Җәйге маҗара

Автор работы

Ильгиз
Хасанов
22 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

Җәйге маҗара Менә кыш буена сагынып көтеп алган ямьле җәй дә килеп җитте. Каникуллар башланды. Табигать матурланды: агачлар яшел күлмәкләрен киделәр, кайбер чәчәкләр аллы-гөлле төсләр белән чәчәк ата башладылар, үләннәр куерып яшелләнде. Җәй көне эшләр күп булса да, яратам мин аны. Эштән соң рәхәтләнеп, колач җәеп су коенасың, балык тотасың. Болыннарда үрмәләп җиләк җыясың. Аннары, кыш буена дуслар белән җәйне сагынып сөйлисең. Ә сөйләргә һәрберебезнең дә була әлбәттә. Һәр елны безнең ала каз утырып, бәбкәләр чыгара. Менә быел да ул ун бәбкә чыгарды. Каникуллар башлангач, мин 2-3 атна аларны чирәмлектә саклап утырам. Безнең ата каз (мин аны Хан дип атыйм), иртә белән бәбкәләрне чыгаргач, алдан баса да, калын тавышлары белән: ”Каг, каг!”-дип кычкыра башлый. Аның артыннан солдатлар кебек бәбкәләр тезелә. Ә бәбкәләр артыннан ана каз (Ханбикә дип йөртәм мин аны) сакчыдай як-ягына каранып бара. Миңа бу бик кызык тоела. Безнең Хан бәбкәләрне каргалардан гына түгел, чыпчыкларны да якын китерми. Менә бүген дә мин иртә белән кояш чыгуга аларны сакларга чыктым. Әни, эшкә китәр алдыннан, бәбкәләргә су, ашарга алып чыгарып калдыра. Төш вакыты җиткәч, әни кайта һәм бәбкәләрне беразга алып кереп ябып торабыз. Бәбкә саклаганда мин ел да китап укыйм. Китап уку миңа укуымда бик булыша. Сыйныфта мин иң тиз укучы. Аннары, иншалар язганда да сүз байлыгым киңкырлы булганга, минем иншаларым барысынныкыннан да яхшырак, кызыклырак була.Укытучы апа да мактый үземне. Каникулда укырга дип төрле китапар бирделәр. Аларның маҗаралыларын беренче укырга булдым, чөнки миңа маҗаралар күбрәк ошый. Бәбкәләр сусыл чирәмне чукып-чукып ашап йөриләр. Ата каз белән ана каз алар яныннан бер дә китмиләр. Үзем белән кечкенә генә келәм алып чыгам һәм шунда ятып, рәхәтләнеп китап укыйм. Менә бөтен игътибарымны биреп, ләззәтләнеп укыйм. Әледән-әле бәбкәләргә күз салып алам.Төшкә кадәр бер сәгать вакыт бар. Бер заман әкрен генә күзләрем йомыла башлады. Күгелҗем томан аша кебек бер шәүлә күренде. Бу шәүлә минем яныма килеп җиткәч, мин каядыр очып киткән кебек булдым. Ә соңыннан бу шәүлә ап-ачык булып күренә башлады. Мин аптырап, як-ягыма карандым. Мине ниндидер сыннар уратып алганнар. Бернинди дә яшеллек юк. Тик ком, ташлар гына. Ә бу сыннар барысы да бер буйлы, бер нәзеклектә, барысының да чәчләре юк, күзләре дә бер төсле, зәңгәр. Тегендә-монда йөриләр, нәрсәдер ташыйлар. Минем башымда мең төрле уй: ”Мин кайда икән? Ничек мин монда килеп эләктем? Бу җиргә охшамаган. Бу бит бөтенләй башка планета. Ә мин җиргә ничек кайтам? Әнием нишләр? Мин бу планета кешеләренә (мин аларны барыбер кешеләр дип саныйм) нигә кирәк булдым?” Шулай аптырап торганда, боларның берсе минем янга килеп басты. Бераз басып торгач: ”Син кайсы ноктадан?”- дип сорады. ”Мин ноктадан түгел, ә җирдән”-дидем. ”Бу нинди планета?” -дип соравыма карамастан, бер сүз дә әйтмичә, борылып китеп барды. “Ярар, әйтмәсәң! -дип уйладым. Ярар әле безнеңчә сөйләшә. Бу ахрысы тылмачы. Калганнары бит әллә нинди телдә сөйләшәләр”. Бераздан тагын килде. “Сиңа ничә яшь?” –дип сорады. Мин җавап бирмәдем. Өч тапкыр килеп шул ук сорауны бирде. Бу ахрысы сорау бирергә генә “запрограммированный”,- дип уйладым. Гел сорау бирә, ә бер дә җавап бирми. Өченче тапкыр шул ук сорауны биргәч, куркыбрак киттем. “Бәлки алар мине юк итәрләр”- дип уйладым. Сәгатъкә карыйм, аның циферблаты бик тиз әйләнә.“Ә-ә-ә, монда вакыт та бездәгечә түгел”,-дип уйлап торганда, теге инопланетянин тагын килеп басты. Кулымнан тотып мине каядыр алып китте. Читтән карап торганда, әйләндереп куелган казанга ошаган бер бина янына килеп җиттек. Без килеп җиткәч, аның ишекләре ачылды. Эченә кергәч, тагын өч кешене күрдем. Алар компьютерлар артында утыралар иде. “Әһә, мин әйтәм. Монда цивилизация. Интернет та бар. Интернет бик тиз эшли. Һәрбер “тәрәзә” яшен тизлеге белән ачыла.” Бер компьютер арты буш иде. Мине шунда утырттылар. Теге кеше миңа: “Хәзер синең башындагы бөтен мәгълүматны компьютерга күчерәләр”,- диде. “Ничек инде? Минем башым буш калачак бит, ничек мин яшәрмен, ничек укырмын? Миннән бөтенесе дә көләчәк бит? Мин бу хәлләрне сөйләсәм, беркем дә ышанмаячак, әле мине тилеләр йортына озатачаклар”,- дидем. Мине беркемнең дә тыңлыйсы килмәде. Көчләп башыма калай таз кебек нәрсәдер кидерә башладылар. Ул таздан компьютерга тимерчыбыклар сузылган. Мин онытылдым. Күпме вакыт үткәндер, белмим. Кулымда китап, үземнең кечкенә генә келәмемдә утырам. Як-ягыма каранам. Казлар бәбкәләре белән ышыкта утыралар. Тиз генә бәбкәләрне санадым. Унысы да бар. Исем башымнан үткән хәлләр төште. Куркып, китапка карадым. “Әһә, хәрефләрне таныйм”,- дип шатланып куйдым. Кабаланып сәгатемә карыйм. Төш җитәргә күп калмаган. Күзем, чирәмдә яткан, теге минем башыма кидергән, тазга ошаган нәрсәгә төште. Тик аның тимерчыбыклары гына юк. Нәрсә соң бу? Төшме, әллә өнме? Кич белән иптәшләремә үзем белән булган хәлләр турында сөйләдем. Тик миннән кычкырып көлделәр генә. Мин аларга теге тазны да күрсәтеп карадым, барыбер ышанмадылар. Әле җитмәсә, “Әкиятче” дигән кушамат та тактылар.

проголосуйте за нее
Вверх
1380 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу