Әнием турында

Автор работы

Диляра
Мустафина
20 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

Күршедә янгын булды... Минем янгынны алай якыннан күргәнем юк иде. Ишетеп беләм, укып беләм, экраннан күреп беләм, ләкин болай якыннан күргәнем юк. Әбиләрнең:

“Бурдан кала, уттан калмый,” - диюләрен дә үз күзләрем белән күргән янгыннан соң гына аңладым. Чөнки күршебез бик уңган, алдын-артын һәрвакыт үлчәп, карап йөри торган кеше. Аның йорт-җире башкаларныкыннан үзенә бер чисталыгы, пөхтәлеге белән аерылып тора. Елның теләсә кайсы фасылында иртән кайчан торсаң да, күршең инде күптән торган, чип-чиста ишегалдын себереп йөри торган була. Кышын яуган кар да аның ишегалдында бер көн дә ятмый – ул аны су буена яисә урамга ташып бетерә, карын көрәп бетергәч, ишегалдын себерке белән себерә иде. Әнә шул күршебезнең кышкы бер матур көндә мунчасы белән гаражы (алар бер түбә астына тоташкан) бик тиз вакыт эчендә янып бетте. Үзе өйдә дә булмаган. Мин авырганга (аягым гипста), мәктәпкә бармадым. Әнием дә өйдә. Кисәк кенә ишекне ачып берәү:

”Өйдәме сез? Күршедә янгын!” – дип кычкырды. Әнием бик сабыр, инде 40ны узган хатын булуына карамастан, бик тиз арада җыенып, йөгереп чыкты. Беренче чиратта этне ычкындырып, оясыннан чыгармакчы булды. Ә этебез оясы почмагына посып, һич чыкмый. Минем өчен бу бик гаҗәп тоелды. Чөнки безнең әни этләрне-песиләрне гел яратмый. Алар да аның яратмавын беләләр, аңардан ашарга да сорамыйлар, песиебез, әни бүлмәгә керсә, чыгып ук китә. Ә әнием исә этне көч-хәл белән оясыннан тартып чыгарды, бәйдән ычкындырды. Ул да булмады, көрәк алып, сарай түбәсенә кар ыргыта башлады:ут күршеләрдән безгә күчеп маташа икән. Инде янгын сүндерүче машиналар да килеп җитте, урам яктан су сиптерә башладылар. Ләкин безнең сарайга таба ул су көлтәсе һич җитми. Әнием йөгереп чыгып, янгын сүндерүчеләрнең берсенә мөрәҗәгать итте, ләкин ул аны ишетмәде бугай, әллә ишетеп тә аңламады. Шуннан соң әни тагын берничә көрәк кар ыргытты. Болай гына утны сүндерә алмаячагын белде булса кирәк, сарайга терәп куйган баскычтан өскә үрмәли башлады. Мин:

“Әни, кирәкми!” – дип кычкырдым. Әни дә, ниятеннән кире кайтып, яңадан урамга йөгерде. Бу юлы ул рация тоткан янгыен сүндерүче янына китте. Аның җиңеннән тотып, сөйли-сөйли үзебезнең ишагалдына алып керде. Тегесе эшнең нидә икәнлеген бик тиз аңлап алды, шунда ук икенче яктан калын шланга сузып, су сиптерә башладылар. Янгын сүндерүчеләр бик яшьләр, шулай булса да, үз эшләрен белеп эшлиләр. Мин 15 яшемә җитеп, янгынны якыннан беренче тапкыр күрәм, ә алар – эшкә барган саен диярлек. Әниемнең күзләрендә дә яшь янгын сүндерүчеләргә рәхмәт катыш соклану күрдем. Янгынны сүндерделәр. Күршебезнең пөхтә йорты хәрәбәләргә күмелеп калды. Әнием янгын сүндерүчеләр киткәч тә тиз генә тынычлана алмады:

“И-и, без дә йөрибез инде эшләгән булып. Әле зарланабыз, имеш, эшебез тынгысыз. Менә кайда икән ул тынгысыз эш. Чын эш!” – дип авыр сулап куйды. Бусы минем өчен тагын бер зур яңалык иде. Чөнки әнием гомер буена мәктәптә укытты. Аның өчен укытучыдан да кирәклерәк, мөһимрәк эш юк кебек иде. Ул еш кына:

“Һәр бөек кешене хәреф танырга өйрәткән, ачыш ясарга омтылдыручы кеше – ул аның укытучысы”, - дия иде. Әниемнең укучылары мәктәпне тәмамлагач та озак еллар буе аның белән элемтәләрен өзмиләр, өебезгә дә килеп йөриләр, аралашып яшиләр. Мин үзем дә һәрвакыт аның турында яхшы сүзләр генә ишетеп яшим. Ләкин бу янгыннан соң, әнием үз һөнәренең кирәклегеннән шикләнде кебек. Минем өчен исә әни бөтенләй икенче яктан ачылды – ул көтелмәгән куркыныч алдында җебеп калмады: иң элек миңа киенеп урамга чыгарга булышты, этебезне коткарды, сарайны да янгыннан саклап калды. Ләкин бер генә минутка ул үз эшенең алай ук кирәкле, мөһим түгеллегенә шик белдерде. Минем аңа әйтәсе сүзләрем күп, ләкин нидер телемне тотып тора кебек. Аның янына килеп, бәләкәй чактагыдый сыенасы:

”Син иң әйбәт әни, иң яхшы укытучы, дөньядагы иң кирәкле кеше!” – диясе килә.

проголосуйте за нее
Вверх
29 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу