Бер ояның ике кошы

Автор работы

Адиля
Валиева
18 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

Алсу белән Алинәнең әти-әнисе шәһәрнең бай, хәлле кешеләренең берсе. Әти белән әни кызларны бернидә дә чикләмәделәр, кечкенәдән ни теләсә шуны алдылар: тәмле ризыклар теләсәләр, ашадылар, беркемдә булмаган уенчыклар беренче булып аларда барлыкка килә иде. Кигән киемнәре дә бөтен кешенеке кебек түгел, чит илдән кайтартылган кыйбатлы тукымалардан гына тегелгән була иде. Махсус түләүле балалар бакчасына йөрделәр, хосусый мәктәптә белем алдылар. Бер сүз белән әйткәндә, балда-майда үстеләр.

Сеңелләрнең кечкенәсе – Алинә, каникулларны авылда, әби-бабасы янында үткәрергә бик тә ярата иде. Анда гына ул үзенең туган теле-татар телендә ирекле аралаша. Авылда яшәүче дуслары белән бергәләп су коенырга, урманга җиләккә, мәтрүшкәгә йөри. Иртән торып,бабасына көтү куыша, чишмәдә су алып кайта, аннан әбисе белән камыр куялар: өчпочмак, кыстыбый, юка пешәрләр. Аеруча Алинә авылдагы китапханәгә йөрергә ярата: Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Фатих Хөсни әсәрләрен төннәрен йокламыйча укый.

Ә апасы, Алсу, киресенчә, чит илләрдә, курортларда гына ял итә иде. Авыл тормышын ул бер дә яратмый, дөресрәге, бөтенләй күрә алмый. Кайтырга туры килсә, ул анда русча гына сөйләшә, ә татар телен яратмый - “колхозниклар теле” дип әйтә ул. Бу кыз һаман йокы ягын гына карый: көндезге бергә кадәр йокы туйдыра, әбисе олгерткән ашларны торып ашый да, аерылгысыз телефоннан сөйләшергә тотына. Алинәнең дус-ишләреннән Алсу көлә, хәтта җирәнә, “они мне не ровня!”, ди. Шәһәрдә ул рус егете белән очраша, “Петруша белән өйләнешәчәкбез”, ди. Ә егете аңа “минем дингә күчсәң генә өйләнешә алачакбыз” дип кисәтеп куйды. Алсу бу сүзләргә бер дә кар шы килми, һәрбер сүзенә “әйе” дип кенә җавап бирә...

Бер елдан Алсу, әти-әни, әби-бабай сүзен тыңламыйча, каршы килеп Петяга кияүгә чыкты. Өч ел дигәндә берсеннән-берсе матур балалар алып кайттылар. Нинди исем кушарга дип уйлана башладылар. Чиркәүгә барып, кызларына Мария, улларына Сергей исеме куштылар. Ә Алсуның муенына ире “йодрык” кадәр тәре тактырды. Менә йөр инде син, чын татар кызы булып, муеныңа тәре асып?! Хәзер ире Петя белән Мәскәүдә яшиләр. Балалары рус мәктәбенә укырга йөри. Алсуга “мама” дип дәшәләр, бу сүздән ананың йөрәге әрнеп куя (эх, рәхәт, җылы, матур, чын татарча “әни” дигәнне ишетәсе килә иде бит аның!). Алсу атна саен чиркәүгә “службага” йөреп тора.

Ә Алинә, авылда, Самат исемле күрше егетенә кияүгә чыкты. Өч бала алып кайтып, матур тормыш алып баралар: бакчада бал кроты оялары, өй каршында төрле-төрле чәчәкләр, алмалар исе авыл башыннан ук килеп тора. Үзе Алинә мәктәптә татар теле һәм әдәбият дәресләре укыта, ә ире авыл башлыгы булып эшли. Барысы да аларга авылда көнләшәләр, усал күз белән карыйлар. Бу ике гашыйк аларга игътибар итмиләр, ике пар күгәрчен сыман гөрләшеп кына яшиләр: ике игезәк кызы Сания белән Миләүшә балалар бакчасына йөри, ә уллары Мәлик 2нче сыйныфта укый.

Ике кыз, бер әти-әни, бер оядан чыкканнар, бер мәктәптә укыганнар, ә язмышлары бөтенләй ошамаган. Тормыш кызык нәрсә икән ул!

проголосуйте за нее
Вверх
223 пользователя проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу