Майкл.

Автор работы

Фаниль
Шакиров
11 лет
Номинация: 
Поэзия на татарском языке
категория от 10 до 13 лет

Нәни көчек алып кайткач,

Аңа исем сайладык.

Шарик дидек, Тузик дидек, 

Килешкәнен тапмадык.

Әни әйтә: "Әйдәгез,

Атыйк аны Лайка дип".

Әби аңлап җиткерми

Дәшә аңа Майка дип.

Ничек кенә эндәшсәк тә

Үсә көчек-тамаша.

Аннан аны Майкл дидек

Бу исеме-заманча.

 

 

 

проголосуйте за нее
Вверх
57 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу