Җырдай моңлы татар теле

Автор работы

Регина
Сахабетдинова
19 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

Һәр телнең узенчәлеге, һәр халыкның үзенә хас сыйфатлары, кабатланмас культурасы, традицияләре, милли ашлары була, һәркемнең үзенеке-үзенә якын. Күп милләтләрне берләштергән, безнең өчен икенче туган тел-бөек рус теленә карата мәхәббәтем зур. Әмма үзебезгә карата да тиешле ихтирам күрсәтә белсәк иде. Горурланырлык әйберләребез бихисап бит.

Муса Җәлил һәйкәле яныннан мин бер вакытта да дулкынланмыйча уза алмыйм: шагыйрьнең батырлыгы, рухи көче татарларга гына түгел, башка халыклар өчен дә үрнәк булырлык. Балачакта әнием яттан сөйләгән шигырьләрен әле дә булса оныта алмыйм. Ә “Моабит дәфтәренә” эчендә җаны булган бер кем дә битараф кала алмас.

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр                                                                                 

Шигъремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомремне дә бирәм халкыма, дип язган, халкы өчен яшәгән, аның өчен гомерен дә кызганмаган, аның әсәрләрен, үзен онытмавын сораган. Ә бит Муса Җәлилнең кем икәнлеген белмәгән яшьләр бар хәзер, димәк, әкренләп хәтердән җуела шагыйрь?!...

Кайчандыр Габдулла Тукайның язмышы хакында укып, тетрәнеп, күзләрем яшьләнгән иде. Кыска гына гомерендә халкы өчен күпме мирас калдырган бөек миләттәшебез! Аларның әсәрләрен туган телдә укый алу әзе бер бәхет бит ул!

Үзебезнең культура турында да аерым әйтеп китәсе килә. Йөрәккә үтеп керә торган шундый моңлы җырлар тагын кайсы халыкта бар икән? Гомумән, татар җырларын-шигырьләрен хәтта тәрҗемәләштереп тә булмый-йөрәк хисе, үзебезгә генә хас милли төсе югала. Талантлы, моңлы шәхесләребез белән бер миләттән булуыма, аларның җырларын тулысынча аңлый алуыма бик горурмын. Күңелләрне тибрәлдергән моңлы, тирән хисле татар җырлары ишеткәндә, татар шигырьләре, проза әсәрләре укыганда, театр-концертларда мин үземнең шушы миләттән булуыма, шушы әсәрләрне тулысында аңлавыма зур горурлык һәм бәхет кичерәм: мин дә бит шушы үзенчәлекле, кабатланмас культураның, халыкның бер өлеше дип куанам. Кайдадыр чит якларда да миләттәшләребезне берләштерергә омтылган, төрле түгәрәк яки үзәкләр ачып йөргән татарлар турында ишетсәм, ихлас шатланам-димәк, мәдәниятебезгә, телебезгә битараф булмаганнар шактый, алар аркасында төрле төбәкләргә сибелгән татарлар милли традицияләрен, телен онытмаска тырышу, милләтебез җәүһәрләрен түкми-чәчми яңа буыннарга тапшыра, димәк-озаграк яшәвен тәэмин итә.

Иң авыр чакта да халкыбыз үзенең телен, динен, милли традицияләрен саклап кала алган. Инде бүген борынгылардан калган ядкарьләрне югалтмыйк.

проголосуйте за нее
Вверх
148 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу