Язмыш тарафыннан кыерсытылганнармы, әллә көчле затлармы?

Автор работы

Айзиля
Шакирзянова
16 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

       “Менә монысын өйдәге карт кодагыйга иң беренче итеп китереп бирерсең”, – дип, шыгырдатып тутырган яшел буяулы агач белән ялтырап торган калайдан эшләнгән сандыкның иң өстенә намазлыкны салды әбием. Намазлыкны мин үзем, үз кулларым белән, әбием өйрәтеп торганча, яшел бәрхет җирлеккә матур чәчәкләрдән аппликация ясап, бизәкләп тектем. Борынгыча итеп тукылган шакмаклы кызыл ашъяулыклар да, ике башы кызыл бизәкле бер пар сөлге дә урын алды сандыктан. Бит сөлгеләре, элеп куяр өчен махсус элмәк куеп, баш-башларын пөхтә итеп бөккән ак шадра кул тастымаллары да пөхтәләп салынды монда. Дөресрәге, бу әйберләр әбиемнең үзе белән бергә картайган зур, серле сандыгыннан әниемнең кияүгә чыкканда үзе белән алып килгән ялтырап торган калайларбелән бизәкләп эшләнгән зәңгәр буяулы сандыгына күченделәр генә. Миңа дип. Мин кияүгә чыкканда алып барырга дип. Әгәр мин бу сүзләрне кәрәзле телефонымда язсам, һичшиксез, бу урында елмаюлы смайликлар куяр идем. (Кем бүгенге көндә кияүгә сандык белән бара инде?) Мәктәпкә укырга кергәнче үк инде мин “...көннәрдән бер көнне зур, җиткән кыз булгач”, кияүгә китәсемне дә, үзем белән ни-нәрсәләр алып китәсемне дә анык белә идем. “Кыз бала туып, кырыгы тулганчы ук аңа бирнә әзерли башланырга тиеш”, – дия иде әбием. Әниемнең кияүгә чыкканына ике дистә елга якын вакыт җитсә дә, сандыгының төбендә әбием ашъяулыклары, әбием сөлгеләре саклана. Әбиемнең безне ташлап киткәненә авыр санаулы гына көннәр үтеп бара... Ирексездән әнә шул әбием истәлекләрен актарам... Белгән аны әбием, йөз кат, мең кат хаклы булган әбием, үзен онытмасыннар, искә алсыннар өчен әнә шулай йөрәк җылысын салган әйберләрен биреп калдырган ул. Әниемә дә үз әбисе әнә шулай хәстәрләгән булган икән килен бирнәләрен заманында. “Аш-су уздырсаң, иң галауный (главный), эскәмиягә нәрсә салыйм икән дип аптырап торма, бик хәйбәтләп, менә тот та шушы киезләреңне сал”,– дип, кулыма аллы-гөлле ситса кисәкләрен тоташтырып, эчен сырып теккән эскәмия киезләрен тоттырганы әле дә хәтеремдә. Әллә ничә көн утырып, алдан кулы белән типчеп чыгып, аннан аяк машинасы артына утырып текте ул аларны, аларга өстәп, шакмаклы итеп, урындык киезләрен әзерләде”, – дип сөйли әнием. Бүген инде мин бу төр кул эшенең модада булуын, әлеге техниканың “пэчворк” дип аталуын да беләм. Чыннан да, күп хезмәт иттеләр инде безгә әбием бүләкләре. Бу киезләр инде тузды, әмма ташларга һич кенә дә кулым бармый. Бу әйберләрнең һәркайсында әбиемнең кул назы, йөрәк җылысы сакланадыр төсле. Үзләренең яшәү-рәвешләре, ырым-ышанулары белән безгә язылмаган тормыш канунына маяк да булып торган икән әбиләр. “Йөзеңне эскәтергә сөртмә, оятлы булырсың”, “Чәеңне түгеп эчмә, ирең эчкече булыр”, “Тәлинкәдә ризык калдырма, бәхетең ким булыр”, “Тәрәзә төбенә утырма, ирең көнче була”, “Казан өстеннән ашасаң, хәерче булырсың” һ.б. бик күп, бик күп гыйбарәләрне ишетеп үстем мин. Гап-гади генә кебек, әмма әдәп-әхлак ягыннан да, гигиена ягыннан да безне саклар өчен килеп чыккан ышанулар бит бу. Кемнең генә бәхетсез, хәерче буласы килер икән? Кечкенәдән күңелгә сеңгәнгәме икән, бу әйберләр бик куркыта мине. Әбиемне түрдә тотарга әнием, әниемне хөрмәтләргә әтием, әтием сүземнән чыкмаска әбием өйрәтте мине. Әдәбият дәресе. Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестен анализлыйбыз. Иргә баш иеп, мескен булып яшәргәме (Галия кебек), әллә үзеңә- үзең хуҗа булып, тормышыңны ялгызың тартыргамы? Кызып киттек... бер сыйныфташым: “Амазонкалар” яшәгәннәр әле ирләрсез дә (!) димәсенме! Һәр урында, һәр очракта беркайчан да сүзсез калмаган, сүзгә тапкыр, җор телле укытучым да бер мәлгә югалып калды. Тукта, кемнәр соң әле алар амазонкалар? “Тапшырылмаган хатлар” онытылды. Барыбыз да, әсәренеп, укытучыбызга төбәлдек. Ә ул, фикерен туплап, җайлап кына сүз башлады: – Амазонкалар – хатын-кыз сугышчы яугирләр кавеме. Алар, кавем юкка чыкмасын өчен, елның билгеле бер вакытында чит яисә күрше кабилә ирләре белән ”вакытлы никах” оештырып, шуннан соң туган ир балаларны үтереп яисә тәрбиягә башка берәр кабиләгә биреп, үзләрендә бары тик кызларны гына калдыра торган булганнар. Амазонкаларның коралы булып, гадәттә, ук, сугыш балтасы һәм җиңел калкан хезмәт иткән. “Амазонкалар” сүзенең килеп чыгышы да берникадәр фантастик күзаллаулар белән бәйләнгән – бу сүз, барыннан да элек, борынгы грек телендәге macos (күкрәк) сүзенә нигезләнә: имеш, борынгы амазонкалар, кыска саплы сөңге белән сугышырга комачауламасын дип, бер күкрәкләрен юкка чыгара торган булганнар. Шул ук амазонка образлары белән бәйле рәвештә төрки-татар халыклары иҗатында, аеруча әкиятләрдә хатын-кызлар гаять зур роль уйныйлар: бик күп сынауларда, Аждаһа, Дию, Пәри, еланнарга каршы сугышта да алар, бигрәк тә баш геройның кәләше, хатыны булып, кайда көч, кайда хәйлә, кайда көчсезлек белән җиңәләр. Тарих битләренә күз салсак, биредә дә куркусыз хатын-кызларыбызны атый алабыз: Жанна Д Арк, Надежда Дурова, Зоя Космодемьянская, Валентина Терешкова, Мәгубә Сыртланова... (Исемә төште: конференциягә барганда әзерләнгәндә укыган әсәрләрдә дә бар бит мондый геройлар! Фәнис Яруллинның “Сәхи – Сәхиясе”, Туфан Миңнуллинның “Ирдәүкә”се шушылар рәтеннән бит! “...Бетте, моннан соң мәми авыз кыз булып йөрдем юк!” – ди бит Сәхия, апасын рәнҗеткәннәрен белгәч. Күкрәге үсмәсен өчен яулык белән кысып бәйләп тә куя...) Укытучым өстәл өстендәге өелеп торган китаплары арасынннан каяндыр җәһәт кенә бер гәҗит тартып чыгарды (әйтерсең бу турыда сүз чыгасын алдан белгән!), кирәкле урынын табып алып, укый башлады: “Бала чактагы бер мәзәк вакыйга истән чыкмый. Каяндыр өйгә кайтып кергән әбием яңа хәбәр ирештерде: "Ай, Ходаем, күрше Хөснурыйларның бер тавыгы әтәч булып кычкыра башлаган, хәерлегә генә була күрсен, бәла-казага гына булмасын инде". Шөбһәләнүе йөзенә чыккан. Миңа кызык булып китте. Әтәчкә әйләнеп маташучы шул тавыкны күрәсе килеп, күршеләр ихатасын тиз генә карап та килдем. Тик күрмәдем генә. Ул вакытларда әле мин хөрмәтле хатын-кызларыбызның да кайчакларда шулай "әтәч булып кычкырасыларын", ягъни үзләренең төп вазыйфаларын онытып, ир-ат "биләмәләренә" үтәсен белми идем. "Хәерлегәме соң бу?" – дип тә хафаланмый идем”, – дип язган менә Наил Шәфигуллин да “Ватаным Татарстан” газетасының 2009 нчы елның 5 нче февраль санында, тыңлагыз әле, нинди матур фикерләр әйткән: “Гүзәл затларыбыз еш кына ирләрен гаепләргә ярата, - дип дәвам итә ул. -Булдыксызлыкта, ялкаулыкта, эчкечелектә, башка бәлаләрдә. Хәтта "кирәкләре юк" диючеләр дә бар. Грек мифологиясендәге теге амазонкалар кебек, хатын-кызларыбыз ир затларын бөтенләй кырып бетерергә җыенмыйлар төсле әлегә. Әмма барыбер үзләренең бүгенге фикер сөрешендә, кыланмышларында алар заманчалык, алгарыш, булганлык, Көнбатыш стандартларын күрәләр. Шуңа ашкыналар. Кирәкме икән соң җәмгыятькә андый "булганлык"? Хатын-кызның бар булган көче – көчсезлектә бит. Бары шуның аркасында алар безнең өчен бетмәс илһам, мәхәббәт, соклану чыганагы ич. Әллә без – ир-атлар көчсезләндек, вагайдыкмы? Анысы да бардыр. Әмма "кытаклыйсы" урында "әтәч булып кычкыруның" төп сәбәбе, миңа калса, ул түгел. Җәмгыять хатын-кызларыбызга бүген шулкадәр хокуклар бирде ки, алар үзләренең социаль, биологик роле турында бөтенләй оныта башладылар төсле”. Укытучым, гәҗитне куеп, бер мәл тын алды, сыйныфка күз йөртеп чыкты, күренеп тора: ниндидер мөһим үз фикерен җиткерергә җыена ул. “Сүз дә юк, бик урынлы төрттерә автор. “Заманча” яшәү үрнәген без амазонкалардан күрәбез”, – дияр тарих белән бик кызыксынучан матуркай. Яки “Сөембикәбез дә ирләр белән идарә иткән бит!” – дип дәлилләр милләтен яратучы гүзәлкәй. Юк, юк һәм тагын бер кат юк, хөрмәтле балалар! Әйе, борынгы амазонкалар һәм бүгенге көн “ирдәүкәләре” арасында күпмедер охшашлыкны күрергә мөмкин. Беренчеләре дә, соңгылары да үз-үзләрен, туганнарын яклау максатыннан ирләргә охшарга мәҗбүр. Ләкин...гаиләнең тоткасы да – хатын-кыз. Иренең эштән кайтуына тәмле ашлар пешереп, якты йөз белән каршы алса, әти кешенең муенына җан җылысын, назын, әдәп-әхлак кагыйдәләрен сеңдергән балалар килеп сарылса, ир заты өчен моннан да олы бәхет була алмый. Бала табу, бала багу, гаилә учагын сүндерми саклау – болар да табигатьтән. Статистика күрсәткәнчә, ир затларның туксан тугыз проценты хатын-кыздагы төп өч сыйфатка мөкиббән. Беренчесе – аларга Ходай тарафыннан бирелгән чибәрлек булса, икенчесе – иплелек, тыйнаклык, хатын-кызны көчле иткән көчсезлек. Өченчесе, иң мөһиме, аларның бала җанлы, өй җанлы булулары. Уңган-булганлыклары, зирәклекләре, башка күркәм сыйфатлары да алай ук мөһим түгел икән. Гаилә – күңелне, җанны җылытып торырга сәләтле учак. Шул учакны сүндерми саклау – хатын-кызларыбызның бурычы. Тик ни гаҗәп?! Кайбер ирләргә уңган, акыллы, сабыр хатын насыйп булып та, аның кадерен белмәүчеләр очрый. Ислам дине хатыннарны Аллаһының биргән нигъмәтенә тиңли, шуңа күрә аларны сакларга һәм кадерләрен белергә чакыра. Пәйгамбәребез дә бит “Һәрвакыт хатын-кызларга карата яхшы булыгыз. Дөреслектә, хатын-кыз кабыргадан яратылды, ә кабырга исә кәкре. Аның белән ләззәтләнәсең килсә, кәкрелегенә карамыйча гына ләззәтлән. Турайтырга уйласаң, сындырырсың. Сындыру – аның белән аерылудыр”, дип әйтеп калдырган. Бу сүзләр һәр гаиләдә кагыйдәгә алынса, ятим балалар да әзрәк булыр иде. Әнә шундый гади генә мисал белән Пәйгамбәребез хатын-кызның үзенчәлекле табигатен аңлатып бирә алган. Чыннан да, йөрәгенә Аллаһының илчесе биргән нәсыйхәтләрне урнаштырган ир, хатынының күп кенә вак-төяк кимчелекләрен күрми, нәтиҗәдә, гаиләдә иминлек һәм тынычлык таралып, тавыш һәм бәхәсләр кими. Аллаһы Тәгалә Анабыз Һаваны Атабыз Адәмнең сул як кабыргасыннан яраткан. Аяк сөягеннән түгел – типкәләп йөртмәсен өчен. Баш сөягеннән дә түгел – иренә баш булмасын өчен. Йөрәге янындагы сул як кабыргадан, яклап, саклап, куенында гына кадерләп йөртсен өчен шулай яраткандыр ул аны. Ә инде кабырганы кем ничек кабул итә – монысы ирдән тора. Фәнис абыегыз Яруллин да бу уңайдан түбәндәге сүзләрне язган: Кабыргалар, кәкре кабыргалар, Сез бит безгә тигән өлешләр. Без эт булсак – сез бер сөяк кенә. Без ир булсак – алтын-көмешләр. Рәшидә абыстай Исхакыйның исә мондый сүзләре бар: "Булачак аналар тәрбияле булганда гына ирләребез, аналарыбыз тәрбияле була ала". Мин дә, кадерле укучыларым, сезнең төпле әтиләр, тәрбияле әниләр булуыгызны теләр идем”, - дип тәмамлады сүзен укытучым. Әйе, хатын-кызлар нәфислек саклаганда, үзләрен әхлаклы, ипле тотканда, үзләрен кадерле “кабыргалар” итеп тойганда гына бу дөнья матур була ала. Ә әби-бабайларыбызның изге теләкләре, үгет-нәсихәтләре безгә әле бик күп еллар дөрес юлдан тайпылмаска ярдәм итәр әле. Сезнең теләкләрегез дә тормышка ашсын иде, укытучым!

проголосуйте за нее
Вверх
13 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу