә курчакларымны көннәр буе укытам, орышып та карыйм, почмакка да бастырам, әмма нәтиҗәсе генә юк, укырга да, язарга да, санарга да өйрәтеп булмый. Әни әйтә: “Курчакларың белән уйнаганчы, кечкенә сеңлеңне укырга өйрәтеп кара, сиңа да, аңа да файдалы булыр,”- ди. Әниемнең киңәшен тотып, мин шулай эшләргә булдым, сеңлем татарча да, русча да бик яхшы сөйләшә, теле телгә йокмый. Мин: ”Сеңлем, әйдә мәктәпле уйныйбыз, мин синең укытучың булырмын,”- дидем. Сеңлем минем сүзләргә әллә куанды дисезме, “мин укучың булсам, син миңа иң матур чәч кыстыргычыңны бүләк итәсең,” -...
Зиангирова
Камиля
Количество голосов: 81
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Лилия белән Алсу әбиләренә авылга еш кунакка кайталар. Анда әтиләренең абыйсы яши. Кунакка кайту белән абыйлары аларны самавыр чәе белән сыйлый. Абыйларының чәй кайнатуын аеруча кызыксынып карап торалар алар. Самавырда чәй кайнату бик үк гадәти булмавы Лилия белән Алсуны аеруча җәлеп итә. Илдар абыйсы башта самавырга су, соңыннан самавыр торбасына күмер сала. Аннан чыра телеп, күмер өстенә ут тергезә. Күмер тизрәк кабынып китсен өчен итек кунычы белән һава өрдерә. Самавырга төтен чыгаргыч торба урнаштыра. Самавыр җырлаганын алар бергәләп тыңлап торалар. Лилия әбисеннән бу самавырның...
Шаймарданова
Айгуль
Количество голосов: 316
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Тылсымлы каләм Илназ быел өченче сыйныфта укый. Соңгы арада “икелеләр” дә ала башлады, ялкауланып киткән кебек тоелды ул. Беркөнне ул дуслары белән балык тотарга бара. Илшат өч балык, Айрат дүртне, Илназ бары берне генә тота. Ә бу балык тылсымлы булып чыга һәм Илназга болай дип әйтә икән: - Илназ, болай начар укысаң, сине икенче елга калдыралар бит. Мин сиңа тылсымлы каләм бирәм, шул каләм белән өй эшләреңне эшлә, әйбәт билгеләр генә алырсың. Шулай дигән дә балык югалган. Малайлар балыкларын алып өйләренә кайтып китәләр. Кич тә җитә. Тылсымлы каләм белән Илназ өй эшләрен...
Фатхутдинова
Камиля
Количество голосов: 14

Страницы