Үткәннәргә сәяхәт

Автор работы

Индира
Гайнетдинова
17 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

 

                                                                                            Үткәннәргә сәяхәт

   Колакларны чыңгылдатып яңгыраган каты тавышка сискәнеп уянып киттем. Купе ишекләре шыр ачык булу сәбәпле, күрше вагоннардан аермачык ишетелгән тавышлар төшемне бүлделәр. Татлы йокымнан аерылып, башымны йомшак мендәрдән күтәрә алмыйча азапланган килеш, яртылаш ачык күзләрем белән тирә-юньне күзәттем. Карачкы кебек караеп күренгән агач-әрәмәлекләргә, кыйшайган түбәле йортларга, буш басуларга, төтен, тузан белән ысланган каралты-кураларга карап бару тәмам туйдырды. Күзне ял иттерердәй, күңелгә куаныч бирердәй берәр манзара, тормыш, кайнап торган кала-сала очрасын иде, ичмасам. Ачык тәрәзәләрдән биткә салкын җил өрә – быел җәй салкын килде. Тән буйлап бәбкә йоны йөгерә, ә күз алдыннан калейдоскоп кебек сурәтләр алмашына: үткәне, бүгенгесе, киләчәк. Алар арасында балачак кына – якты һәм җылы. Шулай тирән уйлар диңгезендә йөзгән арада, янәшәдә утырган, саргаеп арыган гәҗитне тырыша-тырмаша укып азапланган Дилфат бабайга күзем төште. Янында берничә калын китап һәм фотосурәт ята. Фотода исә милли китапханәдән күренеш. Борынгы биналардагы үзгә ис һәм китаплар дымы бер аңкышка агып чыга да, әсәрләнеп каласың. Бер карасаң, үзе бик җидти профессорга охшаган, бер карасаң, чи авыл бабайларыннан бер дә ерак китмәгән. Пошына-пошына ниндидер хезмәтләр актара, күп тә узмый, шаркылдап көлеп җибәрә, тагын укый, тукталып тирән уйга бата, киредән авызы колакта, ә колак еракта. Укыганын йомшак кына тавыш белән тагын берничә тапкыр кабатлап ала. Әйе, шундый киң күңелле карт инде ул, Дилфат бабай; тарих белән кызыксына, гомере буе бик күп илләр буенча сәяхәт кылган, йөзләгән шәһәрләрләрдә эзен калдырган.
  Әле кичә генә танышкан булсак та, бабай турында бик күп мәгълүмат тупларга өлгердем. Эчкерсез ич, киң күңелле, гел сабый бала кебек инде үзе. Янында кечкенә генә буйлы, ак яулыгын чөеп бәйләгән Зифа әби иртәнге чәй әзерләп азаплана. «Сөймим шушы поезд ризыкларын. Гомерем буе картым белән дөнья гизеп йөреп, тәмам бизеп беттем инде шушы ярымфабрикат ризыкларыннан. Менә ичмасам, авыз итегез, үз йортымда пешкән җылы ризык...», - дип сөйләнә-сөйләнә, кабарып пешкән, борыннарны кытыклап, вагон буенча таралган хуш исле ризыкларын өстәлгә китереп куйды. Уянганымны күрсәтмәскә тырышып, шыпырт кына ятсам да, әби минем торганны сизеп алып, үзенең сый-нигъмәтләрен миңа да кыстый-кыстый ашатты. Чыннан да, өй ризыгы телләрне йотарлык тәмле инде ул, авызда эреп китә. Ә Дилфат бабай исә, тарихка башы-аягы белән чумып элекеге еллар буенча сәяхәт кыла иде. Әбинең сөйләнгәннәрен колагына да элмәде. «Килеп җитәбез ич, уян!»– дип, дәшкәч кенә кинәт сискәнеп көрән төстәге, маркалар белән ябештерелеп беткән чемоданын утыргыч асытыннан тартып чыгарып тиз-тиз тутырырга кереште.
  Зифа әби белән Дилфат бабай шәһәрдән биш-алты чакырымлык авылга юл тоталар иде. Шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, гомерләренең көзен тыныч тормышта үткәрәселәре килә, шуңа күрә кечкенә урыс авылыннан йорт сатып алганнар. Дилфат бабай туган йортын калдырып чыгып киткәндә аңа нибары сигез-тугыз яшь чамасы булган, шуңа күрә аларга мондый күченеп йөрү эшләре бернинди авырлык тудырмый, киресенчә, яшьлек елларына алып кайта. Тик язмышлары гел шулай язгы чәчәктәй атып утырмаган шул. Икесе тиң рәхимсез һәм дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларын узган бөек кешеләр. Әле ул вакытта сигез-тугыз яшьлек сабыйлар булсалар да, ачы һәм ач, авыр еллар мәңге хәтердән чыкмаслык булып йөрәкләрендә уелып калган. Тик сугыш елларына әйләнеп кайтып сөйли китсәң, алар сүзне икенче якка борырга керешәләр иде. Дилфат карт аеруча сугышның барлык авырлыгын үз җилкәсендә күтәреп йөрткән кеше: рәхимсез сугыш әти-әнисен дә, алты бертуган сеңлесен дә якты дөньядан алып киткән. Вагондагы халыкның гөр килүе йокымнан арындырмаса, әле дә фашистлар белән сугышып йөргән булыр идем. Янәсе, сугыш башланган яки мин үткәннәргә кайтканмы, билгесез, ләкин бомбалар гөрелдәве ишетелә. Ә башымда бердәнбер уй: ник качмадым мин бу илдән?! Һәм шул вакыт бабай сүземне бүлдерде : «Сугыш бит ул, улым, гасырлар дәвамында синдәйләрне генә түгел, алпавыт ирләрне, көчле хатыннарны изеп үзенә буйсындырган тулы бер организм. Ә син, ә без – лаеклы нәселебезне дәвам итүче нәзберек кенә кешеләр, ләкин без көчлерәк, чөнки без шул тулы бер көчле организмга күзгә-күз карашып каршы торганбыз». Зифа апа сүзебезгә кушылып: «Язмыш булгач, төрле хәлләр була инде: үксетеп елата да, канга батырып кыйный да, эчләр шомарып катканчы көлдертә дә дигәндәй... Әйдә, кайгылы хәлләргә караганда, рәхәт вакытлар күбрәк булды түгелме соң, Дилфаткаем, шуларны сөйләп узыйк», - дип, кыенсынып кына елмаеп, күңелне ярып үтеп керерлек җылы караш ташлады. Күрәм, әле дә йөрәкләреннән кан саркый, тик шулай да әлеге ике яшь йөрәкле кешедә бәхет дигән нәрсә бар яклап ташып тора иде. Алар яшәү ямен бөтен җаны-тәне белән тоеп, гөрләп яшәргә ашкынып торучы изге йөрәкле кешеләр.
  Поезд, шак-шок килеп, станцияга килеп туктады. «Яшь йөрәкләрдән» башка перронга төшүчеләр күренмәде. Тиз генә саубуллашып, бер-беребезгә матур теләкләр теләдек тә, үз урыныма барып утырдым. Башка сөйләшер кеше юк - уйларыма кереп чумдым. Хе, кызык бит ә! Ничә яшь ара, ә үзебез озын юл буе ничек җиңел вә рәхәт итеп сөйләшеп кайттык. Әйтерсең лә, яшьтәшләр, юк-юк, алай гына да түгел, күптәнге якын дуслар. Ничек әле, «алтыдагы-алтмышта» диләр бит? Дөрес икән.
  Поезд вагоннарында хәрәкәт суына: халык та йокымсырый, халык та иренеп кенә атлый, тәрәзәләрдән ялт-йолт күренеп алган билгесез шәһәр дә, авызын ача-ача, якшәмбе кичен озата. «Ярый, тиздән минем тукталыш, күп калмады инде», - дип, тынычландырдым үземне. 
  Мин исә Казаннан Волгоград шәһәренә юл тота идем. Укуда яхшы өлгереш күрсәткән өчен берничә студентка күз явын алырлык мәһабәт биналар арасыннан яралары әле дә сыкрап торган Севастополь, Керчь, Санкт-Петербург кебек бай тарихлы шәһәрләргә сәяхәт оештырганнар иде. Шунда өч ай яшәп, тарих белән бәйле фәнни эш алып барырга дигән җидти бирем бирделәр.
  Каникулларга сусап, тилмереп көтеп алган җәй айларына алдан ук башка планнар корып куелган булса да, тарих белән тыгыз бәйләнгән эштән баш тартырга кыймадым: бер ел эшкә җикмәгән чемоданымны тутырып, дус-туганнар белән саубллашып, маҗаралар эзләп поездка утырдым. Бүген инде мин җәйге кояш нурларында коенып, районыбыз базарының каты чәен чүмереп, хыяллар диңгезен кичә-кичә тарихи шәһәргә юл тотам. Җылы кояш нурларына әлсерәп китеп, әзрәк черем итеп алганмын. Проводникның миңа төртүеннән кисәк уяндым, килеп җиткәнемне сизмичәдә калганмын икән.
  «Яңа шәһәр-яңа тормыш», - дип эчемнән кат-кат кабатлап, алга атладым. Бу юл – үз-үземне эзләүнең чираттагы адымы, алга үрмәләргә ныклы нигез булачагына ышанычым һәр адымым белән арта гына бара иде. Барлык мәшәкатьләремне үткәннәрдә калдырып, тирән сулыш алдым. Яңа шәһәр-яңа тормыш, ә шәһәр - ул тере организм, сәяхәтләр исә шул организмның ничек эшләвен эчтән күзәтеп, үзеңнең эчке дөньяңны тәртипкә салырга ярдәм итә. Сәяхәт итү кешене бөтенләй яхшы якка үзгәртә диләр бит, ярый, дөреслеген үземдә тикшереп карармын.
  Алдан ук вакытлыча торасы фатир турында төгәлләп сөйләшенеп куелган. Ачкычларны алдым да, ак кәгазьгә язылып куелган адрес буенча киттем. Ашыгасы җир юк, шуңа күрә шәһәрнең матурлыгы белән күзләрем, күңелем туйганчы хозурланып,  горулык хисе белән кайнап, әкрен генә алга атладым. Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге кебек биек заманча биналар булмаса да, элекеге үзенчәлекле архитектура буенча төзелгән йортларга бай ул, Волгоград шәһәре. Монда аеруча музейлар, сувенир кибетләре, зур-зур һәйкәлләр бихисап күп, - күзләр төрле якка, бер бинадан икенче бинага йөгерешә. Паркта йөргәндә дә фикерләрне туктатып булмый, кешеләрне күзәтү гадәткә кергән: кемдә нинди зар – шушы мәйданда тулы бер портретлар галереясе тупланган: скандинав таягын тоткан әбиләр, сыра эчкән ир-атлар, беренче тапкыр очрашкан егетләр һәм кызлар, сәпиттә йөрергә өйрәнгән сабыйлар, этләрен саф һава суларга алып чыккан хәтәр хатыннар... Һәм ул уйлар егерме беренче гасыр башы – мөмкинлекләр, мәгълүмат һәм барыбер дә аңның югарылыгына ирешә алмаган заманның ачы һәм шул ук вакытта үзенчә татлы сулышын үтә ачык тоярга ярдәм итә. Шәһәрнең һәр урамында, һәр почмагында сугыш елларына багышланган я кечкенә һәйкәл, я бинага тап буласың.

Волгоград шәһәренә беренче караштан ук гашыйк булдым. Бәлки ниндидер сихри энергетика ташып торган кешеләр яки шәһәр архитектурасы җәлеп иткәндер, әйтә алмыйм. Тик шуны гына беләм, әлеге шәһәрдә батыр сугышчылар рухы һаман сакланып калган, шунысы белән ул үзенчәлекле дә, шунысы белән ул үзенә тартып тора иде.
  Волгоград шәһәренә мәхәббәтемне аңлат-аңлата, үз фатирыма бик тиз килеп җиттем. Биш кенә катлы йортның мин нәкъ бишенче катында яшим булып чыкты. Чемоданнарымның никадәр авыр булуын баскычтан менгәндә генә ныклап татыдым. Фатирга керү белән ремонтның исе дә, рухы да булмаганы күзгә ташланды: идәннәрнең буяулары күптән кубып, суга сусап, ярылып беткәннәр; диварларга обой урынына сиксәненче-туксанынчы еллар гәҗитләре ябыштырылган, алар саргаюның соңгы дәрәҗәсенә җитеп, ертылып тузган, хәрефләре «йөгерешеп» йөри. Зал түрендә элекеге антенналы телевизор, меңләгән еллар буе тузаннан арынмаган мескен кәнәфи һәм ап итмәсен өчен шакшы стенага терәтелеп куелган өч аяклы урындык. Аш бүлмәсендә миннән кырык-илле яшькә өлкәнрәк булган кечкенә генә түгәрәк өстәл һәм саргаеп, ыржаеп беткән газ плитәсе, билгеле, ул күптән инде сафтан чыккан. Йокы бүлмәсендә эре бизәкле челтәр пәрдәләреннән төшкән күләгә, әллә тәрәзә пыяласына сырышкан абага гөле бүлмәгә ниндидер сер, моңсулык өсти, караңгы почмакларга, әйтерсең, шом оялаган. Башка өй җиһазлары юк, тик миннән башка монда әле «мыеклы-койрыклы иптәшләр» яшәгәнен күреп алдым. Утырып еларгамы яки көлергәме икән? Уйлар белән катып беткән башым тәмам аптырашка калып, шартлар хәлгә җитте. Ачу, ару, шаккату, шатлык, үпкә хисе тулы йөрәгемдә, хисләр тәмам буталып бетеп, мине телсез вә башсыз калдырдылар. Кая барып бәрелергә белмичә, бусагада таптанып тордым. Тышта инде эңгер-меңгер, йолдызлар җемелди, әйтерсең лә миңа карап көлешәләр. Баш очында түбәләре барлар җылы өйләрендә рәхәтләнеп йоклыйлар. Уйланып утыра торгач төпле фикергә килеп төртелдем: берәр өч көн бу абзарда кунам да, шәһәрдә ныклап урнашып беткәч, кунакханәдә яши башлыйм. Үзем белән алып килгән раскладушканы тиз генә җәйдем дә, татлы йокыга талдым.
  Шулай көннәр бер-бер артлы уза торды, шәһәрдә урнашу өч көнгә генә түгел, бер атнага сузылды. Бу иске торакта яшәргә бик кыен булса да, тешләрне кысып түзәргә туры килде. Үземчә «генераль уборка» ясап, мескен йортны бөртекләп җыештырдым, еллар буе җыелып килгән пычрактан, тузаннан, авыр хатирәләрдән арындырырга тырыштым. Назга сусаган йорт бүлмәләрен кояш тырышып-тырышып җылытырга тотынды. Әйтерсең лә, минем белән бергә фатир үзе дә рәхәтләнеп җиңел сулап куйды. Зифа әби бүләк иткән лалә гөле өйгә азмы-күпме булса да ямь, нур вә иман өстәп, күңелне күтәреп торды.
  Җиң сызганып эшкә тотынгач, саргаеп беткән гәҗитләрне куптарырга керештем. Беренче карашка җиңел булып тоелган эш шактый авырлыклар тудырып, озакка сузылды. Диварларны кеше торырлык рәвешкә китерергә азапланып, тәмам хәлдән тайгач, таш стенадагы язмага тап булдым. Соры кирпечләргә ниндидер бер үткен әйбер белән белән кырып-чокып язу язылган: «Үлем якын! Зинхар, ярдәм ит, ялгыз калдырма! Әхәт».  Янында адрес һәм «20: 30» дип, очрашу вакыты сырланган иде. Бик озак сәерсенеп карап торып, яртылаш гәҗиттән арынган таш диварга сөялдем дә, сабыйларча көлеп җибәрдем. Кинәт башыма тай типкәндәй уңай фикер килеп төртелде: «Чү, бу бит чын мәгънәдәге тарих! Мин хәзер ярты гасырдан артык элек язылган кешенең язмасына тап булдым. Юк, бу калын китапталардагы меңләгән кеше күреп өлгергән сурәт кенә түгел, ә чынбарлык, мин моны үз күзләрем белән күрәм, кулларым белән капшап карый алам. Тарих эзләп әллә кая чабасы да түгел, ул мине үзе бар яклап чорнап алган!»
  Бу миңа, «яшел» студент-археолог өчен алтын-бәллүргә тиң булган бөек табыш иде. Маңгайга шартлатып чәпелгән мондый ихласлыктан бертын өнсез калдым. Шатлыгым эчемә сыймады, анда күбәләкләр генә түгел, әллә ниди изге җан ияләре сикергәләгән кебек тоелды, ә башта төрледән-төрле уйлар бөтерелә. Фәнни эшне мин түгел, фәнни эш үзе мине эзләп тапты, димәк, ике куянның койрыгыннан берьюлы тотам булып чыга түгелме соң?! Ремонт белән бергә барлык вак-төяк эшләремне йөз дә бер якка ташлап, акбурга баткан өс-киемем белән бергә башаяктан тормыш үзе бүләк иткән тарихи  эшкә  чумырга  мәҗбүр  булдым.
  Язманың йөз процент дөреслегенә ышанып вә инанып бетмәсәм дә һичшиксез азагына барып чыгарга карар кылдым. Түгәрәк өстәл башына утырып «түгәрәк» планнар корырга керештем. Беренчедән, миңа стенага язып калдырылган адрес буенча барырга кирәк. Бәлки язманың хуҗасы ул адрес буенча яшәмидер яки ул бөтенләй якты дөнья белән күптән хушлашып өлгергәндер, билгесез, тик шулай да, өмет бар һәм аны өзәргә ярамый. Соңгы электричкага утырып, адрес буенча, шәһәр азагына юл тоттым. Шәһәрнең гүзәллеге белән сокланырга җай булмады, күзләр уйлар белән томаланган, ә уйлар чуалган. Гомумән, минем өчен хәзерге вакытта дөньядагы бар чикләүләр юкка чыкты. Биредә тарих һәм мин, мин һәм тарих. Гүя шушы минутта бу җиһанда икебездән башка җан иясе юк иде...
  Адреста билгеләнгән йорт шәһәрдән читтә түгел, ә бөтенләй Волгоградтан чыгып китеп урнашкан, билгеле, автобуслар анда кадәр йөрми. Шуңа күрә машиналар туктатып, көч-хәл белән барып җитәргә туры килде. Минем алдымда юан бүрәнәләрдән җиткерелгән өч катлы, әйтерсең, йорт түгел, ә хан сараедай, купшы бина тора иде. Аның әйләнәсендә кадерләп үстергән груша, слива, чия, сирень, алмагачларыннан кала, дәү ботакларын җәелдереп, карт өрәңге дә үсеп утыра. Аны беркем утыртмаган. Орлыгын җил каяндыр очыртып китереп ташлаган да, дымлы туфракта шыткан ул. Тамырланган. Йолкып та ташлаганнар аны, чабып та караганнар.. Муртаеп, башын аска игән өрәңгене җил дә йолыккалый, айкый-чайкый. Әмма ул талымсыз. Үсә бирә. Шул мескен өрәңге янында борыннарын өскә чөйгән кебек, чем кара вә биек өч машина тезелеп тора иде.
  Мин икеләнеп кенә тимер капканы сак ачып кердем. Калтыраган кулларым белән адресны кат-кат тикшердем, барысы да дөрес шикелле, ләкин күңелем тыныч түгел, йөрәгемне ниндидер шомлык тырный. Үземне тирги-тирги алга атладым, чөнки бу йортта яшәүче кешеләрнең мине бөтенләй аңламаячагы, бармаклары белән баш тирәли әйләндереп ишектән борып чыгарулары аяз көн кебек ачык иде, тик шулай да «күз курка, ә куллар эшли бирә» диләрме әле?...» 
  Этнең ыргылып өрүенә әүвәл кечкенә кызчык йөгереп чыкты. Мине күрү белән, борылып өенә атылды. Тәрәзәдән ике шәүлә күренде, кызчыкның әнкәсе белән әткәсе ахрысы. «Узыгыз, уз», - дигән каты тавыштан сискәнеп киттем. Йорт эче Волгоград шәһәредәй искиткеч матур һәм иркен иде. Як-ягыма карый-карый, булган хәлне тәфсилләп аңлатып бирдем, язуның фотосурәтләрен күрсәттем. Сөйләп бетерү белән карашымны тизрәк хуҗаларның күзләренә юнәлттем, тик йөзләрендә бернинди гаҗәпләнү, шатлык яисә кайгы хисе чагылмады, әйтерсең лә бу алар өчен гадәти хәл. Алар бер-берсенә сәерсенеп кенә карап алып, нидер әйтергә теләгәндәй, тирән сулыш алдылар һәм күзләрен янә миңа таба юнәлттеләр. Аларда бу вакыйгага бөтенләй кызыксындыру уятмаганын күргәч, мин ишеккә таба ашыктым. Үзем, туктатуларын көтсәм дә, сиздермәскә тырышам. Инде олы юлга чыгып җиткәч, зыңлап торган тынлыкны бозып, кемнеңдер шыгыр-шыгыр артымнан йөгергәнен сизеп алдым. Менә үзе дә күренде: ун минут элек миңа сәерсенеп карап торучы Марат исемле йорт хуҗасы булып чыкты. Озак йөгерүдән салкын һава тынына капкан, алга чүгеп, кулы белән битен уалады. Бармаклары арасыннан зәп-зәңгәр булып ялтыраган күзләрендә сихри очкын уйный, шул ук вакытта ниндидер моңсулык чагыла. Тын ала-ала, оялчан гына сүзен башлады:

- Беләсезме, теге язма...Гафу итегез, гафу...Ул безгә таныш. Таныш кына да түгел, аны бит минем бабам Миңлегаянов Әхмәт Искәндәр улы сугыш елларында  үзенең абыйсын көткән вакытта язып калдырган булган ...

- Бу чыннан да хак сүзләрме?! Тик нигә моны хәзер генә әйтергә риза булдыгыз? Бу бит бик сөенечле хәбәр, бик сөенечле! Тулырак сөйләгезче, зинһар!

- Бабайдан бу хакта артык сорашканым булмады. Ләкин сез үзегез аннан бу язуның тарихы турында сорый аласыз,  адре...

 - Туктагы-туктагыз, Әхәт бабай, димәк ул исән булып чыга!?

 - Хе-хе-хе, әле сезне дә, мине дә уздырып, йөз яшен тутырып вә уздырып яшәячәк ул, менә күреп торырсыз, исән-исән! Ул хәзер Мәскәү шәһәрендәге картлар йортында тәрбияләнә, менә инде алты ел чамасы була, Алла бирсә.

  Колакка кадәр җитеп ыржайган авызым кире үз урынына кайтты. Шушы сүзләрдән соң минем тамагыма төер килеп тыгылды, карлыккан тавыш белән салкын гына «адрес» дип җавап ташладым. Марат минем кыяфәтемне күреп, үзе дә каушап калды, адресны ак кәгазьгә язып, калтыраган куллары белән миңа сузды. Аның күзләре тулы яшь чкыннары каядыр югалган иде. Күзләремнән атылып чыккан кайнар яшь тамчыларын күрсәтмәскә тырышып, соңгы сүземне дә әйтә алмыйча тиз-тиз китеп бардым. Маратның шәүләсе, яшьле күзләре күз алдымнан китмәде. «Таш йөрәкле кеше дә, еларга сәләтле мени әле?» дигән сорау баш очымнан йөгереп узды. Үземне сәяхәтче бака кебек хис итеп тәгәрмәчләрне җай гына текелдәтеп барам. Таң әле атыпкына килә, ә минем кулымда «Волгоград-Мәскәү» дип язылган бәхетле билет. Ни өчен бәхетле? Чөнки ул берничә сәгатьтән соң берьюлы ике кешене бәхет болытларында тирбәтәчәгенә мин берсүссез ышана идем.
  Иртәнге сәгатьләр булуына карамастан, аэропортта гадәттәгечә халык бихисап күп. Юл буе ак каурыйлы болытларны  күзәтеп, күкләрдән ярдәм сорап, галәмгә бертуктаусыз импульслар җибәреп, кыскасы, барысында яхшыга юрап, самолетта утырган килеш, хыял диңгезендә йөздем. Җир йөзендә ак һәм зәңгәр төсләрдән дә матуррак төсләр юк икәнлегенә тагы бер кат инандым. Шушы түгәрәк дөнья, тыныч күкләр, имин тормыш өчен күпме ветеран кан түккән, гомерләрен аямыйча, кояшлы киләчәгебез өчен көрәшкән, ә без.

- Ә без?!

  Мәскәү гадәттәгечә кайный, ташып түгелергә җитеп кайный. Монда вакыт бөтенләй тиз үтә, юк, үтми, ә язгы ташкын булып ага. Шул сәбәпле, монда яшәгән халыкбер-берсен күрмичә вә ишетмичә бертуктаусыз каядыр чаба, имеш вакытны куып тоталар, ә анысы исә, киресенчә, алар артыннан куа. Карталар йорты каршында торам, ә минем артымда балалар йорты урнашкан, әйтерсең лә, ике тәмук арасында югалып калганмын. Ике бина эчендә сагыш, күз яшьләре, бертуктаусыз кемнедер көтү, сагыну хисләре бертигез бүленгән. Ничек әле, «алтыдагы-алтмышта» диләрмt?
  Авыр тимер ишекне ачып керәм, әйтерсең лә, шушы ишеккә монда гомер итүче кешеләрнең барлык сагышлары тупланган. Килеп керү белән борыныма дарулар, файдалы үләннәр исе белән бергә картлык һәм үлем исе килеп тыгылды. Картлар йортында эшләүче кешеләр мине Әхәт бабай тора торган бүлмәгә алып керделәр. Шактый нык суынган иркен бүлмә – тып-тын, әйтерсең, серле шом оялаган. Әледән-әле озынча күләгәләр биешкән күк тоела. Сиздерми генә каядыр посып торган Газраил шәүләсе чагылып киткәндәй була. Эчтән нидер куырып алгандай итә, сискәндерә, тизрәк чыгып качасы килә башлый. Йөзенә зәгъфран сарылары иңгән, чал чәчле бабай түрдәге агач караваттагы биек итеп түшәлгән урын-җиргә сеңеп үк беткән, мең дә бер эш татыган җыерчыклы кулларына калын китап тоткан. Күзлек артында яшеренгән ачык зәңгәр күзләр миңа төбәлделәр. Баштан аякка кадәр күзәттеп, киредән китапка юнәлделәр.

 «Исәнмесез бабай», - дигән сүздән башка бер ни әйтә алмыйча телемне йоткандай катып калдым.

 - «Әссәләмәгаләйкүм»– диде бабай, башын күтәрмичә генә. Тынлык урнашты. «Ә-ә..син Ибраһим янына килгәнсеңдер, ул әле дәвалану бүлмәсеннән кереп җитмәде, берәр ярты сәгатьтән соң чыгарга тиеш. Утыр, улым, озак көтәргә туры килер», - дип өстәп куйды.

 - «Юк, бабай. Мин сезнең яныгызга килдем»..

 - «Ә? Нәрсә?! Минем яныма дисеңме? Кит аннан!» - дип, күзлеген борын очына төшереп, куллары белән тезләрен уалады. «Күргән кешегә дә охшатам. Ә-ә-ә», - дип сузды карт. «Машинада күрдем мин сине. Нишләп кайтып китмәдең соң син теге көнне алайса, ә?»

 - Юк-юк, сез ялгышасыз бабакай, без сезнең белән таныш түгел әле...

   Нәрсәдән сүзне башларга белмичә, тәмам югалып калдым. Беренче чиратта, кулыма фотоаппаратны алып, язу язылган стенаны күрсәтергә булдым. Карт кечкенә экраннан сурәтне күрә алмыйча азапланды, тегеләй дә-болай да борып карый, күрми. Фотосурәткә озак кына вакыт карап торгач, күкрәгенә нидер килеп бәрелгән күк булды, күз аллары тоташ караңгыланды һәм күп тә узмады, кинәт кенә, бик җиңел сулап, атылып чыкакн күз яшьләрен җиң очы белән сөртеп, елмаеп куйды...
  Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында Әхәт бабай гаиләсе белән Волгоград шәһәренең нәкъ мин торып алган фатирда гомер иткәннәр, ул аның туган йорты булып чыкты. Алты яшьлек Әхәт, биш абыйсы, әнисе-әтисе шул фатирда бәхетле гомер кичергәннәр. Гаилә башлыгы сугышның беренче елларында ук Ростов шәһәрендә вафат була, ләкин әниләре, Мәмдүха апа, сабыйларына бу куркыныч хәбәр турында әйтми. Шул хәлләрдән сон, күп вакыт та узмый, тагын бер олы кайгы йорт ишеген ачып керә. Көзге явымлы, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы кич иңә. Мәмдүха апаның басма кырына килеп җитүе була, кемдер аның арт чүмеченә тимер кендек белән китереп суга... Хатын аһылдап кычкырып җибәрүгә, Әхәтнең абыйсы Дилфат балта күтәреп чыга, ләкин әнисе инде җан биргән була... Мәет чыккан өйдә алты сабый тәгәрәшеп елап кала. Ул вакытларда сугышның кызган чагы, һәр йортны кайгы-хәсрәт уратып алган, һәр кешенең үз мәшәкате, беркем дә балаларны үз канаты астына алмый. Әниләре вафат булганнан соң бөтен авырлык иң олы абыйлары - Дилфат җилкәсенә төшә. Никадәр тырышса да сабый, дүрт апаен саклап кала алмый, кышны чыгуга, сеңелләре вафат була. Әхәт белән Дилфат - ике ятим, ике туган, ике дус караңгы дөнья эчендә япа-ялгыз калалар. Кырык бернче елның җәендә Дилфат энесен калдырып, әтисен эзләргә чыгып китә. «Мин бик тиздән әткәй белән бергә кайтып җитәрмен, менә күрерсең, барысы да яхшы булачак», - дүрт телем ипи һәм бер яларлык шикәр калдырып, зур сәяхәткә кузгала. Алар бер-берсен ташламаска сүз куешалар. Әхәт зур шәһәрдә генә түгел, куркыныч дөньяда ялгызы бер караңгы шәүлә булып кала. Ни генә күрмәгән, ни генә тоймаган, нинди генә газаплар аша үтмәгән кечкенә генә бала йөрәге. Таш стенага кырып язылган язу менә инде дистәләрчә еллар буе аның күз алдыннан китмичә, күңелен тырнап тора. Ул караңгы көнне бабай бүгенгедәй, ачык хәтерли: фашистлар шәһәргә бәреп кергән көн. Бар яклап ату, үтереш, талау, һәр яктан кан белән бергә ачы күз яшьләре агыла, бомба тавышлары, танклар, дистәләгән үле гәүдәләр. Яртылаш җимерек йортта, ач һәм күзләреннән кан саркып торган сабый тырыша-тырыша диварга пәке белән нидер яза.
  «Өметем беркайчан өзелмәде. Һәрчак ишектән абый белән әткәй килеп керер төсле тоела иде. Озын көннәрне саный-саный тилмереп,күзләремне тәрәзәдән, ишектән алмыйча абый белән әтине көттем. Бер көн, түзәр хәл калмады. Үлемнең якын икәнен сизеп алгач, абый калдырган пәке белән таш стенаны кыра-кыра язу яза башладым. Аның дәвамы булырга тиеш иде, тик шул вакытта йөрәкләрне ярып кергән каты тавыш колакларны,җанны өзеп яңгырады, кинәт ак төстән башка берни күренмәде, бер дигәнче күзләрем йомылды. Күзләремне ачып җибәрүгә, ниндидер бер йомшак җирдә ятып, каядыр бара идем инде һәм...»
  Кисәк Әхәт бабайның сөйләмен бүлмәдәге авыр ишекнең шыгырдавы бозды, ниндидер ят тавышлар ишетелә. Кемдер тиз-тиз, каты басып килде дә, туктап калды. Ишек ярыгыннан бер урында таптанып торган ике кеше шәүләсе күренә. Ниһаять, ишек ачылды, шул минутта бүлмәгә йорт хуҗасы булган бабайның малае Марат белән бергә бик тә таныш олы яшьтәге кеше килеп керде. Поезд, вагон, авыл, яшь йөрәкле карчык белән карт - уйлар тәмам чуалып бетте. Туктале, чү, бу бит.. Миннән ике метр ара ераклыгында Волгоград шәһәренә барганда танышкан мөлаем, йөзеннән мәңге елмаю китмәс мәңге яшь бабай басып тора иде. Алар иң элек Әхәт бабайга, соңыннан миңа, киредән бабайга һәм миңа карап бер урында таптанып тордылар. Әхәт бабай исә тәмле сөйләменнән әкрен генә туктап, башын күтәреп ике кеше шәүләсенә текәлеп карап катты. Ул авыр ишектән, җәйге нурлар белән бергә таныш түгел кеше – сугыш елларыннан бирле зарыгып көткән Әхәт бабайның абыйсы Дилфат кергәне ап-ак булып каткан йөзгә бик озак карап утыргач кына аңына килеп, танып алды.  Икесе тиң бернәрсә аңламыйча аптырашка калдылар, ә соңыннан зәп-зәңгәр күзләре яшь белән тулды, әйтерсең лә зәңгәр чишмәдән мөлдерәп су ага иде. Үзе дә сизмәстән, ирексездән, кычкырып елап җибәрде. Марат исә Әхәт бабайга: «Өйгә кайтабыз әткәй, җыен», - дип, кочагына кереп сыенды. Күз яшьләре гүя күздән түгел, йөрәктән бәрелеп чыкты. Бүлмәдәге кан туганнарның күз яшьләре − бәхет тамчылары булып, идәнгә тәгәрәделәр.
   Ике бәхет берьюлы килми диләр, ә менә бүген картлар йорты ишегенә дә бәхет шакыды. Берәү генә дә түгел, ике бәхет. Гомере буе көткән бәхет, гомер көзендә генә язгы чәчәктәй шытып чыкты. Бәхет дигән нәрсәнең кайчан, нинди вакытта, нинди ел фасылында килүе мөһим түгел, иң мөһиме - бәхет бер кешенә дә читләп узарга тиеш түгел, чөнки Җир йөзендәге һәр җан иясе дә бәхет тәмен татып карарга лаеклы.

проголосуйте за нее
Вверх
13 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу