Көнчелектән дуслыкка бер адым.

Автор работы

Нафис
Хуснутдинов
20 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

                                                 Көнчелектә дуслыкка бер адым.

                                                         1

  Инешле авылында беренче май. Быел ул пәнҗешәмбе көненә эләкте. Ял көне булмаса да, бөтен укучылар бүген шат күңелле. Чөнки бер айдан соң җәй яллары башлана. Кайберләре үзләренең билгеләрен тезәтер өчен бик тырышып укый башлыйлар. Калганнары чиреккә чыгар билгеләре белән килешеп, әз генә ялкауланып та китәләр. Ләкин бу ялкаулык күп дәвам ителмәде. Иң авыры, иң кирәклесе башланды. Ул –  еллык контроль эшләр. Иске язмаларны эзләү, тапмасаң дусларыңнан сорау, бөтен темалар да язылган блокнотны аптару хәзер инде модада. Нәкъ шул вакытта укучының тырышы һәм тырышсызы билгеләнә. Укытучылар да: контрольгә эшләр әзерлиләр, балаларга үткәннәрне искә тешерәләр һәм соңгы айны яхшы укырга илһамландыралар.Ләкин кайберләре шушындый көннәрдә дә уку турында уйламыйлар. Алар инде мәктәпне “3”ләргә бетерүчеләр. Тик һәрчакта андый укучыларның серле сәләтләре була. Әйтик, җырда, хикәяләүдә, шигырьләрдә, берәр һөнәрдә һ.б. Бәлки шул сәбәптәндер дә, андый балалар мәктәпне бетергәч яхшырак гомер итәләр, техникумнарны ”5” гә бетерәләрдер. Алай булса да, яшьләй алынган белем җитмештә дә онытылмас диләр. Чынлап та, шулай әйтүчеләр авылда бик күп. Ә хикмәт шунда ки, Инешледә яхшы укучылар саны зур.

 Белем дөньясында тырышлык башланса, кырда да шулай ук. Инешленең бер үзенчәлеге бар – ул, хәзерге заманда чәчү өчен төрле техникалар булса да, монда алар юк, ягъни басу эшләре кулдан эшләнә. Халык болай ди: “ Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне саклау нияте белән, үзебез урып, үзебез чәчәбез. Шул сәбәптәндәдер әле, бездә ел саен иң яхшы уңыш чыга “ – диләр. Ләкин агроном Габдулла абый бу сүзләрне кире кага. Ул: “ Бәлки ансы да бардыр, тик минемчә ул су сибкән өчендер. “ – ди. Әйе, бу авылдан ерак түгел ике зур елга ага. Сулдагысы һәм уңдагысы. Шу исәптән бер күл дә – Урманче күле. Бу күлдә бик күп балыклар бар. Шуның өчен анда балыкчылар һәр көнне күренә. Ләкин кырда эшләр башлангач, анда берсе дә юк . Ә кырларда эш шулай бара: баштан агроном абый улчәү эшләрен башкарып, күпме бодай, арпа һ.б. күпме бөртекле культураларның кирәклеген белә. Шул эшләрне ул кыр хуҗаларына – Рамазан, Айдар һәм Илсур абыйларга тапшыра. Алар былтыргы уңышларын икегә буләләр. Берсе орлыкка, икенчесе җәйгегә. Аннары алар чәчү өчен кеше җыялар да һәм ниһаять эш башлана. Егетләр җирне өшкәртеп бара, хатын-кызлар орлык сибә, ә балалар һәм картлар күмәләр. Авылда кеше саны зур. Бөтенесе дә эшләргә чыга. Шуның өчен чәчу эшләре бер-ике атнада үк бетә дә инде. Бу көннәрдә укучыларга һәм укытучыларга ял бирелә , ә зурлар атгол алалар.

Мондый тырыш авылның бер серүлмәгән җире дә юк диярлек. Ләкин нәкъ серүлмәгән  урыннарда матур болыннар һәм су буйлары җәелгән. Аларда көне-төне балалар тавышы яңгырый. Ә елга-күл буйларында балыкчылар, су коенучылар гыҗылдый. Әйе, шушындый болыннар бәлки шундагынадыр. Алар әйтерсең лә, яшел ясалма чирәм белән капланганнар. Алар бай кешенең газонындагы шикелле туп-туры;  буяп куйганнар сыман – ямь-яшел. Ә матур, зифа, мәһабәт агачлар күләгәсендә, үлән салкынрак. Андый җирләрдә, көндез балалар, көтүчеләр ял итәргә яраталар. Казлар-үрдәкләр дә ышыграк урыннарны ошаталар, ләкин алар ял итеп чыккач инде, андый урыннар калганнарга яраклы булмый. Шуның өчен, кошларга аерым, койма белән урап алынган бер елга буе бар. Аларга бу җир җәннәт сыман, суы бар, чирәме дә бар. Кешеләргә дә файда – казларны авыл буйлап, эзләргә кирәкми. Шулай ук, бу болыннар белән бәйле дистәләгән риваятьләр бар. Чөнки шул гүзәллектә ниндидер сер, әйтелмәгән фикер ята сыман. Болыннар һәм су буйлары җәй көне яшел кулъяулык кебек җәелсә, кыш көне ул күктәге ай сахралары шикелле яктырып, ап-ак булып, җемелдәп ята. Иң зур, иң тигез, иң матур болынны - Поп болыны дип атыйлар. Әбиләр сөйләгәнчә, бу болын кайчандыр бер урыс попның җире булган. Ул анда хәтта чиркәү тезергә дә уйлаган диләр, ләкин ниндидер хәл булып ул үлеп тә киткән. Шуның өчен бу болынны Поп былыны дип атаганнар да. Поп болынында ел саен Сабантуй бәйрәмен уздыралар, яңгырны шунда сорыйлар.

                                                                        2

Ятыр вакыт җитте. Укырга бер ай калган дигән уй мине дәртләндерә иде, ә еллык контрольләр башлануы киресенчә, йөрәкне әрнеттерә. Бүген бик арыган идем, шунлыктан иртә яттым. Ләкин яткач йокыга китеп булмады, иртәгә ниләр булыр дигән сораулар мине җибәрмәде. Бер сәгать шуны уйлап яткач, ниһаять йоклап киткәнмен. Җиденче яртыларда әни мине:“ Фәнил, уян ” – диеп, үзенең ягымлы, көмеш төсле тавышы белән уятты. Тик нинди генә тавыш булса да, күпмегә иртә ятсам да, бернәрсә дә мине тәмле коймаклар исе кебек уятмый. Әни аларны миңа һәр иртә пешерә иде, ә мин аларны я варенье, я кибет каймагы белән тиз арада ашап та бетерә идем. Иртә белән гел шуны ашагаңга күрә ул гадәтемә кергән икән , әгәр иртән аларны ашамасам, мин уянып бетмим, тамагымны туйдырмыйм. “ Деликатесларны “ ашап туйгач, юынырга, ягъни теш чистартып, тәхарәт алырга киттем. Аннан соң киендем дә, бөтенесе белән саубулашып, өйдән чыгып киттем. Пәнҗешәмбе көнне безгә биш дәрес керә иде: математика, русс теле, инглис теле, җыр дәресе һәм  татар теле. Шуның өчен портфель авыр иде. Алай гына да түгел, бүген бит әле тугызынчы майга әзерләнү башланачак, ә ул дәресләрдән соң була. Бер сүз белән, алты дәрес...Шушындый уйлар белән мин, үзебезнең яшел капканы узып, Тәни бабайның печән бакчасын артта калдырып, олы юлга чыктым. Белсәгез иде ул печән бакчасының матурлыгын. Андагы тәмле печән исе , анда бит әле чәчәкләр дә үсә, хәтта минем шул печәннәр эстенә җәелеп ятасым килә. Аннан үткән саен йокым тагын да ачылыбрак китә кебек тоела иде . Ә олы юл ул, олы юл инде. Машина үткән саен тузан тарала, ташлар теләсә кайда ауныйлар һәм андагы тигессезлекләргә абынган чаклар бармак белән генә санарлык түгел. Нәтиҗәдә, халык хөкүмәтне яхшы юл салмый дип шелтәли. Ләкин бу юл бары тик бер генә чакрым гына дәвам итә. Анардан соң мәктәп аллеясы китә. Ул инде Тәни бабай бакчасыннан да сөйкемлерәк. Шул аллеядагы ике яклап сузылган агачлар, бөтенесе дә бертигез сыман һәм аларның арасы бары өч адым гына диярлек. Агачлары да, ичмасам, я алмагач, я имән, я каен бит. Катнаш алар. Ә агач төбендәге үләне дә үзенә бер матур, тәм биреп тора. Ләкин баштан гына карыйсың да сокланасың шул, аннары кыелган яфракларны тырмалау уе бөтен рәхатлекне боза.

Алдыма карасам, мәктәп ишеге. Шул әкияти табигатькә сокланып барган өчен, вакыт үткәнен сизми дә калганмын икән. Артыма карадым, ә анда әле тагын берничә дистә кеше бара иде. Безнең мәктәбебез ике этажлы лицей. Ул бу райондагы иң яхшы мәктәпләрнең берсе, чөнки без бөтен катнашкан конкурсларда беренче, я икенче урыннар ала идек. Быел безнең мәктәпне ремонтлаган иделәр, ягъни бөтен җирен обшивать итеп чыктылар. Шуның өчен ул иң матуры да булып китте. Анда керер алдыннан баштан тимер ишек тора иде, ә аны ачып кергәч тагын бер, ләкин инде пластик һәм тәрәзәлесе тора. Нәкъ шул ике ишек арасында без аяк киемебезне салып керә идек. Шул тәрәзәле ишектән аяк киемен салып кергәч, без сулга борылабыз, ягъни чишенмәлеккә. Анда инде аяк киемен куеп, башлыкларыбызны элеп куябыз да сыйныфларыбызга кереп китәбез. Бу эш авыр кебек тыелмый сыман, тик иртәнге йокыдан уянып бетмәгән килеш, икенче этажга менү, үзенә бер сынату сыман тыела. Мин укыган сыйныф “25” номер астында иде. Ә укый идем мин бишенче сыйныфта. Без шул класста кырык берәү идек. Егерме малай һәм егерме бер кыз. Шулардан унҗиде отличник, унтугыз ударник һәм калганнары өчле-дүртлеләргә укучылар. Алар рәтенә мин дә керәм. Ә иң яхшысы, иң көчлесе, иң белемлесе ул – Илһам. Ул безнең сыйныфта үзенә бер отличниклардан гына торган банда ясап йөри. Алар белән генә аерым уйный, аерым кружокларга һәм секцияларга йөри. Мин класста ундүртенче партада Гаяз белән утырам. Дүртлегә укыса да, ул  минем иң яхшы дустым. Хәтта кайбер чакларда мин анардан күчерәм дә. Тагын Айзат, Илсур, Гали һәм Инсаф минем дусларым була. Ләкин без аерым банда булып йөрмик, Илһам һәм аның дуслары кебек.

 Мин өйдән гел сәгать сигезенче ун минутларда чыгам. Шунлыктан сыйныфта мин беренче килүче булганмын. Берсе дә булмаганны мин бик тә ярата идем, ягъни тынычлыкны. Тагын бик уйларга да яратам мин. Шуның өчен мине кайбер вакытта “Философ” дип тә атыйлар. Мин тәрәз янында утыргаңга күрә, игътибарым урамга теште. Анда бер рәт зур миләш агачлары үсеп утыра. Кошлар шул агач ботакларында үзләренең “композицияләрен” башкаралар. Ә еракта күренгән куян, посып кына куаклар арасыннан йөри иде. Эх, нинди матур бит ул иртәнге табигать. Кояш офыктан әз генә күтәрелгән. Ә аның янындагы болытлар кып-кызыл тюльпан таҗ яфракчыкларына ошаганнар. Алар шундый ук үтә-күренмәле сыман, кызыл һәм кәефне күтәрүчәннәр. Язның соңгы ае булганага, табигать ямь-яшел. Агачлар да, үләннәр дә, мәһабәт яшел хәтфәгә өтеренгәннәр. Ә агачларның кайберләре инде чәчәк атырга да җыеналар.

Табигатьнең серләренә күмелгән чакта, тәрәзәгә шапылдап чыпчык бәрелде. Мин куркуымнан егылып китә яздым. Ә йөрәгем әйтерсең лә җен күргән, әрнеп китте. Шулчак кемнеңдер килгән тавышы ишетелә башлады. Мин сыйныфташым килә дип уйладым, ләкин ул билгесез кешенең зур каблукларда икәнен белүгә, качтым. Ник дигәндә, чөнки безнең мәктәптә Фидария апаның гына йөргәндә шундый каты тавыш килә һәм ул апа әгәр мине буш вакытта күрсә, гел нәрсәдер эшләргә, я үзе белән өстәмә дәрес укырга дип алып китә иде. Фидария апа безнең сыйныфка керде дә, укытучы өстәленә ниндидер кәгазьләр куйды. Шуннан соң чыгып та китте, ә мине күрмәде. Мин эчемнән генә:” Аллага шөкер “—дидем. Апа чыккач яңадан урыныма утырдым. Шунда ук беренче дәреснең монда керә икәнен исемә тешердем дә, математиканы портфелемнән чыгардым. Тагын берничә минут уйланып утыргач калганнар килә башлады. Ләкин алар килсә дә, тынычлык бетсә дә, мин барыбер уйлануларымны туктатмадым. Я берсен, я икенчесен күзәтеп утыра идем. Бервакытны Ильяс керде дә:

Ох, “ Философ “ кызларны күзли! – дип кычкырып җибәрде. Бөтенесе дә миңа карады.

Кызга бер карап алу синеңчә күзләү буламыни? – дидем мин.

Кайгырма инде. Болай гына әйттем бит – дип кызларга таба карап, бер күзен кысты. Әйе, ул шушындый кеше иде. Аның шаяртулары бөтенесен инде туйдырды. Тик кызлардан кала. Алар гел аның шаяруларыннан көлеп кенә тора иделәр.

 Бервакытны Илһам да керде. Ул чем кара формасында, чәче тарак белән таралган, ә портфеле машина тешерелгәне иде. Мин анарга әз генә көнләшә дә идем. Чөнки ул гел бишлеләргә генә укый, физкультурада да иң җитезләренең берсе булып тора, хәтта кайбер кызлар да, аны ошата иделәр.Нәкъ шул сәбәпләр миндә көнләшү хисен уяталар. Ләкин бик көчлене түгел.

 Илһам урынына утырды да, математика китабын, көндәлекне һәм пеналны чыгарда да:

Алгебрадан кагыйдәләрне ятладыгызмы? – дип сорады. Ләкин аның соравы җавап таләп итүче түгел иде, ә калганнарга өй эшенә кагыйдә дә ятларга кирәклеген искә тешерүче җөмлә генә булды. Әмма Раиф :

Ятладык бугай! – диде дә китабын ачып ятларга тотынды.

Шулай итеп бүгенге көн башланды. Кыңгырау шалтырагач безгә Рауза апа – математика һәм физика укытучысы керде. Дәрес тыныч үтте, аерым вакыйгалар булмады һәм мин кагыйдә сөйләп дүртле алдым. Калган дәресләрдә дә кызык-мызык булмады, ләкин дүртенче дәреснең тәнәфесендә бер конфликт булып алды.

                                                                 3

Коридорда техничка апа чын кыңгырау белән болгап йөри иде, димәк, утлар юк. Русс теле дәресе бетүгә, бөтенебез дә чавып чыктык. Чөнки бу дәрестә кагыйдә буларак спортзалны ачалар, ягъни физминутка вакыты, имеш. Анда күпме генә безгә зарядка ясатсалар да, барыбер берсенең дә юнләп ясаганын күргәнем юк. Ләкин инде зарядкасы беткәч, бөтенесе дә кулларына туп ала, уйный, чабыша башлыйлар. Без сыйныфыбыз белән кечкенәләр группасында иң зурлары булганга, үзебезне горур тотабыз. Бала-чагалар белән уйнап йөрмик дигән кебек, чыгабыз да китәбез. Тик кайбер вакытта гына. Ә бу юлы чыктык. Әмма малайлар гына. Бара идем Гаяз, Айзат, Илсур һәм Гали белән, тик бервакытны Илһам һәм аның дуслары – Ильназ, Фәрит, Газинур, безнең дусны – Инсафны, бер сыйныфтан оршып куа иделәр. Без хәл нидә икәнен белер өчен:

Инсаф ни булды? Нигә алар сиңа кычкыралар? – диеп сорадык. Ул ярым йолак тавыш белән:

Мин кергән идем бу сыйныфка, ә анда әнә болар – Илһамнарга тертеп күпсәтте – нидер серләшә иделәр. Аннары аларга игътибар итмичә генә портфелемне алырга дип керә башлагач алар мине куарга тотындылар. – дип җавап кайтарды.

Илһам син нәрсә? Сугыштамыни? Һәр кергән кешене куып чыгарырга. – дип ачулы тавыш белән әйтте Гали.

Үзе гаепле! Без анда серләшә идек. – дип сүзгә кушылды Илһам да.

Соң ул сезнең яныгызга: “Миңа да сөйләгез әле” – дип килмәде, ә тыныч кына йомышын үтәргә теләгән.

Теләсә соң! Кетеп торсын иде безнең чыкканны, я рөхсәтне сорап кына керсен иде. – дип Илһам һаман үзенекен сөйли.

Ә син нәрсә монда деректор, я укытучымы әллә?! Синнән рөхсәт сорап керергә!

Ваще-то, мин бу сыйныфта иң яхшысы, димәк, лидер!

Синме? Кем соң әле сине лидер итеп сайлады? Путинмы?

Мин!

“ Мин ” ди бит әле!

Нәрсә көнләшәсеңме әллә? – дип кушылды Газинур да.

Кәнләшсә дә, тик синнән түгел инде! – диде Фәрит. Мин шул чак ниндидер билгесез оятлык тойдым, чөнки бит мин анардан чынлап та әз генә көнләшә идем. Шуннан соң мин моны сиздермәс өчен:

Син Илһам бигрәк тәкәбберләнгән соң икән мондый зур дәрәҗәгә ия булып. Үзеңне әллә кемгә куеп йөрисең!

Булсам соң. Синдә миңа ни эш бар! – бу сүзләрдән соң без сугышып та китә яздык, ләкин бу оршышны Кадрия апа туктатты. Ул безне директорга алып бармыйм диде, әмма бер искәрмә белән, тагын безнең оршышканны күрсә, шул чак директор абый янына алып барачак диде.

Менә шушындый оршышулар белән безнең тәнәфес тә бетте. Тагын бер дәрес укып, әз генә маршировать иттек тә, өйләребезгә кайттык. Бу көнне шулай ук тиз йокыга китеп булмады. Тәнәфестә булган хәлләр берничек тә баштан чыга алмады.

                                                             4

Икенче көнне әни мине шулай ук җиденче яртыда уятты. Мин торып, аның пешергән коймакларын әкрен генә ашагач, юындым. Аннан соң кагыйдә буларак әкрен генә киенеп, шул ук тизлек белән мәктәпкә дә киттем. Бу юлы нигәдер Тәни бабай бакчасы миңа ошамады, хәтта тәмле печән исе дә сизелмәде. Биш ел шуннан йөреп мин беренче тапкыр анда, печән арасында үскән әремнәрне, кычытканнарны сиздем. Олы юл миңа бүген тагын да ямьсезрәк күренде. Ул юл әйтерсең лә, дошманнар сугышып чыккан җир. Аллеясы да миңа әллә ни тәэсир итмәде. Сыйныфка кергәч, мин үземнең беренче түгеллегемне белдем. Анда инде кайдадыр утызлап кеше бар иде. Иртәнге тынычлык булмаганга минем күңелем бөтенләй тешкән икән. Ләкин мин барыбер Илһам белән ничек булырга дигән уйларда йөзә идем.

Бервакытны безнең сыйныфка ап-ак куе матур чәчле, бик зур булмаган буйлы, зифа һәм бик ябык булмаган, нурлы, сөйкемле йөзле яңа кыз керде. Ул кергәч бөтенесе анарга гаҗәпләнеп карый иделәр. Кызлар әз генә көнләшеп караса, без инде аңа бер караштан ук гашыйк булдык ахры. Шул кыз кереп, ниндидер кәгазьне апага бирде. Апа инде анарга бер буш урын күрсәтеп анда утырырга кушты:” Әнә, Рабигә, тегендә утыр “ – диде. Бу исем минем башымда мәңгегә калыр сыман, берничә тапкыр яңгырады. Ә Рабигә арткы партага, үзенең нурлы елмаювын бөтенесенә чәчеп утырды. Минем янымнан үткәндә, мин аның күзләренең зәп-зәңгәр икәнен отып алдым.

Менә шушындый вакыйгадан соң мин теге хәлне оныттым, ә кәефем шунда ук күтәрелеп китте. Беренче дәрестә укытучының ниләр сөйләгәненә бер дә игътибар итмәдем, ә Рабига турында уйладым. Бу берне генә аңлата иде. Мин гашыйк булганмын.

Дәрес беткәч мин әкренрәк кенә чыга башладым, Рабигане очратыр өчен. Ләкин ул инде Илһам белән нидер көлешә иде. Минем шул чак ачуым чыкты:

Исәнме Рабига! – дидем.

Исәнме! Ә синең исемең ничек?

Фәнил. Ә син кайдан килдең безгә?

Шәһәрдән. – бу сүзләрдән соң Илһамның да битендә ачулык күренде, әмма мин сөйләшүне барбер дәвам иттем.

Алга таба да без шулай ук сорау җавап белән сөйләштек. Тик тиешле сыйныфка килеп җиткәч, юлларыбыз аерылды. Ул кызлар белән каядыр китте.

Их, Фәнил. Миңа җәл, тик ул кыз синеке түгел – диде миңа Илһам, туктатып.

Ник алай?

Чәнки ул миңа беренче булып карады һәм хәтта елмаеп та. Димәк, ул мине ошаткан дигән сүз.

Эхе, шулайдыр. Ансы ул миңа да караган иде елмаеп һәм минем белән ул сөйләште озаграк.

Әлбәттә, матур кызлар тәрбияле булалар бит. Менә шуның өчен ул синең белән хөрмәт күрсәтү өчен генә сөйләште дә.

Шулайдыр инде. Уйлап кара, нинди кызлар “ботаннарны” ярата? Ә?

Мин “ботан” түгел. Ә белемле! Шул исәптән синнән көчлерәк тә һәм матуррак та!

Синме? Миннәнме?

Әйеее! Синнән.

Ярар, карарбыз ул Рабига кемне яратыр икәнен. Бедеңме?

Ярар, карарбыз.

Бу оршышудан соң минем Илһамга карата ачуым тагын да күбрәк артты. Ләкин Рабигане күрүгә мин бөтенесен оныттым да. Шулай итеп, бүгенге дәресләр дәвам ителде. Алга таба бернинди вакыйгалар да булмады.

                                                                    5

Бүген мине әни уяткач, беренче уем Рабига турында иде. Ләкин аның турында гына уйласам да игътибарым тәрәзәгә теште. Анда кояшлы көн уянып бара иде. Кошлар агач тирәләрендә очалар, сайрыйлар; әтәчләр кычкыралар, тавыклары белән бергә чирәмгә чыгалар; сыерлар инде көтүдә; кайбер кешеләр эшкә ашыгалар, ә чирәм һаман да чык белән капланган иде. Әни коймак ашарга чакырмаса, мин шунда, бәлки, мәңге сокланып калыр идем. Коймаклар бүген миңа бик тәмле итеп тоелды. Әнинең кәефе яхшы булганга күрәдер,бәлки! Юынгач, киенеп беткәч, урамга чыккач, иртәнге саф һава миңа бик каты тәэсир итте. Мин авыр чирдән соң, исәнләнеп киткән сыман булдым. Тәни бабай бакчасы да үзгәрде кебек. Теге кичәге әремнәр белән кычытканнар да матур итеп күренделәр. Ә печәне бөтенләй дә, озын булмаса да, яшел юрганга охшады. Белмим, ни булгандыр миңа, тик олы юл да матур ап-ак асыл ташлардан тезелгән, әллә нинди озын һәм туры итеп тоелды.

Чү! Кем бара анда? Ниндидер чит кыз дисәң. Әәә, бу бит Рабига! Шул вакытта мин табигать матурлыгыннан, Рабигага күчтем. Еракта түгел ниндидер гүзәл чәчәк күреп алдым сыман. Барып карасам, чынлап та бик матур чәчәк үсеп утыра икән. Тик ник ул миңа баштагы вакытларда күземә чагылмаган икән? Бу сорауга җавабым юк. Менә мин теге чәчәкне эзеп алдым да, Рабигага бирергә җыендым. Әмма куып җитәм дигәндә генә, әллә каян Илһам килеп чыгып, аңа нәкъ шул ук чәчәкне бирде. Әле бит артына карап, миңа күзен дә кысты. Әйтерсең лә, ул бу планны күптәннән инде тезегән. Минем аңа карата ачуым артты. Чәчәгемне алып ташладым һәм аларны да узып, зур адымнар белән алга ыргылдым. Мәктәптә дә алар гел икәү йөрделәр. Бер үк партага утырдылар, ашханәдә шулай ук, ә тәнәфестә алар сиямский игезәкләре кебек бер-берсеннән аерылышмадылар.

Шулай итеп кәннәр узды, атналар, кыр эшләре, контрольләр һәм ниһаять утыз беренче май җитте. Бу көнне минем кәефем бик күтәренке иде. Мин бөтенесен дә көлдерә идем, уйната идем. Бу көнне минем кайбер нәрсәләргә оятым да юк иде. Мәсәлән, ниндидер оятсыз нәрсә сөйләргә. Нәкъ шул оятым да миңа Рабигага бер сорау бирергә ирек бирде. Аның янына килеп:

Эх, Рабига, без бер ай синең белән инде дуслар, тик бер вакытта да минем синнән берне сораганым юк – дидем.

Нәрсәне инде? – диде ул миңа матур иттереп кенә.

Син нинди малайларны яратасың?

Ничек инде?

Озыннымы, кысканымы, белемленеме, юкмы?

Ә, мин яратам... – берни вакыт уйлап торгач – белемлеләрне, ягъни бишлеләргә генә укучыларны; спортта яхшы, актив, җитезләрне һәм, һәм һәм, бетте.

Ммм, ансына шигем дә юк инде!

Алайса нигә сорадың?

Болай гына. Алайса күңелсез бит – диеп, мин китеп бардым.

 Шунда Рабиганең Илһамны ярата икәнен ачыкладым һәм анарга көнләшүем тагын да артты. Шунда ук мин үземә сүз куйдым:” Икенче елга гел бишлеләргә генә укырга , спортта үсеш алырга һәм Илһам дәрәҗәсенә менергә! “.

                                                                         6

Беренче июнь. Урамда кояш, берөзексез нурларын чәчеп балкый. Бөтен җирдә яшеллек. Хайваннар кояш рәхатендә кызыналар. Күктә бернинди ак нокта да юк, әйтерсең лә, эсседән качып киткәннәр. Тавыклар турдагы ямь-яшел, тәмле чирәмне йолкалар, ә йортта сипкән бодайны чүплиләр. Аларның шул талаша-талаша чүпләүләре, кешенең җиргә коелган акчаны җыйганына охшаган. Ә сыерлар инде күптән көтүдә. Бәлки, хәзер ял итәргә дип ятканнардадыр. Алар да, яз көне торма белән җирне тормалаган шикелле, баштан үләннәрне ашый-ашый җыялар да, аннан соң ятып шуны эшкәртә башлыйлар. Кояш та җәй көне бик иртә уяна һәм бик соң ята. Аның бу режимы эш вакытына охшаган, ә кышкысы отпускка. Шундый вакытларда сәгать җидедә тору, ул алтын тапкан сыман. Җәй булса да, иртән рәхат, салкынча, арыганнарны бетерүче һава була. Шул вакытты мин бөтен утауларны, себерүләрне, ягъни барлык эшне бөтерергә тырыша идем. Алайса, көндезге утыз градус астында эшләү, элекеге паравозларда күмер салучы кебек караланып бетәсең. Ләкин бүген иртән тордым мин эшләргә дип түгел, ә чабырга, зарядка ясарга һәм коенып алырга. Шул ук вакытта торсам да, физкультура ясау нияте белән торырга авырлык бирми иде. Тик мәктәпкә дип уянсаң, уянырга авыррак. Менә бер-ике километр чапкач, зарядканы ясап бәргәч, бөтен көчемә чаба-чаба күлгә, коенырга киттем. Килеп җиткинчә үк киемнәрне салып, шундук суга чумдым. Әйтерсең лә, кырдан эшләп чыктып. Әмма әз генә йөзгәч кемнеңдер тавышын ишеттем:

Фәнил, кит әле судан. Балыкларны куркытасың бит.

Кем бу? – мин аны танымадым.

Кем-кем, Шәмси!

Әәә, әйтәм таныш тавыш – дип көлә-көлә чыктым. Бу минем сыйныфташым Шәмси иде. Аның бик балык тотарга яратканын сез үзегез дә аңлагансыздыр инде.—нәрсә балык эләгәме?

Менә берне генә тоттым әле.

Ниндине?

Кызылканатны.

Зурмы соң?

Эй, әллә нинди зурны түгел.

Ярар тагы берне генә чумып алыйм инде – диеп мин тагын суга таба чавып тештем.

Кая...

Хәзер чыгам.

Тукта...

Хәзер-хәзер!

Чиртә бит...

Менә чыгам инде.

Соң! – миңа ачулы күзләр белән карап – китте! Әйттем бит тукта дип.

Ярар инде җәй озын тотарсың әле – шул сүзләр белән мин киенеп, кайтып та киттем.

Хәзер инде минем яңа мәсьәләм бар иде. Ничек итеп яхшы укырга, ягъни бишлеләргә. Укытучылар миңа шулай әйтә иделәр:

Син, Фәнил, бишлеләргә дә укый аласың, тик син җөмләләр төзи, матур яза, яхшы сөйли белмисең, ягъни синең тел байлыгың әз. Сиңа күп иттереп китаплар укырка кирәк.

Димәк, миңа хәзер китапханәдән берничә русча, берничә татарча китап алып аларны укырга кирәк. Һәм әнием миңа күптән түгел хатерне яхшылатыр өчен төрле уеннар булган китап алган иде. Мин шуның ярдәмендә хәтеремне дә яхшылата алам бит. Ах, ничек яхшы. Өч ай ял иткәч, мәктәптә укый башлагач, сыйныфташларым ничек гаҗәпләнерләр икән?! Һәм аннары Илһам кебек була башлагач мин анардан бүтән көнләшмиячәкмен. Бәлки, ул миннән көнләшә башлар. Монысының да булуы ихтимал. Шундый уйлар белән, шундый эшләр белән көннәр узды, атналар, айлар...

                                                                  7

Җәй буе белемнәрне арттыргач, көчләрне җыйгач, сентябрь килеп җитүе сизелмичә дә калынган. Шәһәрдән алынган яңа портфельләрне, формаларны һ.б мәктәп әйберләрен тизрәк бөтенесенә дә күрсәтү теләге, мәктәпкә барырга да теләк бирә иде. Ләкин кайберләренең шул гына булса, минем шул теләкне җәй көнендәге әзерләнүләр дә тудыра. Чөнки ул эшләр бушкамы юкмы киткәнен беләсе килә иде. Тик шушындый хисләр булса да,  мәктәпкә барасы килмәү һәрвакыт өстенлек итә. Беренче сентябрьдә булган бәйрәм турында сөйләп тормам, чөнки ул бөтен дөньда һәм һәрвакытта да гел бер үк була. Ләкин икенче сентябрьдәге, ягъни укый башлагач булган гаҗәпләнүләр һәм көтелмәгән хәлләрне калдырырга берничектә ярамый!

Иртән тору авыр иде. Җәй көне гел соң торганга күрәдер, бәлки. Торгач бүген коймак түгел иде, ә беленнәр белән кибет каймагы, чәй белән тәмле кәнфитләр. Боларны күрүгә мин уянып киттем сыман. Тиз-тиз генә өстәл артына утырып, ашык-пошык ашарга тотындым. Тук булгач, яңадан ятып торасы килә иде, әмма вакытның әз калуы монарга ирек бирмәде. Өйдән чыккач, көннең болытлы икәненә төшендем. Һәм тиздән яңгыр да явуы ихтимал икәнен белүгә, ашыгыбрак бара башладым. Мәктәп кичәге бәйрәмнәрдән соң һаман яхшылап җыештырылмаган икән, ягъни урындыкларны спортзалдан сыйныфка ташырга туры килде. Мин үзем беренчеләрдән булганага күрә, безгә бөтен урындыкларны да ташырга дип әйттеләр. Ләкин һәрберсен табып, урнаштырып бетергинчә бөтенесе дә килеп җиткән иде инде.

Шулай итеп дәрескә дә вакыт җитте. Беренче булып безгә әдәбият керде. Баштан укытучы апа җәйге яллар турында сорашты һәм чират миңа килеп җиткәч:

Җәйге ялларның ничек үткәнен бер-ике җөмлә белән генә әйтеп бирү кыен. Шунлыктан мин шуны гына әйтәм, өч ай булуга карамастан ул тиз, тик кызык. Ә кызык булды: көтүгә бару, дуслар белән уйнашу, соң тору, өй эшләренең булмавы һ.б.

Шушындый үзенчәлекле җавапны миннән ишеткәч, бөтенесе дә гаҗәпләнде, миңа борылып карады. Укытучы апа да сүссез калды. Мин шул чак оялып киттем. Апа сизеп:

Утыр, Фәнил. Молодец! Синнән мондый җавап бер дә көтелмәгән иде.

Син нәрсә җәй буе уйладыңмы әллә бу сорауга җавапны?

Юк, апа. Менә хәзер генә уйлап әйттем.

Шул җавапка, бәлки, җерсе дә ошанмагандыр хәзерге вакытта. Ләкин минем алга таба да шушындый матур җәмләләремнең кабатлануы аларны икенчене уйларга күндерер дип уйладым мин. Чират икенче кешегә килеп җиткәч, барсы да миңа караудан туктадылар, әмма Илһамнан кала. Ул миңа ниндидер ошанмаучанлык, билгесезлек һәм дошманлылык күзләре белән карады. Әйтерсең лә, ул минем җәй буе китаплар укуымны сизде.

Тәнәфес җиткәч, Гаяз миннән:

Син ничек шулай җавап бирә алдың? Ә?

Ничек-ничек, алдым да җавап бирдем инде.

Эхе, шулайдыр. Әллә чынлап та җәй буе шушындый җавапны әзерләдеңме?

Юк инде! Әйттем бит. – минем җәй буе укыганымны белдерәсем  килмәде.

Ярар, шулай дип ошанып карыйк әлегә.

Шунда безнең сөйләшүебез бетте дә. Ләкин Гаязда ниндидер миңа таба ачуны күрдем кебек тыелды. Ул берни дәшмичә генә китеп барды. Ә мондый эш ул анарга хас түгел иде.

Икенче сыйныфыбызга баргач, дәрескә әзерләнгәч, Рабига да яныма килеп басты. Тик минем җәй буена аңа таба хисләрем югалган иде инде, ә Илһамның күренеп тора, юк.

Син, Фәнил, үзгәргәнсең, ахрысы. Утыз беренче майда нинди малайларны яратасың дип сорагач, мин сиңа белемлеләрне дигән идем. Әллә минем өчен...

Юк инде! Әллә бөтенләйме. Курыкма, яратмый мин сине.

Карарбыз әле. – дип Рабига китеп тә барды.

Бу күренешне күреп, Илһам ни әйтергә белмичә

Бу ни булды? – дип сорады.

Кая белим. Үзем дә гаҗәптә.

Ул хазер нәрсә, сине яратамыни?

Белмим, әмма миңа барыбер.

Ансын мин болай да күрдем инде.

Сез нәрсә талашкан идегезме әллә?

Юк! Андый нәрсә бер дә булмады.

Димәк, ул сине бүтән яратмый. – шундый хабәр миңа бу юлы бер дә кызык булмады.

Шулай дип уйласак кына.

Без коридорга чыктык, ә анда Рабига инде Ильяс белән нидер көлешә иде. Шунда барсы да аңлашылды. Рабига Илһам белән йөреп туйган да, хәзер Ильска күчкән. Ә минем белән ул шулай сөйләште, Илһамга бөтен хәлне аңлатыр өчен.

Менә сиңа мә! – Илһам үз күзләренә ошанмады.

Менә нинди кыз булып чыккан икән бу! – мин дә гаҗәпләндем.

Әйе, тышы матур, ә эче...

Шул-шул.

Шунда кыңгырау да шалтырады. Икенче дәрестә мин шулай ук бөтенесен гаҗәпләндердем. Әмма бу миңа да, Илһамга да бернинди дә эмоция бирмәде.Өченче дәрес физкультура булды. Анда да берсе дә көтмәгән хәл булды. Дәресләр шулай дәвам итте. Сәгатьләр узды һәм соңгы дәрес узгач, без кабаттан Илһам белән сөйләшә башладык.

Рабиганең бүгенге эшләре, бая әйткәнебезгә туры килә. – дип башладым мин.

Әйе, фикерли беләсең үзең.

Ансы мөһим түгел.

Юк, чынлап та син үзгәргәнсең.

Беләсеңме, син ахырысы утызынчы кеше, миңа шулай әйтүче. – Илһам көлеп куйды.

Бетте.

Нәрсә бетте?

Минем Рабигага гашыйк булуым. Бетте! Мин анардан шушындыйны бер дә кетмәдем.

Икенче яктан уйлап караганда, ул яхшы артист!

Хи-хи-хи, әйе. Сценага бастырсаң...

Кара әле, Илһам, без ничектер икенче төрле сөйләшәбез бит.

Чынлап та. Әллә дуслашып киттек инде. – икебезнең дә кәефебез күтәрелеп китте һәм без көлә башладык. Шунда ук бер-беребезнең кулларыбызны кыстык.

Шул көннән башлап без иң тугры дуслар булып киттек һәм берничә кагыйдәне дә белдек. Беренчесе, кызларны яратыр алдыннан, аларның тышкы түгел, ә эчке дөньяларына карарга кирәк. Икенчесе, бер үк кайгы, хәтта дошманнарны да дуслаштыра ала. Өченчесе, көнләшү кайбер очракларда файдалы да булырга мөмкин.                                                 

проголосуйте за нее
Вверх
98 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу