"Бәләкәч"

Автор работы

Язиля
Музаффарова
12 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке
категория от 10 до 13 лет

Бәләкәч

Язилә Мозаффарова, Казан шәһәре Совет районы 180нче гимназиянең

6 нчы сыйныф укучысы.

Авылда иртә... Шундый рәхәт, тыныч, дәү әни дә сыер савып туктаган, чебеннәр дә йоклыймы әле шунда, әтәч тә кычкырмый, җим казынып йөри, ара-тирә тавыклар гына кыткылдап куя. Кинәт тынлыкны ярып кемнеңдер чиелдаган тавышы ишетелде. Сискәнеп киттем. Нәрсә икән дип карасам, такта арасыннан бер йомгак күренде. Мәче баласы. Үзе мияулый, үзе егыла-егыла миңа таба атлый. Ул күрми икән бит, күзләре эрен белән капланган. Ничек монда килеп чыкты икән соң ул?

Песине ни эшләтергә дә белмәдем, башта өйдән каймак алып чыгып бирдем. Бер-ике ялады да тагын мияуларга кереште нәнием. Ул шундый кызганыч, кечкенә, үзе дер-дер калтырый. Ул да түгел, яныма күршедәге дусларым җыелды. Бу йомгакка Бәләкәч дип исем куштык. Җылы су белән аның күзләрен юдык. Аңа энекәшем кыяр, помидор ашатмакчы була, кемдер алмасын суза, күрше Рушан конфетлар алып чыккан. Тик песиебез һаман мияулый гына. Мөгаен, әнисен юксынадыр дип мәче баласына әни эзләргә керештек. Юлда үтеп барган бер мәчене чакырып алдык та, аның янына песи баласын куйдык. Башта ул “Бәләкәч”не ялады, ниһаять әниле булды бу йомшаккай дип сөенгән идек, кая ул, фырт-фырт итте дә, мәче “Бәләкәчне” тырнарга ук тотынды. Чак аерып алдык.

Кешеләр ятим балаларны үзләренекедәй күреп үстерә, ләбаса. Балалар йортларыннан сабыйлар алып тәрбияләүчеләр күпме, ник бу мәче Бәләкәчне үз итмәде икән? Ничек зур гына мәче шундый бәләкәй, нәни, ярдәмгә мохтаҗ йомгакны ташлап калдыра ала? Үзенеке булмаса да, ярата алмый микәнни ул аны? “Үз әниең булмаса юк инде, Бәләкәч әнисен тапмаса яши алмас, мөгаен, әнисез никак”, - дип әйтеп куйды Рушан.

Караңгы төшкәнче шул мәче баласы белән мәш килдек. Аны ашаттык, сыйпадык, күтәреп йөрдек. Караңгы төшкәч, дәү әниемнең иске галошына чүпрәк җәеп мәчегә карават ясадык. Аны кичкә шунда калдырдык.

Шул мәчене уйлап йоклап та китә алмадым, төштә күреп саташып беттем. Безнең күршедә Казанда Сания апа бар, аның баласы да, ире дә юк. Ул мәчесе белән яши. Шул мәчене юындыра, аның белән сөйләшә, хәтта, йомшак дустын кочып йоклый да. Бәлки Бәләкәчне дә Сания апага бүләк итәргәдер? Мәчегә әнисез җиңел түгел бит: юынырга өйрәтүче, яклаучы, ашарга табучы, ялый-ялый назлап йоклатучы да юк.

Икенче көнне иртән йокыдан торуга бакчага йөгердем, тик галош буш иде. Якын-тирәне, бакчаны урап чыксам да, Бәләкәчне таба алмадым. Әнисе генә табып алып киткән булса ярар иде аны, начар ниятле кешеләргә генә эләкмәсен иде, явыз мәчеләргә, усал этләргә юлыкмасын иде. Эх, Бәләкәч... Бер атнадан соң гына йомшаккаемның күрше өйдә яши башлаганын белдем. Күршебезнең карт мәчесе аны үз иткән, мәче баласы сыену урыны тапкан. Эчемә җылы йөгерде. Бәләкәч кебек адашкан, ярдәмчесез калганнарның барысы да бу тормышта үз сыену урыннарын тапсыннар иде. Ятимлек ачысын татырга язмасын.

проголосуйте за нее
Вверх
57 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу