Мин тормышны яратам

Автор работы

Айгиза
Ахатова
14 лет
Номинация: 
Поэзия на татарском языке

Мин тормышны яратам!
Яратам мин салкын кышны,
Мамык карлар яуганын.
Ак тун кигән агачларга
Көмеш бәсләр сарганын.
Нәфис кар бөртекләре
Битләребезгә куна.
Суык бабай чеметеп,
Безне өйләргә куа.

Яратам мин ямьле язда
Алтын кояш балкуын,
Кар астыннан тишелеп,
Чәчкәләрнең калкуын.
Гөрләвекләр җырын тыңлап,
Урамнарда йорибез.
Ләйсән яңгырга шатланып,
“Тагын, тагын, яу!, дибез.

Яратам мин эссе җәйне,
Кояш кыздыруларын.
Зәңгәр күктә уйнаклап,
Кошларның сайрауларын.
Болында җиләк җыябыз
Кәрзиннәрне тутырып.
Яшелчәләр үстерәбез.
Тормыйбыз тик утырып.

Яратам мин алтын көзне,
Бар табигать төскә чума.
Агач яфракларын коя,
Кырларда иген уңа.
Алтын келәм җәелә
Сукмакларга, юлларга.
Сихри матурлык тула
Безнең туган якларга.

Ел фасылларының
Барысын да яратам.
Табигатьнең гүзәллеген
Күреп бик тә шатланам.
Шигырьләрем аркылы
Бар дөньяга таратам:
Дөнья шундый матур икән,
Мин тормышны яратам!

проголосуйте за нее
Вверх
49 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу