Хикәя "Төшләремдә генә мин ирекле"

Автор работы

Эндже
Садриева
21 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

Муса Җәлилнең якты истәлегенә багышланган хикәя

(шагыйрь исеменнән язылган)

Төшләремдә генә мин ирекле

Беренче төш

Күбәләк миңа нинди хәбәр китергән икән?

"Кызык! Ә ни өчен кояш бүген кичәгегә караганда ныграк яктырта? Хм... Ә нигә яз көне сыерчыклар сайрыйлар, ә кыш көне-юк? Ә нәрсә ул теге агачта үсеп утыручы кызыл һәм түгәрәк әйбер?.." Бу мең төрле соравымның җавабын тизрәк беләсем килә иде, шуңа күрә әниемә мөрәҗәгать итәргә булдым. [Миңа монда бары тик 5 яшь кенә иде]

Әнием мине күтәреп алды да, итәгенә утыртты. Барысын да тәфсилләп сөйли башлады. Ул еш кына "Аллаһы Тәгалә шулай яраткан" дия торган иде. Сөйләп бетерү белән, мин итәгеннән сикереп төштем дә, янә әйләнә-тирәне күзәтергә теләп, бакча ягына йөгердем. Тик чәчәкләр түтәле янына килеп җиткәндәрәк, үземнең аягыма абынып егылдым. "Әни! Әни!" - дип кычкырмакчы гына идем, тик тынып калдым. Яфрак астында эленеп торучы бер бик сәер әйбер күземә чалынып китте. Һәм ул селкенә иде... Юк, җилдән түгел, ә аның эчендәге ниндидер тере җан барлыгын һәм аның иреккә чыгарга теләвен күңелем белән сиздем. Башта шул сәер әйбергә бөтен игътибарым белән карап тордым да, җилдәй булып, әни янына йөгердем, давылдай өйгә килеп кердем. Хәтта егылганымны да онытып җибәргәнмен. Әнием куркып: "Муса улым, ни булды?! Ник шулай каты йөгердең?" - дип, кулларына күтәреп алды. Мин: "Әни, әни, әйдә тизрәк, мин сина бер әйбер күрсәтергә тиеш. Ул әнә тегендә, чәчәкләр янында. Чыгалмый!" "Улым, тагын шул кызыксынуың аркасында эшемнән бүлдерәсең инде” дигән караш ташласа да, ризалашты, чөнки борчулы күзләр белән карап торучы балага каршы килә алмады. Шулай мин аны җитәкләп тышка алып чыктым. Әнидән алда йөгереп барып, күргән әйберемне эзләргә тотындым. Тапкач: «Менә, менә ул!» дия-дия, бармагым белән төртеп күрсәтә башладым. "Ул чыгалмый аннан, әйдә аңа булышыйк, ачыйк шул әйберне!" - дидем. Әнием иелеп карады да, көлеп җибәрде. Мин аптырап киттем. "Әнием, син ник елмаясың?"- дип сорадым. Ул ашыкмыйча гына якында торучы сәкегә утырды да: "Ә син беләсеңме нәрсә анда?" - диде, миңа елмаеп торучы күзләре белән карап. Мин бары тик башымны гына чайкадым. "Анда күбәләк" сүзен ишетүгә күзләрем шар булды. Ничек инде төрле-төрле төскә буялган канатлар иясе, бер чәчәктән икенче чәчәккә күчеп йөрүче күбәләк менә шундый кечкенә генә соры әйбер булсын ди инде? Ләкин әни анда күбәләк ди икән, димәк, анда күбәләк. Тик ничек? Һич аңлый алмыйм.

"Улым, син күргән әйбер күбәләк кузысы дип атала. Иң беренче булып корт барлыкка килә, ул төрле яфраклар белән туклана, үсә һәм вакыты килеп җиткәч, менә шундый кузыга әйләнә. Ул шулай берничә көн торганнан соң, аның эченнән матур күбәләк очып чыга. Менә шулай алар килеп чыгалар да инде, улым. Син мине аңлыйсыңдыр бит, әйеме?" "Аңлыйм, әнием, аңлыйм, тик бу күбәләккә безнең ярдәм кирәк, ахрысы." "Юк, улым. Һич ярамый алай эшләргә. Ул үзе тырышырга, авырлыкларны җиңәргә, киртәләр аша узып чыгарга тиеш. Күбәләк үзе сынауларны ерып чыга алган очракта гына, аның канатлары чыныгачак, көчле булачак һәм, әлбәттә, матур бизәкләргә бай булачак. Ә хәзер күз алдыңа гына китереп кара: менә без аңа булышырбыз да, аны тизрәк иреккә чыгарырбыз, тик ул оча алмаячак. Аңлыйсыңмы? Ул беркая да оча алмаячак. Барысы да якында гына булыр: чәчәкләр дә, агачлар да, тик алар янына барып җитәр өчен генә дә күбәләккә бик авыр булачак. Яисә башка күбәләкләргә карап көнләшер, аның да очасы килер, тик берни дә эшли алмас...

Менә кешеләр белән дә шулай бит ул, улым. Кеше тормышында булган авырлыкларның хикмәтләрен аңлап, аларга каршы килмичә, шөкер итеп яшәгәндә генә күбәләк кебек гүзәллеккә ия булачак.

"Әни!" - дип кычкырып җибәрдем. "Кара! Күбәләк! "Чыннан да,кузыда барлыкка килгән ярыктан күбәләк чыга иде. Ә канатларын, ә канатларын күрсәгез сез аның! Мөгаен, монда салават күперенең бөтен төсләре җыелган. Бу күбәләк матур, үзенчә гаҗәеп күренә иде. Аның назлы канатларын җылы җилләр иркәләде. Гөлдән гөлгә кунып, үзе чәчәк аткан кебек канатларын җәеп утырды. Мин бу гүзәл манзарага таң калып, сулышым белән куркытырга теләмичә, аны күзәттем. Кинәт күбәләк күккә күтәрелде, болын әйләнәсендә очып, кояшка таба канат җилпеп, күз алдыбыздан югалды...

Мин уяндым. Урным шул ук төрмә,

Кулларымда шул ук богаулар,

Баш очымда шул ук кайгыларым,

Уяныр дип көтеп торганнар.

Аһ,ник үрти мине хыял белән

Тик тилертеп кайтмас язларым,

Ник төш кенә минем шатлыкларым,

Ник бетмәс өн-кайгы,газабым?!

(“Төрмәдә төш”, Муса Җәлил)

Караңгы суык стеналар, кулларымдагы авыр богаулар, тимер рәшәткә...Эх, тагын чираттагы төшем генә булган. Кызганыч, ник төштә генә әни-әтиемне, хатыным Әминәне, кызым Чулпанны, ахыр чиктә, үземнең ирекле булуымны күрә аламын икән мин?! Ник азаплый инде безне язмыш?! Эх, төштәге күбәләк кебек очып, гөлдән гөлгә кунып йөрсәм иде... Юк, миңа күбәләк булырга ярамый, аның тормышы бер көнлек, ә минем мәңгелек яшисем килә... Саташам бугай, мәңгелек тә кирәк түгел, аз булса да ирекле буласым килә...

Үзем төрмәдә булсам да, иҗат иткәндә азат мин. Шигырьләрем - канатларым минем! Тик алар ярдәмендә генә мин хыял дөньясында кош кебек очам, кызым, әнием янына әйләнеп килә алам, аларны күргәндәй булам. Эх, шигырьләрем, сез булмасагыз нишләр идем... Үлемем билгеле, ләкин сез якыннарыма тормыш юлларында иптәш булыгыз. Сездә мин яшәрмен!

Мин әле һаман да шулай уйланып ята бирдем. Үлем җәзасына хөкем ителүем турындагы хәбәр искә төште. Моабит дәфтәре... Ничекләр генә аны иреккә чыгарып җибәрергә икән? Ичмасам, әгәр дә ул халыкка барып җитсә, тыныч күңел белән үлгән булыр идем. Мин нәрсә дә булса уйлап табарга тиеш. Һичшиксез. Үземнең хыянәт итмәвем акланмаса, нинди авырлыклар төшәчәк бит минем гаиләмә! Әминәгә һәм Чулпанга "Халык дошманының хатыны", "Халык дошманының кызы" дип әйтүләренә юл куя алмыйм. Юк! Мин нинди дә булса берәр чара күрергә тиеш...

Мәрхәмәтсез вакыт... Безне күбәләк язмышы көтә микән?

Вакыт, чыннан да, мәрхәмәтсез... Төшләремдә генә яктылык. Үлемемне көтәм, ә үзем мәңгелек турында уйланам. Әйләнә-тирәм - төрмә, караңгылык биләп алган соры камераларның берсеннән берсенә күченеп йөрим, ә хыялларда боллыннарда чәчәктән чәчәккә кунып йөрүче күбәләктәй кайгысыз яшь бала.

Вакыт, ник шулкадәр мәрхәмәтсез син!

Менә инде 1944 нче елның август аеның урталары. Мине Моабит төрмәсеннән Шпандау төрмәсенә күчергәндә, алгы ягыннан караганда, ул һич кенә төрмәгә охшамаган иде. Таш кәрнизе эреле-ваклы манаралар белән бизәлгән, түбәсе кызыл чирәп белән ябылган. Ләкин бу алгы ягыннан гына шулай. Ә яныннан караганда, аның төрмә икәне әллә каян күренеп тора икән. Коңгырт кирпечтән салынган зур һәм озын бинаның диварында тимер рәшәткәләр тотылган һәм тузанланып беткән йөзләрчә тәрәзәләрдән башка берни дә юк. Ничектер ташландык фабрика бинасын хәтерләтә. Заманында ул, чыннан да, фабрика — үлем фабрикасы булган.

Шпандау төрмәсен сугыштан соң фашизмның төп җинаятьчеләрен ябып тота торган халыкара төрмәгә әверелдерәләр. Язмыш шуклыгы дигән нәрсә менә шулдыр инде ул: фашизм корбаннары утырган төрмәгә фашист палачларының үзләрен ябып куялар. Ләкин соңыннан аларны бер-бер артлы иреккә чыгалар. Без килер алдыннан гына, егерме еллык срокларын тутырып, фашист башкисәрләренең соңгылары да чыгып беткән.

Ә көн тәртибе болайрак иде: сәгать алтыда йокыдан тору. Аннары юыну-киенү һәм камераны җыештыру. Алты да утызда — "кофе" дип атала торган тәмсез сыекча. Җиде дә утызда "Камерада авырулар юкмы?" — дип сорыйлар (булса—врач чакырту өчен), тугызда, уникешәр кешелек төркемнәргә бүлеп, безне прогулкага алып чыгалар. Камерабыз башка татарларныкы белән күрше булганлыктан, без прогулкага һәрвакыт алар белән бергә чыгабыз һәм унике кешелек төркем хасил итә идек. Үзара сөйләшү катгый рәвештә тыела. Ләкин кайчакларда сакчыларга сиздермичә генә сөйләшкәли тора идек. Прогулкадан соң камераларыбызга кайтабыз. Сәгать унбердә — сыек баланда һәм биш кисәк бәрәңгедән гыйбарәт булган төшке аш. Сәгать көндезге берләрдә — почта өләшү. Аннары — ял. Әледән-әле кычкырган тавышлар, коридорда сөйләшкән тавышлар ишетелеп тора, ләкин бу төрмәдә ниләр эшләнүе беркайчан да билгеле булмый торган иде. Сәгать дүрттә — кичке аш: яфрак калынлыгы гына икмәк, аңа бәләкәй генә май кисәге ягылган һәм бер тамчы джем тамызылган була. Сәгать алтыда надзирательләр килә. Көн саен шулай эшләнә. Сәгать сигездә утны сүндерәләр, төрмәдә тынлык урнаша. Тик коридорда йөрүче надзирательләрнең аяк тавышлары ишетелә дә, аларның әледән-әле камера ишекләрендәге "күзләр"не ачып караулары гына сизелеп тора иде. Безнең ни эшләгәнебезне карар өчен төн уртасында кинәт камерада ут кабызалар. Үлемгә хөкем ителгәннәрне аеруча нык тикшереп торалар. Кайбер кансыз һәм имансызларын искә алмаганда, сакчылар алай начар түгел, күбесе сугыш инвалидлары: кайсы сугышта — бер күзен, кайсы — аягын, кайсы кулын калдырып кайткан кешеләр.

Беркөнне төрмә ишегалдысында берәү йөри. Фикер туды. Мин, "пст, пст" итеп, шыпырт кына аның игътибарын җәлеп итәргә тырыштым. Кайдан килә икән бу тавыш, дип, як-ягына каранып байтак йөрсә дә, ул көнне мине табалмыйча кереп китте. Икенче көнне дә аның прогулкага чыгуын күргәч, пысылдый башладым. Төрмәнең түбәнге кат тәрәзәләре артык биек түгел, аларның капкачлары, тар гына ярык калдырып, эчке якка ачыла иде. Әнә шул ярыктан мин башымны чыгардым, дөресрәге, башымның яртысын гына. Менә шуннан гына ул мине күреп алды. Тик туктап торырга ярамый иде. Шуңа күрә бер әйләнеп килгән чагында, ботинкасының бавын бәйләгән атлы булып, иелеп туктап калды. Шунда без сөйләшеп киттек. Ул үзен Андре Тиммерманс дип танытты. Менә безнең танышып һәм дуслашып киткән тарихыбыз шулайрак.

Аның ышанычлы кеше булуына инангач, мин аңа иң кыйммәтле әйберләремнең берсен, Моабит дәфтәрен, биреп җибәрдем. Моны-тегене эшләвен үтендем. Ул миңа: "Кайгырма, дустым. Мин барысын да эшләрмен" - дип вәгъдә бирде.

Гитлерга һөҗүм булганнан соң, төрмә тоткыннар белән шыплап тутырылган, һәм монда тәртип ягы какшаган көннәр иде. Тиммерманс тоткыннардан сорашып, төрмәнең мин утырган өлешендәге кешеләрне атнаның кайсы көннәрендә душка алып барганнарын белә дә, минем юынырга барган чакны туры китереп, чиратка минем артыма басты. Шунда аның белән берничә минут сөйләшеп калырга өлгердем. Иң беренче булып, аңа биреп чыгарган куен дәфтәремнең язмышы турында сораштым. Тиммерманс дәфтәрне иреккә чыгарып җибәрүен һәм шигырьләрнең ышанычлы кулларда булуын әйтте. Мин моңа бик нык куандым, чиксез шат булдым һәм, ниһаять, моңардан соң күңелем тынычланды.

Икенче төш

Төшләремдә генә гүзәлдер минем тормышым.

Яшенең дә, картының да , апа-абыйның да — барчасының да эше бар. Кем кая бара, кем кая ашыга. Халык тик ыгы-зыгы килеп тора, һәм шуннан берәрсе генә булса да таш кое өстендә ятучы кечкенә китапка илтифат итми. "Нинди китап ята икән ул? Кемнеке? Ничек ул монда килеп эләккән? Нәрсә анда язылган?" - дип кызыксынган кеше дә юк.

Агачлар башларын селкетергә тотындылар. Яңгыр җиле сизелә башлады. Куе болытлар да үзләрен көттертмәделәр. Беренче яңгыр тамчылары сибелә башлау белән, җәмәгать өйләренә кереп качарга теләп, адымнарын тизләтте. Менә болыт ул авыр тамчыларны күтәрә алмыйча чиләкләп коеп җибәрде. Урамда бер тере җан да калмады. Ә дәфтәр, ә дәфтәр шулай ята бирде, үзенә яңгыр тамчыларын сеңдереп... Вакыт-вакыт кешеләр: "Яңгыр бетәме, юкмы?" -дип тәрәзәгә карап ала, ләкин шул ук вакытта бетмәвен дә тели.

Ниһаять, яңгыр туктады, тузан да басылды, һава да чистарып калды. Кешеләр, итекләрен киеп, тышка чыга башладылар. Тик боларның берсе дә мөһим түгел. Ә бу кечкенә китапның зур авырлыкларга каршы тора алганы өчен иң беренче булып кояш нурлары да аңа төште. Бу сәер күренеш, тик дөресе шул. Менә шунда гына балаларның берсе: "Карагыз, тегендә ниндидер дәфтәр ята!" дип кычкырып җибәрде. Халык шул кое янына җыела башлады. Моны күреп, алар янына аксакал да ашыкты, сораша башлады. Аңа юеш китапны күрсәттеләр. Ул аны ипләп кулына алды, ябышып беткән битләрен сак кына ача башлады. Андагы шигырьләр вак кына гарәп хәрефләре белән язып тутырылган иде. Коңгырт-сары тышлы дәфтәрнең соңгы битенә болай дип язылган:

“Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска!

Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил.

Аның тарихы болай: ул 1906 нчы елда туган. Квартиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән сала. 1942 нче елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, 40 үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, Совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр, ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васиятем шул”

Дустым Андре Тиммерманс дөрес әйткән: Моабит дәфтәрем иректә, ышанычлы кулларда. Төшем моңа исбат!

"Бүген 24 август 1944 нче ел. Бер төн... Бары тик бер төн калды... Ләкин мин курыкмыйм. Кул-тезләрем дә калтрамый, камераның бер почмагыннан икенче почмагына йөреп, башымны да катырмыйм, ә мин тик үз җиремдә утыра бирдем. Моабит дәфтәре иректә, үзем Ватаныма хыянәт итеп, дошман киеме кимәгән, күңелем тыныч,шуңа күрә, аз гомер яшәсәм дә, шөкер әйтеп, Алла кулларына гына биреләсе калды." - дип, үлем турында күп уйлый-уйлый йоклап киткәнмен, шулай да төшемдә әле күпмедер рәхәтлек хисе тоярга өлгердем.

Өченче төш

Тормышымда күргәннәрем төш кенә булса иде...

"Гүзәл бер бакча... Сул ягымда алмагачлар тезелеп киткәннәр. Кызарып пешкән алмалар менә-менә килеп төшәбез дип торалар. Җылы җил битне иркәли. Ә чәчәкләрнең монда нинди төрлесе генә юк: мәк тә, кыңгырау да, ромашкалар да–һәммәсе кояшка таба үреләләр. Тырыш һәм хезмәт сөючән бал кортлары тизрәк, кич җиткәнче, чәчәкләрдән... җыеп калырга ашыгалар. Боларның өстенә былбыл сайраганы ишетелә.

Ләкин ул ничектер сагышлы итеп, елаган сыманрак җырлый иде. Мин шикләндем. Бу кошчыкны табарга теләп, күзләрем белән аны күкләрдән, агачлардан эзли башладым. Табалмадым. Алмагачлар янына якынрак барырга булдым. Кинәт аяк астында ниндидер тимер әйбер сиздем. "Нәрсә бу?" – дип, бер аягыма тезләндем дә, иелеп карадым. Ә анда мин табарга теләгән былбыл читлек эчендә утыра булса кирәк. Я Раббым, кем шундый мәрхәмәтсез икән?! Кайсысының йөрәге җиткән моңа?! Ничек җир күтәрә ул кешене?! Ләкин якын-тирәдә беркем булмау сәбәпле, мин ул адәм затын бары табалмас идем. Тизрәк читлек ишеген ачарга ашыктым. Былбыл шул ук мизгелдә иреккә очып чыкты. И шатланды, и сөенде бу кечкенә кошчык! Үземә дә җылылыклар кереп китте бит. Ул да үз чиратында миңа рәхмәт әйтергә теләп, матур итеп сайрап җибәрде. Ямь-яшел чирәмгә ятып, мин дә аңа кушылдым:

Безнең җырда-сөю тәмлелеге,

Безнең җырда – яшәү шатлыгы,

Безнең җырда илнең ямьлелеге,

Һавасының киң һәм сафлыгы!

(“Безнең җыр” Муса Җәлил)

Ирекле булса идем, әниемнең тезенә башымны куеп төшләремне юратыр идем. Һичшиксез, яхшыга юрар иде...

Хикәядәге мәгълүматлар М.Җәлилнең иҗатын өйрәнгән галимебез Р.Мостафинның “Өзелгән җыр эзеннән” китабыннан алынды.

проголосуйте за нее
Вверх
87 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу