"Туган як кадере"

Автор работы

Карим
Газизуллин
16 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

 

 

       Мин бүген гадәттәгедән иртәрәк уяндым. Ни өчен дисезме? Чөнки мин бүген әти белән балыкка барам. Бүген җәйге каникулның беренче көне. Әтинең әйткән сүзе бар иде:” Әгәр уку елын “5”ле билгеләренә генә тәмамласаң, таң атканда балыкка барырбыз”,- дип.  Минем әти әйткән сүзендә тора белә. Беркайчан да алдаламый, туры сүзле. Кичтән үк балыкка барырга дип ныклап әзерләндек: кармаклар да, җим дә әзер.

      Балыкка йөрү бик тә күңелле, ул җан рәхәтлеге бирә. Иртәнге тынлыкта, кояш күтәрелгәндә, саф һава сулап, матур табигать кочагында хозурланып утыру үзе ни тора?! Кармакны бер алып, бер салып, көн үткәне сизелми дә. Үземә күбрәк агымсудан тоту ошый. Ә бүген без буага барачакбыз.

       Буабыз турында да сөйлим әле үзегезгә: “1972 нче елда басуларны сугару, балыклар үрчетү максатынннан, авылыбызда шактый зур буа төзелә. Ул мул, чиста суы, күп балыклы булуы белән якын-тирәдә дан тота, өстәвенә аның кырларын безнең әти-әниләребез яшь вакытта утырткан каен, наратлык паласалары әйләндереп алган. Кыскасы, буа урман уртасында көзгедәй ялтырап яткан күл сыман. Хәзерге вакытта да без аның матурлыгына, серлелегенә карап сокланабыз. Шулай ук ял итү, күңел ачу, су коену өчен дә киң кулланабыз. Сабан туйлары да буа тирәсендә җырлап, биеп, уеннар уйнап уза.

      Озын сүзнең кыскасы, без юлга кузгалдык. Буа безгә ерак түгел. Әти кызу-кызу атлый. Мин  дә аннан калышмыйм. Алтынчыга күчтем бит. Гомумән, мин иркәләнергә яратмыйм. Ник дигәндә, ике сеңлемә, бер энемә абый да бит әле мин. Әти белән әнинең зур булышчысы да.

    Менә килеп тә җиттек. Буада таң ата. Күңелләргә сихәт, тәнгә көч бирә торган салкынча таң. Бөрбаш таңы. Бик тын. Куаклар артындагы түгәрәк күлдә ана үрдәк, бак-бак килеп балаларын йокыдан уята. Буа өстендә акрын гына сыек томан күтәрелә. Мин хозурланып:

     - Таң атканда бигрәк тә матур инде безнең буа, әти, әйеме?

    -Әйе шул, улым.

     - Ә-әнә теге буйлар нинди матур булып кызарып килә. Кояш шуннан чыга, әйе бит, әтием?

     - Әйе, улым.

      Әкренләп буа өстендәге төн пәрдәсе юкара барды. Буаның суы шулкадәр чиста. Су коенасы килеп китте. Ләкин су өстендәге тынлыкны бозарга һич тә ярамый. Әти белән кармакка суалчан куеп:

      - Әйдә балык кап-кап, яр буенда ялтырап ят,-дип кармакларны суга салдык.     Беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк кебек, ул һәркем кулыннан килердәй эш сыман тоела. Ә менә елга буена барып суга кармак ташлый башлагач, шомакайларны һәркемнең  дә эләктерә алмавына инанасың. Балык тотуның  да шул авыру белән чирли торган үз осталары була.

     Без әти белән болар рәтенә кермибез, әлбәттә. Шулай да, балыкка килгәч, буш кул белән кайтмыйбыз.

     -Ник эләкми соң бу балык?Минем уйларымны сизенгәндәй әти:

    - Белмим шул, ник эләкмидер,-диде.

     -Улым, кара әле, минем калкавыч бата. Эләкте, эләкте! Балык эләкте! Булыш әле, улым!

    - Менә сиңа балык ?! Ертык итек суда ята. Буабыз чүп белән тулган бит.

Минем кәефем төште. Беренчедән, балык эләкми; икенчедән, кешеләр бигрәк ваемсыз. Теләсә кая чүп ташлап, табигатебезне пычраталар! Әллә минем күңелсезләнгәнне балыклар да сизде. Берәм-берәм чиртә башладылар. Әлбәттә, беренче балыкны әти тотты. Ул кызылканат иде. Ул арада калкавычым дерелдәп куйды, берничә мәртәбә уңга-сулга тартылды да, су өстеннән салмак кына шуып китте. Ә-һә, иске таныш-табан балыгы.

Без бүген шактый балык тоттык, вакларын суга җибәрә бардык. Кояш сөңге буе күтәрелде, чиртми башлады. Вәссәлам! Без кайтырга чыктык. Әти нәрсәдер уйлап бара иде. Бераздан:

     - Авыл советына кереп чыкмый булмас! Ял итәргә килүчеләргә катгый чаралар күрсеннәр, алайса бигрәк табигатебезне мәсхәрәлиләр бит! Шулай ярыймыни?! Туган якның нигъмәте бар кешегә дә җитә, ләкин аны саклый белергә кирәк, -дип куйды. – Авылда яшәмәгәч, туган якның кадерен белмиләр. Туган як. Аның шифалы һавасы, көмештәй сулары, чишмә җырлары, кошлар сайравы йөрәккә дәрт өсти. Туган авылның һәр сихри авазы да кешеләрне үзенә тарта. Ул матурлыкларны авылда туып, аның гүзәл табигатен күреп үскәннәр генә сизәдер, -дип өстәде. Без әкрен генә атлыйбыз. Минем күңелем шат. Әтинең сүзләреннән соң, мин шуны аңладым:

          - Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам икән бит, аның гүзәллегенә сокланып яшим. Туган ягымны ярату хисен берни дә алыштыра алмый. Минем авылымны сөймәслек тә түгел. Ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә! Авылымны төрле яклап иген басулары кочаклап алган. Талгын җил искәндә, басу өстенең дулкынлануыннан  күзең ала алмый торасың. Борыннарны ертып,  тәмле ис керә. Икмәк исе. Искиткеч гүзәллек, муллык! Әнә шул басу өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге туган авылым көннән-көн матурлана.

      Минем каникулымның беренче көне шулай бик матур булып күңелемә кереп калды. Әле минем туган ягым бишегендә тирбәлеп ял итәсе, көч җыясы, әти-әнигә булышасы көннәрем алда. Туган туфрагымда үткән бер көнне дә мин читтә - ял йортларында үткән көннәргә алыштырмас идем. Рәхмәт, мең-мең рәхмәт сиңа, Туган ягым, мине шулай бәхетле иткәнең өчен!м

белән балыкка баруы. Ертык итек эләгү нәтиҗәсендә, табигать байлыгы турында уйлану бирелә.

проголосуйте за нее
Вверх
17 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу