Без-Тукайлы

Автор работы

Язиля
Сагдиева
15 лет
Номинация: 
Поэзия на татарском языке

Кат-кат укып чыктым инде,

Кәҗә белән сарыкны.

Шүрәлесен алып кайттым,

Бүген тагын ялыкмый.

 

Укыйм-укыйм да аптырыйм,

Җен пәрие куркытмый,

Шүрәлесе кытыкласа,

Су анасы урлатмый.

 

Явыз бүрене хәйләли,

Кәҗә белән сарыгы.

Булмаса да экиятендэ,

Тагаракнын ярыгы.

 

Безне сихерләгән өчен,

Рәхмәт инде-Тукайга!

Тукайлы иткэне өчен,

Рәхмэт инде –Ходайга!

проголосуйте за нее
Вверх
273 пользователя проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу