Архив работ

Номинации конкурса

Эссеистика на русском языке
Художественные переводы с французского, английского, немецкого и татарского языков на русский язык
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Мәк исемле үрмәкүч (әкият) Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Мәк исемле үрмәкүч малае. Ни өчен Мәк диярсез? Аңа бу исемне әнисе биргән, чөнки ул улы тууын бик тә көткән. Әнисе улы тугач, кояшка карап, мәк чәчәгенең таҗларына утырып, бик матур исем уйларга булган. Улыма «Нур» дип кушар идем, кояш үзенең улы диеп уйлап, үзенеке итмәсен диеп курыккан, «Ай» дисәм, ай улыма кызыкмасын, дигән. «Көч» дисәм, көчле җилләр улыма тияләр, үзенең улы дип белерләр, дип хафаланган. Шулчак, күзе ул утырып  торган мәккә төшкән. Мәкнең болай да мәк балалары бик күп була, минем улыма мәк...
Ахметзянова
Ралина
Количество голосов: 15
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
     Гаиләдә бер генә бала булганга, Дилбәр күбрәк әбисе янында булды, әбисе тәрбиясендә үсте. Әти-әнисе иртән эшкә чыгып китә, ә Дилбәр тагын әбисе янында кала. Әбисенең әкиятләрен, яшь чакларында булган хәлләрен тыңлап үсеп җиткәне сизелми дә калды. Бик уңган шул аның әбисе, җитмәсә бик матур да. Тәмле итеп бәлешләр пешерә, матур итеп гөлләр үстерә. Ә иң мөһиме оста итеп бәйли ул. Бер көнгә бер пар оекны, я бияләйне бәйли дә куя. Нинди генә бизәкләр кулланмый ул аларны бәйләгәндә! Әбисе Дилбәрне гел нидер өйрәтеп, киңәшләрен  биреп үстерә: “Кызым, эшеңне җиренә...
Замалиева
Миляуша
Количество голосов: 113
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
  Тәүге бүләк Табигатьтә алтын көз хакимлек итә. Әбиләр чуагы очкан бер мизгелдә өрәңге агачыннан кып-кызыл булып янып торган яфрак өзелеп төште. Иртәнге таң җиле аның белән шаярырга теләдеме, бөтереп-бөтереп, аны һавага күтәрде. Яфрак ак канатлы күбәләк кебек очынды, кагынды, таң җилендә назланды. Шулай тиеп яфракның тәүге сәяхәте башланды. Җил яфрак белән бик тәмләп уйнады: әле өскә, әле аска очыртты. Бераздан икесе дә арды: яфрак тавышсыз-тынсыз гына асфальт юлда кичәге яңгырдан соң җыелып калган күлдәвеккә барып төште. Күтәрелеп китәргә теләделәр, ләкин яфрак очындагы су...
Абдуллина
Айгиза
Количество голосов: 11
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
  Бал корты һәм күбәләк (әкият) Яшәгән ди, булган ди бал корты. Ул беркөнне киткән ди урман буйлап бал җыярга һәм бик ерак киткән. Кире үз өенә әйләнеп кайта алмаган, адашкан. Шул чакта каршысына күбәләк очып килгән һәм сораган : Бал корты, нишләп йөрисең син кара урманда? Адашсаң, нишлисең? – дип сораган . Мин бит инде адаштым, - дип елап та җибәргән Бал корты. Ә күбәләк Бал кортын кызганган һәм болай дигән: Әйдә без бергә юл табыйк, мин сиңа булышам. Алар икәү зәңгәр күк йөзенә -  биеккә, биеккә  очып киткәннәр. Күбәләк үзенең канатлары белән бик...
Хасанова
Диляра
Количество голосов: 15
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Кыш иде. Авыл ап-ак карга төренгән. Тып-тын, әледән-әле этләр төренгән. Тып-тын, әледән-әле этләр тавышы гына яңгырап тора. Гәүһәрия апа урамга чыкты. Аның колагына бала елаган тавыш ишетелде. Ул тавыш зур чүплек савыты ягыннан килә иде. Гәүһәрия апа сагаеп калды һәм шул тавыш килгән якка бара башлады. Ни күзе белән күрсен: анда ике яшьлек кыз утыра, үзе елый, үзе калтырый. Аны бер адашкан эт кенә жылытып тора. Этләр дә кешеләрдән мәрхәмәтлерәк тоелды бу мизгелдә Гәүһәрия апага. Шул эт җылытып тормаган булса, ул кыз белән нәрсә булыр иде икән дип уйлап куйдым. Гәүһәрия апа: "Кемнең...
Аглямова
Лилия
Количество голосов: 54
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
     Җәй көне укымагач рәхәт инде ул, күп итеп уйныйсың, теләгәнчә йоклыйсың. Кайвакыт эш тә кушалар, анысын да эшлисең.   Минем быелгы каникулым сәяхәтләргә бай булды. Яңа шәһәрләр белән таныштым. Беренче тапкыр Яшел Үзән, Санкт Петербург, Выборг шәһәрләрендә булдым. Әни, «Петербургка поездга билет алдым», дигәч куркып та калган идем. Кинодан күрсәттеләр бит, ул йоклаганда  бер апаның чемодан-сумкаларын алып чыгып киттеләр. Шуңа юлда яхшылап йоклый да алмадым. Болай күңелле икән поездда, минем кебек малайлар күп иде. Ике көн буе бара-бара дуслашып та беттек...
Шәрәфиев
Әмир
Количество голосов: 26
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Айга күчтәнәч. (Фантастик хикәя). Ямьле май аеның гадәти бер киче иде. Мин, эшләремне бетереп, йокларга җыендым. Күңелдә ниндидер рәхәтлек: тиздән укулар бетә, мине күңелле каникуллар көтә! Бакчамда үсеп утырган ланышлардан хуш ис бөркелә, күктә тулган ай балкый, йолдызлар җемелдәшә. Ачык тәрәзәдән башымны тыгып, шулар белән хисләнеп алдым да, юрганымны бөркәнеп, йокы ләззәтенә чумдым. Ничек рәхәт! Күпме йоклаганмындыр, белмим, йөземә яктылык төшкәннән уянып киттем. Әйтерсең лә кемдер, йөземә фонарь белән яктыртып, мине татлы йокымнан уятырга тели иде. Сак кына юрганымны читкә алып куйдым...
Шакирова
Чулпан
Количество голосов: 60
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
    Гөлбикә маҗаралары.      Яшәгән ди, булган ди Гөлбикә исемле бер кыз. Чәчләре кара, керфекләре оын, үзе бик матур икән. Гөлбикә көне буе йокларга яраткан, бер дә торасы килмәгән. Иптәш кызлары уйнарга чакырса да, чыкмаган. Әнисе: "Кызым, көнең генә түгел, гомерең дә шулай йоклап үтәрме икән?" - дип, бик борчылган. Ул аны төрле кызыклы уеннар белән кызыктырырга теләгән. Ләкин Гөлбикә һаман йоклаган да  йоклаган, керфекләрен бер дә күтәрәсе килмәгән. балакаем мәктәптә ничек укыр соң, дип, бик борчылган әнисе.     Көннәрдән бер көнне, ...
Гайфуллина
Гулюза
Количество голосов: 343
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Кем матуррак? Борын-борын заманда яшәгән, ди, Дөнья Матурлыгы. Аның дүрт гүзәл кызы булган, ди. Беренчесенең исеме - Кыш, икенчесенең - Яз, өченчесенең - Җәй, ә иң кечесенең исеме Көз булган. Дүрт гүзәл кыз әниләре янына барганнар. Әниләре аларның һәрберсенә эш кушкан. - Кыш, карлы мендәрне буран чыкканчы туздыр. Яз, син барлык кошларны чакыр. Җәй, салават күперен чакыр, ә син, Көз, яфракларны сары, яшел һәм кызыл төсләргә буя. Кызлар кемнең эше файдалырак булуы турында бәхәсләшә башлаганнар. Иртән Дөнья Матурлыгы кызларын үзе янына чакырган. - Хәерле иртә, кызларым. Эшләрегез...
Бикмуллина
Миляуша
Количество голосов: 114
Номинация:
Проза на татарском языке
Год публикации: 2018
Айсылуны йокысыннан кояшның җылы нурлары уятты. Ул теләмичә генә күзләрен ачты да, як-ягына карады. Бүлмәне кояш яктырта, әйтерсең лә Айсылу алтын төсләр иленә килеп эләккән. Аның тәрәзә янына йөгереп килеп, урамдагы матурлыкны күрәсе килде. Әмма тәрәзә янына бара алмады Айсылу, кышкы гүзәллекне күрмәде… Чөнки 6 яшьлек Айсылуның аяклары авырта, шуңа кечкенәдән инвалид арбасында йөри. Кыз язмышына һич үпкәләми, һәр туган көнгә шатлана, тормышның матур ягын күрә белә. Менә бүген дә инвалид арбасына утырырга тырышты. Килеп чыкмагач, моңаймады, яраткан әнисен ярдәмгә чакырды. – Әнием!...
Хазиева
Айлия
Количество голосов: 1,042

Страницы