Югалган авыл

Автор работы

Салават
Фахриев
16 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

  

      Актаныш муниципаль районы

Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

Югалган авыл

Актаныш районы Наратлы (Мәчти)

авылы тарихы

 

 

Иҗат эшен башкарды: Фахриев Салават Илгиз улы

Укытучы: Шайхуллина Светлана Риф кызы

 

                                                                   Кереш

   Вакыт – мизгел. Гомер юлыбыз, салган сукмакларыбыз, алардагы уй – хәтирәләр иксез – чиксез, бетмәс – төкәнмәс кебек тоелса да, мәңгелек өчен ул – бары бер мизгел, ә безнең өчен олы бер тарих. Шатлык – сөенечләре дә борчу – көенечләре дә якын, кадерле.  Һәр төбәк, һәр җир бай тарихка ия булган бер хәзинә. Әлеге хәзинәне, тарихка битараф булмаганнар,  эзләп табып дөньяга  таныту өстендә бик күп эшлиләр, әлбәттә. Бик мактаулы һәм җаваплы хезмәт ул. Тарих - ул бит безнең үткәнебез. Ул бит гасырлар үтү белән алдыбызга килеп баскан, әкият дөньясын хәтерләтүче,  кыйммәтле көзге. Ни өчен әкият дөньясы кебек дим соң? Чөнки, кайбер хәтирәләргә ышанмый да торасың. Билгеле бер чыганаклар, истәлекләр дөньясына чумасың. Булган вакыйгаларны йөрәгең аша үткәрәсең һәм... менә бит ул раслаучы дәлилләр. Чынлап та,  милләтемнең, авылымның  барлыкка килү вакытларын, үсешен өйрәнү минем өчен бик кызыклы да, мавыктыргыч та хезмәт булды. Тик... “Югалган авыллар” буйлап сәяхәтем авыр тойгылар белән чорналды. Кайчандыр биредә тормыш кайнаган, ә бүген...

        Габделҗәлил Солтан улы – патша армиясендә (Екатерина II булса кирәк) хезмәт итүче офицер. Үз хезмәтен намус белән башкаручы егетне патша да хөрмәт итә. Отставкага киткәндә күрсәткән батырлыклары, яхшы хезмәт итүе өчен аңа: “Хезмәтләрең өчен күпме акча кирәк?”, - дигән соравына: “Миңа акча түгел, ә бәлки акча ясый торган әйбер – дворянство  кирәк,” – дип җавап биргән ул. Шуннан соң патша аңа хәзерге Актаныштан 37 чакрым көньяк – көнбатышкарак, табигате бик  матур һәм бай булган  Сикия елгасы янында урнашкан төбәкне һәм крепостной крестьяннар биргән. Мул җиләкле болыны, челтерәп аккан саф сулы чишмәсе һәм яшел келәм җәйгән күк урамнары белән әсир итә әлеге урын яшь егетне. Шулай итеп Мәчти авылына беренче булып Гапделҗәлил нигез сала. Офицер булып хезмәт иткән вакытта ук ул Галимә исемле бик чибәр кызга өйләнгән була. Сөйгәне  Галимә белән алар дөньяга ун бала китерәләр. 

      Яңа урынга егет матур хыяллар, зур өметләр белән килеп төпләнә. Исәбе - әлеге җирне дөньяның җәннәт бакчасына әйләндерү.  Әлбәттә, бу хыялын тормышка ашыруда патша хөкүмәтенең ярдәме дә күп була.  Килеп төпләнү белән үзенә атап бирелгән җир территориясен әйләндереп нарат агачлары утырта. “Нарат -  ныклылык һәм чыдамлылык символы, Инша- Аллах төпләнгән җиребез дә мәңгелек булсын”, -  ди. 

   Габделҗәлил - бик кешелекле шәхес. Крестьяннарга урнашып, кечкенә генә булса да үз дөньяларын тергезер өчен дә янып – көеп йөри.  Арада  Нәҗип исемле бик акыллы крестьян була. Габделҗәлил зур эшләр башкарганда , күп вакытлар,  аның белән киңәшләшә. Тирә – ягын нарат агачлары бизәп торган урында күп җир биләгән матур дворян авылы  калкып чыга.  Авыл табигате бик матур һәм бай булган. Сөн елгасына коя торган бормаланып аккан Сикия елгасының сул ярында, куе бай әрәмәлек янына, аннан ерак түгел җиләкле калкулыкка урнашкан ул сихри гүзәллеккә ия булган авыл. Әүлия кабере янында шифалы Әүлия чишмәсе, авылдан ерак түгел “торна коесы”, тәмле сулы олы чишмәсе бар. Климаты җылы, туфрагы кара, уңдырышлы. Басуларда иккән игеннәр арыш, бодай, тары, карабодай, борчак, солы, арпа, ясмык, борай. Басуда да, ындырда да бәрәңге үсә. Яшелчәләрдән чөгендер, кишер, суган, кыяр, шалкан үстерелә. Берничә ел коксагыз да игелә.

    Габделҗәлил үз янына эшкә ныклы, курку белмәс, акыллы кешеләр  туплый. Биредә шулай ук зур дин һәм фән әхелләре  тормыш итә. Шуның нәтиҗәсе буларак  авылның үз кымыз заводы, шифаханәсе уңышлы эшләп китә. Ат үрчетү даны еракларга таныла. Әкбәр һәм Сәлимгәрәй атлы кешеләр бөтен тирә якны яхшы кымыз белән тәэмин итеп торалар.

      Көннәрдән – беркөнне Габделҗәлил Нәҗипкә үзенең мәчет салдыру теләген әйтә. “Мәчет салдыру нияте миндә күптәннән яши, манарасын бик биек итеп куярга кирәк, ерактан ук күренеп торсын. Бәлки  безгә тагын чит төбәкләрдән күпләп килерләр. Авыл үсәр”, -дип сүзен тәмамлады егет. Нәҗип  аның сүзләрен күәтләде. Иртәгәсен инде биредә зур төзелеш бара иде. Мәчет төзелешендә бөтен авыл халкы катнаша. Габделҗәлилнең ышанычлы кешесе Нәҗип һәр эштә башлап йөри. Үзенең осталыгы, тапкырлыгы,эшчәнлеге  белән аерылып торучы кеше була ул. Фаҗига буласы көнне дә Нәҗип мәчет төзелеше эшеннән соң басуларны карап кайтырга ниятли. Күңеле белән аны - моны сизенмәгән егет көчле яңгыр ява башлагач та басудан китми. “Туктар әле”, - дип чәчүлек  җирләрен карап йөри бирә. Шул вакыт яшеннең утлы ялкыны нәкъ егеткә төбәлә. Яңгыр ничек ява башлаган шулай тиз туктый да. Тик Нәҗип якты дөньялардан киткән була инде...

   Нәҗипнең үлеме Шәйхелисламны бик тетрәндерә. Дустын югалтуны бик авыр кичерә ул. Нәҗип – Мәчти зиратына күмелүче беренче кеше. Аны бик кадерләп соңгы юлга озаталар. Аның истәлеге итеп Шәйхелислам авыл эченә чокыр казыта. Чокырдан көмеш сулы чишмә бәреп чыга. Нәкъ Нәҗип төсле саф, эчкерсез, чиста чишмә. Аны матур ташлар белән әйләндереп алалар һәм чишмәгә “Нәҗип чишмәсе” исемен бирәләр.

    Авыл уртасында мәһабәт мәчет калка. Бу төбәктә яшәүчеләр авылга Мәсҗе – ди, ягъни мәчетле дип исем кушалар. Мәчти атамасы менә шул Мәсҗе – ди атамасыннан килеп чыга да инде.

       Тормыш шулай үз җаена ага бирә. Габделҗәлилнең дә уллары, кызлары үсеп буй җитә. Аталары патша алдында дәрәҗәле кеше булгач, балалары да дворяннар булалар. Дворян, башлык булып төрле җирләргә таралалар. Габделҗәлилнең әтисе Солтан булганлыктан авылның күп кенә кешеләре үз фамилияләрен Солтанов дип йөрткәннәр. Габделҗәлил чоры кешеләре бакыйлыкка күчкәч тә Солтановлар нәселе авылның зур түрәләре булып яши бирәләр. Ахирәткә күчкән дәрәҗәле кешеләрне авыл зиратына хөрмәтләп күмәләр.

     Габделҗәлил улы Баязит, Баязит улы Мөхәммәтшәриф, Мөхәммәтшәриф улы Мөхәммәдияр (мөфти). Мөфти хәзрәт – Мөхәммәдияр Солтанов авыл мәчетен төзекләндерү буенча зур эшләр башкара. Шулай ук  бу нәселдән татарлардан беренче музыка  профессоры, Саратов консерваториясе укытучысы Солтанов Мөхәммәтмансур чыккан.

      Революциягә кадәр,  дворяннар Солтановлар нәселе хатын – кызлары Әминә, Зөһрә Солтановалар кымыз санаториясе ачалар. Кымыз ясау өчен махсус атлар да тоталар. Кымыз үләннәре булдыралар. Санаториягә дәваланырга килүчеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган була. Дәвалану бүлмәләре, торак биналары, ял итү өчен парк (наратлы олы бакча), су коену өчен Сикия елгасы тирәнәйтелгән.Әрәмә эчендәге буасын халык “шарлама” дип атап йөрткән.

   Ни кызганыч, күкрәп чәчәк аткан авыл революциядән соң үз дәрәҗәсен югалта. Замана шаукымы белән “перспективасыз авыл” дигән тамга сугылып яшәүдән туктатылган  тәмле сулы Мәчти авылы  утызынчы елларда таркала башлый. Кулак, мулла, мәзин исеме тагып, бик күп гаиләләрне авылдан сөрәләр. Аларның йортларын авылда  клуб, мәктәп, колхоз идарәсе, ясле итеп файдаланалар. Хезмәт белән көн күргән кешеләрнең күбесе исә туган җиреннән куылгач та югалып калмый. Байлар дип аларны кусалар да, алар бик эшчән булганнардыр, кайда да югалып калмаганнар. Өйләрен сүткәч тә бер черегән агач кисәге дә табылмады, мич ташлары да фарфор белән ялтыратып эшләнгән була. Шулай итеп дворяннарның, байлар дип йөртелгән гаиләләрнең язмышлары бик аяныч була.

    Тора – бара авыл исемен “Наратлы” дип үзгәртәләр. Монысы да авылны әйләндереп наратлар үскәнгәдер дип искә алына. Аны Татарстан республикасы Дәүләт совыты карары белән раслаттылар. Ләкин Наратлы бик озак яши алмады. Авылдан утызлап хуҗалык иске Байсар җирлеге авылларына күченде, калганнары төрле якларга таралды. Авылны урамның урта җиреннән икегә бүлеп, Олы бакчалы ягы – “Яхшый” хуҗалыгына, зиратлы ягы “Ташкын” хуҗалыгына бирелде. 15 ел дигәндә авылда яшәүче калмады. Яшәп торган кешеләр белән исәп – хисап коры булды. Мәктәпне, кибетне яптылар. Авылда бер ат калды. Коелар җимерелде.

   Мәчти авылының бер зур, изге истәлеге булып зур зират тора. Анда бу авылга нигез салган кешеләр һәм аларның берничә буыны җирләнгән.

    Инде килеп зираттагы иң борынгы ташларның берсенә тукталсак, ул 1824 елда Габделҗәлил Солтанов улына куелган. Каберне әйләндереп алган чуеннан коелган чардуганны да бүгенге көндә еш очрый торган әйбер дип булмый.

 

    Басу уртасында  яшел утрау,

Учма – учма каен, наратлар...

Яшел сагыш булып сибелгәннәр

Авылларсыз калган зиратлар.

Ялгызлыктан арган агачкайлар

Басар төсле чыгып каршыга.

Ник кешелек атлап килгән юлын

Бетерергә болай ашыга?

Үз тарихын үзе онытканнар

Таба микән җирдә кадерне?

Йөрәк өши, күрсәң, онытылган,

Алабута баскан каберне.

 

    Кем уйлаган Габделҗәлил нигез салган гөрләп торган күркәм дворян поместьесы (авылның Мәчти дигән исеме дә “поместье” сүзеннән үзгәреш кичереп, тарихка кереп килгән дип сөйләүчеләр дә бар) менә шулай тәмамланыр дип. Хәзер инде авыл урынында биек наратлар шаулавы һәм зур зиратның ятимләнеп моңаеп утырганын гына күрергә була.

                                                Йомгаклау сүзе.

      Ни өчен соң мин нәкъ менә Наратлы (Мәчти) авылының тарихын язарга булдым? Әлеге авылда тумасам да мин аны әтиемнең сөйләгәннәре буенча беләм. Әле мин беренче сыйныфта гына укый идем без гаиләбез белән әлеге тарихи урынга экскурсиягә бардык. Зиратындагы борынгы каберлекләр, гадәти булмаган ташлар минем күңелемдә зур кызыксыну уятты. Минем әтием нәкъ менә Наратлы (Мәчти) больницасында дөньяга килгән. Җәелеп яткан киң яланнарда  зур – зур йортлар булган, ә бүген биредә бушлык. Мондый тарихи урынны, без – балалар, онытырга тиеш түгелбез.

     

проголосуйте за нее
Вверх
61 пользователь проголосовал.
Проголосуйте за понравившуюся работу